

Бу хәлне күрмәскә теләгәндәй, алтын кояш офык астына төшеп тәгәрәде.Үзәндә бераз машина гүләгән, дөбер шатыр калай бәрелгән тавышлар ишетелеп , ишетелеп торды да,Газизҗан белән , әйтерсең,дөнья үзе дә караңгылыкка чумды.Дөрес, Газиз, аңын җуймаска теләп, үлем белән бераз көрәшеп көрәшеп карады әле.Ләкин кабина белән руль арасына кысылган гәүдәсе үпкәсенә сулыш алырга ирек бирмәде.Хәтирәәә...Типсә тимер өзәрдәй яшь ирнең соңгы сүзе шул булды.Хәтирәәә..
Ләкин җаны белән гырылдап чыккан бу сүзләрне ишетүче кеше дә, тиз генә ярдәм итүче дә табылмады.
Яраткан хатынын, балаларын ятим калдырып ,күзләрен мәңгелеккә йомды Газизҗан.
Акыллы, бер кешегә каршы сүз әйтмәгән, ярдәмчел ирнең үлеме бөтен бер авылны гына түгел,якын-тирә авылларны да тетрәндерде.Бөтен гайбәт, көнләшүләр бәллүр савыттай ватылып, кыйпылчыгы яраларга кереп кадалды.
Эх, тәгәрмәче шунда үр төшкәндә шартлаган биит, ичмасам менгәндә шартласа да аумаган булыр иде, дип зар елады халык.Бигрәк үкенечле үлем, Хәтирәсе белгәч нишләр инде?Бу кайгыны күтәрә алырмы?
Ә Хәтирә бу вакытта, очрашу мизгелләрен күз алдына китереп, авылларына якынлаша иде.Нигәдер бу кара кайгы киләсен күңеле сизмәде аның.Югыйсә апасының үлемен төшендә күреп, нишләргә дә белмәгән иде бит.Ә менә иренең мәңгелеккә китүен?Нигә дөньяда иң иң якын кешесе белән буласы бу хәлне сизмәде ул? Билгесез..Дөрес, сизенсә дә, төшләренә кереп куркытса да ышанмаган булыр иде Хәтирә.Теләсә нинди кеше ышанмаслык хәлгә юраган булыр иде ул төшен, бары тик ирен югалтуга гына түгел.
Поездан вокзалга төшүгә, Хәтирәнең күзләре читтәрәк торган машиналарын эзләп таптылар.Аннары машина янында калтыр колтыр килеп кияү кеше-Айдарның тәмәкә тартып торганын шәйләп алды.Тәмәкенең исен дә иснәми иде, нәрсә булган әле бу егеткә? дигән уй бөтерелеп узды аның башыннан.Ә Газизем кая соң?.. Хәтирә келәмнәрен өстерәп вокзал баскычыннан өскә үрмәләде.Вәәт син аны, диде ул ирен ачуланып.Поезд төбеннән үк каршы аласы иде бит инде.Менә ышан син ирләргә. Шул вакыт Айдар, Хәтирәнең үзен күреп, аның каршына йөгерде.
Уйланып торып, күрми дә калганмын, апай, диде ул күзләрен яшереп..Зинһар ачулана күрмә.Кая, бир әйберләреңне.Аннары бер сүз әйтмичә коверларны машинага тыкты да, аптырап калган Хәтирәне утыртып кузгалып та китте.
Хәтирә бер алдына карады, бер артына.Аннары гына аңына килеп:
Туктале кияәәү!дип, әкрен генә Айдарга төртте.Абыегыз кая сооң?Ул килергә тиеш иде бит.Әллә, Ходаем! Бер бер хәл булмагандыр бит.Балалар ничек?
Балалар сау сәләмәт Хәтирә апа, барсы да исән сау лар .Ләкин менә, ләкин..Газиз абый гына , ул гына исән түгел.
Хәтирә иренең бик сирәк, әллә нигә бер эчеп исергәнен искә алып көлеп җибәрде.
Вәт син аны, Әзине, ә? Мин киткәч иркенләп алды мени әле?Эчеп ,тора алмый ятамы?Иии, катырак чәй эчсә дә исерә бит ул энем җаным.Кайтыйм әле.
Айдарның йөрәге елап, күзләренә яшь килде.Менә болай, кисәк кенә әйтергә ярамаганын белсә дә, тимерне кызуында сугарга ярата иде ул.Аннары бит яшереп кала торган хәбәр дә түгел.Менә хәзер әйттең ни, унбиш минуттан ни.Әллә кайдан, ераклардан урап әйтә торган хәбәр түгел шул буу.
Хәтирә апа, абый эчмәгән ул.Камазының тәгәрмәче шартлап, үзәнгә капланган.Аю үзәненә..
...Каплангаан? Аю үзәненә? Хәтирәнең йөрәген алып, башына суктылар мени! Бер йөрәген тотты ул, бер башына ябышты..Ничек инде, Айдар? Газизҗаным үлде дип, шаяртып кына әйтмисеңме?!.Ууул.Ул ..исәндер бит.Әле балаларны укытасы,өй салып чыгасы бар.Җүләрләнмәгәндер бит Газизем.
Хәтирә бар көчен җыеп, аңын югалтмаска тырышты.Исән, исәәән диде ул, өметләнеп.Булнистә генә ятадыр, Камаз белән авып кына үлә торган ир түгел ул безнең.
Ул арада, машина әкрен генә өй каршыларына килеп туктады.Зур капкалары каерылып ачылган, кайгы, хәсрәт ачысы тәрәзәләргә күчкән , куркып калган өй каршысына.
Хәтирәнең бер мизгелдә сап сары чәчләренә көмеш сиптеләр мени?Колаклары ишетмәс, күзләре күрмәс булды.Үзенә таба йөгергән балаларын да, җыелган авыл халкын да күрмәде ул. Бары нур качкан күзләрен томан пардәсе каплап, үзе дә шул зәңгәр томан эчләренә кереп югалды.
Хәтирәәү, Хәтирә, дим.Сине каршы ала алмадым инде менәә.
Хәтирә иренең көмеш чыңлагандай тавышын ишетеп, елмаеп куйды.
Газизем, куркыттың бит, бәгьрем диде ул пышылдап.Сине үлгән икән дип, алдалап куркыттылар тагын мине.Җаныым, мине калдырып бер кая китәсе түгел.Ишетәсеңме?Бер кая? Кара аны, үлсәк бергә үләбез...
Гүзәл белән Рәисенең иләреп елаганын да, тиииз тиз... тизерәк булыгыз инде, нашатырь спирты кая? дигәннәрен дә ишетмәде Хәтирә.Бөтен гәүдәсен ниндидер бер җиңеллек хисе биләп алды аның.Искиткеч матур бер түгәрәк аланда, иртәнге чык тамчыларына чыланып чирәм өстеннән йөгерә иде ул.Ә ерактааа еракта елмаеп ире тора! Тик үзе генә нигәдер :Килмә монда, җаным, килмә, дип бармак яный.Бар кайт, Хәтирә, кааайт...
Мамык белән борынына ук төрткән нашатырька исеннән айнып, күзләрен ачты Хәтирә.Берни аңламыйча як ягына каранды.Нәрсә соң әле бу? Куркыныч бер төш күрәме? Газизе кая? Әле яңа гына ире янына йөгергән түгәрәк алан кая?
Күпмедер вакыттан маңгай, чигәләренә тидергән спиртның файдасы тидеме, кемдер биргән бер чокыр салкын суныкымы, чынбарлыкка кайтты Хәтирә.Димәәк, дөрес..Ирем исән түгел!...Газизҗаан..
Әнии, әнии..Хәтирә, күп елаудан күзләре шешенеп беткән кызын күреп, кулларын сузды.Ул да булмады, уллары Рәис тә әнисе белән Гүзәлне кочаклап елап җибәрде.
Әтиегез ташлап киттеме?диде Хәтирә, билгесезлеккә карап."Үзем исән чакта" ны еш әйтә иде шууул, димәк болай буласын йөрәге сизенгән, җанымның.Си-зен-гәән.
Өч ятим кочаклашып, тын гына үкседеләр.Бер берсенең күз яшьләрен сөрттеләр.Башларыннан сыйпадылар.
Сабыр булыйк, дип пышылдады Хәтирә, балаларым минем, сабыр булыйк.Күрәчәгебез алып килгән кайгы инде бу.Язмышларга шулай язылган күрәсең.
Үзенең җаны ире артыннан чыгып китәрдәй булып талпынса да,йөрәге үксеп үксеп еласа да, балалары-бәгырь җимешләре хакына үзен кулга алырга тырышты ул.Балаларның өзгәләнүен, әтиләрен югалтудан ничек кайгырганнарын бик яхшы аңлады ана күңеле. Тик менә өйгә, иренең җансыз гәүдәсе яткан түр якка керергә үзендә көч тапмады Хәтирә.Куллары ничек йомарланган, шул килеш калып, аяклары бер адым да ясый алмадылар.Керәсе, керәсе иде бит инде.Нигә бу аяклар тыңламый соң?Әйтерсең җиргә кадаклап куйганнар.
Ниһаять улының җилкәсенә кулын салып, өйләренә таба атлады Хәтирә.Ә башында мең төрле уй.Һәм бер кыйпылчык өмет чаткысы.Бәлки, бәлки исәндер..
Капка төбенә, өйгә җыелган халык, күз яшьләрен сөртеп, Хәтирәгә төбәлделәр.Әле яңа гына гайбәткә кушылып сөйләшкән күрше тирә,үкенүдән җир тишегенә керердәй булып, карашларын түбән яшерде.Һәркемнең йөзендә бары тик бер уй чагыла иде.Нинди тырыш, бер берсе өчен өзелеп торган тату гаилә булганнар икән бит болар ләбаса.Бер кешегә авыр сүз әйтмәгән, сабыр, акыллы гаилә. Эх, үткәннәрне кире кайтарып булса икән лә ул..
Берәүгә дә күтәрелеп карамыйча,ике баласын култыклап түргә, ире яткан карават янына узды Хәтирә.
Газизем, бердәнберем минем, диде ул.Нигә безне ятим иттең? Синнән башка ничекләр яшик сооң?
Хәтирә караватны тутырып , нәкь исән кеше кебек яткан иренә текәлде.Дер дер килеп, чытырдап кипкән иреннәре белән, маңгаеннан, битеннән үпте.Хәлсез куллары белән җансыз гәүдәсен сыпырды.Ә кайнар күз яшьләре яңаклары буйлап тәгәрәделәр дә, тәгәрәделәр.Төн сакларга килгәннәрнең дә күзләреннән тама иде бу иртәнге чыктай яшьләр.Ләкин, башына төшкән кешегә бик авыр, дип, иң авыры Хәтирәгә иде.Аның өчен кояш сүнеп, дөнья туктап калгандай булды.Җаны, тәне Газизенә тартылды.Җилкәндәй ак хыяллары, исәндер бәлки, дигән соңгы өмет чаткылары, янып көлгә әйләнделәр.
Хәтирә ире янындагы караватка утырып уйга калды.Ара тирә авыз эченнән нидер әйтте, җылытырга теләгәндәй иренең боз кебек салкын кулларын угалады.
Җыелган халык Хәтирәнең мондый сабырлыгына шаккатты.Әйе, алар уйлаганча шашып еламады да ул, чәчләрен йолкып, аңын да җуймады.
Бары белгәннәрен укып, сабыр рахманны кабатлады Хәтирә .Сабыр рахман....Сабыр рахман...
Шулаай.Язмыш китабы тууга язылган була.Без бары шул язылганнарны укыйбыз гына, дигәннәре хактыр.Дөнья шулай яратылган,димәк.Кемдер туа, кемдер якты дөнья белән мәңгегә хушлаша.Алсуланып таңнар ата, төнге күктә ай, йолдызлар калка.
Кемдер ахирәткә күчә дип ,вакыт та тукталып калмый.Авырмы, җиңелме, дөнья тәгәрмәче әкрен генә алга тәгәри.Ләкин менә, кемнеңдер тәгәрмәче майлап куйгандай шома гына алга тәгәрәсә, икенче берәүләргә күп көч куеп, әтеп барырга да туры килгәли.
Хәтирәгә дә шулай,яшьтән дөнья арбасына җигелергә туры килде дә инде..Ике газиз баласын сыңар канаты астына кыстырып, тешен кысып, вакытлыча туктап калган арбаны алга тартты ул.Кеп кечкенә адымнар белән, көчкә көчкә кузгалтып җибәрде ул тәгәрмәчне.Уртадан үзе җигелсә, ике яктан, ике ятим бала җигелде.Әнә шулай ятим, әтисез, ирсез тормышларын башлап җибәрде Газизнекеләр.Яңа тәпи йөрергә өйрәнгән сабыйдай, бер егылдылар, бер тордылар.Ләкин башкалар кебек, елап әтиләренең рухын борчымадылар.Бер нишләр хәл юк, шундый язмыш язылган дип, сабыр гына яши бирделәр.
Ә көннәрдән беркөнне Газизнең өчесен, җиделәрен уздыргач, яңа мунчаларына барырга булды Хәтирә.Гүзәл белән Рәисне дә үзе белән алды.Әйдәгез әле, бер әйләнеп кайтыйк , диде ул, иренең пидҗәк кесәсеннән ачкычлар бәйләмен алып.Мунчаның ишек, тәрәзәләрен ялгыш ватмадылар микән.Берәрсе ватып кереп хуҗа булып ятмасын тагын.Аллах сакласын.
Әле әтиегез дә шунда түгел микән?дип тә әйтмәкче иде, ятимнәрнең йөрәк яраларына тоз салудан курыкты Хәтирә.Ә бит аның үзенә, чынлап та,шул яңа путҗымнарында зарыгып ире көтәдер сыман тоела иде.Менә шул мунча ишеген ачуга, елмаеп Газизе чыксамыы?
Хәтирә дерелдәгән куллары белән, йозакны ачты...
Күз яшьләрен йотып, әкрен генә
Керәм, боек калган өйләргә.
Өмет тулы күзем сине эзли,
Серләремне кемгә сөйләргә?
Ләкин күпме генә өметләнеп йөрсәң дә, юк шул.Юук.Ул дөньядан кире кайту юллары салынмаган.Газизнең дә үзе урынына, бары мунча өйалдындагы кадакта онытылып калган зәңгәр сөлгесе генә эленеп тора иде.
- Ярый әле хет, әтиегез рәхәтләнеп , яңа мунчада чабынып кала алды диде Хәтирә, йомшак мунча сөлгесен сыпырып..Бигрәк үкенечле булыр иде.Аллага шөкер, күреп, белеп калды.
Аннары ,зар елаганын күрсәтмәскә тырышып:Улым, Рәис, дип, баласын кочаклады ул..Син хәзер улым, гаиләдә баш кеше.Телисеңме, юкмы, монсы инде хәзер мөһим түгел.Әтиең урынына син калдың.Өмет йолдызыбыз да, саклаучыбыз да син балам.Таянычыбыз, маягыбыз да син.
Әлбәттә, дип әнисенең чәчләреннән сыпырды Рәис.Әлбәттә әни, менә күрерсез.Укып бетереп, армиягә барып кайтуга, өй сала башларбыз.Әтинең хыялларын тормышка ашырабыз , әни, Аллах бирса.Сөенеп ятсын әле.
Әнә шулай, канатлы хыяллар белән сизелмичә дә ел узды.Хәтирә бер ике тапкыр гына , ире ясап биргән ике тәгәрмәчле кечкенә арбасына салып,Мәскәүдән товар алып кайтып сатты да, бүтән барырга аягы тартмады.Аннары ике баласын да үзләрен генә калдырасы килмәде.Балалар мәктәп бетергәч иркенләп йөрермен әле, дип уйлап, булган акчасын бөртекләп тотты.Яңа путҗымда да әллә ни эш башламадылар.Миннән генә булмас улым, син армиядән кайткач җыйнаулып тотынырбыз инде, диде ул Рәискә.
Йөрәк яраларын бәйләп,кая барып бәрелергә белмичә, әнә шулай җәйләрне уздырды Хәтирә.Инде менә тагын басудагы кукурузлар сенажга салынды.Кыр казлары, кыйгак-кыйгак баш өстендә бөтерелде.Шушы моңсу, алтын көзнең соңгы көннәрендә Газизҗанның елы да җитте.Аны да артык күп кеше чакырмыйча гына уздырып җибәрделәр.Җыйган акчаларын бик кирәк яракка, бөртекләп кенә тотса да, акча бетү ягында иде.Моңа бигрәк тә Миңлефрүз җенләнде.
Иреңнең муенына менеп атланган идең инде, диде ул беркөнне кырын карап.Хәзер безнекенә үрмәләргә маташасың бугай.Эшкә кер, без туйдырып ятыйк шту ли сезне?
Синекен ашамыйбыз, диде Хәтирә дә төксе генә.Нинди эшкә керим? Авылда нинди эш бар соң? Әле әнә эшләгән урыныма да кызың кереп утырды бит.
Әә, дип кызып китте кайнана.Гүләйт итеп йөреп, малайның башына җиттең лә.Хәзер өйдә баш булырга телисеңме? Мә сиңа, кукиш.Булмыйча тор әле, яме.
Гүләйт итееп?..Хәтирәнең башына күсәк белән суктылар мени.Мин үтердеем?Ирем минем аркада үлде дияргә телисеңме?
Хәтирә, кисәк кенә уйламыйча кулына алган уклау таягын тотып, бакчаларына йөгереп чыкты.
Я Аллам, сабыр, сабыр диде ул, калтыранып.Суксам үтерә идем бит.Балалар нишли иде.
Бер мизгелгә миңгерәүләнгән сарык сыман, бер урында әйләнгәләп торды да, яңа мунчаларына ашыкты Хәтирә.Ярый әле, барып төртелер җирем бар, дип уйлады ул.Әниләргә керергә ярамый, имеш абыйның хатыны кеше сөйми.Бу өйдә тагын ничек яшәргә? Көн саен бием кәхәрли, көн төн Венераның ике баласы елыйлар.Нишләргә соң, нишләргә? Шулай йөрергә дип, салдык мени соң без яңа өйне.Каян килеп, Айдары йортка керде.Ир башы белән бит, авылда булмаганны.
Хәтирә төш турына кадәр салкын мунчаларында утырды.Балалар кайтканчы кайтырмын әле дип, рәхәтләнеп елап та алды.Җырлады да...
Йөрәгемнең бер яртысын алдың,
Ничек биклим кайгы йозагын?
Синнән башка ничек яшим җаным,
Нишләтим, бу толлык газабын?
Толлык газабыын.Нишләтим? Күз яшьләре яңакларын пешерде Хәтирәнең.Ичмасам барыр якын кешем дә юк, нигә үз туганнарым да чит ят итә соң?Үз әниең яратмагач, бием ничек яратсын соң инде ул?
Уйлары белән бала чагына кайтып, моңсуланып алса, Гәзизенең урлап ат чанасына салган бәхетле көннәрен искә алып елмаеп куйды ул.Шундый йомшак күңелле кеше иде, урларга ничек җөрьят иткән ? Бөтен егетләрнең йөрәкләре җитми бит.Эх, җаным, җаным.Бигрәкләр дә кыен шул синнән башка.Бигрәкләр дә кыен.
Шулай уйланып утырып, вакыт аралыгын да онытты Хәтирә.Бу "уй"дигән кара урманнарга бер кереп китсәәәң, әйләнеп чыгулары ай-һай авыр шул, авыыр..Ул да биик озак адашып йөрде бу "урманнарда".Инде чыгам, дигәндә генә, ире белән булган берәр хәл исенә төшә дә, тагын әлләәә кайларга юл тота, тагын хисләр диңгезенә чума.Ә Газизе белән уздырган һәрбер көнен сагынып сөйләрлек, җырларга салырлык шул аның.Бер берсенә авыр сүзләр әйтмичә, яратып кына яшәделәр бит алар.Хет бер генә тапкыр булса да, я сугып әйләндергән, я булмаса бер авыр сүз дә әйткән булсааа.Юк шул, юк,булмады .Бәлки үзәкләре болай өзелмәс, җаны еламас иде .
Хәтирәне уйларыннан ишек тавышы бүлдерде.Кем икәнен белмичә, куркып ишеккә карады ул.
Улы, Рәис икән.
Әниии, диде ул аптырап.Нишләп утырасың мунчада?Әби белән талаштыгызмы әллә, әни?
Улын күреп, Хәтирә җиңел сулап куйды.
Әә, улым, диде ул кулындагы сөлгене бөтәргәләп.Нигә алай дисең?
Әтисенең үлеменнән соң сирәк көлгән Рәис, көлеп җибәрде.
Нигәме, әни? Әбидән әни кая?дип сораган идем.Убырлар кая булсын, кара мунчада инде алар , диде.
Вәт син аны, Миңсүфрүзне диде, Хәтирә дә көлеп.Тәки атаңа килгән көннән бирле яратмады бит.Гомер буе тырнак астыннан кер эзләде.Җитмәсә кызы өйгә сыймый башлады әнә.Ике балаларына аерым бүлмә кирәк.
Тиздән укып бетерәм бит инде әни.Мин армиягә киткәч, минем бүлмәгә керерләр әле.Хәзер үк кая барыйк ди инде, шулай бит, әни?
Шулай улым.Шулай..Үзебез, әтиең белән икебез тырыша тырмаша салган өй бит әле ул.Кодрәтләреннән килсә, бүген үк куып чыгарырлар иде, билләһи менә.
Юк инде, әни, ансына ук барып җитмәсләр.Рәис, әнисе кулындагы сөлгене алып, үзе дә сизмичә иреннәренә тиерде дә, кадакка әлеп куйды.
Әйдә, кайтыйк, әни, диде ул,сөлгедән күзен ала алмыйча.Әйдә, я чынлап та өйдән куып чыгарырлар.
Урам буйлап, өйләренә якынлашканда капка төбендә бер кочак кием салым, аунап яткан чемодан, төргәкләр күреп, йөрәге тибүдән туктап калгандай булды Хәтирәнең.
Улыым!дип кычкырганын сизмичә дә калды ул.Улыыым...Тәки куып чыгаралар бит!Хәтирәгә гүя кайнар су сиптеләр.Ике күзе утлы күмер кебек кызыша, аяклары тыңламый башлады.Кипкән иреннәре:кая барырбыз, кая барырбыз?дип кабатладылар.Рәис тә, берни дә аңламыйча әнисенә карады.Нурлы күзләрендә бетмәс төкәнмәс сагыш, җавап бирә алмаслык сораулар иде аның.
Аның яшь күңелен курку хисе биләп алса да, ул үзен хәзер әтисе урынына калган баш кеше итеп тойды.Юук, әнине рәнҗетергә ирек куймам, дип уйлады ул.Җитәр, эндәшмичә болай күпме түзәргә була?
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова.