Литература
21 Августа 2022, 11:00

КИЧЕРҮ ЮК

6 өлеш Тәнзиләгә кызның йөзе таныш кебек иде. Ләкин ул яхшылап карый алмады, егет аның күкрәгенә бакан саен Тәнзиләне нәрсәдер кайдадыр тарта иде. Һәм бу тарту көчәйгәннән көчәя бара, инде кыз белән егет тә, яр буйлары да ерагая башлады һәм тирә-як та беркадәр караңгылана төште. Бераздан Тәнзилә кабат теге йолдызчыклар янында пәйда булды, тик монда да озак торалмады, мең төсләрдә балкыган дөньяга эләкте һәм… күзләренә кояшның ачы яктысы килеп бәрелде.

КИЧЕРҮ ЮККИЧЕРҮ ЮК
КИЧЕРҮ ЮК

Тәнзиләгә кызның йөзе таныш кебек иде. Ләкин ул яхшылап карый алмады, егет аның күкрәгенә бакан саен Тәнзиләне нәрсәдер кайдадыр тарта иде. Һәм бу тарту көчәйгәннән көчәя бара, инде кыз белән егет тә, яр буйлары да ерагая башлады һәм тирә-як та беркадәр караңгылана төште. Бераздан Тәнзилә кабат теге йолдызчыклар янында пәйда булды, тик монда да озак торалмады, мең төсләрдә балкыган дөньяга эләкте һәм… күзләренә кояшның ачы яктысы килеп бәрелде. Ул соңгы тапкыр сулагандай тирән итеп тын алды, тик шундук күңеле болганып косып җибәрде.
— Исән! Исән! — дип сөрәнләде кемдер, — Тәнзилә!
Тәнзиләнең эндәшерлек рәте юк иде, ул әледән әле укшыды да косарга тотынды, су авызыннан да, борыныннан да, күзеннән дә — бөтен җиреннән дә чыгадыр һәм мәңге туктамастыр кебек иде. Бераздан ул бөтенләй хәлсезләнде. Тагын кемнәрдер килде бугай. Яр буенда гына йөргән көтүчеләрдер инде.
— О, Рәшит! — дип сөрәнләде берсе, — Кайчан кайттың?!.
— Бүген, — дип җаваплады танышка охшаш тавыш, ниндидер томан артыннан — Кайтып кына киләм…
Рәшит? Ул бит армиядә! Ул авылда түгел, авылда булса да, кайтып кына килсә дә су буена ничек… Тәнзиләнең уйлар җебе нечкәргәннән нечкәрә барып бөтенләй юкка чыкты. Бөтен дөньяны зәңгәрсу караңгылык төрде дә тирә як ниндидер рәхәт бәвелүгә әйләнде һәм бераздан ул да эреп юкка чыкты… Тынлык кына калды. Һәм кайдадыр, әллә ничә дөнья аша, сирена тавышы ишетелгәндәй булды. Тик бераздан ул да тынып калды.
Яр башыннан упкынга ташланган егет чынлап та Рәшит булып чыкты. Ни могҗиза беләндер ул нәкъ шул көнне кайтып төшкән һәм өйләренә кергәнче үк Тәнзиләләргә сугылып чыгарга уйлаган. Кыз өйдә булмагач, алып кайткан бүләкләрен, күчтәнәчләрен калдырган да чыгып киткән. Урамда аңа кызның кайсы якка атлаганын, бик моңсу булуын кемдер әйткән. Рәшит матайга атланган бер үсмерне туктатып, Тирәньелга буена җилдергән… Гаҗәп инде, бер карасаң. Адәм әйтеп адәм ышанырлык түгел. Әгәр үзенең башыннан үткәрмәсә, мондый хәлнең була алуына Тәнзилә дә ышанмас иде.
Ләкин Рәшитнең кайтуы хәлләрне катлауландырып кына җибәрде. Рәшит хастаханәгә көн дә диярлек килеп, Тәнзиләнең хәлен белешеп йөрде. Аның белән сөйләшү кызга кыен иде, сүзләре артык берекмәде, Тәнзилә ни әйтергә дә белми аптырады. Динар белән йөрүе турында ишеттергәннәрдер инде, бу егетнең кыяфәтеннән үк сизелеп тора иде. Ләкин йөрү генә бер нәрсә, ә Тәнзиләнең хәле бүтән иде. “Рәшит, бүтән килеп йөрмә. Оныт мине. Мин башка кешедән авырга уздым,” — дип кабатлады ул күңеленнән. Тик моны кычкырып әйтергә батырлыгы җитмәде.
Күңеленнән генә Динарны да көтте. Нәфрәте ничек кенә зур булмасын, үпкә-әрнүләре никадәр генә җанын таламасын, Динарны көтте ул. Апасы аша аның хәлен дә белешеп карады, ә Гөлсинә кул гына селтәде:
— Юк-бар белән башыңны катырып ятма, терелеп чык әле башта.
Динар юк-бар түгел иде. Теге көнне дә: “Мин сине ташлыйм, син миңа кирәкмисең” — димәде бит, баланы алдырсак ничек булыр икән дип киңәшләшкән кебек кенә сорады. Тәнзилә үзе генә зурга алды аның сүзен. Ә бәлки суга ташланмаган булса, икенче көнне Динар белән аралашып уртак фикергә дә килә алырлар иде. Килер әле ул. Әлегә кыенсынып, үзенә урын тапмыйча гына йөридер.
Ә Рәшит, кызның хәле арулана төшүен күрепме, бер көнне үзе сүз башлады:
— Динар белән өйләнешергә җыенасыз икән, — диде ул үзенең яра салуына гафу үтенгәндәй, — Авылда шулай сөйлиләр.
Тәнзилә бер мизгелгә суга төшкән чебеш хәлендә калды. Тик үзен кулга алырга тырышты. Рәшитнең юкка өметләнеп йөрүен искәртү өчен бу иң кулай сәбәп иде. Ләкин кинәт кенә берни дип тә әйтә алмады:
— Әйе… — ул үзенең мескен тавышына үзе гарьләнде, — Йөрдек аның белән. Тик әлегә…
“кияүгә чакыручы булмады,” — дип әйтергәме? “Кияүгә чыгарга җыенмыйм…” Юк… Рәшит үзе ярдәмгә килде:
— Билгеле түгел? Ул әле тәкъдим ясамады?
Тәнзилә баш какты.
— Яратасыңмы соң?
Тәнзилә егеткә карап алды да гаепле кыяфәт белән тагын баш какты. Ул үзен гөнаһ эшләгәндә тотылган сабый бала сыман тойды. Болай ярамый. Әмма башкача мөмкин түгел иде.
Рәшит бер мәлгә сүзсез торды.
— Үзем гаепле инде, — дип көрсенде аннан, — Озата бармадым. Армияга киткәндә дә ничектер сәер генә хушлашу килеп чыкты. Йөргәнсең, дип сине берничек тә гаепли алмыйм. Синең бер гаебең дә юк.
Һәм Тәнзиләнең аркасыннан сөеп куйды. Әллә ничек, әтиләрчә хәстәрлекле, рәхәт итеп. Кызның күзләренә яшь тыгылды.
— Рәхмәт! — дип пышылдады ул — Рәхмәт сиңа, Рәшит.
Рәшит аны кочаклап алды. Бу мизгелдә ул кызның саклап-яклап йөртүче фәрештәсе сыман тоелды. Һәм кинәт уңайсыз сорау бирде:
— Килеп йөриме соң?
Кыз корт чаккандай сискәнеп китте. Һәм үзе дә сизмәстән аның кочагыннан арынды:
— Кем?
— Динар. Бер дә күргәнем юк.
— Әйе. Килә! — диде кыз, үз тавышындагы ялганны үзе үк тоеп. Тик Рәшитнең артык исе китмәде:
— Килер. Әйтермен.
Кыз тагын ашыгып каршы төште:
— Юк! Юк, әйтмә. Кирәкми.
Егет аңа сәерсенеп карап торды да җиңелчә генә елмаеп куйды. Аннан тагын аркасыннан сөеп, саубуллашып китеп барды.
Икенче көнне чылап та Динар килеп җитте. Чәчәк бәйләме тоткан, күчтәнәчләр алган. Аның күрүгә кызның йөрәге жу итеп куйды, йөзенә елмаю җәелде. Динар да елмаеп кочаклап алды. Тик аның кочаклауы ничектер бүтән иде. Элеккечә ашкыну да, дәрт тә юк, бары тик кирәк булган өчен, шулай кабул ителгән өчен генә кочаклыйдыр сыман. Моны кыз шундук тойды. Һәм сөйләшү барышында да үз каршында элеке Динар түгеллегенә ышана барды. Ә аның күз төбендәге күкшелне соң гына күрде.
— Нәрсә булды? — диде ул елмая биреп, — Күз төбеңә?
— Һәй, — дип кул селтәде егет, — Егылдым. Үзеңнең хәлләр ничек соң?
Тәнзилә авыр сулап куйды.
— Үзең ничек уйлыйсың соң?
Динар иңнәрен сикертте:
— Уйламыйм.
Тәнзилә йөрәгенең төбендә нәрсәдер үзгәрүен, аның җимергеч көч булып тышка ургылырга маташуын тойды, тик үзен кулга алырга тырышты.
— Авырга калдырдың да — бетте, хәзер берни дә уйларга кирәкми.
— Тәнзилә…
— Нәрсә?
— Тәнзилә, сабыр ит, яме. Башта тыңлап бетер.
Тәнзилә аңа карап алды. Динар чынлап та бүтән иде. Бу ниндидер сыек үзәкле, тотанаксыз егет. Чибәр, әлбәттә. Үз вакытында телгә дә оста иде. Җыр-биүнең дә кирәген кигезә белә. Ә менә ир-егет буларак, чынлап та, бик сыек һәм үзәксез икән. Моны кыз бары тик әле генә күрде.
— Тәнзилә… Син баланы алдыруга риза түгел, әйеме?
Тәнзилә аңа ачуланып карады.
— Түгел. Яхшы, аңлашылды. Ул очракта, беләсеңме, без нишли алабыз… Без болай итәбез… Мин сиңа өйләнәм.
Тәнзилә үз колакларына үзе ышанмады. Бу сүзләрне ул бик нык көткән иде. Сөйгәненең назлы куеннарында иркәләнеп, кичләрен өенә кайтып яткач та Аның тәкъдим ясау мизгелләрен күз алдына китереп уйланып, хыялланып яткан чаклары аз булмады. Ул моны әкиятләрдәгечә, һич югында кинолардагы сыман итеп күзаллый иде. Болай түгел. Юк, бу инде тәкъдим ясау түгел, ә чыгырыннан чыккан кешенең саташуы иде. Хәер, барсына да үзе гаепледер. Ата-баба сүзен санламыйча, туйга кадәр зина кылып йөргән кызның хыялдагыча яшәргә хакы юктыр.
— Тәнзилә, дим… Син мине ишетәсеңме?
— Нәрсә?
— Син ризамы?
— Нәрсәгә?
Динар аңа аптырап карады:
— Кияүгә чыгарга?
— Риза.
— Матурым! — дип кочаклап алды аны Динар, — Матурым.
Тик бу кочакларда дәрт тә, теләк тә юк иде. Динарда гына түгел. Тәнзиләнең үзендә дә әллә нинди сөенеч, сөйгән кешең белән бергә калу куанычы сизелмәде. Бу йөккә узу бәласеннән вакытлыча котылып тору өчен корылган никах кына. Мәхәбббәт инде үлгән, суынган һәм аның юклыгы икесенә дә билгеле иде.
Динар китеп беркадәр вакыт узуга Рәшит килеп җитте. Тумбочка өстендәге чәчәкләрне ул шундук күреп алды:
— Килдеме?
— Килде-е… — дип сузды Тәнзилә ни өчендер бераз елмаеп.
Рәшит җитди иде:
— Шуннан?
— Тәкъдим ясады.
Монда инде уратып-чуратып торуның кирәге юк иде. Мәче белән күсе шикелле кыланырга түгел, ә мөнәсәбәтләрне ачыкларга вакыт.
— Ә син?
— Ризалаштым.
Бу сүзне ишетүгә Рәшит дертләп китте, күзләрендә гаҗәпләнү, соңрак нәфрәт пәйда булды. Моңа кадәр гел тыныч булган егеттән Тәнзилә моны көтмәгән иде.
— Нәрсә? — дип кабатлады Рәшит, — Бәлагә таргач, сине бар дип тә белмәгән, яның килеп тә карамаган, барлыгыңны искә дә төшермәгән егеткә кияүгә чыгарга ризалык бирдеңме? Син? Тәнзилә?!
Кыз, әлбәттә, моның Рәшиткә сәер булып тоелуын аңлый иде. Ләкин ул барсын да белеп бетерми шул.
— Әйе.
— Ник? Тәнзилә?
Тәнзилә аның газап тулы күзләренә карап алды да көрсенеп кенә куйды. Рәшит кинәт нәфрәтнең үзенә әверелде:
— Кичерү юк сиңа, — дип сөзеп чыгарды ул тешләре арасыннан, — Кичерү юк… Беркайчан да…
Һәм кырт борылып китеп барды.
* * *
Хастаханәдән чыкканда каршыларга берәү дә килмәде. Тәнзиләнең хәле авыр түгел иде, шулай да кияүгә чакырган кеше килеп алса, бераз күңеллерәк буласы кебек тоелды. Моны хәтта палатада идән юучы карчык та сизде, Тәнзилә әйберләрен җыеп чыгып барганда:
— Яныңнан егетләр өзелми торган иде, — дип кеткелдәде, — Ә алырга берсе дә килмәгән.
Кыз сер бирмәскә тырышты:
— Аста көтә, — дип елмайды ул, — Машина белән килгән.
— Ә-ә, алай булса яхшы, — диде карчык, үзе нәрсәнедер хәл иткән сыман, — Бик яхшы.
Тәкъдим ясаганнан соң егет кеше көн дә килергә тиеш кебек иде. Хәтта үзе теләмәсә дә. Йоласы шул бит инде аның. Булачак кәләшең түгел, якынрак танышың хастаханәдә ятса да килеп йөрисең, хәлен белешеп, сөйләшеп утырасың. Тик Динар килмәде.
Авылга кайтканның ничәнчедер көнендә капка төпләренә килеп сызгырды. Тәнзилә чыккач исәнләштеләр дә сөйләшер сүз табалмыйча озак кына тын тордылар. Динар моңа кадәр сүзгә аптырый торган егет түгел иде. Әле шулай дәшми генә боргалануына кызның эче пошты:
— Нигә килдең? — диде ул аптырагач.
Динар аңа аптырап карады. Елмаерга тырышты:
— Кәләшем янынамы?
— Кәләшең? — дип гаҗәпләнде кыз. Аңа бу сүзне ишетү… юк, бу сүзне Динар авызыннан ишетү сәер тоелды. — Алайса, нигә кәләшеңне каршыларга килмәдең? Ял йортыннан түгел, хастаханәдән кайта иде бит.
— Гафу ит, — Динар аны җиңелчә генә кочаклап алды, — Кичер, Тәнзилә.
Кызның күңелендә ирексездән Рәшитнең сүзләре калкып чыкты: “Кичерү юк сиңа”. Тик моны кычкырып әйтмәде, ирен чите белән елмаеп кына куйды:
— Сәер син.
Динар уйчан гына баш какты. Һәм бераздан әллә кайчангы сүзне дәвам иткәндәй әйтеп куйды:
— Алдагы атнада сине сорарга киләләр.
Менә бу сүзләрне ишеткәч, дулкынлану, күңел күзәнәкләренең ләззәтле лепелдәве булырга тиеш иде. Ләкин алай килеп чыкмады. Әлеге хәбәр нинди битарафлык белән әйтелгән булса, шундый ук битарафлык белән кабул ителде.
— Ничәсендә?
— Әлегә төгәл билгеле түгел, — диде Динар ни өчендер ияген сыпырып, — Хәбәр итәрмен. Очрашып торабыз бит.
Кыз пырхылдап көлеп җибәрде:
— Очрашып?!.
— Гафу ит… Моннан соң көн дә килермен… Шәһәрдән генә урап кайтам да.

Марат Кәбиров

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас