Литература
26 Августа 2022, 11:00

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

3 бүлек Әни, диде ул, үзен тыныч тотарга тырышып.Мин кайчаннан бирле карап йөрим.Яратмыйсың бит син хатынны.Бер тамчы да үз итмисең.Гел киресен әйтеп, кагып торасың.Хәтирә генә бер сүз әйтми, артык юаш шул ул.Әнә бит, эшли дә эшли.Булмаганны, улыым,дигән булды Миңлефрүз.Каян чыгып әйтәсең, Газизҗан?Әллә үзе зарланамы?

АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТАЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ
АЙ НУРЛАРЫ ШАҺИТ

Әни, диде ул, үзен тыныч тотарга тырышып.Мин кайчаннан бирле карап йөрим.Яратмыйсың бит син хатынны.Бер тамчы да үз итмисең.Гел киресен әйтеп, кагып торасың.Хәтирә генә бер сүз әйтми, артык юаш шул ул.Әнә бит, эшли дә эшли.
Булмаганны, улыым,дигән булды Миңлефрүз.Каян чыгып әйтәсең, Газизҗан?Әллә үзе зарланамы?
Юк, әни, юк, зарланмый.Хатын алай зарланып йөри торган кеше түгел ул.Мин үзем күреп торам.Чукрак, я булмаса сукыр түгел бит мин.
Миңлефрүз акланып нидер әйтергә теләгән иде, ләкин Газизҗан аны бүлдереп, үзенекен әйтте.
Мин сине бик яратам, әни, диде ул, көчле, нык тавышы белән.Ләкин бит Хәтирә дә минем бердәнбер хатыным, аны да яратам мин, әни.Сез телисезме, юкмы, ну менә, яратам.Минем дөреслек яклы икәнне дә яхшы беләсең, дип , ишекне япты.
Беләм, беләм.Шулай булмаса, Гали малае миннән озак эшли, яңа Камаз аңа тиеш, дип үзеңә биргән машинадан баш тартмас идең син.Ят хәзер ,әнә иске машинаң астында..
Ләкин, ни генә булмасын,шушы сөйләшүдән соң, Миңлефрүз, бераз килен ягына ауган булды.Белеп булмый, чыгып китүе бар, дип уйлады ул.
Хәтирәнең эшләгән эшләрен дә күрде, пешергән ашларын да мактап ашады.Бер карасаң, килен яшь булса да, ул кадәрле булдыксыз түгел икән бит, дип уйлады Миңлефрүз.Ашлары да бик тәмле әнә.Аннары керләрне дә агын ак, карасын карага аерып элгән.Сөт сөзгән марлялалар да, гомер булмаганны сөттәй ак.Болар өстенә, теле теше дә юк бит әле.Нәрсә әйтсәң, риза булып йөри, каршы сүз әйтми..Менә кызы Гадилә булсамыы? Әйтерсең бер сүз, әйтеп кара.Әни дип тә тормас, ипи шүрлегенә менеп төшәр, Аллах сакласын, әстагафирулла..
Ә бит, чынлап та, авылда Гадиләнең, усал даны чыккан иде. Колхозда охранада торган иренең дә, якасыннан гына өстерәп йөри әнә.Үзенең дә иреннән юньле сүз ишеткәне юк та инде.Тегесе' апара таягы " гына ди.Шуңа да карамастан ,кая карама Гадилә йөри гайбәт сатып.Күрше тирә, авылдашлары да читләтепрәк узарга тырышалар үзен.Чөнки ялгыш бер сүз ычкындырсаң, бетте баш.Җиде буыныңны санап бирергә мөмкин.Үзе дә авырлы килеш кияүгә чыкты.Ну менә әйтеп кара син аңа.Бер кеше белми, дип йөргән серләреңне җилгә чыгып сибәсен көт тә тор.
Үзләре ырлы мырлы яшәгәч,иренең һәр башлаган эшен ярты юлда калдырганына ачуы чыгып, Газизнең тормышына , киленнәре Хәтирәгә көнләшеп карады Гадилә.Бәхете булды, бу Хәтинең.Ирнең асылын әләктерде дип, көч хәл ачуын йотты ул.Ләкин турыдан туры бәрелергә кыймады.Чөнки бөтен эшенә энесе булыша бит.Утын, печән алып кайтасымы, бәрәңге аласымы.Барсына Газизнең көчле куллары кирәк.Шулай да, әнисен котыртырга, икәүләшеп киленнән зарланырга да җитеште алар.
Килгән саен, иң беренче эш итеп,үз иреннән зарланды Гадилә.Минем үшән белән торгызасы иде бу Саймә аңгырасын, дип Хәтирәнең тетмәсен тетте.Кеше рәвеше дә юк бит, кай җирләрен ярата моның Әзи? Чурт белсен, ничек ярыйдыр, белмим.Ә инде,Миңлефрүз ялгыш кына Хәтирәне мактап алсааа, буран чыгасын көт тә тор.Гадиләнең авызын тиз генә ябам, димә.Үзе дә япмый, кешегә дә ирек бирми.
Әнә бүген дә,әнисе:
Гадилә, кара әле, сөт марляларын, ничек шулай агарта микән, бу Хәти?дигәнгә, җеннәре кабарды Гадиләнең.
Ууф, үләм, үләәм, диде ул ,мыскыллы көлеп.Кемне мактап торасың, әни җаныым? Әнә теге югары оч Сабираны алган булса,ә-ә? Менә аны мактар идең.Үзе матур, үзе бай.Бу бетле күркәнең нәрсәсе бар иде соң?Ачу чыгарып, мактап торган буласың тагын.Әйтер идем инде.Менә , мин әйтте диярсең әле.Юаштан юан чыга дип, муеныңа менеп утырыр.Хәер, утырасы калмаган инде, утырган.
Миңлефрүз кызының холкын яхшы белгәнгә күрә, артык карышып тормады.Шулай шул, бер эреп аккан нәрсә инде дип, кызына кушылды.
Ләкин , киленен күрә алмаган көннәре булса да,өйдә Хәтирәне битәрләргә улыннан шикләнде.Елмайган, мактаган булды.
Әнисендәге үзгәрешләрне күреп, Газизнең күңеленә җылы йөгерде.Ни дисәң дә, әни әни инде.Аңа да каты бәрелеп булмый.Ярар, менә шулай аңлашып яшәүләргә ни җитә...
Әйе, матур яшәсәң дә уза гомер.Талашып-сугышып торсаң да.Инде менә салкын кышлар да узып бара. Көннәр дә әкрен генә язга авышты.
Кояш җылысын тоеп, тамчылар тамды, көннәр озыная башлады.Тиздән менә күчмә кошлар да кайтыр..
Шундый айлы, йолдызлы кичтә капка төбенә чыккан Хәтирә, серле генә иренә карады.Аннары әйтергәме юкмы дигәндәй, бераз уйланып торды да:
Газиз, безнең тиздән бәби туачак , дип,кып-кызыл булып иренә карады.
Балабыыз! Чынлапмы, Хәтирә? Чынлапмы? Газизнең сөенечтән башы күккә тиде.
Үзеңне дә, баланы да сакла матурым, дип, хатынын үпте ул.Авыр эшләрне үзем эшлим, сыерны бер ярты ел әни савар.Тибә торган гадәте бар, Алла сакласын.
Юк, юк, диде Хәтирә.Сыерны үзем савам.Зинһар тавыш чыга күрмәсен.Бер сыер инде ул.
Юк..Каршы килмә.
Шул көннән башлап, Газиз әз генә вакыты булдымы,хатыны янында бөтерелде.Чишмәдән суны да үзе алып кайтты, хатыны кер юса, ләгән белән керне күтәреп чыгып бауга әлде.
Бу хәбәр тиз арада Гадиләгә дә барып иреште.Нәрсәә? диде ул, шартларга җитешеп.Нәрсәә?Ләгән белән кер әлеп йөри, диләрме?Вәәт, син аны хатыншаны, әә? Вәт чүпрәкбааш!Газиз башым белән, ләгән күтәреп йөримме соң миин? Мә, кукиш.Шул Хәтинең шырпы хәтле буена исең китте тәманы.
Аранда йөргән сыерларын абзарга япты да, савып та тормыйча, Газизләргә йөгерде Гадилә.Каты итеп басудан, пычтырдаган пычрак башына хәтле чәчрәде, аяк тавышлары әллә каян ишетелде.Ләкин боларның берсен дә күрмәде дә, ишетмәде дә ул.Ачудан, көнләшүдән күзе башы тонган иде аның.
Җитмәсә, капкадан керүгә, әнисенең нәкь менә сыер савып кереше иде.
Нәрсә әни!диде ул, капканы дөбердәтеп ябып.Муеныңа менеп утырдымы хан кызы? Сыерны да үзең савасың, значит.Утыз сыерны бәбәйләгәнче саудым әле.Тудылар да әнә, үстеләр дә.Әйттем мин сиңа, әйттеем.
Ләкин, әнисе бер сүз әйтергә җитешмәде, капкадан Газизҗан башын тыкты.
Тавышың апа, диде ул.Левитаннан ким түгел.Нәрсә кычкырасың тагын? Ни охшамый?
Әә, минем тавыш каты мени? Шулайдыр, зато син чүпрәкнең тавышы чыкмый.Хәти басты бугай?
Я, нишләгән инде минем хатын?
Нишләгәән?Тьфү, сорап тора бит әле.Бер нишләмәгән.Нишләсен ди, көне буе диван каезлап.Бер сыер саварга да ярамагач, пычагыма ди мени ул килен?
Әә, дип, әнисенең кулындагы сөтле чиләккә карады Газизҗан.Нинди тавыш микән? дигән идем.Менә нидә икән хикмәт.
Газиз бер сүз әйтмичә, әнисе кулындагы чиләкне алып, сөтен улакка бушатты да, кире әнисенә тоттырды.
Җизнинең сиңа утыз сыер саудырганына мин гаеле түгел диде ул, ашыгып сөтне түккәненә үкенеп.Тик шулай да сер бирмәде.Савасыгыз килмәсә, сатарбыз.Ну малайны алып кайтканчы, хатын сыер янына чыкмаячак.Аңлашылдымы? дип өйгә кереп китте.Бер литр сөт табармын, кайгырмагыз, дигән сүзләре ишек ярыгына кысылып калдылар.
Ии, кызыым, дип пышылдады Миңлефрүз.Никләр тавыш чыгарып йөрисең соң, я? Моңа хәтле, гомер буе эшләгән эшләр бит, Ходаем! Хатыны өчен, җанын бирергә әзер тора энең.Зинһар, кысылма.Торсыннар гына.
Торсыннар, торсыннар. Муеныңа үзең атландырдың шул, әни.Күрерсең әле, Хәтинең ялчысына әйләнер көннәрең алда.Минем янга елап килмә аннары.
Гадилә ачу белән капкадан чыгып китте.Әле капканы япкач та, хатынша, пешмәгән дигән сүзләре бераз ишетелеп торды.
Урамдагы кешеләр генә түгел, Хәтирә үзе дә ишетте Гадиләнең тавышын.Ләкин менә,иренең шулай үзен яклавына күзләренә яшь бөртекләре кунды.Моңа кадәр гомер дә аны яклап, иркәләүче кеше юк иде бит.Хәттә әнисе дә, урамнан тезләре канап,елап кергәндә, ишеккә генә төртеп күрсәтә иде .Кайда егылдың, шунда ела, дигәннәре һаман әнә колагында.
Шулай да берни сиздермәскә тырышты ул.Газизнең ишек ачканын ишетеп, бакча якларына карап торган аш бүлмәсенә ашыкты.Җырлый-җырлый чәйне куеп җибәргән булды.Ашны җылытырга утыртты.

 

Дәвамы бар.

Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас