

Кемгә,кемгә гашыйк булдың? Көнләштерәсең бит, матурым, дип, хатынын җитәкләп алды Гәзиз.Болай булса, хәзер менә көзләрдән дә көнләшә башлармын әле.
Ә мин, мин көнләшмим Газиз, диде Хәтирә җитди генә.Чөнки мин сине яратам.Ә яраткан кешеңә ничек ышанмаска була?
Мин дә сине яратам, Хәтирә.Ну көнләшәм, дип көлеп җибәрде Газиз.Бәлки каты яраткангадыр, ничек уйлыйсың?
Ии, җүләр баш! Нәрсәдән, кемнән көнләшәсең инде?Өйдән чыкканым да юк бит, Җаным.Шул биттән үпкән яңгыр тамчыларыннан, чәчләрне чуалтып уйнаган җил егетләреннән көнләшсәң генә инде...
Әәә, алар да бар бит әле!Җил егетләре дисеңме?Газиз яратып хатынына карады.Эх, матурым, диде ул,нинди бәхетле мин.Әле ярый теге төндә әби белән бабай кире алып кайтып китмәделәр.Нишләгән булыр идем мин синсез.Тәки өйләнә алмыйча йөргән булыр идем.
Мин дә сине бик яратам, Газиз, яратам, дип, ниндидер бер сораулы караш белән иренә карады Хәтирә.Аннары:
Әйтергәме, юкмы ?дигәндәй, уйланып бераз сүзсез барды да туктап калды.
Кара әле, Газиз, диде ул, кеше ишетмәсен дигәндәй, тавышын акрынайтып.Газиз, ни..кара әле.
Менә миңа име, әти белән әни мине бөтенләй яратмыйлар кебек тоела.Ул төндә дә, миннән сорап та тормадылар бит алар.Каласың, бетте китте.Ничек шулай салкын канлы булып була ди инде.Бәлки мин сине бөтенләй күрә алмаганмындыр.Ә алаар?Аннары абый, апаларны бер сүзсез укыттылар әнә.Ә мине..Шундый сорадым бит әнидән.Бер айга тырышсак, аннары стипендия бирәләр, әни ,шул җитә , укыйм инде, укыйм, дип.Ә ул:-Юк ,укыйсың килсә, әнә башта эшләп акча җый,соңыннан укырсың диде.
Юк инде, Хәтирә, дип ире Хәтирәнең биленнән кочаклады.Нишләп яратмасыннар ди, әлбәттә сине яраталар.Мунча эшлибез быел, диделәр бит.Акчалары да җитмәгәндер,аларга үпкәләмә матурым.Ә мин менә име, ярый әле укытмаганнар дип сөенәм.Син укырга кергән булсаң, авылга да кайтмый идең бит.Ул Костромаңда берәр егеткә дә гашыйк булып куйган булсаң, бетте баш..Нишләргә белмичә елап йөргән булыр идем хәзер.
Эш анда гына түгел, дип, иңенә кунган бер сары өрәңге яфрагын кулына алды Хәтирә.Эш, Җаным, уку, укымауда гына түгел.Беләсеңме, әти -әни миңа үз гомеремә бер ике тапкыр кызым, дип әйттеләр микән?Юк микән? Юктыр мөгаен, әйтмәгәннәрдер.Аннары бер юатып кочакларына да алмадылар.Ялгыш сөртенеп егылсам:-Өйгә кайтып елап йөрисе юк,кая егылсаң шунда елап бетер, берәрсе сукты дисәм: морҗага марҗа дип әйтмиләр, үзең гаепледер генә диләр иде.
Хәтирә әкрен генә моңа хәтле берәүгә дә, хәттә иренә дә сөйләмичә йөргән шик шөһбәләрен сөйләде дә сөйләде.Төпсез күлдәй зәңгәр күзләреннән тамган күз яшьләре сиздермичә генә алсу яңаклары буйлап тәгәрәделәр.
Әнә шуңа бала чакта еламадым да инде мин, Газиз дип, башын иренең көчле иңнәренә куеп үксеп үксеп елап җибәрде ул.Чөнки барыбер, мине җәлләп юатучы, иркәләүче кеше юк иде.Хәтирә күз яшьләренә чыланган учлары белән күзләрен сөртте.Газиз, менә әйт әле син миңа, диде ул өзгәләнеп.Я, әйт әле.Үз балаңа, яратып кызым, дип әйтү шулай бик авырмы?Ялт итеп әшләп куйган эшен күреп:Булдыргансың балам, дисәләр телләре каламы?Нигә,нигә яратмыйлар соң алар минеГазиз? Нигә мин аларга бер чит бала кебек соң,беләсеңме җаным?Нигә?
Әллә инде,әллә инде чынлап та мин аларга читтер?
Боларның берсен дә белмәгән Газизҗан аптырап,каушап калды.Хатынын, бердәнберен ничек юатырга белмичә,аның кечкенә кулларын үзенең кайнар иренәренә тидерде.
Чү, җимешем, диде ул хатынын кочагына алып.Тынычлан, матурым! Миңа да бит әни, улым, дип сирәк әйтә.Ә кызларына әнә минут саен "кызым"гына дип тора.Аңа карап, мин чит бала булмыймдыр бит инде, Хәтирә.Син дә әбиләрнең үз кызлары.Әллә ниләр уйлап чыгарма яме, бәгрем..Башкача булуы мөмкин дә түгел.Хатынын кочаклаган килеш,әкрен генә кайтыр якка борылды Газиз.Хәтирәнең яралы җанын юатырга теләгәндәй,төнге күктән ай нурлары сузылдылар.Нидер әйтеп, аяк астында коелган яфраклар шыбырдашты.
Бөтен әниләр дә йомшак түгел инде ул, Хәтирә,диде Газиз,әле бер, әле икенче коелган яфракны куллары белән тотарга теләп.Дөрес, әби , бераз кырыс табигатьле,ләкин ул сине дә, мине дә ярата.Шулай булмаса, миңа кияүгә чыгарга ризалык бирмәгән булыр иде, дип уйлыйм.Әгәр,әнә гел салгалап йөргән Зиннур урлаган булса,сине аларда калдырган булыр идеме? Юк, матурым,калдырмас иде.Шулай булгач, бу уйларыңны башыңнан чыгарып ат.
Син чынлап та шулай уйлыйсыңмы, Газиз?Миңа шулай тоела гына микән?
Хәтирә тынычлана төшеп иренә елышты.Бәлки син хаклыдыр кадерлем.Бәлки болар барсы минем тузга язмаган уйларым гынадыр, диде ул ярымпышылдап.Ләкин ни генә булмасын, болар хәзер берсе дә мөһим түгел, чөнки хәзер минем син бар.Минем яклаучым, яратып, иркәләүче ирем бар.Мондый бәхет бөтен кызларга эләкми дә торгандыр әле ул.
Хәтирә әкрен генә атлап барган җиреннән, кисәк кенә Газиз каршына чыгып басты.
Рәхмәт сиңа, диде ул, иренең иреннәренә үрелеп.Рәхмәт кадерлем, мин сине бик яратам.Синең белән мин бик бәхетле.Хәтирә оялып кына, Газизенең иреннәреннән үбеп алды.Шуны гына көткәндәй капка кыегында күгәрченнәр гөрләшеп куйды.Көзге төнгә серлелек өстәп, кемнеңдер бакча артында мунча сыерчыгы сайрады.
Мин дә яратам сине, Хәтирә, дип, хатынын иркәләде Газиз.Менә тиздән өчәүләп кич йөрергә чыгарбыз Аллах бирса.Аннары дүртәүләп, аннары бишәүләп.
Фәрештәләрнең "амин"дигән сәгатьләренә туры килдеме, әле генә өчәүләп кич йөргән, Газиз белән Хәтирә, ике ел да узмый дүртәүләп йөри башладылар.Хәтирә тупырдап торган малай янына, үзе кебек зәңгәр күзле бик матур кыз да алып кайтты.
Малайларына Рәис дип кушсалар, кызларына исеменә җисемен туры китереп Гүзәл, дип куштылар.Шулай итеп, Хәтирә япь яшь килеш гаилә мәшәкәтләренә чумды.Ничек итсәм итәм, барыбер укырга керәм, дип йөргән ак хыяллары хәзер арткы планга күчте аның.Бала чакта ата-ана назы күрмәгән Хәтирә үзенең бар вакытын балаларына багышлады.Назлады,иркәләде, яратты.Ләкин ул нарасыйларын ничек кенә яратмасын, яшьтән дөрес тәрбия бирергә тырышты.Берәрсе башка балаларның уенчыкларын алып кайтса:
-Кешенекен алырга ярамый, балам, дип,аны бергә кире илтеп куйдылар.Юкка барга иркәләнеп еламаска, үзләреннән кечеләргә күз колак булырга өйрәттеләр.Әле кеп кечкенә булсалар да олылар белән исәнләшергә дә өйрәтте Хәтирә.
Капка төбендә уйнап йөргән җирдән, күрше тирә апа-абыйларына, матур итеп "исәмесез"дип исәнләшкән балаларга сокланмый калган кеше булмагандыр.Алай гына түгел, башка балалар белән уйнап, тегеләре өйгә йөгергәндә, Рәис белән Гүзәлнең, ауналып яткан уенчыкларны бер җиргә җыеп куюлары,күршеләрне бөтенләй шаккаттыра иде.
Әнә шулай эш эшләргә, тәртипле булырга өйрәнеп үсте Хәтирә балалары.Юкка барга елап әниләрен интектермәделәр.Алган уенчыкларга риза булып уйнадылар.Бер берсенә күз колак булдылар.Авылда бу балаларга сокланмаган, яратмаган кеше булмагандыр дисәң, Газизнең апасы Гадилә яратмады аларны.Белмим, әллә яратмады, әллә Хәтирәдән көнләшүе, балаларга да күчтеме шунда, ни дисәң дә балалар дип эреп китмәде.Ике сабыйны җитәкләп урамга чыккан әнисенә дә һаман эләгә иде әле.
Шулай шул, усал киленнәр биетә, әни.Балаларын әнә өф-өф итеп кенә торасың.Минем икесенең үскәнен белүче дә булмады, дип Миңлефрүзнең йөрәгенә тиеп китәргә дә тартынып тормады Гадилә.
Алай гына да түгел, вакытлыча Хәтирә урынында эшләп торган булса ,Хәтирә үз эшенә чыгарга теләгәч, урынын бирмәде.
-Ике балаңны үстерәсең бар, әнә сыер саварга кер, диде ул, борчылган кыяфәт белән.Көн төн ашханәдә ятканчы, иртә кич берничә сәг.тә эшеңне бетереп кайтырсың.Калган вакытта өйдә буласың бит.
Дуслары :Хәтирә,андый ук җебегән булма әле син, үз эшеңне дәгьвала, дисәләр дә, тартышып тормады ул.Аннары ире дә, ярар инде хатын, эшләгән эшләгән, йөрсен инде, дип апасы ягына ауды.Минеке җитә бит әле, балаларны кара, диде ул, исе дә китмичә.Бер эш килеп чыкмый калмас..Ләкин авыл җирендә эш дигәннәре бик юк шул.Хәтирә дә аптырап йөри торгач,иренә көчләп диярлек өч сыер алдырды.
Авырлы килеш бернинди сыер саумыйсың.Бик теләсәң әнә, бала тугач өч сыер алып бирермен дип, көлеп әйткән сүзләре чынга ашты Газизҗанның.Хәтирәсе хәзер әнә йөгерә -йөгерә өч сыер сава.
Дәвамы бар.
Альфира Кадырова-Гайфутдинова