

Салкыннар башланганчы, әллә каян үзенә чакырып торган нурлы,яңа мунчаларында, юынырга да җитеште әле Газизнекеләр.Инеш буенда гына ауган каен агачларын кисеп, ярып куйдылар.Баганалыклар утырттылар.
Шулай итеп,борчу, мәшәкатьләр белән көзләр дә үз көннәрен санады.Басу,кырларда шаулап утырган игеннәр сугылып, амбарга кереп яттылар.Моңлы гына саубуллашып, күчмә кошлар җылы якка юл алдылар.
Вакыт булган саен яңа путҗымнарына килеп йөргән,Хәтирә белән Газизҗан да менә бүген соңгы эшләрен тәмамларга дип, койма белән әйләндереп алынган кишәрлекләренә килделәр.Килүгә үк мунчаларына барып сыенды Хәтирә.Бигрәк мәһәббәтле булды бу, әтисе,әәә?диде ул,мунча бүрәнәләрен сыпырып.Аллах бирса, җәйгә өйгә тотынырбыз.Үзебезнеке булыр инде монсы.Бары үзебезнеке.
Әйе, шуул.Шәп булды бу хатын, дип сөенде Газиз дә.Әле ярый син йөрәкле, куркып тормыйсың.Менә быел фундаментын әзерләп куйган булсак, бигрәк тә шәп булган булыр иде лә.Ну, җитешмәбез инде, катыра башлады.
Булыр әтисе, булыр.Күп эшләре эшләнде инде.Баш исән булсын, калганы булыр, шәт иншаллаһ.Ходай ташламасын!
Шулай дип, мунчаның калган суларын түгеп, ишекләрен бикләп, киләсе язга хәтле саубуллашып өйләренә кайтты алар.
Хәзер язга хәтле акча тупларга кирәк инде матурым, дип иренә кагылды Хәтирә. Сиңа авыр,гына димә яме, диде ул елмаеп.Сиңа да җиңел түгелдер, дөңгер дөңгер юлдан көннәр буе машина рулен бору.Ә менә,өйнең, үзебезнең өйнең эшен бетерүгә, ял итәргә барырбыз Аллах бирса..Балаларны да алырбыз.Ул вакытта индеее, берәү дә комачау итмәс.
Әйе, Хәтирә , әйе, шулай итәрбез..Газиз яратып хатынына карады.Мөмкинлегем булса, матурым, гөлләр арасында гына утыртыр идем дә, юк шул, хәзергә юук.Ә менә диңгезгә очарбыз, обизәтельне очабыз Хатирә.Аннан туп туры үзебезнең гөлләргә күмелеп утырган яңа өебезгә кайтырбыз, Аллах теләсә.
Бир бишне, дип көлеп ,кечкенә генә кулын иренә сузды Хәтирә.Син янымда булганда, таулар күчерегә әзер мин, диде ул иркәләнеп.Ярый әле бәхетемә син бар.Син мине, мин сине яратам Җаным.Ә башкаларның ярату, яратмаулары үзләреннән тора.
Әйе, Хәтирә, әйе.Мин дә сине биик яратам.Гомер буе яраттым бит мин сине ,кадерлем минем.Газизҗан яфраклары коелып,шәрә калган агачлар аша күренеп торган тәрәзәләренә карады.
Безне бигрәк яраталар инде, диде ул ярымпышылдап..Бер кочаклап үбәргә куркып торырсың.Төрле яктан күзәтеп кенә торалар.Кара әле син боларны.!Кара әле.Тәрәзәдән егылып төшәләр бит. Ә-әә?
Мине менә, әтисе,бөтен нәрсәгә караганда каты яраталар ул, дип Хәтирә дә көлеп җибәрде.Үз әнием, Хәти, дип" өзелеп" тора, әнкәй куып чыгарырга әзер.Гадилә апайны әйтмим дә инде.
Ә менә шуларның барсы өчен мин яратам сине, Хәтирә.Үзем исән вакытта бер кешегә обиҗәт итәргә ирек куймам.Ә яратмаганнарга исең китеп тормасын.Тьфү, аларга.
Җанга тия шуул, Газииз.Артыңнан төкереп калган кешеләргә ничек итеп йөрәк еламасын ди инде.Әлбәттә елый.Шулай диде дә , Хәтирә иренә шелтәле караш ташлады.
Ә син, диде ул, бармак янап.Исән чакта, дигән сүзеңне ташла яме.Гомер буена диген.Син шулай, исән чакта, дигәч, нигәдер авыр булып китә.
Аңладым, аңладым.Гомер буена.
Тәк вәт, гомер буена.Аңлагач булды.Хәтирә көлеп, иренең колагын борып куйды.Ә мин, Газиз, чәршәмбе Мәскәүгә барам дип торам, диде ул, кулы белән руль борган рәвеш китереп.Иртәгә сишәмбе, юлга чыгарга бик кушмыйлар да бугай, ә менә берсекөнгә вокзалга алып барып куярсың.Өч келәмгә заказ да алдым инде.
Ах сине, төлкене аныы..Кай арада җитештең әле..
Белмәгән эш түгел бит, Газиз.Алла бирса, ял көннәренә кайтып та җитәрмен.Бәлки иртәрәк тә булыр әле.Поездны белешеп бетерергә кирәк.
Шулай сөйләшеп алганнан соң өч көн була дигәндә, Хәтирә Мәскәү-Казан поездында утыра иде инде.Тиздән менә кайтып, келәмнәрен сатар да, акчасын яңа өй салырга җыеп куярлар.Монсын урнаштыргач тагын барырмын Аллах бирса.Чишмәбашның үзендә дә сораучылар бар иде, белешермен әле.
Ул шулай хыялланып утырганда , аның кабаттан сату эшенә тотынганына көнләшеп караучылар, кабат телләрен кайрый башладылар.Оҗмах почмагыдай бик матур җирдә балкып чыккан мунчаларын күреп тә эчләре пошты.
Бу Әзигә акча гына булсын инде, дип сүз башлады , урамга чыккан күршесе Фария, ачуын яшерә алмыйча.Хатыны мөгез куйганга да исе китеп тормый.Тегесе дә әзерәк сүздән куркып, туктап торган иде, тагын чыгып тайган инде..
Кәничне, дип сүзгә кушылды икенче гайбәтче.Ул хәтле акча алып кайткач, мөгез түгел, койрык такса да сүз әйтмәс.Карап торсаң бер җебегән нәрсә, шулай йөрсен әле.Нинди матур җирдән путҗым алып, мунча җиткереп куйдылар.Күрдееең?
Салалар инде, ничек салмасыннар.Берсе колхуз талый, берсе әнә кеше талый..Ул коверлардан әз кала дисеңме әллә?
Әнә шулай иләктән алып,иләккә салдылар Хәтирәне.Әле хатыннар гына булса бер хәл.Ирләре дә хатынша кебек, шул гайбәткә кушылдылар бит.Үзләреннән бер тиенлек эш чыкмаган мескен җаннарның ачудан күзләрен кан басты.Хатыннары янында, үзләре дә гайбәтче хатынга әйләнгәннәрен сизмәделәр дә алар.Шулай булмый ни, менә колакларын торгызып сүз урлап торган Фариянең ире дә, мыскыллы елмаеп, сүзгә кушылды.
Теге проводникны эзләп китте микән?дигән булды ул,көнләшүдән шартлар дәрәҗәгә җитеп.Әзи мескен, "мин кем?"дип йөргән була инде, белми мөгез киеп йөргәнен.
Менә шулай үзеннән булмагач, кешедән көнләшеп, гайбәт сатучылар күп булмаса да, һәр авылда берән сәрән табыладыр инде ул.Аларның тормыш яме дә, шул гайбәт сатудадыр.Кызганычка каршы,Хәтирәләр авылында да бар иде андыйлар.Бигрәк тә күршеләре яратты гайбәт сүз таратырга.Хәтирә нишләгән, Миңлефрүз ниләр әйткән, Айдар белән Венера тату торалармы..Барсына да алар күз колак булып яшәделәр.Һәм гаиләдә генә була торган серләрне дә алар таратты.
Ләкин, ничек кенә сөйләшмәсеннәр, Газизҗанга моңа хәтле бу турыда әйтүче, сиздерүче кеше табылмады.Әллә аның үзеннән курыктылармы, әллә Хәтирәнең хыянәтенә ышанмадылармы, монсын үзләре генә белде.
Ә Газизҗан үзе хатынын, балаларын яратып, эчми тартмый эшләде дә эшләде.Яңа өй салып керү теләге аңа тагын да күбрәк көч куәт бирде.Хәтирәсеннән дә бик уңды ул.Шулай булмый ни,булганына гына риза булып ятмый бит хатыны,бөтен эшкә дә җитешә.Менә тиздән кайтыр көне дә җитә Аллах бирса.
Хатыны өйдән чыгып киткәннән бирле, уенда ул гына булды Газизҗанның.Исән сау кайтса, икенче юлы түләүсез ял алып , мин дә барам, дип уйлады ул.Авыр сумкалар күтәреп йөрү, хатын кыз эше түгел.Икәү җиңелерәк булыр.
Шулай уйларына уралып,берәүгә дә каршы сүз әйтмичә, кая кушсалар машинасын шунда куды Газиз.Ә менә бүген кич Хәтирә кайта ,дигән көнне,сенажга дип калдырылган кукуруз басуына куйдылар аны.Эш бетеп, ахыргы рейста бер машинасын фермага бушатырга йөкләмә дә бирделәр.
Радиоалгычыннан агылган җырларга кушылып җырлый-җырлый, көне буе басуларны иңләде ул.Яңа чабылган кукуруз исләре борынын кытыкладылар, чапкычка эләгүдән куркып, баш өстендә кошлар бөтерелде.Менә көн кичкә авышып, кояшның соңгы нурлары җиргә сибелделәр...Ә кабинада үзәкләрне өзәрлек җыр яңгырый:
-Берсен киссәң, ялгыз кала..
Ялгыз нишләргә кирәк?
Ыжгырып тау төшкәндә, яңгыраган җырга кушылып, Газизҗан шуның ике юлын җырлап бетерә алмады, һаваны гөрселдәтеп ниндидер көчле шартлау тавышы ишетелде.
Эшнең нидә икәнен аңлаган ир чытырдатып рульгә ябышты.Ләкин ничек кенә тырышмасын, уйнаклаган Камазын кире асфальт юлга бастыра алмады Газизҗан, машина бер яктан икенче якка боргаланып барды, барды да, юлның иң текә үр төшкән җирендә, кырыйга төшеп капланды...
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова.