Литература
30 Августа 2022, 11:00

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

7 бүлек Шулай шул.Язмышны язучылар без түгел.Без бары шул сызылган сукмактан баручылар гына.Алда ни көтелгәнен белмичә яшибез, эшлибез,дөнья куабыз.Газизҗан да,сөенә-сөенә яңа өй мәшәкатләренә чумды.Колхоз рәисе күрмәгәндә генә кемгәдер печән, кемгәдер төзелеш кирәк яраклары алып кайтып,чумара акчасын базга яшерелгән банкага сала барды.Сөт саткан акчалар да шунда сыендылар.

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТАЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ
АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

Шулай шул.Язмышны язучылар без түгел.Без бары шул сызылган сукмактан баручылар гына.Алда ни көтелгәнен белмичә яшибез, эшлибез,дөнья куабыз.
Газизҗан да,сөенә-сөенә яңа өй мәшәкатләренә чумды.Колхоз рәисе күрмәгәндә генә кемгәдер печән, кемгәдер төзелеш кирәк яраклары алып кайтып,чумара акчасын базга яшерелгән банкага сала барды.Сөт саткан акчалар да шунда сыендылар.
Хатыын,диде бер кичтә Газизҗан,чираттагы алган зарплата акчасын банкага шудырып.Хәйран җыела матурым.Түбәгә,тагын идән, түшәм сайгакларына җитсә, калганы әкрен булыр әле,ә?Ни диярсең?
Белмим,Җаныым,дип Хәтирә дә сүзсез генә ире янына килеп утырды.
Сөт,колхоз акчасы белән генә әллә ни майтарып булмый бугай әле ул.Балаларга кием салымы да кирәк,ашарга эчәргә дигәндәй.Бик озак саласы булмагае әле йортны.
Кайгырма,хатыын,җан биргәнгәнгә юнь бирермен дигән бер Аллах.Йорт салган кешене ярдәменнән ташламый ул.Аның рәхмәте белән салып чыгарбыз,Иншаллах.
Әйе булыр,Аллах теләсә.Ну менә, кара әле,Газиз.Минем белән базарда сөт сата торган хатын Мәскәүдән әйберләр алып кайтып сата.Кремплин күлмәкләр,бүрек, чүпрә ише әйберләр бик үтә ди.Баеп бетте инде.Әллә мин әйтәм,мин дә барып карыйм микән? Балалар үскән инде, елап калмыйлар.Әни сыерларны берничә көн савып торса.Ә нәрсә?Акча банканы төртеп тишмәс әле.
Газизҗан көлеп, хатынын кочаклап алды.Ии,Хәтирәм, үзең капчык буе инде син, диде ул, көлүдән туктый алмыйча.Нинди капчыклар күтәреп йөрү ди инде сиңаа.Аннары теге хатын ияртер дисеңме? Авылдан берәр таныш кеше барса гына инде.
Бер белмәгән кеше белән барып булмый бит әле, Газиз.Менә иртәгә Әнисә белән сөйләшәм, алып барам дисә,юк димә,яме.
Белмим инде,хатын.Алып кереп япсалар?Акчаң штраф түләргә дә җитмәс, Алла сакласын!
Куркып ятсаң, өйдә генә торасы инде ул, Газииз.Ну мин барыбер барып карыйм әле...
Әйткән сүз, аткан ук дип, сөйләшкәннәренә ике атна була дигәндә,Хәтирә шаккатып Мәскәү базарында йөри иде инде.Кара әле, Әнисә, нигә боларның берсе дә бездә юк соң?дия-дия, әйбер җыя башлады ул.Аркасына тәвә кошы төшкән мамык кофталар,яшелле кызыллы махер шарф, әбиләр кия торган янып торган бизәкле йомшак күлмәкләр..Барсы да кулдан тегелгән зур кара сумкасына кереп тулдылар.Ысланган колбаса, казылыклар, сгущенка, гулливер конфетлары, монпаси дигән калай савытка салынган, суыра торган карамельләр дә сумканың бер почмагында урын алдылар.
Шулай итеп,Хәтирә үзенең спекулянт хатын булып киткәнен сизмичә дә калды.Авылдашлары гына түгел, якын-тирә авыл халкы да кайткан бер товарын,ә,дигәнче алып бетереп бара иде хәзер.Яңадан яңа әйберләргә заказ да бирәләр иде әле.
Хәтирә авыр димәде, кеше нәрсә әйтер, дип тормады, көн-төн Мәскәү юлын таптады.Ярты авыл өстендә хәзер ул алып кайткан кремплин күлмәк, махер кофталар,
ак водолазкалар иде.
Шулай аллы артлы сумка асып йөрүнең файдасы да хәйрән булды.Сигез-тугыз ай дигәндә, Газизҗан өенең түбәсен ябып, идән түшәмлекләр әзерләп куйган иде инде.Алай гына түгел,киңәшләшеп ике сыерны саттылар да, базга яшерелгән банкадагы акчаларны кушып, тотылган булса да, жигули машинасы да алып куйдылар.Әз генә йөргән чия төсендәге җигули машинасы.
Менә шулай кисәк кенә баеп киткән гаиләгә карап көнләшүчеләр күп булды ул вакытта.Ләкин иң каты көнләшкәне Гадилә булгандыр.Энесе өчен сөенәсе урынга ,ул ут йотты.
Кара әле,бу Хәтине, дип,үзе белән үзе талашты ул.Каян шулай спикүләнт булып китте соң әле бу? Бер метр буе бар,ачуым килмәгәе, ничек күтәрә диген син аны?Барам әле, мин дә барам әле.Аннан ким шту ли мин?Ул күтәргәнне генә күтәрмәскә..
Хәтирәдән күреп,кайбер авыл кешеләре дә аңа тагылды.Кемдер күлмәк,оек,эчке киемнәр алып кайтса,кемдер тун,бүрек ташыды.
Боларны күреп, Хәтирә шыпырт кына коверлар алып кайта башлады.Алган бәясеннән әллә ничә тапкыр арттырып саткач,авыр булса да акчасы да шәп кала иде.Аннары,атна буена вак төяк сатып та ятасы юк.Алдан сораган кешеңә сатасың да,икенчесенә китәсең.
Әнә шул икенчесенә барганда Гадилә апасы да иярде Хәтирәгә.Бер юлын күрсәтсәң,бүтән ияреп йөрмәм, диде ул,төксе генә.Әле мужет акча да җитмәс,биреп торырсың.Сезнең кебек бай түгел мин.
Хәтирәнең ачу тота,көнләшә торган гадәте юк иде.Әнә шуңа да,кем тели шуны үзе белән ияртте .Мәскәү зур, барыбызга җитә,дия иде ул көлеп.
Башкала базарына килгәч,Гадиләгә дә кайдан нәрсә алырга, кайда очсызрак ,барсын ул күрсәтте.Нәрсә сатыла,нәрсәне алмыйлар,белгән киңәшләрен бирде.
Апа моны ал,моны ал,диде ул, Гадиләне ашыктырып.Болай шаккатып йөрсәң,поездга соңга калабыз ату.Беренчесендә мин дә нәкъ менә синең кебек авызны ачып йөргән идем.Әйдә,Гадилә апа, җитәр.Шушыларны саткач тагын килерсең.
Шулай дип,Гадилә култык астына ике төрелгән коверны җиңел генә кыстырып,метрога таба китте.Аның артыннан,ике сумкасын бәйләп җилкәсенә аскан Гадилә иярде.
Карап торсаң,кеше эше җиңел инде, агай.Алып кайтасың да,әллә ничә мәртәбә арттырып сатасың, диде ул, мыш-мыш килеп.Шушы авыр сумкаларны өстерәтер идем,әйткән кешеләрнең үзләренә.Хәтирә,Хәтирә диим.Еракмы әле?Җилкә башы оеды.
Хәтирә үзенең беренче тапкыр Әнисәгә ияреп килгәнен искә төшереп көлеп җибәрде.Ул да,нәкъ менә апасы кебек нәфселәнеп ике зур сумка товар алган иде бит.
Юк, апай, юк.Килеп җиттек инде, диде ул, коверларын селкеткәләп.Шулай инде ул алып сату.Минекеләр дә бик җиңел түгел.Чын төрек коверлары бит.Ә чын йоннан тукылган келәмнәр бигрәк тә саллы инде алар.
Әнә шулай, көне буе йөреп арган ике авыл хатыны,кич җиткәндә вагонга утырып, поезд кузгалганын көтәләр иде инде.
Җитештек,Аллага шөкер,диде Хәтирә сөенеп.Син Гадилә апа,монда гына утырып тор яме.Мин проводникка әзерәк акча төртеп килим әле.
Нинди акча ди инде? Билет алдык бит, дип пышылдады Гадилә.Болай түдә сүдә акча атып йөрсәң..
Шулай тиеш апай, тавышлама.Багаж өчен, дип бирәм.Аннары юкка барга бәйләнми алар.
..Менә вагоннан соңгы озата килүчеләр төштеләр,дөбер шатыр ишекләр ябылып, поезд әкрен генә кайтыр якка кузгалып китте.Һәм барган саен кызулана барып, билгеле бер тизлекне җыйды да шпалларны саный башлады.Тек-тек, тек-тек..
Я, Аллам, дип җиңел сулады Гадилә.Аллага шөкер,Хәтирә, исән сау булсак иртәгә төнге икеләргә өйгә дә кайтып җитәрбез инде.Газиз каршы аладыр бит?
Ала апай,ала.Ярый машинага тырыштык име.Бик рәхәт.Әйдә хәзер рәхәтләнеп ял итеп алыйк.
Шушы санаулы сәгатьләр сатучыларның иң рәхәт мизгелләредер инде.Кирәкле товарлар белән сумкалар тулган, поездга җитешеп,вагонга утырылган.Бары ял итеп өйләргә генә кайтып җитәсе.
Яшел поезд вагоннары чакрымнарны санап алга чаба.Бер караганда ниндидер шәһәр, поселок утлары белән вагон эче яктырып китә,бер караганда ниндидер бер серле караңгылыкка чума.Йөзләгән кеше,йөзләгән уй- хыяллар.
Гадилә белән Хәтирә дә,үз урыннарына ятып,тын калдылар.
Башкалар кебек үк алар да,үз уйларына чумганнар иде.
Гадилә:Бигрәк күп алдым бугай ла, сата алсам ярар иде,дип, авыл буйлап йөрсә,Хәтирә өч келәм аласы иде ,дип уйлады.Ләкин,соңрак,ярар бу икесен ияләренә тапшырасы бар әле,артык нәфселәнмә дип,күзләрен йомды.Тәәк,берсен Сәүбәнгә, берсен Резидә апага сатсаам..Яңадан барырмын..
Сәгать телләрен ашыктырып поезд алга чапты.Таң атты,яңадан кич җитте.Вагондагы күз күреп өлгергән кешеләрне,бөтенләй чит ятлар алыштырдылар.
Кайта торгач Гадилә белән Хәтирә дә үз авылларына якынлаштылар.
Гадилә апа,менә хәзер бер туктап алсак,аннары безнеке диде Хәтирә.Әзерләнә торыйк.
Ләкин поезд келтер келтер килеп туктауга,Хәтирәнең күзе алдагы вагонга утырырга маташкан ике погонлы кешене күреп коты алынды.
Апай,Гадилә апа,диде ул каушап, әйдә тизрәк төшеп калыйк,аннары аңлатырмын.Тиз-тиз.Үзе поезд кузгалганчы төрелгән ике коверны чирәмгә атты да,берни уйламыйча артыннан сикерде.Аның янына лык итеп, Гадилә дә килеп чүгәләде.
Нәрсә,Хәти,җен күрдең шту ли?диде ул, бернәрсә аңламыйча.Кайтып җитә идек бит инде,нәрсә дип сикердек?
Хәтирә ерагая барган поезд утларына карап,елмаеп куйды.
Аллага шөкер,теге фрицләрне вакытында күреп калдым,диде ул, җиңел сулап.Эләксәк була иде,Гадилә апааа.Бернәрсәсез кала идек.
Ии, Ходаем!Хәтирәәә,нинди фрицләр, дисең тагыын?

 

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова-Гайфутдинова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас