Литература
1 Сентября 2022, 07:00

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

10-11 бүлекләр Авыл җирендә яңалыкны яшереп калып булса да, гайбәтне яшереп калып булмый.Ул минут эчендә чыбыксыз телефон аша авылның бер очыннан икенче очына бара да җитә.Бу очракта да көтү каршыларга чыккан халык телендә Хәтирә булды.Менә бит, юаштан юан чыга, дип, астан гына йөреп яткан, карале, әә?диеште хатын-кызлар.Әле Гадилә күрмәсә,бөтенләйгә китеп барган булыр иде.Калыр иде Гәзизе машина кочаклап.

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТАЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ
АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

Авыл җирендә яңалыкны яшереп калып булса да, гайбәтне яшереп калып булмый.Ул минут эчендә чыбыксыз телефон аша авылның бер очыннан икенче очына бара да җитә.Бу очракта да көтү каршыларга чыккан халык телендә Хәтирә булды.Менә бит, юаштан юан чыга, дип, астан гына йөреп яткан, карале, әә?диеште хатын-кызлар.Әле Гадилә күрмәсә,бөтенләйгә китеп барган булыр иде.Калыр иде Гәзизе машина кочаклап.
Дөрес, моның кара яла икәнен, Хәтирәнең гомердә дә мондый адымга бармаячагын күпләр бик яхшы белсәләр дә,кыска гына вакыт эчендә өй салган, машина алган гаиләдән үлеп көнләшүчеләр дә җитәрлек иде шул.Менә алар утка май сибеп, әллә ниләр арттырып сөйләделәр дә инде.
Әйтәм аныыы, ире бүтән җибәрмәде, дип,як-ягына каранган булды шул чак күршесе.Янәсе,үзләре ишетмәсеннәр,дигәндәй.Гадилә белән соңгы тапкыр барганнан соң, койрыгы кысылды шул Хәтинең.Апасы да үз күзләре белән күрмәсә, сөйләмәс иде,агай.Әзи дә беләдер,белми калмас.Сиздерми генәдер бичара. Иң беренче энесенә сөйләгәндер Гадилә.Нигә шулай кисәк кенә туктады бу, дигән идем.Менә сере кайда икәән!
Тел сөяксез, сөйли дә сөйли дигәннәре хактыр.Күрше тирә хатыннар да, Хәтирә үзе ишетмәсен дигәндәй, як якларына каранып гайбәт чәчтеләр.Беләләрме юкмы,дөресме, түгелме алар өчен ансы мөһим түгел иде.Аларга бары тик сөйләшергә сүз булсын да, авызлары тик тормасын.
Ә менә шунда Газизҗанның: Хатынны авыр йөк күтәреп йөрүдән туктаттым.Акчаның җитәсе юк, миңа акча түгел, гаиләм кадерле, дигән сүзләрен күптән ишеткән булсалар да, ник берсе авыз ачып каршы килсен.Авылдашлары Гадиләнең ата ялганчы, сәгать саен талашырга әзер торганын да биик яхшы белсәләр дә,Хәтирәне яклап сүз катучы табылмады. Гадиләгә каршы килеп кара, чәйнәп өзәр дип,авыз йомдылар.
Дөрес, тора-бара, бер нәрсә дә мәңгелек түгел,дигәндәй, инде кызыгы калмагач, Хәтирәне чәйнәүчеләр дә әкренләп телләрен кыскарттылар.Гайбәтче кеше эчен бушатып, җиңеләеп калса, үзе турында нахак сүз ишеткән кешенең генә йөрәгендә сөрем каладыр ул.Хәтирә дә бу сүзләрне бик авыр кичерде.Иреннән башка бер кешегә күтәрелеп тә карамаган хатын өчен зур сынау булды ул.Ләкин Хәтирә сынмады, сыгылмады.Башын югары күтәреп, алга таба яши бирде.Бу хакта иренә сөйләргә дип, әллә ничә тапкыр талпынса да, ничектер булдыра алмады.Үзе ишетеп кайтса, гаиләдә уртага салып сөйләшербез әле, дип уйлады ул. Гадилә апаның үзен дә чакырырмын.Ләкин Газизе эштән кайткан саен, аңлашыр сәгатьне көтсә дә, иренә бу хәбәр килеп ирешмәде.Әллә кешеләр үзләре сөйләшкән гайбәтләренә үзләре ышанмадылармы, әллә кирәк санамадылармы, нинди генә кара эчле кеше булмасын, бу турыда Газизҗанга әйтергә җөрьят итүче табылмады.
Аның каравы, авылда икенче яңалык барлыкка килде.Балга ябышкан чебен кебек, авыл халкы хәзер шуңа ябырылып,Хәтирә белән булган гәйбәтләр артта калдылар.
Кеше телендә хәзер Газизнең сеңлесе Венера иде. Аның район үзәгеннән физкультура укытырга килгән , үзеннән биш яшькә яшь егеткә кияүгә чыгуы бөтен бер авыл өчен көтелмәгән яңалык булды.
Матур булса да, кияүгә чыкмыйча, карт кыз булып калды, дип сөйләшүчеләрне шаккатырып, Венера шушы алтын көздә үз парын тапты да куйды..Ләкин халыкны кызыксындырганы бу яңалык түгел, ә кияү егетнең Газизләр өенә йортка керүе булды.
Үзләре дә ничә баш, тагын кияү шунда торыр микән?диештеләр авылда.Газиз белән Хәтирә ничек риза булганнар микән? Өйне икесе тырышып,тырышып салдылар.Менә сиңа,мә..
Менә шул вакытта Хәтирәне мактап телгә алучылар да табылды әле.
Шундый тырыш, акыллы килененнән зарланып йөри иде, Миңлефрүз,менә хәзер кияве белән торып карасын инде, диде кайберәүләр.Кияү ул,инде килен булмаас..Теләсә нинди сүз дә әйтә алмассың..Үзеңне куып чыгарырга да күп сорап тормас.
Ләкин Венера белән Айдар, бернигә карамыйча зурдан купмый гына, никах туе ясап,матур гына яшәп киттеләр.Кияү ягыннан бер ике дусты гына килүенә күрше-тирәдә аптыраганнар иде,баксаң Айдар, интернат баласы булып, әти-әнисез, туганнарсыз булып чыкты...
Шулай итеп бер өйдә өч гаилә бер йодрык булып яшәп киттеләр.Авылда әти әни йортында торырга, ирен алып кайткан очрак беренче генә иде әле.Җитмәсә абый белән туган апасы өстенә.Миңлефрүзгә дә бик рәхәт нәрсә түгел иде бу.Бер кешегә сиздермәсә дә, эчтән янды көйде.Аннары авылдашлары алдында да үзенә уңайсыз иде.
И,вакытлыча гына инде,дигән булды ул аклангандай.Менә бераз акча юнәлтсәләр, Аллах кушып,бер йорт җиткереп чыгарлар әле.
Хәтирәнең дөрес,ачуы бик чыкты.Аллы артлы сумка белән товар ташып, өч сыерның сөтен тапшырып ,бөртекләп җыйган акчага салдылар бит өйне.Иркенләп яши башлагач кына , әллә кайдагы ир хуҗа булып йөрсен әле.Ире Газизҗанның да каршы әйтергә кыюлыгы җитмәсә дә, риза түгеллеге йөзенә чыккан иде.-Ярар инде, хатын, торып торсыннар.Бер очы чыгар әле, дип хатынын тынычландырырга тырышты ул.Бәлки тора бара бер кечкенәрәк өйгә җайлары чыгар.
Кечкенә өй каршыда бит,Газизҗан.Әнә шул иске өйгә чыгып торсыннар,диде Хәтирә.Тордык бит әле, бер кат җыештырып алыйк та..
Ләкин бу сүзләрне әйткәненә йөз кат үкенде ул.Чөнки ире бу хакта сүз кузгалткач,әнисе белән Гадилә апасы үзләрен шул өйгә чак куып чыгармадылар.
Синең килмешәгең сыйганны, минем кызым сыймас мени?диде Миңлефрүз кара коелып.Сыймасагыз, әнә ишек ачык.Чыгыгыз да китегез, кем тота сезне?
Гадилә апалары да кырыйда калмады.Ул да Хәтирәне иске өйләренә чыгарып куярга бүген үк әзер иде.Боларга каршы сүз әйтүнең файдасыз икәнен белеп,Газиз белән Хәтирә бер берсенә карап, җилкә генә сикерттеләр.
Ялгыштык, хатын,дип пышылдады Газизҗан,Өйне монда салып ялгыштык.
Ләкин нишләтәсең,тормыш юлы болай борылыр дип,белмәде шул алар.Балалар белән рәхәтләнеп, иркендә яшәрбез,дип салган өйләренә башка балалар да хуҗа буласын белмәде Газизҗан белән Хәтирә.
Чөнки,кияү кеше йортка кереп тугыз ай да үтмәде, Венера тупырдап торган малай алып кайтып, үзләренә зуррак бүлмә сорый башлады.
Абый, сезнең балалар зур бит инде, икегезгә безнең бүлмә дә җитә, диде ул оятсызланып.Без сезнең бүлмәгә күчәбез, яме!
Әйткән сүз, аткан ук..Кичкә Хәтирә белән Газизнең кием салымы, шул икенче бүлмәгә өелгән иде инде.
Тагын ниләр күрәсебез бар микән инде, дип авыр сулады Хәтирә.Ярый, җаным, син бар.Син булмасаң безне күптән чыгарып быргырлар иде инде.Синең көчең күп кергән, дип, тормаслар .
Шулай булып чыга икән шул, хатын.Шулаай, диде Газиз.Тавыш чыгарсак, зурга китә инде, Хәтирә.Шулай итеп үзебез салган өйдә үзебез тора алмабыз микән инде.Газизҗанның да гаиләсе өчен борчылганы күзләренә чыкты.Төннәр буе уйланып, бәбәй елаган тавышка кушылып зар елады ул.
Ләкин ни генә булмасын, әвәлгеләр әйтмешли, башны ташка орып булмый.Тормыш дәвам итә.Әкренләп Венераның малае да күзгә күренеп, тынычлана төште.Миңлефрүз дә Хәтирәгә ягымлырак караш белән карый башлады.Кыскасы, адәм баласы һәр нәрсәгә җайлаша дигәндәй, Газизләр дә өй тулы кешегә ияләнә төштеләр.
Әнә шулай моң-зарларга урын калдырмый яшәп ятканда, Хәтирә йокысыннан шабыр тиргә батып, сикереп торды.Аның агарып калган йөзен күреп, ире хатынын кочаклады.
Нәрсә булды, Хәтирә?диде ул куркып.Нинди дә булса начар төш күрдеңме?Хәтирәәә..
Хәтирә бераз уйланып торды торды да, кире урынына ятты.
Әйе, җаным, әйе.Начар төш ,диде ул, авыз эченнән генә.Газизҗаан,Имеш әни безгә килгән.Ә кулында ап-ак таза теш.Менә Хәти сиңа теш алып килдем ди.Ә үзе үксеп-үксеп елый.
Хәтирә, ни юрарга белмичә иренә карады.
Газизҗаан, матурым диде ул, калтыранып.Әлләәә...әллә мин китәм микән?
Тап таза төшкән тешнең юньлегә түгел икәнен белгән Газиз, үзе дә никтер куркып хатынына карады.
Әллә ниләр юрама, әле, хатын,диде ул,үзен тыныч тотарга тырышып.Синең теш төшмәгән бит.Чурт белсен аның кем теше икәнен.Иртәнге төш,җен төше диләр, әйдә юк нәрсәләр уйламыйк әле.
Шулай дип,юансалар да, күргән төш икесенең дә уеннан чыкмады.Хәтирәне куркыныч уйлар биләп алса, Газизҗан да яраткан хатынын югалтудан бик курыкты .
Аның сөйләгән төшен ни дип юрарга да белмәде ул.Әллә әби үлә микән? дигән уй да башыннан узмады түгел.Ни дисәң дә аның кулында булган бит,теге теш.Аннары Хәтирәнең абый, апалары да бар бит әле...

Әнә шулай уйланып,бер айның узганын сизми дә калды алар.Теге төш тә онытыла башласа да, көне көне белән исләренә төшеп, җаннарын өтәләп ала иде әле.
Үз өебездә иркенләп яши алмыйбыз бит, Хәтирә, диде бер көнне Газиз, Хәтирәсенең уйланып йөргәнен күреп.Тулай торакта торабыз мени.Әнә шул тынычсызлыктан кергәндер инде ул төш.Бәлки әбинең дә ачуы киләдер.Синең шулай тырышып йөргәнеңне белеп, күреп торды ләбаса.
Белмим,бәгьрем,белмим.Шулайдыр, ләкин нигәдер җаным урынында түгел.Нәрсәдер булыр кебек.
Нәрсә булса да, гомерлек төш булсын Хәтирә.Гомер буе чынга ашмаган төшләр була, дип әйтә иде әби.Менә шул.Чынга ашмасын.Ә син бу турыда уйлап йөрүеңне туктат.Татар юрап китерер, диләр.Юрама, яме?
Әйе, төшләр әллә ничә төрле була диләр шул.Гомер буе чынга ашмаганнары, ни дә булса кисәтеп кергәннәре дә була диләр.Ә тагын..нәкь менә төштә күргәннәр алга да килеп баса икән.Дөресрәге, төштә күргәннәрең чынга аша..
Хәтирә белән дә шулай булып чыкты.Әйе, әйе, нәкь төшендәге кебек, аяз җәйге бер көндә әнисе елый елый бер тап таза теш күтәреп керде.Апаңда яман чир диде ул, үкереп.Менә,менә кисәк кенә шушы бер сызлап та карамаган төшем килеп төшкән иде.Баламның башына булган икәән..
Хәтирәнең дә күз аллары караңгыланып китте.Әнии, алай елама әле диде ул, юатырга сүзләр тапмыйча.Терелер әле, ул авырудан исән сау калганнар күп бит.
Юуук, юк диде Саймә үзенә урын тапмыйча.Юук булгач, юк менә.Врачлар булмый дигәннәр..
Чынлап та, күпме генә дарулар алсалар да,авыру үзенекен итте.Ике ай дигәндә Хәтирәнең апасы якты дөнья белән хушлашты.
Якынын югалтуны Хәтирә бик авыр кичерде.Апа сеңел кебек бар серләрен уртага салып сөйләшмәсәләр дә, апасы аны нигәдер чит итсә дә, Хәтирәне сагыш уты биләп алды.Нигә барсын уртага салып сөйләшмәдек, төннәр буе рәхәтләнеп серләшмәдек, дигән уйлары җанын телгәләде.Аннары әнисе дә аңа ничектер икенче төрле, ачуланыпмы шунда, карый башлады.
Әтисе бөтенләй сөйләшеп тә тормады.
Әти-әни апаның юклыгын бик авыр кичерәләр, дип уйлады Хәтирә.Шуңа күрә минем белән дә сөйләшәселәре килмидер.Әни дә әнә,нигәдер миңа ачулы кебек.Ии, Аллахым, нигә болай булды соң әле бу?
Әнисенең нигә шулай каравын һич аңламый йөргәндә, апасының җидесеннән соң Сәймәнең Хәтирәгә әйткән сүзләре, аны бөтенләй аңсыз калдырды, тетрәндерде.
Син Хәти, диде әнисе теш арасыннан гына.Безнең өйдә бик буталып йөрмә әле.Өең бар, шунда тор.Ичмасам кызым үлгәнче, син үлгән булсаң, мең өлеш җиңелерәк булыр иде.
Хәтирә башта ялгыш ишетәм бугай дип, як ягына каранды.Янәсе яннарында аларга чит ят булган, ниндидер Хәти басып тора.Әнисе дә, Хәтирәгә түгел, әнә шул таныш түгел хатынга әйтә.Ләкин әнисенең үзенә төбәлгән җансыз күзләрен күреп, әздән генә аңын югалтмый калды ул.
Әни, син нәрсә? Апаның үлемендә минем нинди гаебем булсын ди? Хәтирә егылып китмәс өчен өстәл почмагына чытырдатып ябышты.Яңаклары буйлап кайнар күз яшьләре әкрен генә тәгәрәделәр дә, тәгәрәделәр.
Ярар, әни, ярар диде ул, учлары белән битен сөртеп.Бүтән килеп йөрмәм.Ләкин шуны бел, әни.Сез мине чит итсәгез дә, мин яратам сезне.Әни, ишетәсеңме? Яратам.
Үпкәләмим дә, арада бер сөйкемсез сөяк буладыр инде ул.Минем кебек сөймәс сөяк.
Хәтирә, ап-ак яулыгын башыннан салып, битләрен сөртте дә, башын югары күтәреп чыгып китте.
Минем дә бер кирәгем чыгар әле, әни.Бер кирәгем чыгар, диде ул ишекне ябып.Ул вакытта мин уйламыйча да яныңа ашыгырмын.
Әнисенең әйткән сүзләре, ватык пластинка кебек кабатланып торсалар да, Хәтирә аны беркемгә дә, хәттә иренә сөйләргә дә читенсенде.Ничек итеп :Әни син үлгән булсаң, яхшырак булыр иде, дип әйтте дисен ди инде.Бүтән миңа күренеп йөрмә, дип әйтте дисенме?Юук.Ничек итсә, итте.Түзде Хәтирә, сабыр итте.Төннәр буе мыштым гына елап, сорауларына җавап эзләсә дә тапмады ул.Җавап тапмады.Нигә мине гомер буе кактылар, суктылар.Нигә апаларга яратып "кызым"дигәндә, мин Хәти булдым.Елаган чакларымда нигә бер иркәләп юатучы булмады.Нигә әти әни кап кара чәчле дә, минеке басудагы башак сыман сап-сары?
Бала чагын уйлаган саен, сораулары ераккарак китте аның.Әгәр мин ташландык бер бала булып, табып асрамага алганнар икән, үз әнием кем?Нигә мине ташлаган? Кая ул хәзер?
Ләкин Хәтирә күпме генә азапланса да, сорауларына җавап һавада эленеп кала бирде.
Әгәр бер чит бала булып, әниемнең кызы булмасам, моңа хәтле буе серне берәрсе тишмәс идеме?дип тә уйлады Хәтирә.Авыл хәтле авылда, мондый хәлне яшереп калып булыр идеме?Юктыр мөгаен, юктыр.Барыбер ,бер генә кеше булса да хәбәрдар булган булыр иде.
Хатынында үзгәрешләр күреп Газиз дә нишләргә белмәде.Хәтирәнең ниләр уйлаганын, нигә елаганын белмәде шул ул.Апасы өчен шулай өзгәләнә дип уйлады.Дөрес, Хәтирәнең җанын апасының китүе дә өзгәләде.Ләкин,әнисенең әйткән сүзләре дә йөрәгенә кисәү булып кагылдылар.
Ул хәтле елама әле, Хәтирә дип,гел юатып торды Газизҗан.Гомере шулай кыска булган димәк.Кемгә нинди гомер озынлыгы язылган инде.Беребез дә белмибез бит.Дөнья булгач, шулай инде.Кемдер килә, кемдер китә..
Хәтирә ире янәшәсендә үзен бик бәхетле тойды. Ни дисәң дә бала-чакта күрмәгән иркә-назны иреннән күрә бит, әнә.Яклаучысы да, таянычы да , яраткан Газизҗаны.Аның янында дөньясы түгәрәк , йөзе көләч аның.
Менә бүген дә:Җаныым, дип, бакчада ауган помидор казыкларын ныгытып йөргән ире янына чыгып утырды Хәтирә.
Әү, җаныым! дип көлеп җавап бирде ире.Бигрәк яратам инде, хатын бу сүзеңне диде ул, ә дигәнче Хәтирә янына килеп.Гел дә менә шулай дип кенә тор әле.
Гел әйтәм бит.Исемең шундый булгач, ничек эндәшим тагын?Минем өчен бигрәк тә газиз җан шул син, җаным.
Нуу, газиз җаның тыңлый.Нәрсә иде?
Нәрсә идеме?Тыңла әле, диде Хәтирә,иренә текәлеп.Тыңла әле, Газизҗан.Әллә соң яңа путҗымда өй сала башларгамы?Венера хәзер икенчегә авырлы,әнә.Балаларга да урын торган саен тарая.Я,ни диярсең?
Газизҗан, кулына тоткан казыкны әйләндергәләп уйга калды.Яңа җирдә, яңадан казык кагарга дисең инде алайса?Дөресен әйткәндә, Хәтирә мин үзем дә, бу хакта уйланып йөри идем әле.
Шулай мени?Ә нәрсә, җаным.Без әле яшь.Аннары Мәскәү юлы да онытылмаган.Юлда алай бәйләнүче дә хәзер бик юк диләр.Әллә Аллага тапшырып карыйбызмы?Айдар белән сеңлең укытучы акчаларына әллә ни майтара алмаслар, дип уйлыйм.
Шулай Хатын.Акчалары үзләреннән артмый, ансы дөрес.Ләкин сине тагын да шул Мәскәүгә һич җибәрәсем килми,бик авыр бит,Хәтирә.
Бернинди авырлыгы юк, дип ныклы карарга килде Хәтирә.Барам да, кайтам.Моннан син каршы алырсың.Әйдә акча җыеп,киләсе җәйгә тотынабыз.
Әнә шулай бераз киңәшләшеп алдылар да, Газизҗан бик озакка сузып тормыйча колхозга гариза язып , өй салырга яңа путҗым алып куйдылар.Дөрес,авылдан бераз читтәрәк булды.Колхоз рәисе,шуннан яңа урам ясарбыз,юлын да карарбыз дигәч, сөенеп риза булды алар.Аннары урыннары бик матур җирдә булып чыкты.Өй төзеләсе урынга терәлеп диярлек челтерәп чишмә агып утыра.Инеш буенда бөдрә таллар,җир җиләге басып алган яр буйлары...
Килгән саен шушы матурлыкка гозурланып,сөенеп эшләделәр Газиз белән Хәтирә.
Фундамент казыйсы җиргә казыклар утыртып,җеп тартыттылар.Үсеп утырган үләннәрне чаптылар.Сөенеп чишмә җырын тыңладылар.
Әнә шулай ак хыялларны җилкән итеп, өр яңадан җиң сызганып эшкә кереште яшьләр.Улы белән кызларына да бик ошады өй саласы җирләре.Ләкин яшьтән эшлекле Рәис үзенең шикләрен яшереп торуны кирәк санамады.Түлке әти, ут баганалары күренми,юл юк,диде ул.Алары тиз генә булыр микән?Шушы аланда, япа ялгыз калмабызмы?
Калмабыз улым,калмабыз, дип улының башыннан сыпырды Газизҗан.Менә күрерсең.Тиздән киң, яңа урам пәйда булачак әле монда.
Аннары,диде ул,йөзендә нурлар уйнатып,председатель үзенең мунча бурасын тәкьдим итте.Хәтирә,әллә булган акчага,мунча әмәлләп куябызмы?
Юньлеме соң ул?дип шикләнеп иренә карады Хәтирә.Салгач,салгач дип әйтәм инде.Әйбәт булыр иде.Өйдәге мунча да нык тузып бара.
Әлбәттә инде,син нәрсә Хәтирә?дип көлде ире.Председатель үзе кирпечтән салам дип әйтте .Ә мунча бурасы зур аның,алты почмаклы.
Киңәшле эш,беткән эш .Алтын көзләр килеп,урып-җыюлар беткәндә,авылдан читтәрәк өр яңа,зур гына мунча көлеп утыра иде инде...

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас