Литература
29 Августа 2022, 07:00

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

4 бүлек Кайттым,Хәтирә,дип,Газизҗан юынгычта бит кулларын юа башлады.Синең хәлләр ничек? диде ул тыныч кына.Бар да тәртипме?Тәртип әлбәттә!дип елмайган булды хатыны.Ә нәрсә булырга тиеш?Юк инде, бер нәрсә дә булырга тиеш түгел.Рәхмәт,әйбәт кенә булсын. Ашап алабызмы?

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТАЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ
АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

Кайттым,Хәтирә,дип,Газизҗан юынгычта бит кулларын юа башлады.Синең хәлләр ничек? диде ул тыныч кына.Бар да тәртипме?
Тәртип әлбәттә!дип елмайган булды хатыны.Ә нәрсә булырга тиеш?
Юк инде, бер нәрсә дә булырга тиеш түгел.Рәхмәт,әйбәт кенә булсын. Ашап алабызмы?
Әлбәттә ,әти кешене ач калдырып булмас, дип көлде Хәтирә.Әни генә керсен инде, сыер саварга чыгып киткән иде.Озаграк торды шикелле.
Ә син,хатын?Нәрсә?Берни дә ишетмәдең мени?Апа килгән иде бит, дип,ышанмыйчарак Хәтирәгә карады Газизҗан.Тавышы тавышмы,бөтен урамны яңгыраткандыр, билләһи.Бигрәк кызу кеше инде үзе. Кемгә ошаган диген ,ай-яй!
Гадиләнең сүзләрен ишетсә дә,ирен борчыйсы килмәде Хәтирәнең.
Аш бүлмәсендә идем бит, ишетмәдем шул,дигән булды ул.Нигә өйгә кереп тормады,китте мени?
Кереп тормагандыр инде, күренми.Йөри шунда кычытмаган җирен..Ләкин әйтәсе сүзен әйтеп бетермәде,ишектән буш сөт чиләген күтәреп Миңлефрүз килеп керде.
Кашканың тибә торган гадәте беткән дисәәм,бүген сөтне тибеп әйләндерде диде ул,киленнең сораулы карашын күреп.Мә,чайкап сәкегә куй шунда.Ярар,иртәгә ихтибарлырак булырмын.
Иртәгә үзем савып карармын әле, әни, дип читенсенеп кенә буш чиләкне алды Хәтирә.Бер сыер инде уул..
Юк, дип әйткәнне аңламадыңмы, хатын?дип җәһәт кенә өстәл янына утырды Газизҗан.Бик савасың килсә, берне түгел өчне алып бирермен, саварсың әнә.Ну түлке башта малайны алып кайт.Ә хәзер әйдә,чиләгеңне куй, әйләндермә.Карын ачты.Ашарга бардыр бит?
Хәтирә аңына килгәндәй чиләкне тиз генә юып,юынгыч янында торган агач сәкегә куйды да ашарга бүлә башлады.Өйгә тәмле аш,яңа пешеп чыккан бөтнекле чәй исе таралды.Яңа аертылган куе авыл каймагы белән кетердәп торган күмәч, карлыган вареньесы да өстәлдә үз урынын алдылар.
Ашап,эчеп алгач :Тәмле пешергәнсең,килен, рәхмәт дип, иң беренче Миңлефрүз урындыкны тартты.
Мин күршегә кереп чыгам әле, диде ул үз алдына карап.Бераз биләм дә утырып чыгам.Авыл яңалыкларын да белермен әзрәк.Гел өйдә лапас арасы ату.
Миңлефрүз киенеп чыгып китүгә, Хәтирә тиз тиз табак савытларны юып, түр якта телевизор карап утырган ире янына ашыкты
Кара әле,Газизҗан, диде ул,җайлап кына диванга утырып.Бөтен сүз башы шул сыерга килеп төртелә.Ишетмәдем дип алдасам да, Гадилә апаның мине сүккәнен ишетеп калдым бит мин.Бер сыер савуының миңа берние юк җаным.Әйдә, иртәгә үзем чыгам саварга.Апаң колхозның 30 сыерын бәби алып кайтканчы сауган бит әле.Миңа нәрсә булсын ди.Газизҗан..
Сиңа хәтле ачуны чыгарма әле,зинһар хатын.Юк, дидем бит, юк.Ничә кабатларга була.Газиз ачу белән телевизорның тавышын көчәйтеп куйды.Өчәүләшеп тарткалашасыз икән,иртәгә үк сыерны сатам.Ишеттеңме? Сиңа әйтәм, ишеттеңме дим?
Ишеттем инде, ишеттем дип авызын турсайтты Хәтирә.Ярар алайса, ярар.Малай тугач өч сыер алып бирерсең.
Килештек дип, хатынын кочаклады Газиз.Мин бит, хатын, синең турыда кайгыртам, җүләрем минем, диде ул хатынын назлап.Көттермичә генә менә малай туса Алла бирса, аннары кыз, аннары тагын бер малай..
Куркытма әле,Газиз,башта берсе тусын әле.Калганнарын соңрак алып кайтырбыз..
Ә нигә соңрак? Бер бер артлы үсәләр инде алар, матурым!
Ансы шулай да,Газиз.
Хәтирә уку турында сорарга күптән җай әзләп йөри иде,бүген ничек әйтеп ташлаганын сизми дә калды.
Мин бәбәй туып бераз үскәч,укырга керермен дигән идем,диде ул әкрен генә.Син урлап кайткач та әйткән идем инде.Матурым,Казан монда гына бит.Өч сәгәтьлек юл инде ул.Хисапчыга укырмын әле яме?Читтән торып уку бүлеге дә бар икән.Мин белештем инде.
Минутында ук,юк,дияргә кыймады Газиз.Ярар,карарбыз,дигән булса да
үзе бу турыда күптән хәл итеп куйган иде инде ул.
Хәәзер менә.Хатыныңны айлар буена бер белмәгән Казанга чыгарып җибәр ди.Столовойда эшлисең килмәсә,әнә өйдә утырырсың,эш бетмәгән,дип уйларын яңартты Газиз.Малай туып бераз күзгә күренүгә барыбер тагын берне алып кайтабыз Аллах теләсә.Аннары уку турында уйларга да вакыт булмас җаным.
Кешенең уйларын укып булмый шул, хәттә ул синең иң якын кешең булса да.Хәтирә дә иренең"карарбыз"дигән сүзләрен үзенчә кабул итте.
Юк, дип кырт кисмәде бит, димәк иртәме соңмы бухгалтер булачакмын дип уйлады ул.
Шулай дип,үзен колхоз контарасындагы кызлар арасында күреп елмаеп куйды Хәтирә.Язу сызу эшен мәктәп елларыннан ук яратты шул ул.Математикадан бөтен класс өчле алган чакларда,аныкы дүртле булса да елыйсы килеп иреннәре мимыл мимыл килә башлый иде бит.Эх,менә,Газизе бер ел соңрак урлаган булсаа.Юк шул, көтмәде.
Газиз үзе гел яратам, дип кенә тора.Яраткач минем шушы бер теләгемә каршы килмәс,җае чыгар әле дип, өметләренә сүнәргә ирек куймады Хәтирә.
Таң ата да,кич була дигәндәй,инде менә җир өстен май кояшы да иркәли башлады.Хәтирәнең дә авыры хәйран беленә әнә.Тиздән иренең Казанда укытучылыкка укый торган сеңлесе дә каникулга кайтып җитәр.Венера ничектер апа абыйларына бик ошамаган дип әйтемме соң? Ансы матурлыкка матур, әллә шул төс кыяфәте белән алдырамы,бик горур түлке.Аннары юкка барга кысылмый.Эшне әнисе эшлиме, туган апасымы, аңа барыбер.Бары тик аңа кушмасыннар.
Гадилә апасы кебек, ачудан шартлар дәрәҗәгә җитеп, әнисен дә котыртып ятмый.Шимбә кайта,ял китә дигәндәй.
Венера кайтып киткән вакытларда, Хәтирә дә бераз хисләр дулкынына ташланып ала.Ул да менә шулай студент булып йөрисе кыз иде бит югыйсә.Ләкин нишлисең,бернишләп булмый инде.Әнисе дә шунда,укып мулла,чукып карга дип, кул гына селтәде.
Ә бит,бер апасы балалар бакчасында эшли,икенчесе әнә кибеттә.Абыйсы механик.Аларны укытты әнисе,нигәдер Хәтирәнең укуына гына каршы төште.
Әни генә түгел,әти дә нигәдер чит итә кебек,нигә микән? дип өзгәләнгән вакытлары күп булды аның.Әтигәме, әнигәме үги кыз дисәм инде? Әллә интернаттан мазар алдылармы?
Уйланмыйча да булдыра алмады шул Хәтирә.Әнә бит инде бәбәйләргә дә ерак калмый,ә ни әтисе,ни әнисе юньләп бер хәлен дә сорамыйлар.Тиеш булганга гына, Газизләргә төшәләр дә,кермәс борын кайту ягын кайгырта башлыйлар.
Ярый әле ирем ярата,әбиләр әйтмешли:Яныңдагы борчаң тешләмәсәә,калганы чүп кенә.Башта бу сүзләрдән көлә идем,менә хикмәт нәрсәдә икән бит ,дип елмайды ул.
Инде хәзер Газизҗан гына түгел,ул үзе дә өзелеп ярата ирен.Эштән кайтканын сагынып көтеп ала,колхоздан командировкага мазар җибәрсәләр дә үзенә урын таба алмыйча кагылып сугылып йөри.
Ләкин менә ире күбрәк яраткан саен,апасы Гадилә катырак күрә алмый башлады Хәтирәне.Төп йортка килгән саен әнисен котыртудан туктамады ул.Ии,әни,кара әле син бу чүпрәкне дип,энесенең тетмәсен тетте.Бәхете булды бит,ә,тәләкәнең.Балда майда йөзә, бер эш эшләми.Сине дә почмакка бастырдылар бугай инде,бер сүз әйтергә котың чыгып тора.
Алай димә,Гадилә.Яшь бит,баласы тугач җитешер әле, дип,әнисе арага керергә маташса да, кызы үз сүзеннән кире кайтырга уйламады да.Әйтерсең,аның иренең булдыксыз,бер ялкау булуына,эшнең төп башы үзенә эләккәненә Хәтирә гаепле иде.Әле, сеңлесе Венераны да котыртып котыртып караган иде дә,тегесенең генә бик исе китеп тормады.
Яраар,апа!Нәрсә булган ди Хәтигә?Ярый әле синең кебек явыз түгел, дип,апасына зарланырга бик ирек куеп тормады Венера.Ашарга пешерә, өйне җыештыра,тагын нишләсен ди инде?
Әнә шулай берәүләр сөеп сөелеп, икенче берәүләр көнләшеп, зарланып яши торгач,җиләкле, күбәләкле җәйләр дә узып китте.Алда алтын көзләр яулык болгый.Сары чук яфраклар арасында кызыл миләш тәлгәшләре ут сыман җемелдиләр.Бакча,су буйларында тәмле учак,ашлык исләре борыннарны кытыклый.
Җиләк җимешкә,ашлыкка мул шушы матур да,сагышлы да көзләрне Хәтирә бала-чактан яратмаса да,быел аның күзе ачылгандай булды.Зәңгәр күктә саубуллашып очкан киек казлар,күбәләктәй бөтерелгән кызыллы сары яфраклар,шул яфраклар белән уйнап йөргән җил егетләре.Барсы да бик матур икән, матур.Хәттә эч пошыргыч пыскак яңгырга хәтле җанга рәхәтлек бирә икән бит,югыйсә.Бары күрә белергә генә кирәк.Күрә белергә..
Караңгы төшүгә,рәхәтләнеп кич йөрергә дә чыкты алар.Яңа өйләнгән яшь парлар сыман,айлы күккә, йолдызларга карап, төнге урамда йөрделәр.Сөйләштеләр, серләштеләр.Менә бүген дә:Газиз, дип иренә сарылды Хәтирә.Мин сиңа гына түгел,хәзер көзләргә дә гашыйк булдым.

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова-Гайфутдинова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас