

Эштән курыкмады Хәтирә.Катыгын оетты,маен язды.Кайсын сөт җыючыларга тапшырып,кайсын район үзәгенә барып сатып кайтты.Өйдәге эшләрне дә йөгерә йөгерә эшләде.Зарланмады, талашмады.Авылда бетмәс төкәнмәс эш булса да, апасы һаман да шул бер гадәт белән тәгәрмәчкә таяк тыгудан туктамаса да, үзен бик бәхетле тойды ул.Чөнки балалары тырыш, акыллы.Ире аның өчен җан атып тора.Мәктәпкә укытучы булып кайткан сеңлеләре дә Рәис белән Гүзәлне ярата.Вакыты булган саен балаларга хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтә.
Әнә шулай эш-мәшәкатьләр белән тагын берничә ел узып китте.Балалар да бер бер артлы мәктәп бусагасын атлап керделәр.Башка ата-ана балалары белән өр яңа баштан, мәктәп программасына кереп китсәләр, ул яктан Газизләргә артык кайгырасы булмады,чөнки Венера абыйсының ике баласын үз өстенә алды.Инде мәктәпкә кергәнче укырга, язарга өйрәнгән балалар гел бишле билгеләренә генә укып киттеләр.
Уку ягыннан үзе артык мактана алмаган Газизҗан балалары белән бигрәк тә горурланды.Аларның бишлеләрен күреп башы күккә тия иде аның.
Ләкин, балалар баш ягыннан әниләренә ошаган дип сөенсә дә, нәкь менә хатыны өчен,аны укытмаган өчен йөрәге борчылды.Хәтирәсенең шул канатлы хыялын тормышка ашырмаган өчен үзәге өзгәләнде.
Җебегән,җебегән, дип сүкте ул үзен.Кәничне, шулай! Җебегән тек җебегән.Үзенә ышанган, көчле ир хатыныннан көнләшеп тора ди мени?
Хатыным да бу хәтле эшкә чуммас иде бит,контурда гына утырыр иде, әнә.
Уйланып йөри торгач,бер көнне түзмәде Газиз, Хәтирәсе белән сөйләшеп карарга булды.Укыйм дисә, билләһи укытам, укысын гына ,дип уйлады ул.
Һәм менә бер кичтә ,Хәтирәсенең җырлый җырлый бакчада сөт чиләкләрен юып,киртә башына элгәнен көтеп торды да,янына килеп басты.
Хәтирә, диде ул хатынын беренче тапкыр күргәндәй яратып карап.
Менә тагын җәйләр узып бара, хатын.Балаларның да укыр вакытлары якынлашааа...
-Бәй,каян белдең җәйләрнең узып барганын?дип көлеп җибәрде Хәтирә.Чынлап та һавада көз исе килә башлады..Балаларның да каникуллары бетеп бара .
- Әйе, хатын,вакыт уза.Кичә генә өйләнешкән кебек идек ,баксаң, күпме гомер узып киткән..
Ә син?Син матурым,узган гомергә үкенәсеңме мәллә? Әллә нинди серле күренәсең әле?Хәтирә матур , зәңгәр күзләрен тутырып иренә карады.Ниндидер әйтәсе сүзең бар шикелле, әллә миңа гына шулай тоеламы?
Бар,Хәтирә бар.Кил утыр әле, дип, бакчадагы эскәмияне сыпырды Газиз.Аннары хатынының утырганын да көтеп тормыйча:Даа,көзләр җитәә..Балаларның укыр көннәре якынлаша, дип кабатлады да, тынып калды.
Әйе,көзләр җитә,Газиз, дип иренә карады Хәтирә.Миңа шуны әйтергә бик теләгән идеңме соң?диде ул аптырап.Телибезме юкмы ,җәйләр узып бара шул.Ярый әле бездән сорамыйлар.Беребезгә яз кирәк булса,беребез көз дияр идек.Шулаймы?..Әәй,нәрсә уйга калдың соң әле,әтисе? Бер бер хәл булмагандыр бит?
Юк ла инде хатын,бер нәрсә булмады.Җәй дә бетә мин әйтәм.Тагын яңа уку еллары башлана менәтерә вәәйт.Газиз:Әйтергәме, юкмы дигәндәй,икеләнеп башын аска иде.
Хәтирәсе: баштарак укытасы иде ул, хәзер соң инде,дип сүгеп атмасмы?Ә менә көтмәгәндә, бөтенесен ташлап укырга китсә?Газиз дә,Хәтирә дә нидер уйланып бер мизгелгә тынып калдылар.Бакчада да беразга тынлык урнашып,аллы гөлле кашкарыйлар аларга төбәлделәр.Салкынча кичке җил, бауга юып эленгән керләр белән уйный башлады.
Күпме шулай утырганнардыр,арада туган ниндидер бер киеренкелекне бозып, Хәтирә торып басты.
Ярар,әтисе,керим әле мин, диде ул.Болай уйланып утырырга вакыт юк,Газизҗан.Катык оетырга куясым бар.Нәрсәдер әйтергә теләгән идең бугай инде,нигәдер авызыңнан чыкмады.Әйдә,син нишлисең?Керик..
Минме?дип,ныклы бер карарга килеп Хәтирәгә карады Газиз.Мин хатын:Синең дә укырга теләгең юкмы соң?дип сорый идем,диде ул,әйтәсе сүзен ниһаять әйткәненә сөенеп. Синең дә Казанга укырга керәсең килмиме?Укырга!
- Укырга?!
Берара Хәтирәнең күзләрендә баеп барган кояш нурлары уйнап алды.
-Әниләре нигәдер чит иткән,укытмаган,ә мин? Мин җүләр баш,нәрсә дип каршы килдем?Бер еллык курслар иде инде.Үкенү, ялгышлардан әллә нишләп куйды Газиз.
Хәтирә,диде ул,хатынының кулыннан тотып.Синең алда мин бик гаепле.Синең укыйсы,бухгалтер буласы килгәнеңне белә торып, башымны комга тыктым бит мин.Янәсе ишетмим,күрмим.Ничә елдан соң гына күзем ачылгандай булды.Әгәр укырга теләгең..
Әйее, дип иренең әйтәсе сүзен ярты юлда бүлдереп,янына килеп утырды Хәтирә.Әйе, минең иң зур хыялым иде ул, Газизҗан.Бала чактан хисапчы буласым килеп,ватык чут төймәләрен тарта идем шул мин.Ләкин менә Ходай тагәлә насыйп итмәгән..
Ләкин,хатын.Алай ук соң түгел.Яшь бит әле без.Әйдә,бу көздә Казанга барып карамыйсыңмы соң?..
Юк инде,юк,диде Хәтирә, моңсу гына.Соң индее.Аннары Җаным, укып чыксам да эш юк бит.Колхоз конторасын,белеп торасың икенче авылга күчерделәр.Анда да әле,әллә ничә кешене кыскартканнар, дип ишеттем.Хыялларым,Газиз яшьлекнең бер матур мизгеле генә булып калсыннар инде.Ә акчага килгәндә,аны мин контур эшчеләренә караганда да күбрәк эшлимдер әле.Күпме сөт,май,каймак сатам.Аннары өч сыерга өч бозау дигәндәй..Шулай итеп Хәтирә, үзенең бала-чак,яшьлек хыяллары белән саубуллашты.
Ә гомер тәгәрмәчләре салынган эздән алга тәгәрәделәр..Венера читтән торып югарырак уку йортына укырга керде,балалар да үсеп кул арасына керә башладылар.
Ләкин менә,балалар үскән саен,артык зур булмаган өй,алты кеше өчен кысанырак була башлады бит.
Әнә шуңа да яшьләр яңа йорт салырга карар кылдылар.
Дөрес әйтәсең хатын,дип Хәтирәсенең әйткәнен күтәреп алды Газизҗан.Әнигә,Венерага ,малай белән кызга да аерым бүлмә булса шәп булыр иде, диде ул.Әйдә,әллә тотыныйкмы соң?Өй салган кешегә ярдәм кулы сузармын,дигән бит, бер Аллах ташламас әле.Әнә шулай дип, узара килешеп алуга,җае чыгып капка төбенә нарат исе аңкып торган,хәйран зур гына бура да килеп кунаклый.
Беренче җәйдә ишек алдындагы череп барган келәтне сүтеп ата Газиз.Аннары фундамент әзерләп, шунда нарат бураны утыртып куялар.
Юан юан бүрәнәләрдән буралган бурага көнләшүчеләр дә табыла.Бигрәк тә һаман да шул апалары Гадилә агуын чәчә.
Шундый өйгә сыймый башладымы инде тәләкә Хәти?ди ул,төкерекләрен чәчеп.Энекәшне интектереп күрсәтә инде агай..Кәничне, бер җирдә эшләмичә ятсаң,маеңа чыдый алмассың.
Сиздермәсәләр дә,күршеләренең дә кытыклары килә иде.Ләкин иң аптырашта калдырганы болар түгел, ә Хәтирәнең әнисе Сәймә булгандыр.Бураны күрүгә аның йөзен кара болыт каплый.
Апасына мондый бәхет тәтемәдеее, ди ул, олы кызын күз алдына китереп.Монсына әнә Ходай бәхетне өеп бирде.Эшләсә дә ачуың килмәс иде.Өйдә бот күтәреп ята бит.
Әбисенең бу сүзләрен ишетеп, Газизҗан бөтенләй аптырап кала.
Әллә чынлап та хатын: Мин әнигә чит бала бугай,яратмый, дип дөрес әйтә инде, дип уйлады ул.Шулайдыр әле уул,югыйсә әни кеше үз кызыннан үзе көнләшеп йөрер иде мени? Димәк Хәтирә чынлап та нидер сизенә.Әнә бит, әни үз гомеремдә бер ике тапкыр гына "кызым'дип әйтте диде җаным.Аннары егылсаң, шул егылган җиреңдә елап бетереп кер дип әйтте ,дигән идеме әле?Тәәк, ничек килеп чыга соң әле бу.Газизҗан әкрен генә гомер йомгагын кире сүтте.Хәтирәне урлап кайткач ,әнисе алып китсә дип,ничек курыккан иде бит ул.Ә алар? Вакытында китүе хәерле,бик әйбәт иткәнсең дип, сөенделәр генә бит.Димәәк..Газиз, кинодагы кадрлар сыман,тормышының әле бер, әле икенче мизгелен күз алдына китерде.
Җаны тәне белән ир, балалар дип йөргән хатынын җәлләп күңеле тулды Газизнең.Димәк,чынлап та ,Хәтирә сабый чактан бер нинди наз, иркәләү күрмәгән,юату,мактау сүзләрен ишетмәгән.Ә мииин, ышанмыйча йөргән булдым бит әле.
Әбисенең Хәтирәдән олы балаларын мактап мактап сөйләгәненә ачуы чыкты аның.Ә Хәтирәгә нәрсә булган,ди?Ул мактауга лаек түгелме? Молодец,кызым!дисә ни була инде?
Хәзер үзенең Хәтирәсен кочагына аласы, иреннәреннән үбеп иркәлисе,юатасы килде.
Юук,хатынымны кимсетергә берәүгә дә ирек куймам,диде ул кулын йодрыклап.Үзем исән чакта.. Хәтирәмнән бәхетле кеше булмас Аллах бирса.Гаиләм бәхетле булсын өчен,көчемнән килгәгенең барсын эшләрмен.
Бу вакытта,әллә берәр нәрсә сизендеме Газизҗан, әллә уйламыйча әйттеме.Үзе дә сизмичә,берничә тапкыр "үзем исән чакта"ны кабатлады..
Дәвамы бар.
Альфира Кадыроа-Гайфутдинова.