Литература
31 Августа 2022, 11:00

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

9 бүлек Син Хәти,мине бүтән ияреп йөрмәсен бу, дип, юри вагоннан сикергәнсеңдер әле, диде апасы аякларын чак өстерәп.Шуңа әйтәм, чөнки вагоннан без җүләрләрдән башка сикерүче булмады.Булмады шул, апа.Булмадыы.Шуңа юл буе йөрәк әрнеп кайтты да инде.Кайсылары эләкте микән?дип борчылам.

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТАЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ
АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

Син Хәти,мине бүтән ияреп йөрмәсен бу, дип, юри вагоннан сикергәнсеңдер әле, диде апасы аякларын чак өстерәп.Шуңа әйтәм, чөнки вагоннан без җүләрләрдән башка сикерүче булмады.
Булмады шул, апа.Булмадыы.Шуңа юл буе йөрәк әрнеп кайтты да инде.Кайсылары эләкте микән?дип борчылам.
Кеше өчен борчылып кайтасың.Безнең өчен кем борчыла микән менә? Куркудан үләр дәрәҗәгә җиттем бит.Хәзер менә аяклар тыңламый.Энекәшне дә әйтер идем инде,үшән тек үшән.Шушы Чишмәбашны бер әйләнсә булмый микән инде аңа.Вокзалга төшкән теге милицияләрне күргәч, безнекеләр качкан, дигән уй башына килергә тиештер бит ул тити башның.
Гадилә апа,үз энеңне сүгеп кайтма әле, яме, дип коверы белән тегенең җилкәсенә төртте Хәтирә.Безнең посадка буйлап кайтканны белергә, әүлия түгел бит ул.Ә болай Чишмәбашка килгәндер , килми калмас.
Килгәндер,килгәндеер..Гадилә ачу белән җикеренеп куйды.Аның түдә сүдә бензин ягып йөрүеннән ни файда?Менә хәзер килсен иде ул.Вәт булыр иде ичмасам ир.
Әнә шулай зарлана зарлана ике чакрым тирәсе арып-талып кайтып, ял итәргә генә утырганнар иде, алда боларга якынлашучы машина утлары күренде.
Йөрәгем сизә,Гадилә апа,диде Хәтирә сөенеп,Газизҗан бу.Үзебезнең машина,менә әйтте диярсең.
Әйе ди,Әзи булмагае.Төн уртасында ул гына йөри бит.Ирең күптән икенче якка әйләнеп яткандыр инде.Гадилә мыскыллы елмаеп, машина күренгән якка карады.Менә хәзер,көт бераз гына.Килеп туктар.
Шул инде,апа,шул Газиз.Әйтәм бит.Хәттә утларыннан да таныйм мин.Уң як фарасы икенче төрлерәк яна аның.Әәнә,әнә күрәсеңме.Утының берсе яктырак бит.
Шулай бугай шул, Хәти.Тучны шулай бугай.
Гадилә өстенә өелгән тау ташны алып аткандай булды.Ии, рәхмәт яугыры, энем бигрәк молодец шул инде, диде ул, җиңел сулап.Алга таба бер адым да атлар хәл калмаган иде.Иии..
Чынлап та чия төсендәге бу жигули Газизҗан машинасы иде.Ул якыннарын күргән сөенечтән кычкыртып бераз узып китте дә, борылып үзенекеләр янына килеп туктады.
Я Аллам,диде Газиз,машина ишеген ачып. Әллә алып кереп яптылармы?дип торам.Аптырап беттем.Менә тагын бер Чишмәбашка барып кайтам да,ятып йоклыйм,дип тора идем инде.
Син ятып йокласаң,энем,мин менә шушында кала идем.Эт булып ардым прәме.
Я, я апа,арттырма,дип елмаеп машинасыннан төште Газизҗан.Беренче барудан ук арсаң..Хәзер,хәзер дип башта Гадиләнең ике сумкасын багажникка куйды,аннары хатынының коверларын урнаштыра башлады.Таш төядегезме соң сез, әйберләрегезне күтәрә торган түгел, диде ул, хатынына карап.
Башка болай йөрүдән туктыйсың, хатын.Акчаның җитәсе юк.Хатын-кыз эше түгел бу.
Мин дә ике аягымның берсен атламыйм Газиз.Безнең посадка буйлап кайтканны күрсәң иде сиин.Хәти чаба,мин чабам.Агачлар шаулый,ябалак әллә нинди куркыныч тавышлар чыгарып кычкыра.Пәри,җен кебек арттан шәүләләр йөгерә.Уууф..баш бетә икән, дип торам.Юк,юуук,какуй бүтән бару.
Нигә дөм караңгыда посадка буйлап киттегез соң сез?диде Газиз артка апасын,алгы утыргычка хатынын утыртып.Чишмәбашка өч килдем бит инде.Берәр җирдә качып яталар микән дип тә уйладым.
Чишмәбашка ике чакрымлап кире төшәсе шул,Газиз,дип,гаепле кеше сыман иренә карады Хәтирә.Әз булса да алга кайтыйк ,дигән идем инде.
Шулаен шулай да,Хәтирә, посадка гына дисәң дә урман кебек үк бит ул.Калын, әнә дүрт катлы.Берәр җәнлек күрсәгез дә куркыр идегез.Апа бөтенләй куян инде ул безнең.Караңгыда урамга да үзе генә чыкмый.
Башыңа төшсә,энем,чыгасың икән уул.Елыйсыларым килде, елыйсыларым.Хәтирә милицияләр, дигән булып,юри сикертте бит.Бу хәлгә дә калмый идек.
И,апаа,Хәтирәгә рәхмәт әйт,дип,җиңелчә генә хатынының җилкәсенә кагылып алды Газизҗан.Вокзалда милиция машинасы көтеп тора иде инде.Үзем дә аларны күреп,кот чыкты.
Димәк,эләккән кешеләр булган.
Булды,хатын,булды..
Алар авылга кергәндә таң беленә башлаган иде инде.
Газиз башта апасын өенә алып кайтып куйды.Аннары хатыны белән үзләренә киттеләр.
Хәтирә,җитәр хатын,диде ул әкрен генә машина рулен боргалап.Өйнең эше бетеп килә,машина да авылда берничә кешедә генә.Бүтән җибәрмим мин сине.
Бик күп акча эшләдең инде, Рәхмәт.
Иренең үзен шулай кайгыртудан,мактаудан күңелләре тулды Хәтирәнең.Арганнары бетеп, гәүдәсенә җиңеллек иңгәндәй булды.
Нинди генә авыр эшләр,акчалар эшләмәсен моңа хәтле авыз ачып мактаучы булмады бит аны.Бала-чактан бөтен эшне ялт итеп эшләвен әти әнисе шулай тиеш, дип кабул иттеләр.Абый, апалары да эшнең авырын аңа калдыралар иде.Ә Хәтирә бернигә карамыйча эшләде дә эшләде.Әти-әнисенең сирәк-мирәк кенә әйткән "рәхмәт"сүзенә дә бик шат иде ул.
Ә хәзер менә,ире яратып,хөрмәт итеп тора.Эшләгән эшенә минут саен рәхмәтен әйтә.Ә бер наз күрмичә , кагылып сугылып үскән бала-чак инде әнә,зәңгәр томаннар артында калып бара.Әнисенең төксе генә, эшлисе инде, өйдә бот күтәреп ятарсың мени?дигәненә дә, каен анасының тырнак астыннан кер эзләвенә дә күптән ияләнде инде ул.Бик исе дә китеп тормый.Чөнки аны яклаучы, яратып иркәләүче ире-пар канаты бар.
Бу юлы да зарланып бер авыз сүз әйтмәде Хәтирә.Киресенчә язмышына рәхмәтле иде ул.Шулай булмый ни, әнә бит,һәр эшенә булышучы акыллы балалары,өф-өф итеп торучы ире бар.Ә үзен яратмаучы кайнанасы,кырмаска оясына таяк тыгып йөргән апасы Гадилә,болар янында чүп кенә.Иң мөһиме барсы да сау сәләмәт,йорт җирләре җитеш, башкалар кебек тиенгә карап ятмыйлар.Дөрес,үз әнисенең: Хәтирәнең кеше алдап сату иткәненә оялам,спекуләнт,дигән сүзләрен ишетү авыр, әлбәттә.Ләкин,бу сүзләрне дә күтәрде ул.Чөнки иң кадерле кешесе- әнисенең аны чит итүен,уңышлары өчен сөенәсе урынга көнләшеп яшәвен күптән белә ул.Ләкин инде,яше әкренләп кырыкка таба барса да, нигә икәнен генә аңламый.Югыйсә иң кечкенә төпчек бала бигрәк тә кадерле, иркә булырга тиеш тә.Юук шул, юук..Хәтирә төп өйгә барган саен ,һаман да кимсенеп кенә кайта.Абыйсының гаиләсе дә, Мәскәү күчтәнәчләре булганда гына якты чырай күрсәтә.Ә әнисенә бөтенләй барыбер.Килде ни дә ул, китте ни.Шуңа күрә Хәтирә туып үскән өенә шулай тиеш, әниләрнең хәлен белим дип кенә бара.Аннары абыйсының хатыны да бик зәһәр.Чүлмәкчедән күрмәкче дип, ансы да күзенең агы белән генә карый.
Башка бу өйгә килмим инде, дип кайтса да, йөрәге түзми шул Хәтирәнең.Ни дисәң дә туган нигез үзенә тарта, сагындыра.
Үзе күптән әни булса да, әти-әнисеннән мактау сүзләре, рәхмәт,кызым,дигәнне ишетәсе килеп йөрәге елый,җаны өзгәләнә.
Әнә шулай сагышларын йөрәк түренә бикләп,тормышы өчен сөенеп яшәгән бер көндә нахак сүзләр ишетеп өнсез кала Хәтирә.Имеш ул бик матур бер ир белән гүләйт итә икән.Кем диген әле,Мәскәү поездындагы проводник ир белән.
Үзе белән булсын өчен,саллы гына акча да бирә имеш.
Гайбәт сатарга яратканнарга,әнә шул җитә кала да инде.Әйтәм аны, тыз быз кала юлын таптый, дип пышылдаша башлый алар.Рәте бар икәән..
Авыл халкының үзенә шулай яла якканына шакката Хәтирә.
Ит яхшылык,көт яманлык ди ул.Гадилә еланның гына сүзләре бу.Ул гына проводникка акча биргәнне белде.Ул гына энесенең машина алганына шартлар дәрәҗәгә җитеп көнләшә.Юуук, гел болай җебеп ятып булмый,бөтесен тутырып әйтәм әле.Ләкин ул үзе әйтеп җитешкәнче,якыннары белән аңлашканчы ,кара яла кайнанасына да килеп ирешә.
Вәәйт,дип урамнан кереп,кулларын биленә куя Миңлефрүз.Баюың җитте шул,пуезд кондукторына акча биреп йөрисең мени инде хәзер.Шулайдыр, ир генә җитми башлагандыр шул.
Хәтирә биеменнән нахак сүзләр ишетеп коелып төшә.Ни кире кагарга, ни акланырга сүзләр тапмый.
Шулай да,үзен якларга көч таба .
Гадилә апа котыртып йөриме ди ул, гәрьләнүдән еларлык булып.Үзенең хәленнән килмәгәч, миңа яла ягып йөри башладымы хәзер.Гел ояты качкан икән бу гайбәтче хатынның.Алтын баганам булганда миңа нинди кондукторлар кирәк булсын.Син дә шуңа ышанып торасыңмы әнкәй?
Ышанам,ди Миңлефрүз.Ышанам, әлбәттә.Ничек үз балама ышанмыйм ди.Үз күзләре белән күреп кайткан бит Гадилә.Чыкы мыкы килгәнегезне дә ишеткән,акча биргәнеңне дә.
Ии, әнкәй,дөм җүләр икән сез.Багаж өчен бәйләнмәсен, дип бирдем бит мин акчаны.Әз генә инде ул,шул бер шоколад конфетлык кына.
Менә бит,менәә,биргәнсең,үзең әйтеп торасың.Улыма,мескен Газизҗанга ишетелә күрмәсен инде,берүк.Ии-и, ходаем,бу оятны күтәрә алмас балам..

Дәвамы бар

Альфира Кадырова-Гайфутдинова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас