Литература
31 Августа 2022, 07:05

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

8 бүлек Нинди фрицләрме? Менә шундый инде.Безнең ишеләрне эзләп йөри торганнар.Әә, милиция мени? Ишеткән бар иде шул,кемнеңдер товарын кәнфискәвәйт иткәннәр, кемгәдер штраф салганнар, дип.Менә шул нәләтләр дип,төн уртасында кап кара урман эчендә төшеп кал инде,я? Куркам мин, Хәтирә.Ничек кайтырбыз микәән?

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТАЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ
АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

Нинди фрицләрме? Менә шундый инде.Безнең ишеләрне эзләп йөри торганнар.
Әә, милиция мени? Ишеткән бар иде шул,кемнеңдер товарын кәнфискәвәйт иткәннәр, кемгәдер штраф салганнар, дип.Менә шул нәләтләр дип,төн уртасында кап кара урман эчендә төшеп кал инде,я? Куркам мин, Хәтирә.Ничек кайтырбыз микәән?
Мин дә куркам инде, Гадилә апа.Мин дә тере кеше бит.Миндә дә нәкь менә синдәге кебек үк йөрәк.
Алай булгач,әйдә теге төшкән кешеләр артыннан ашыгыйк.Куып җитәбез бит әле,әллә ни ерак китмәгәннәрдер.
Гадилә куркып караңгы күккә карады.Ичмасам көне дә болытлы бит аның.Ай яктысы төшсә дә булыр иде әле.Әйдә,Хәтирә,әйдә.Нәрсә карап каттың?
Чишмәбашка кайтыр өчен,чакрым ярымнан артык кире барасы бит, апай.Әллә, әйләнеп йөргәнче, посадка буйлап кына китәбезме соң? Чакрым тирәсе барсак,кечкенә генә аланлык бар анда.Шуннан әз генә аска төшсәк, олы юлга чыгабыз.Әйдә, шулай итик.Шүрәлеләр чыкмас әле.
Болай да куркып торам, Хәтирә. Тагын син утка май өстәп тор әле, яме.Төн уртасында шушыннан кайтабыз мени инде?Бигрәк дөм караңгы бит.Ии, Ходаем, нишлик микән сооң?
Күз ияләнгәч була ул,Гадилә апа.Яктыдан төшкәнгә генә шулай.Әйдә, Аллага тапшырдык, дип, Хәтирә келәменнәрен култык астына кыстырды да,төнге караңгылыкка чумды.
Аның артыннан мыштым гына Гадилә иярде.
Кайчаннан бирле сату белән йөрисең инде килен,диде ул, шелтәләп.Вокзалда төшмәсәк , Чишмәбашта каршы ал,дип ,иреңә әйтсәң дә булгандыр инде.Шунда көтәр идек хәзер.
Үзем дә шуны уйладым,Гадилә апа, диде Хәтирә,вак вак атлап.Алай бер дә тотылмагач әйтмәгән идем шул.Кайгырыр инде, Газиз дә.Гел шушы поездны каршы ала иде бит, җаным.
Газизең,Газиз,инде дип Хәтирәдән калышмаска тырышты Гадилә.Җитешмәгәннәрдер,дип уйлар да, икенче поездга барыр.Менә безнең кайтасы бар әле монда.Ии, кычытмаган җиреңне кашып йөр инде,ахмак,җүләр..Нәрсәләремә кирәк чүпрәк иде инде бу, я-ә?
Гадилә үз шәүләсеннән үзе куркып, бер тимер юлга,бер посадкага карады.Сукмакка якынырак үскән агач ботакларында әллә ниләр утыра кебек иде аңа.
Кара әле, Хәти, диде ул куркудан пышылдауга күчеп.Төн уртасында тегеләр чыга, дип әйтәләр иде, дөрес икән, күрәсеңме?
Хәтирәне дә, Гадилә кебек үк курку хисләре биләп алды.Ләкин ул ничек тә үзен кулга алырга тырышты.Аның да курыкканын апасы сизсә,коты ботына төшәчәк бит.
Иии, апа, дигән булды ул,үзе дә шул кулын сузган ботакларга карап.Курыкканга куш, дигәндәй, күзеңә күренә башладылармы әллә?.Әнә терә,ай чыгарга маташа бугай,хәзер яктырып китәр.
Шулай дип,әйтеп тә бетерә алмады, үзләренә якынлашып килгән поезд тавышы ишетелде.Ансы да әле,төнне ярып,яман улый сыман иде.
Гадилә, маңгаена бәреп чыккан салкын тирне сөртеп,поезд утларына карады.Карады да, куркудан чак кычкырып җибәрмәде.
Сеңлем җаным,диде ул,үз гомерендә беренче тапкыр киленнәренә"җаным" сүзен әйтеп.Хәтирәә,рельсләр буйлап кемнәр йөгерә?Күрәсеңме,Хәтирә!?Куркудан телеңне йоттың мәллә?Кемнәр ул,диим!
Хәтирә аҗдаһа сыман үзләренә таба якынлашкан товар поездына карады.Чынлап та,беренче карауга агач шәүләләре,ут яктысында әллә нинди рәвешләргә кереп чабышалар сыман иде аңа.Ләкин,бу беренче карашка,бик курыкканганга гына шулай тоела иде.Хәтирә нәрсәнең нәрсә икәнен бик тиз аңлап алды.
Кемнәр булсын ди?Ут шәүләсе бит ул апай, диде ул,куркудан телсез калган Гадиләгә.Агач шәүләләре дә әнә йөгергән сыман тоела.
Әәә,чынлап та ут шәүләсе генә бугай шул, име бит Хәтирә.Мин шундый куркак куян инде.Иремнән башка төнлә тышка да чыкмыйм бит мин.
Нәкь шул минутта поезд нигәдер каты итеп кычкыртып җибәрде.Әйтерсең:Тапталасыз бит, кырыйга чыгыгыз.
Нәрсә,дип кычкырта инде монсы?диде Гадилә,калтыравын җиңәргә тырышып.Шул агач шәүләсенә микән инде?Хәтирә?Чынлап ут шәүләсе генә шулай күренәме сооң?Тикмәгә генә сигнал бирмидер бит инде.
Юк инде,апай.Ул хәтле курыкма әле син.Әнә бит борылыш монда.Ә борылышта кисәтү ясап кычкырталар,дип ишеткәнем бар иде.
Шулаймы?Ярар,алай булса,ярар.
Поездның кычкыртып,дөбер-шатор узып китүе,җирне калтыратып куйды.Беразга гына яктырып алган тирә-як кабат серле караңгылыкка чумды.Башын игән агач ботаклары әйтерсең тотарга үрелгәндәй боларга сузылдылар.
Ул да булмады,эчтәрәк,поезд киткәнен генә көткәндәй,чыбык чабыклар сынган тавышлар ишетелде.Нәрсәдер кыштыр кыштыр килде.
Бетте баш,диде Гадилә еларга җитешеп.Исән-сау кайтып җитсәмме? Мәскәү дип авызымны да ачмас идем.Моңа хәтле чүпрәк сатып яшәмәдем әле.
Алар куркыныч бер әкият дөньясына кереп адашкандай, нишләргә,кая барып бәрелергә белмәделәр.Болытлар арасыннан чыккан ай да,ниндидер серле,шомлы тоелды.Аяк астына сибелгән нурлар белән,шәүләләре дә бер артларына, бер алларына килеп егылдылар.
Ай,Аллахым,Хәтирә,үләм хәзер,дип, адымнарын кызулатты Гадилә.Тучны посадка эченнән йөгерәләр.Әйдә, Хәти,әйдә.Төртелеп китми шунда товарлары,сумкаларны атыйк та йөгерик.
Хәтирә үзе дә куркып,караңгыда әллә нинди рәвешләргә кереп утырган посадкага карады. Нишләргә?Янында аварга торган Гадилә апасы елый.Әллә нинди тавышлар чыгарып агачлар шаулашалар.
Эттер ул,Гадилә апай!диде ул, куркуын басарга теләп.Я кош мазардыр..
Ләкин аның сүзләрен Гадилә гүя ишетмәде.
Ии, Аллахым,балалар хакына исән -сау кайтып җитик,диде ул атлый, йөгерә.Бу аңгыра сүзе белән төн уртасында урман буйлап кайт инде.Кош булмасын тагын.Шулай итеп ботаклар сындырырга..
Шулай дия-дия,йөз метр чамасы барды микән,урман эченнән әллә нинди куркыныч тавыш ишетеп, бөтен гәүдәсенә каз тәне чыкты Гадиләнең.Бер агарды алар,бер кызардылар.Йөгергән саен теге тавыш та артларыннан калмады.
Бетте баш,бетте баш,дип сумкаларын икенче җилкәсенә асты Гадилә.Икенче бер дөньяга килеп эләктек ахры без, Хәтирә.Син исәнме?
Хәтирәнең сүзләрен,бала елаган тавыш басып китте.Ул да булмады ачы итеп көлгән тавыш төнне ярды.
Тукта әле, апа!дип,ниһаять кычкырып җибәрде Хәтирә.Куркып үләбез бит хәзер.Ябалак бугай бит бу.Үзеңне кулга ал.Син чаба дип,мин чабам.Төнге ябалак бу, әйе,әйе тучны ябалак.Әнә тыңла әле.
Ишетәсеңме?Әнә кош кычкыра бит?
Чынлап та шул мизгелдә баш өсләреннән генә,гөр гөр килеп зур бер кош очып үтте.
Ай, Аллам!Аллахка шөкер,Хәтирә, ябалак икән шул,дип кош артыннан карады Гадилә.Нигә шундый куркак соң мин?Үзем куркам,кешене куркытам.-Кара әле,Хәтирә,диде ул,бераз тынычланып.Теге бушлык дигәннәрең кайчан чыга соң инде.Чакрым тирәсе дигән идең, биш чакрым йөгерәбез бит инде.
Күп түгел,Гадилә апа.Күп түгел,диде Хәтирә дә тынычланып.Менә хәзер котлаванны гына чыгабыз да,шул аланга килеп чыгабыз. Әнә шәйләнә дә инде.
Эштән чыктым бит инде,Хәти,дип еламсырады Гадилә.Тагын нинди убырлар чокырына төшәбез сооң?Нинди котловааан?
Хәтирәнең эченә җылы кереп, көлеп җибәрде.
Юктан куркып күрсәттек,Гадилә апа,диде ул,тынычланып.Ике карт җүләр.Хәзер тиздән олы юлга чыгабыз.Катлаванга төшәсе булмыйдыр.Аның өстеннән тимер юлчылар йөри торган сукмак булырга тиеш.
Чынлап та караңгыда кармаланып диярлек шул сукмактан чыкты Гадилә белән Хәтирә.Аннан бераз барып,олы юл буена чыгып утырдылар.
Дәлше бер адым атларлык хәл калмады,диде Гадилә,авыр сумкаларын җиргә куеп.Бер адыым.Җитмәсә йокы килә башлады..
Юл буенда йоклап ята алмыйбыз бит инде,Гадилә апа,дип,Хәтирә дә келәмнәрен җиргә куйды .
Аллага шөкер,посадкадан исән-сау чыктык,диде ул,артына борылып.Үзем дә бик курыктым.Чынлап та куркыныч икән бу караңгыда.Ай нурларына кадәр үзләренә таба тарталар кебек тоела, малай.
Гадиләнең дә эченә бераз җылы йөгерде.Кофталарны кияргә кирәк, килен,диде ул,сумкасыннан күфәйкесен алып.Мә, монсы синеке бугай, ки.Суыкны да сизмәдек, ә-әә?Гел арттан кемдер килә кебек иде.Хәтирә, сиңа да шулай идеме соң? Миңа гынамы?
Эт чаба дип, бет чаба дигәндәй, мин дә курыктым апай.Ул ябалак тавышы бөтен хәлне алды.Ярар, әйдә, алга таба тәпилик инде.Таң атарга да күп калмый.
Ичмасам, бер арбалы ат очрасын иде, Хәтирә.Сумканы түгел аякны күтәрер хәл калмады монда.Бүтән какуй баруу, ике аягымның берсен атламыйм бирган булса.
Гадилә белән Хәтирә бераз юл буена утырып хәл алдылар да, кайтырга кузгалдылар.
Биш чакрым кайтасы бар бит әле, биш чакрым дип,тасмадай юлга карады Гадилә...

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова-Гайфутдинова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас