Литература
22 Августа 2022, 07:00

КИЧЕРҮ ЮК

7 өлеш Моннан соң Динар бөтенләй күренмәде. Дөрес, телефоннан шалтыратып үзенең шәһәрдә эшләре күплеген, беркадәр торырга кирәк булачагын әйтте ул, сорарга киләчәк көнне дә хәбәр итте. Ләкин үзе күренмәде.Ә Тәнзилә өзгәләнде. Өзелеп-өзелеп сөйгән кешесен сагынудан, аны күрәсе, ягымлы тавышын, татлы сүзләрен ишетәсе, куенына кереп назланасы килгәннән түгел. Ул үзенең сагынмавы, битарафлыгы өчен җанын игәде.

КИЧЕРҮ ЮККИЧЕРҮ ЮК
КИЧЕРҮ ЮК

Моннан соң Динар бөтенләй күренмәде. Дөрес, телефоннан шалтыратып үзенең шәһәрдә эшләре күплеген, беркадәр торырга кирәк булачагын әйтте ул, сорарга киләчәк көнне дә хәбәр итте. Ләкин үзе күренмәде.
Ә Тәнзилә өзгәләнде. Өзелеп-өзелеп сөйгән кешесен сагынудан, аны күрәсе, ягымлы тавышын, татлы сүзләрен ишетәсе, куенына кереп назланасы килгәннән түгел. Ул үзенең сагынмавы, битарафлыгы өчен җанын игәде. Ул үзенең гашыйк булып, мәхәббәттән исереп йөргән көннәрен сагынды. Үкенүләр, әрнүләр белән тәмамлансалар да ул көннәр кадерле иде. Ә хәзер… Хәзер инде икесенең дә күңелен мәхәббәт ташлап качкан һәм алар икесе дә хуҗалары үлгән йорт шикелле буш, нурсыз, котсыз. Һәм шушы ике буш кеше бала хакына дип кавышырга мәҗбүр. Бәлки, болай итәргә ярамыйдыр? Алдырырга гынадыр, бәлки? Яки табарга. Сөйләсеннәр, әйдә, теләгәннәр. Уйнаштан туган бала, дисеннәр. Тәнзилә беренчесе дә соңгысы да түгел. Үз язмышын таудан тәгәрәтүчеләр мәңге бетмәячәк.
Шундый уйлар белән сорарга килү көне якынлашты. Мондый чакта хәзер әлләни җәелеп китмиләр инде, якын туганнарны, күрше күләнне чакырып табын әзерлиләр дә шуның белән бетә. Кодалар килә, табын артына утырып сөйләшәләр, туй көнен билгелиләр, оештыру ягының вак-төякләрен хәл итәләр. Тәнзилнең белүенчә, шулайрак килеп чыга.
Тәнзиләнең кияүгә чыгачагын белгәч, әлләни карышып торучы булмады. Әнисе:
— Апаңнан алда сикерәсеңме? — дип куйды.
Әтисе каршы төште:
— Чиратлап чыгарга сыер көтүе түгел бу, — диде ул гадәтенчә җитди итеп, — Сантый чагында чыгып калсын.
Көлешеп алдылар да туйга әзерләнә башладылар. Әтисе берничә сарыкны аерып куйды, әнисе ястык-мендәр, кием-салым ягын хәстәрли башлады. Кодалар килүгә дип тәкә чалдылар. Туганнарга, күрше күләнгә ашка әйтеп куйдылар.
Авыл кешесе ул әйтелгән вакытка төп-төгәл килеп җитми, берничә минутка булса да соңлабрак керә. Алданрак кергәннәре дөнья, авыл хәлләрен сөйләшеп утыра, үзләренең яшьлеген искә төшерә. Килгәне килә тора, сүзгә кушыла тора. Кайберләре хуҗабикәгә булышырга тотына. Шул рәвешле, җыелу өчен генә дә ярты сәгать чамасы вакыт китә. Бу юлы да шулай иркенләп җыелдылар. Җыелып беткәч тә кодаларны көтеп хәтсез генә утырдылар. Артык озакка китә башлагач, Тәнзиләнең әнисе кунакларны табынга чакырды:
— Әйдәгез, туганнар, утыра торыйк, — дип елмайды ул дулкынлануын яшерергә тырышып, — Юл кешеләре бит… Я берәр нәрсә килеп чыккандыр. Исән булсалар килеп җитәрләр әле.
Үткән-сүткәндә Тәнзиләгә сораулы карашларын төбәп-төбәп алды да ахыр чиктә:
— Балам, әллә шалтыратып карыйсыңмы, бик озак вакыт узды бит, — дияргә мәҗбүр булды.
Тәнзилә кыенсынды.
— Мине сорарга килмисез мени инде? — дип шалтыратыйммы?
Ул да хаклы иде. Көтәргә генә кала.
Тәнзилә инде курка башлады. Шул хәтле кеше җыелып, ашлар әзерләп көтеп тә килмичә калсалар, гарьлеге ни тора! Хәбәр шундук авылга таралачак, аннан соң күз ачарга да ирек бирмәсләр:”Киявең кайчан килә?” — дип булса да җаныңа тиярләр. Алай гына дип калсалар ярый да бит. Авыл кешесенең төрлесе бар аның.
Шул ук вакытта күңеленең иң яшерен почмагында ниндидер сәер… хисме шунда, теләкме… менә шул нәрсә үзе яшеренгән почмактан башын калкытмыйча гына:”Килмәсәләр ярар иде!” — дип теләгән кебек тоелды. Килмәсәләр, күңеле суынган кеше белән парлашудан котылыр иде. Тик Тәнзилә бу нәрсәгә баш калкытырга ирек бирмәде. Һич югында, ясалма өйләнешү генә оештырырга да мөмкин иде. Берничә айдан соң аерылышырлар да адәм ыстырамы булудан котылып калырлар. Һәм һәркайсы үз юлы белән китәр. Ә шулай итәрлек булгач, нигә өйләнешеп, туйлар уздырып торырга?
Табынга акырынлап кына ит тә, бәлеш тә чыкты. Аларны бик иркенләп кенә, вакытны сузарга тырышып кына чыгардылар. Аннан соң әтисе телефоннан шалтыратырга мәҗбүр булды. Сөйләшкән саен йөзе караңгылана барды. Шулай да ул сер бирмәскә тырышты, кунаклар алдына чыккач:
— Җәмәгать, кунаклар бүген килә алмый, коданы “скорый” алып киткән, — диде.
Моны ишеткәч, табын беркадәр тынычсызланып алды.
— Ашыга идем, — дип бер-ике кеше урыныннан кузгалды да рәхмәт әйтеп чыгып китте. Калганнар коданың исән терелүен теләп дога кылды. Аннан сүз гадәти агымга кайтты.
Тәнзилә урталай ярылырдай булды. Теге “килмәсәләр ярар иде” дип котыртучы көч зур кинәнеч белән баш күтәрде. Килмәүләре яхшы. Бүтән беркайчан да аяк басмаячаклар. Динар белән яшәүгә караганда берьялгызың күпкә әйбәтрәк. Я табар баласын, я төшертер. Үзе хәл итәр. Ашыкмыйча, уйлап кына. Әнисе белән киңәшләшеп. Барсы да уңай булыр.
Икенче яктан үртәлү хисе тыңгы бирмәде. Гарьлек! Гарьлек, билләһи. Сорарга килгәндә дә шушындый нәрсә китереп чыгарсыннар әле! Кешеләр җыймаган булсаң да бер хәл иде. Бу бит мәсхәрә. Шушы табында утыручылар алдында мәсхәрәгә калу. Бөтен авыл алдында. Аның “ашыгам” дип китүчеләре әллә кайчан хәбәр таратып өлгергәндер инде.
Тыштан артык сер бирмәскә тырышты: табындагылар белән ачык йөздән сөйләште, елмайды. Тик барыбер ахырынача түзә алмады, табындагы тәлинкәләрне җыеп кече якка чыкканда дөбер шатыр килеп тәлинкәләре идәнгә төшеп китте. Моны кунаклар да ишетте:
— Шатлык-куанычка булсын! — диештеләр.
Гарьләнде Тәнзилә. Бу юлы үзенең көчсезлегеннән кыенсынды. Хәтта якыннарын җирләгәндә дә бер бөртек күз яше күрсәтми торган ныклы кешеләр бар. Ә ул… Җебек…
Шундый уйлардан кызарынып-бүртенеп идәннән пыяла ватыкларын җыеп ятканда өй алдында ниндидер тавыш ишетелде. Аның нәрсә икәнен аңлап өлгергәнче, ишекне шар итеп ачып җибәрделәр. Гармун тавышы таралды. Кемдер җыр сузды. Тәнзилә аның алдагы сүзләрен абайламый калды, бары тик соңгы юлларын гына аерма-ачык ишетте:
Без килмәдек буш китәргә,
Килдек алып китәргә.
Берничә кешелек төркем арасыннан Рәшит күренде, ул алга узып өйдәгеләргә күчтәнәчләрен таратып чыкты. Аннан кайдандыр алып Тәнзиләгә бер кочак чәчкә тоттырды. Һәм табын янына килеп басты:
— Әти өйдә түгел, — диде ул гафу үтенгәндәй, — Шуңа менә… Дус-ишләр белән генә… Вакыт кыса, көтәр чама юк, гафу итәрсез.
Табындагылар шау-гөр килеп алды, әллә хупладылар, әллә хурладылар — аңларлык түгел иде. Рәшит дәвам итте:
— Мин бик рәтен белеп бетермим, — диде ул әллә кайдан килгән кыюлык белән, — Шуңа авылча гына инде. Йоласын туры китермәсәм, ачуланмагыз. Кыскасы, мин кыз сорарга кердем. Тәнзиләне.
Табындагылар аһ итеп куйды. Бу сүзне ишетәчәген алдан чамаласа да Тәнзиләнең дә күз аллары караңгыланып китте. Ул хәлсезләнеп ишек яңагына сөялде.
— Тәнзилә үзе нәрсә ди бит әле, — дигән хатын-кыз тавышы ишетелде табыннан, — Үзеннән сорадыңмы соң?
Карашлар кызга төбәлде. Бөтен дөнья тып-тын калды.
— Кызым? — диде әтисе бераздан һәм җавап алалмагач табынга эндәште, — Бу кинәт кенә хәл ителә торган гамәл түгел. Яшьләр үзләре сөйләшеп керсен, ә без үзебезнекен дәвам итик.
Сөйләшеп керергә дип аларны ихатага чыгарып җибәрделәр. Икәүдән икәү калу белән Тәнзилә Рәшитнең күкрәген йодрыклары белән бәргәләргә тотынды:
— Сантый син, Рәшит! Нигә кердең? Кем чакырды?
Рәшит кәефле иде:
— Чакырып китерә торган эш түгел бу, — дип елмайды ул, — Динарыңның килмәгәнен ишеттем дә…
— Сантый! Сантый! Бар, чыгып кит.
Чәбәләнә башлаган кызны Рәшит ике беләгеннән алып туктатты да күзләренә карап тынып калды. Һәм бераздан искиткеч наз белән:
— Мин яратам сине, Тәнзилә, — диде, — Гомерем буе яраттым. Бары тик әйтергә, артыңнан килергә генә кыюлыгым җитмәде. Син моны үзең дә сизә идең бит, үзең дә беләсең бит.
Бу сүзләрдән Тәнзилә үзенең тагын тылсымга бирелүен тойды. Кадерле иде аңа бу егет. Кечкенә чагыннан ук ышанычлы дусты, таянычы булып, әле дә гел аның янәшәсеннән атлаган егет…
— Соң шул инде, — дип уфтанды кыз, — Ник элегрәк әйтмәдең бу сүзләреңне? Мин бит көттем.
— Хәзер әйтәм. Яратам сине. Чык миңа кияүгә.
Бер мизгелгә Тәнзилә аша үкенечләр давылы узды.
— Соң, Рәшит.
— Соң түгел.
Эх, үткәннәрне кире кайтарып, андагы хаталарны кабат төзәтеп булса. Юк шул, юк…
— Син бит әле барсын да белмисең…
— Беләмдер дип уйлыйм.
— Белмисең.
Беразга тынлык урнашты. Һәм Рәшит кинәт сорап куйды:
— Син авырлымы?
— Нәрсә?! — дип гаҗәпләнде кыз, — Кем әйтте?
Аның бу сүзләре “әйе, мин авырлы” дигән сыман ишетелде. Тәнзилә моны үзе дә сизде.
— Кеше әйтүе кирәкми, — Рәшит аның күзләренә текәлде, — Тик торганнан гына чоңгылга сикерми кыз кеше.
Тәнзилә акырын гына баш какты.
— Һәм бер тапкыр да килеп хәл белмәгән егеткә кияүгә чыгарга ризалык бирми.
Озак кына тын тордылар. Тәнзилә үз күзләренә, үз колакларына ышана алмады. Әй, Рәшит, Рәшит… Саф, чиста чакларымда кайда йөрдең син?!. Нигә килмәдең, хисләреңне белдермәдең?!. Мин дә сине ярата идем бит. Мин сине ярата идем. Әле дә яратам бугай.
— Чыгасыңмы?
— Авырлы килешме?
— Авырлы килеш.
* * *
Кайвакыт кеше күңеленә әллә нинди сәер уйлар килә, әйтеп бетергесез чаялык, хәтта әрсезлек белән бәреп керә дә үзенекен яуларга тотына, акылың һушына килеп өлгергәнче ул үз эшен эшләп тә куя. Бу юлы да шулай булды бугай. Тәнзилә Рәшитнең сүзләреннән бер мәлгә йомшарып китте, бөтен тәне буйлап ниндидер ләззәт, дөньяда әйбәт кешеләр, аны ничек бар шулай яраткан кешеләр дә барлыгын аңлаудан туган рәхәтлек дулкыны, йөгерде. Моны тоюдан күзенә яшьләр килде. Тик бу мәлдә еларга ярамый иде. Тәнзилә тамагына тыгылган төерне йотты да керфегенә шуышучы күз яшьләрен җилпеп төшерергә теләгәндәй башын селкеп куйды. Һәм менә нәкъ шул мизгелдә теге сәер уй килеп керде. Килеп керде һәм күз яшьләрен дә, бөтен барлыгын биләп алган ләззәтне дә оныттырып ярып салды:
— Ә бәлки авырлы түгелдер?
Рәшит аңа сәерсенеп карады. Ул инде барсына да әзер иде бугай, ләкин бу сүз аның өчен дә көтелмәгәнчә килеп чыкты. Егет беркадәр уйланып торды да елмаеп җибәрде:
— Аерма юк.
Тәнзилә үзенең ни өчен болай дип әйтүен үзе дә аңламый калды. Шулкадәр изге күңелле кеше алдында акланырга, аңа тиң булып күренергә тырышу идеме бу, әллә үз гаебеңне яшерергә маташумы — беркем белми. Ләкин болай дип әйтергә ярамаганын кыз аңлаган иде. Хәзер инде аның күңелен үкенү биләп алды. Барсын да гафу итәргә әзер егет алдында болай алдашу мәгънәсезлек кенә түгел, ә гөнаһ та иде.
— Үткәнеңдә ниләр булганы мөһим түгел, — дип дәвам итте Рәшит, — Без барсын да яңадан башларбыз. Өр-яңадан. Һәм без үз көнебезне үзебез теләгәнчә корырбыз.
Рәшитнең сүзләре Тәнзиләнең үкенеч сазлыгына баткан күңелен корыга сөйрәп чыгаргандай булды. Ул барсын да аңлап, сизеп торадыр, кызны үтәдән-үтә күрәдер сыман иде. Ләкин шундук бер шик баш калкытты: Тәнзиләнең алдашуын да сизгән инде алай булгач. Һәм аны кайдандыр килеп чыккан ниндидер уй күмеп китте: сизсә ни, аерма юк диде ич. Кеше күңелен диңгез белән чагыштырулары юктан гына түгелдер инде, аның беркайчан да тынып торганы юктыр, әле бер, әле икенче уй-хис дулкыны өскә чыга…
— Ризамы?
Моны ишетүдән кыз сискәнеп китте. Сүз ни хакында бара иде әле? Нәрсәгә ризамы? Мизгелнең бер өлешендә шул уйлар өтәләнеп нәрсәдер эзләргә кереште һәм таптылар. Кияүгә чыгарга ризамы? Әмма шундук күңел күле өстендә намуслы бер дулкын пәйда булды һәм сорады: “Авырлы килешме?” Тик аңа игътибар итүче табылмады. Бәхетле булу теләге намустан да, башка төрле вак-төяк хисләрдән дә куәтлерәк иде. Һәм Тәнзилә баш какты.
— Яхшы… — Һәм үзенең тишсез тавыш белән кирәксез сүз мыгырдавын сизеп, чатнатып әйтте, — Риза.

Марат Кәбиров

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас