

....Яңгыратып әтәчләр кычкырган җәйге бер иртәдә, көтү куа чыккан халык, бу кичтә дөньяга аваз салган кыз бала турында ишетеп ах итә.
Ничек инде Саймәнең кызы туган? Авырлы икәнен берәү дә белмәде бит,диешә хатын-кызлар.Юктыр ла, булмаганны, уйнап кына әйткәндер.Терәлеп торган дусты Мәүлиха белмәгәнне, кая дөрес булсын ди.Юктыр,юк, булмаганны дөрес булса да сөйләмә дигәндәәәй...Авырлы икәне бер ишелер иде..
Ләкин, шулай дип шикләнсәләр дә,авыл халкы тиздән Саймәләрнең ачык тәрәзәсеннән бала елаган тавыш ишетеп, ышанмыйча булдыра алмадылар. Берәр атнадан инде Сәймә үзе дә, төсе уңган иске генә бәбәй арбасын тартып , капка төпләренә чыгып утырды.Бу ялда кызга исем кушабыз, керерсез,диде ул, алгы як бакчада чүп утап маташкан күршесе Мәүлиханы күреп.Хәтирә дип кушарга булдык.
Әә,күрше ,ни хәлләр? Күрмичә дә торам икән.Кем дисең, Хәтирә дидеңме соң әле?Бигрәк матур исем... Хәтирә.Ярар , ярар Аллах теләсә керермен дип, кулларын алъяпкыч итәгенә сөртә сөртә Сәймә янына килеп утырды Мәүлиха.
Кызык иттең бит син Сәймә, дип сүз башлады ул елмаеп,бееер кеше белмичә калды.Хет Габделнурың үзе белдеме соң.Менәәә, дус булып йөр сиин..
Ии, малай,Габделнурым үзе дә белмичә калды бит, чынлаап, дип көлеп җибәрде Сәймә.Мин җаным үзем дә инде бәбәй таба торган чорым узган дип йөргән идем бит.Оят та инде, картаеп беткәч ..
Нинди оят булсын, ди,Сәймә?Булмаганны.Туасы җан булган значит.Бик әйбәт булган...Иш янына куш дигәндәй, өч бала янына дүртенчесе генә сыяр..Бәхетле бала булсын..
Шулай дип, Мәүлиха арбада мес мес килеп йоклаган балага таба ымлады.
Ул да булмады,әллә вакыты җитеп, әллә ике күршенең сөйләшкән тавышыннан , сабый уянып елап җибәрде.Сәймә бераз арбаны селкеткәләп селкеткәләп торды да,баланың тынычланмавын аңлап:
-Сөтем юк, Мәүлиха дип, аклангандай ,сөтле шешәне балага каптырды.Ярар Илхамым да кәҗә сөте эчеп үсте, диде ул, шешәне тоткалап, монсы да үсәр әле.Сөт сөт булыр инде..
Әйе лә, Тугач үсәрләр, Сәймә, үсеп буй җиткәнен дә сизми калырсың әле, дип Мәүлиха да пышылдауга күчте.Ә үзе сиздермичә генә чупылдатып сөт эчә башлаган нарасыйга күз атты.Күз атты да, катып та калды...Арбада аңа күкчәчәктәй зәңгәр күзле, ак йөзле сабый карап ята иде.Сәймә дә, Габделнуры да кап каралар, аннары берсе дә зәңгәр күзле дә түгелләр ..Ә бу кыз бала? Каян килгән ди моңа күлдәй зәңгәр күзләр?
Иии, бу сабыйларны, дигән булды ул ниһаять.Бигрәк матур булалар инде, ә, Сәймә.Ашап туймаслык.Хәтирәң дә ясап куйган курчактай мин әйтәм..Күзләр генә тимәсен..
Шул вакыт :Тиясе тигән инде, күзләре урынында дип, Сәймә коры гына, баланың челтәрен төшереп куйды да, урыныннан торды.Кабат кабат әйтеп тормыйм Мәүлиха, диде ул.Ял көне унберләргә керерсең.Киттем.Ашарга утыртасым бар.
Ярар, Сәймә, ярар,өстәл корырга булышырга да керермен әле, дип Мәүлиһа да урыныннан кузгалды.Мин дә чүпне утап бетерим ..
Ләкин бакчасына кереп, бер ике алабутаны алды микән, баланы күз алдына китереп, өй нигезенә терәлеп торган кечкенә генә эскәмиягә килеп утырды Мәүлиха.Зәп зәңгәр күзләр..диде ул, уйланып.Саймә белән ире, өч балалары кап кара.Монсына каян килгән ди зәңгәрлек.Хее..Тукта әле тукта..Бераз шулай утырганнан соң, Мәүлиха яулыгын чөеп баш түбәсенә бәйләде дә, чүп үләннәренә ябышты.Ләкин утаган саен нәни Хәтирә күз алдыннан китмәде.Ярар, зәңгәр күзле булсын ди, бәлки нәселләрендә шундый күзлеләр дә булгандыр, кем белсен, диде ул, уйларын икенчегә борырга теләп.Ләкин күпме генә үзе белән тартышса да,сөт әчеп яткан сабый күз алдыннан китми интектерде.Ярар, боларга ошамасын ди, ярар әйткәнемчә, күзләре зәңгәр булсын.Ләкин, Хәтирә бер атналык сабыйга да гүпчим ошамаган бит малай.Үзем дә өч бала үстердем, бер атналык сабыйны гына аерам инде ансы.Ким дигәндә өч атна бирерлек, дүрт атна чамасы да түгел микән әле..Әллә инде...Юк ла, булмаган нәрсәләр уйлап утырма әле монда..Әйдә бар, ирең кайтканчы су алып кайт.Шулай дип, үзен үзе сүгеп,ызан буйлатып кына чишмәгә суга төшеп китте Мәүлиха..Үч иткәндәй, уйламыйм дигән саен, уйлары һаман да шул күршесе Сәймәгә барып тоташты аның.Тәәк,кыз бөтенләй боларга охшамаган, бу бер, икенчедән бер атналык кына да түгел бу, аннары бит Саймәнең эче дә бөтенләй юк иде кебек.Шулай сорауларына җавап таба алмый интегеп йөри торгач, бәби туеның узып киткәнен дә сизмичә калды Мәүлиха.Бик көттереп тормыйча бер бер артлы еллар да уза торды.Балалар да вакыт узган саен берсен берсе куып үстеләр.Кара кошлар янына очып төшкән ак коштай Хәтирә дә, сары көдрә чәчләрен җилдә таратып терт терт килеп абый апалары янында бөтерелде.
Мәүлихадан кала, берәүнең дә төптән юан чыккан балалар арасында йөргән ябык кына Хәтирәгә ныклап караганнары булды микән, белмим,юктыр мөгаен.Һәркемнең үз мәшакате мәшакать иде.Бала бала инде..Зәңгәр күзле ни дә, ябык ни..Үсә торгач калынаер әле..
Шаулап утырган урман эчендә тыныч кына яшәп яткан авылда әнә шуннан арыны әйтүче табылмады.Әкренләп Мәүлиха, үзе дә тынычланды.Кемнеке булсын ди инде, Сәймәнеке булмыйчааа, дип уйланды ул.Әнә бит, авыз борыннары да гел әтисенеке.Атлап йөрүләре Сәймә инде.
Тик менә Сәймәнең генә, нигәдер бер тапкыр да, кызым дип әндәшкәнен ишетмәде Мәүлиха.Бәлки өйдә әйтәдер,я мин ишетмимдер, дип уйлый иде ул.Дөрес ире Габделнур юк юкта,кызым, дип әйткәли.Ләкин шикләнгәнгә шик, дигәндәй ансы да ничектер коры гына чыга сыман тоела иде аңаТерәлеп торган өйдә үсеп буй җитә башлаган кызны күп күзәтте ул.Ләкин тынычланасы урынга, күбрәк шикләнде генә.Юктыр, боларның кызы түгел бу бала.Әнә бит, хәттә башка балалары да чит итә кебек бит әле аның.Өчесе бер йодрык булып уйнап йөриләр үзләре, ә Хәтирә һаман да читтәрәк,үз алдына карап уйнап йөргән була.Кем баласы булыр микән соң бу,ә-ә? Авылда якын тирәдә дә моңа ошаган кешеләрне хәтерләмим.Сәймәнеке түгел икән, кемнеке булыр бу бала?Кемнеке?Ансына озак еллар уйланып йөрсә дә,җавап таба алмады Мәүлиха.Гомер узган саен катырак төйнәлгән шушы сергә, бары ай нурлары гына шаһит икәнен ул да, гомумән берәү дә белмәде.
Ә вакыт дигәннәре туктап тормый.Җилләр исәләр,сулар агалар.Еллар узган саен,Хәтирә турында төрле чыш пышлар, уйдырмалар азая барып, тора бара бөтенләй онытылды.Аның каравы башка яңалыклар өстәлеп торды.Кемнеңдер кызы аерылган, кемнеңдер бозаулый алмыйча сыеры үлеп киткән.Ләкин,бер елны җәйге челләдә ут чыгып, дүрт өйнең янып көлгә әйләнүе авыл өстенә кара болыт булып утырды да,Юк бар имеш мимешләр дә, чыш пышлар да, шул янгын астында калдылар.Җитмәсә Сәймәләрнең бакча башында утырган мунчаларына да ут кабып, кап кара булды.Хәтирәнең унынчы классыны яхшы билгеләренә генә тәмамлап, ул вакытларда күпләр укырга кергән Кострома шәһәрендә бухгалтер белгечлеге алырга теләп йөргән көннәре иде ул.
Һәм шушы янгын Хәтирәнең язмышын 180 градуска борды да куйды.
Сиңа Хәтирә бу елга укуыңны кичектереп торырга туры килер, диде әнисе.Мунчасыз булмый.Сине укытырга көч җитмәс.
Хәтирә:Әни анда стипендия дә бирәләр, миңа шул җитәр, барыйм инде дисә дә, Сәймә юк, кына дип кырт кисте.Быел акча әшләп ал да,бик барасың килсә,әнә киләсе елга барырсың, диде ул гадәттәгечә коры гына.Әйттем бит, быел мунча эшлибез.
Әнисенең холкын яхшы белгән кыз, тарткалышып торуның файдасыз икәнен аңлап, уйлаган уеннан, канатлы хыялларыннан баш тартты.Укырга кергән булса, бәлки тормышы бөтенләй башка агымга ияреп аккан булыр иде дә, ләкин язмышыңа язылганны да укымыйча булмый .Тормыш та без теләгәнчә генә бармый шул.
Хәтирә Уку елларын тәмамлап, кая барырга аптырап йөргәндә, колхоз ашханәсендә пешекче булып эшләгән кыз, башка авылга кияүгә чыгып китә дә, бушаган урынга аны эшкә алалар. Менә шул көннән тормыш арбасына җигелә дә инде ул.Өйдә мактау сүзләре ишетмәгән кызга, ашхәнәдә ашаучылардан ялкынлы рәхмәт сүзләре ишетү канатлар үстергәндәй була.Алны ялны белмичә эшли дә, эшли Хәтирә. Иң күңеллесе урып җыю вакытында басуга чыгып ашату була аңа.Комбайнер, шофер егетләрнең мактый мактый ашаулары җанына рәхәтлек бирә.Шулай итеп сөенә сөенә яңа елга хәтле эшли Хәтирә.Әйе, нәкь менә яңа елга кадәр...
Дәвамы бар.
Альфира Кдырова-Гайфутдинова