Литература
22 Августа 2022, 11:00

КИЧЕРҮ ЮК

Ахыры. Рәшит аны елмаеп кочаклап алды. Кысып, үзенә кушып бетерергә теләгәндәй итеп кочаклады.— Сытасың бит, Рәшит! — дип чәбәләнде кыз.Егет аны шундук куеныннан ычкындырды да җитәкләп өйгә әйдәде. Өйдә бәйрәм әзер, бары тик кәләш белән кияү генә җитми иде…

КИЧЕРҮ ЮККИЧЕРҮ ЮК
КИЧЕРҮ ЮК

Рәшит аны елмаеп кочаклап алды. Кысып, үзенә кушып бетерергә теләгәндәй итеп кочаклады.
— Сытасың бит, Рәшит! — дип чәбәләнде кыз.
Егет аны шундук куеныннан ычкындырды да җитәкләп өйгә әйдәде. Өйдә бәйрәм әзер, бары тик кәләш белән кияү генә җитми иде…
Калганын юньләп хәтерләми кыз. Күз алдында ниндидер йөзләр, ниндидер күренешләр пәйда булгандай тоела да ни икәнен аңлап өлгергәнче юкка чыга. Тирә-ягындагы күренешләргә игътибар бирерлек хәлдә дә түгел иде бугай. Күңел чынлап та диңгез булса, Тәнзиләнең күңелендә давыл иде. Үкенүләр, шикләнүләр, өметләр, һәм тагын әлләкүпме уйлар, хис-тойгылар давылы.
* * *
Кайчагында нәрсәдер әйтәсең, яки эшлисең һәм аның нигезендә ни ятканын үзең дә тулысынча аңлап җиткермисең. Әйткән сүзең, кылган гамәлең вәзыятькә бөтенләй каршы килә, бернинди мантыйкка да сыймый шикелле тоела. Кайвакыт ник алай кыланганыңа үкенеп тә куясың. Бары тик үз гамәлеңнең төбендә нәрсә булганын аңлагач кына барсы да төгәл сурәткә керә.
Тәнзилә дә баштта үзенең Рәшиткә ни өчен шулай дип әйткәнен аңлый алмаган иде. Гомумән, ул вакытта кыз берни дә аңларлык хәлдә түгел иде бугай. Шуны тоеп Рәшитне икенче көнне үк кисәтеп куйды:”Килми тор әле син, Рәшит, мин берничә көн ялгызым гына калыйм әле. Тынычланырга, аңга килергә кирәк.” Егет йөзен сытып куйды, тик килеште. Рәшит аны аңлый, һәм сөйгәне өчен әллә ниләргә риза иде.
Ә ялгызы калып уйланганда Динарны исенә төшерде. Юк, ярату, сагыну, яки үкенү белән түгел. Кайчандыр тылсымлы булып тоелган мизгелләр ир-ат белән хатын-кыз арасында була торган табигый бәйләнешләр генә булганлыгын ул инде чамалый иде. Бары тик беренче тапкыр татып караганга гына ул шундый гаире табигый булып тоелган. Һәм әле берни аңламый, бөтен нәрсәне дә чын дип кабул итә торган кызның ак кәгазьдәй саф күңелен Динар бары тик файдаланган гына. Бәдрәф кәгазе урынына. Болай уйлау авыр иде. Ләкин бу дөрес кебек иде.
Шуңа да аңының кайсыдыр почмагына сеңеп калган сүзләр чиркангыч булып ишетелде:
— Мин яхшы табип таба алам, акчасын да үзем түләрмен. Безнең шәһәрдә алдырырбыз. Беркайчан да, беркем дә сизмәячәк.
Әти кеше… үз баласын… үлемгә хөкем итә… Һәм нәрсә хакына? Үзенең тыныч кына ләззәт алып, тирә-яктагы хатын кызлар күңеленә аяк сөртеп яшәвен дәвам итү өчен. Башына килгән иң тәүге уй шушы булса да аның бөтенләй үк дөрес түгеллеген тоя иде кыз. Бу үтерү түгел, ә кылган ялгышларны төзәтү генә. Карындагы яралгы төшәргә дә, гарип булып туарга да… тагын әллә күпме фаҗигаләргә дучар булырга мөмкин. Хәтта туган хәлендә дә аның бәхетен беркем тәэмин итә алмый. Әтисе кул селтәгән, әнисе ирсез тапкан бала ич ул. Бүген шулай дип балкып торса да Рәшит тә кыерсытырга мөмкин. Үз балалары арасында чит итеп карарга, үгисетергә. Аз мени андый гаиләләр. Әле көтеп алынган балаларның да барсы да бәхетле була алмый, ә бу… очраклы рәвештә, уйламаган-теләмәгәндә бар булган нәрсә кемгә кадерле? Әнә ич әтисе әле туганчы ук баш тарта, туганчы ук хөкем чыгара:
— Мин яхшы табип таба алам, акчасын да үзем түләрмен. Безнең шәһәрдә алдырырбыз. Беркайчан да, беркем дә сизмәячәк.
Бу — Динарны гаепләп әйтү түгел иде. Кайсы яктан гына карасаң да бу яралгыны бәхет көтми. Һәм аны алдыру — бернинди дә җинаять тә, гөнаһ та түгел, ә туачак баланы бәхетсезлектән коткару гына. Фәкать шулай. Аннан соң, үзең өчен өлтерәп торган егеткә авырлы килеш чыгу да яраган эш түгел. Хәтта аны-моны сиздермәгән очракта да күңеле кителгән чакларда:”Мин бит аны авырлы килеш алдым, — дип, яки — Бу бит кеше баласы,” — дип уйлап куячак. Эченнән генә газапланачак та әле.
Динарның сүзләре күңелендә ешрак кабатланган саен дөреслек булып тоелды. Әлбәттә, хәзер ул кабәхатьне эзләп йөрмәс инде Тәнзилә. Шәһәргә дә үзе барыр, акчасын да табар. Тиз ясыйлар ди аны, көнендә чыгарып җибәрәләр ди. Шулай булгач, кемгәдер ялынып йөрүнең дә кирәге юк.
Бары тик ныклы бер карарга килгәч кенә Тәнзилә үзенең теге вакытта Рәшиткә әйткән сүзен кабат хәтерләде:
— Ә бәлки, авырлы түгелдер?!
Һәм үзенең шул чакта ук бу адымга әзер булганлыгын, бары тик әлегә моны үзе дә тоймаганын аңлады. Бу дөньяда кеше бер хатасыз гына яши алмый. Ул ялгышларның барсын да төзәтә дә алмыйсыңдыр, кайберләрен гомер буена үзеңдә йөртергә туры килә. Әмма төзәтә алырлык хаталарны вакытында төзәтергә кирәк.
Шулай уйлады кыз. Һәм ул мондый уй белән яңа хата ясаучыларның беренчесе дә, соңгысы да түгел иде.
* * *
Башкаланың автовокзалына килеп төшү белән, игъланнар басыла торган берничә гәзит сатып алды. Йөклелекне өзү турындагы белдерүләр шактый күп иде. Кайберләре ачыктан-ачык язылган, кайберләре беркадәр томанлырак итеп. Тәнзилә аларның барсын да аерым бер дәфтәргә күчереп алды. Телефон номерлары да, адреслары да, хәтта нинди транспорт белән барырга кирәге дә төгәл күрсәтелгән. Тәнзилә автовокзал урнашкан урамдагысын сайлады. Болай итсә, шәһәрнең бер башыннан икенчесенә кадәр билгесез урамны эзләп йөрергә кирәкмәс, җайлырак булыр кебек тоелды.
Поликлиникага кергәч тә үзе кебек үк хатын-кызлар чиратында этләнергә, кирәк-кирәксез сорауларга җавап бирергә туры килмәде. Түләүле урын булгач, кеше аз иде. Алары да артык сөйләшергә омтылып тормады, һәркайсының үз хәстәре хәстәр булгандыр. Бераздан ул врач кабинетына узды. Өстәл артындагы ханым үзе дә авырлы иде. Тәнзилә бер мәл сәерсенеп ишек төбендә басып торды. Бүтәннәрне йөклелектән азат итәргә тиешле кеше үзе авырлы булырга тиеш түгелдер, ул монда ялгыш кергәндер төсле тоелды.
— Узыгыз, — диде йөкле ханым ягымлы тавыш белән, — Нинди йомыш белән килдегез?
Тәнзилә кыска гына итеп хәлен аңлатып бирде. Ханым аңа беркадәр сәерсенеп карап торды да:
— Ул сезне йөкле килеш тә алырга риза икән, бәлки кире уйларсыз. Бәлки, баланың гомерен өзәргә кирәкмидер?
Тәнзилә сискәнеп китте. Һәм шундук ярып салды:
— Бу — баланың гомерен өзү түгел!
Тәнзиләнең сүзләре шулкадәр катгый яңгырады, аны инде үгетләп торуның файдасы тимәс кебек иде. Моны кыз үзе дә сизде. Һәм күңелендә ярала башлаган икеләнү тойгысын куарга тырышты:
— Ул барыбер бәхетле булмаячак.
Врач ханым иңнәрен генә сикертеп куйды. Шулай да:
— Бәлки, бераз урамда йөреп керерсез? — дип хәстәрлекле караш ташлады, — Уйланырсыз. Теләсәгез, психологка юллама бирәм. Бушлай. Ә монда теләсә-кайсы вакытта чиратсыз керә аласыз.
Тәнзиләнең күңелендәге теге тойгы тагын баш калкытты. Җаныныңмы, тәненеңме әллә кайсы урыннарына бәрелеп бер кайтаваз яңгырады: “Бәлки, баланың гомерен өзәргә кирәкмидер?” Тәнзилә үзенең бу халәтен җиңәргә тырышты. Җиңел түгел иде. Әгәр урамда йөреп керсә, аннан да бигрәк, психологка керсә, йөген төшертергә җөрәт итәчәк түгеллеген үзе дә тоя иде. Шуңа врачның сүзен кире кагарга ашыкты:
— Юк!
— Үкенсәссеңме соң? — дип үзенекен тукыды врач ханым, — Күпләр үкенә бит мондый очракта.
— Юк, — дип кабатлады Тәнзилә. Тавышының мескенрәк чыгуын сизеп өстәп куйды, — Үкенмәячәкмен.
— Бала тапканчы ук ясатылган абортларның күбесе бик үк уңышлы тәмамланмый, — дип һаман үгетләвен белде доктор, — Төрле начар нәтиҗәләре кала. Кайвакыт бу җиңелрәк авыруларда чагыла, ә кайчагында ана булу мөмкинлегеннән дә мәхрүм итә.
Тәнзиләгә инде врач ханымның кыланышы ошамый башлады. Ник шул кадәр кире уйларга үгетли ул? Тәнзиләне елатырга телиме? Соң шулкадәр ара узып башкалага кадәр килгән икән, берни эшләмичә кайтып китсенме кеше?
— Мин бит авылдан килдем, — диде кыз катгый булырга тырышып, тик тавышы калтырануын үзе дә сизде, — Барсын да уйладым. Барсы да хәл ителгән.
— Яхшы, — диде ниһаять врач ханым, — Мин сезне УЗИ-га җибәрәм. Шул арада тагын бер кат уйлап карагыз.
Һәм нәрсәдер сызгаларга тотынды. Ник шулкадәр үҗәтләнә бу доктор?!. Кинәт Тәнзиләнең аңында ниндидер ачыш сыман нәрсә ялтлап китте. Нигә үҗәтләнәме? Үзенең намусын чистартыр өчен шулай кылана! “Мин кисәттем, үгетләп карадым, бала гомерен саклап калырга тырыштым, ә анасы риза булмады. Шуңа күрә, бу гамәлдә минем бер гөнаһым да юк, барсы да Тәнзилә намусында,” — дип акланырга тели. Менә ни өчен аның шулкадәр нык үгетләп маташуы.
Бу уйдан соң Тәнзиләнең күңелендә җиңеллек пәйда булды. Үзенең хаклы икәненә ышанычы кире кайтты. УЗИ үткәндә дә, аннан соң да бернинди икеләнү кичермәде. Барсы да хәл ителгән инде, бары тик гади бер операция ясатып бу мәсьәләгә нокта куясы гына калган. Ә Тәнзиләнең бер гаебе дә юк. Бу бала үтерү түгел. Хәтта ире белән син дә мин яшәгән апалар да вакыт-вакыт йөген алдырып кайта. Бернинди җитди сәбәпләре булмаса да. Ә Тәнзиләнең сәбәбе җитди…
Кире урап килүгә врач ханым әлләнинди сораулар биреп баш катырып тормады. Бары тик:
— Ясыйбызмы? — дип кенә сорады. Шулай да Тәнзилә аның тавышындагы үкенүгә тартым чалымны ишетми калмады. Һәм шуның тәэсирендә бугай, ниндидер гаепле бер кыяфәт белән баш какты:
— Әйе.
-Кырындыгызмы? — дип сорады врач ханым һәм Тәнзиләнең баш кагуын күргәч өстәп куйды, — Аз гына көтеп торыгыз. Чакырырбыз.
* * *
Өлкәнрәк хатыннардан: “Һи, абортны хәзер бик җиңел эшлиләр икән, тузан сугыргычы белән чүп суырткан сыман гына итәләр. Бер нәрсәсен дә сизми каласың. Менә элек интектерәләр иде…” — дигәнрәк сүзләрне ишеткәне бар иде кызның. Чынлап та шулай икән. Әлләни авырлыгы юк, бары тик эчнең аскы өлешендә нәрсәде туңган сыман тойгы гына кала икән. Тәнзиләне дә бераз палатага кертеп яткырып тордылар да врач килеп тикшергәч, чыгарып җибәрделәр.
Операция үзе авыр түгел. Ләкин…
Баланы алдыргач, ничектер җиңеләеп калырмын, авыр уйлар, борчулы кичерешләр югалыр, дип көткән иде Тәнзилә. Ләкин алай булмады. Карындагы бала белән бергә аның үз күңелендәге иң кадерле бер нәрсәсен дә суыртып алганнардыр сыман тойгы калды. Бер җире дә авыртмый, әлләни олы кайгысы да юк… Тик аның җанына нәрсәдер җитми һәм нәрсә җитмәвен Тәнзилә үзе дә аңлап бетерә алмый иде.
Урам буйлап атлаганда да, тыгыз автобуста төрткәләшеп барганда да, вокзалга килеп кергәч тә ул үзен өрәк шикелле тойды. Бернигә сөенми, бернигә көенми, кешеләр арасында кеше тормышы белән яшәми кебек иде. Өрәкме, курчакмы шунда… Аңламассың. Әмма тере кеше түгел, хатын-кыз түгел… Югыйсә, очраклы йөклелектән котылдым, хәзер мине Рәшит белән бәхетле тормыш көтә дип сөенергә тиеш бит инде. Чынлап та бик уңышлы килеп чыкты бит, беркем сизмәде, беркем күрмәде. Артык кыйммәткә дә төшмәде. Авыртуы да әлләни түгел. Шулай булгач, шатланырга гына кирәк. Яки көенергә… Ходай биргән баламны алдырдым, үз яралгымны үз кулларым белән харап иттем, миннән дә чиркангыч зат юк бу дөньяда дип зар еларга. Ләкин Тәнзилә мондый тойгыларның берсе өчен дә сәләтсез иде. Җансыз, хиссез, шатлык-кайгысыз бер шәүлә… Күңелендә бушлык. Тирә-юндә бушлык. Ул үзе дә бушлык иде.
Шушы шәүлә район үзәгенә кайта торган автобуска кереп утырды. Кеше артык күп түгел иде бугай, һәрхәлдә Тәнзилә янәшәсендәге утыргычта беркем дә юк иде. Булмавы да яхшы. Кыз күзләрен бер ноктага төбәп озак кына оеп килде дә караңгылыкка чумды. Караңгылык шундый рәхәт иде. Бу күпмегә сузылгандыр, бер арада Тәнзиләнең колагына бала тавышы ишетелде:
— Әни, әни… Йоклама инде… Уян әле…
Аның йокысы очты. Беркадәр ул күзләрен ачарга куркып утырды. Күзләрен ачса, үзенең баласын күрер дә аның күзләренә карарга кыюлыгы җитмәс, йөрәге ярылыр сыман тоелды. Ә бала һәман кабатлады:
— Әни, күзләреңне ач инде…
Тәнзилә ирексездән күзләрен четердәтеп йоды, керфекләре калтыранырлык итеп.
— Әни, — дип үҗәтләнде бала, — Син мине яратасыңмы?
“Яратасыңмы? — дип пышылдады Тәнзиләнең иреннәре, — Яратам… Яратырга тиеш идем…”
— Яратсаң, күзләреңне ач, — диде бала тавышы, — Күзләреңне йомгач, син үлгән кебек…
“Мин үлдем бугай, — дип пышылдады Тәнзилә, — Хәтта күзләремне ачсам да… Синең белән бергә мин дә үлдем… Җанымның иң кадерле, иң кирәкле бер өлеше юкка чыкты…”
— Ә мин синең үлүеңне теләмим. Син үлсәң, миңа кыен булачак.
“Син үлгәч, миңа да кыен, — Тәнзилә керфекләренең яшьләнүен тойды, — Кыен, балам… Гафу ит, мине, балам!”
— Әни!.. — баланың тавышы Тәнзиләнең күз яшьләренә чылангандай дымлы иде, — Әни, уян!”
— Әү, бәләкәчем! — монсы хатын-кыз тавышы иде, — Нәрсә булды?
— Йоклама, син йоклагач, мин куркам.
— Кичер бәләкәчем. Кил әле монда. И, шушыны инде…
Тәнзилә кул сырты белән керфекләрен сөртеп алды да күзләрен ачты. Автобус үз җаена гына теркелди иде. Бая тавыш биргән баланы эзләп тирә-ягына каранды. Арттагы утыргычта икән. Кечкенә бала белән ана бергә утырып баралар. Тәнзилә аларга урлап кына карап алды. Анасы кечкенә кызын кочагына алып иркәли. Бу күренеш аның күз алдында калды. Әлеге ана шулкадәр бәхетледер, баласы шундый татлыдыр сыман тоелды. Аның саен күзләренә яшь килде. Һәм ул үзен-үзе нинди зур югалтуга дучар итүен аңлады. Хәзер инде кирегә юл юк иде.
— Кичерү юк сиңа, — дигән уй күңелен көйдереп узды, — Беркайчан да. Гомерең буена. Кичерү юк.

Тәмам.

Марат Кәбиров

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас