Литература
19 Августа 2022, 11:00

КИЧЕРҮ ЮК

2 өлеш Рәшитләрнең капкасыннан атлап керү белән сәер күренешкә тап булды… Кыз аны башта аңламыйча торды, мондый нәрсәне аның бер кайчан да күргәне юк иде. Аңлагач, үз күзләренә үзе ышанмады. Малих абый, Рәшитнең әтисе, малайны койма буендагы скәмиягә яткырган да аның шәрә аркасына каеш белән суга иде…

КИЧЕРҮ ЮККИЧЕРҮ ЮК
КИЧЕРҮ ЮК

Рәшитләрнең капкасыннан атлап керү белән сәер күренешкә тап булды… Кыз аны башта аңламыйча торды, мондый нәрсәне аның бер кайчан да күргәне юк иде. Аңлагач, үз күзләренә үзе ышанмады. Малих абый, Рәшитнең әтисе, малайны койма буендагы скәмиягә яткырган да аның шәрә аркасына каеш белән суга иде…
— Суга салыр өчен бирделәрме сиңа ул акчаны! — дип тиргәшә үзе, — Әнәңне шулай иткән малай! Бөтен дөньяны суга сал… Җилгә очыр бөтен булганыңны…
Һәм нәфрәтенең иң югары ноктасы булып каеш чыжлаган ишетелә… Һәм ул каеш саңгырау аваз чыгарып Рәшитнең аркасына килеп төшә… Рәшит ни өчендер кычкырмый… Шыңшый гына… Карышмый да, йөгерергә, качарга да омтылмый. Ул тулысы белән әтисенең иркенә бирелгән… Аркасына каеш төшкән саен яралы эт сыман шыңшып ала да тына… Ә аркасы… Анда буй-буй кызыл эзләр сызылып киткән… Кайберләр җирләре канаган да кебек…
Кыз бертын телсез булып карап торды да малайны җәзадан коткарырга теләп кычкырып җибәрде:
— Малих абый!..
Малих аны ишетмәде. Сүгенеп сөйләнә-сөйләнә кыйнавын белде.
— Бер нәрсә дә җиңел генә килми… Бу дөньяда без дә кыйналабыз… Һәр тиенне менә шулай кыйналып табабыз…
— Малих абый! — Тәнзилә аның каршысына ук килеп басты, — Нәрсә?!. Үзеңә дә кирәкме әллә, эт җыккан хатын…
Малих ярсу белән борылды да эндәшүченең үз хатыны түгеллеген аңлап туктап калды. Өй ишегенә карап алды.
— Җебегән! — дип сүгенде аннан соң, — Кибеткә барырга да ярамый. Шикәрен елгага төшереп җибәргән. Ир кеше шундый була мени?!.
Тәнзилә Рәшитнең ни өчен кыйналуын белгәч, өстенә салкын су сипкәндәй катып калды. Бала җоннарының кабаруын тойды. Арка үзәге буйлап салкын йөгерде.
— Гаиләсен ничек карый ул шушы көенчә, — дип сукранды Малих, — Кеше арасында ничек яши?!. Җебегән! Мәмәй!
Рәшит шунда торып утырды. Ул кыз ягына күз генә сирпеп алды да карашларын җиргә төбәде. Бик мескен, кызганыч иде Рәшит. Һәм үз мескенлегеннән ояла, шул гарьлектән бөтенләй кечерәя бара иде.
— Менә… — Тәнзилә үзе дә сизмәстән кулындагы пакетны Малихка тоттырды, — Сау булыгыз…
Малих бер шикәргә, бер Рәшиткә карап алды. Һәм кулындагы каешын атып бәрде.
Рәшитләр ихатасыннан чыккач кына Тәнзилә үзендә иркенлек тойды. Тик бу иркенлдек ләззәт китермәде, моңа кадәр кысылып торган тойгыларның ташуына гына сәбәпче булды һәм кыз үксеп елап җибәрде. Сугыш турындагы киноларда тоткын малайларны күргәне бар иде Тәнзиләнең. Рәшитнең кыяфәте аңа шуны хәтерләтте. Аерма бер генә, Рәшит концлагерда түгел, ә үз әтисенең йортында.
Һәм кыз үзен гаепле итеп тойды. Әгәр басмадан чыкканда янчыгын төшереп җибәрмәгән булса, Рәшит кыйналмас иде. Хәтта соңыннан… Малай биргән пакетны үзләренә алып кайтмыйча, Рәшиткә кертеп биргән булса да… Барсына да Тәнзилә гаепле иде…
* * *
Үзләренең капкасыннан атлап керүгә, Тәнзилә ниндидер сәер дөньяга юлыкканын аңлап туктап калды һәм кире чыгып йөгерергә чамалап капка тоткасына үрелде, тик тотка юк иде, капка да юк, аның урынында стена хасил булган. Кояш та сүнгән… Тирә яктагы бөтен дөньяны тутырган зәңгәрсу караңгылык күз карашын да, уйлау сәләтен дә, хәтта хыялны да чикли иде. Ишегалдында караңгылыктан башка да үзгәреш зур, бу аларның үзләренеке түгел, бу бөтенләй бүтән ихата… Бакчага керә торган койма буенда киң генә эскәмия, ә аның өстендә япа-ялангач Гөлсинә ята иде. Гөлсинәнең аркасын буй буй кызыл тасма телгәләгән, ул тасмалардан кан саркып тора. Ә әтисе озын каеш белән кызны кыйный иде.
— Әле син акча яшереп саклыйсыңмы? — ди ул күкрәк төбеннән саркылып чыккан тавыш белән, — Мин бөтен тапканымны гаиләгә алып кайтам, сезгә бирәм. Ә син үзең өчен дип саклыйсың!
Һәм ул тагын кыйнарга тотына. Һавада каеш чыжлаганы, аның юеш аркага килеп бәрелгәне, Гөлсинәнең ыңгырашып куюы ишетелә. Апасы еламый. Ул шыңшып-шыңшып кына ала. Хәлсез генә ыңгырашып куя. Ә әтисе кыйный. Аның маңгаеннан бәреп чыккан тир күзенә төшә, яңаклары буйлап шуыша. Әтисе аны кул аркасы белән сөртеп ала да эшен дәвам итә. Бераздан еш-еш сулап туктап кала. Сүгенә…
— Әллә син акча табуны бик җиңел дип беләсеңме?! — ди ул ярсу белән, — Син күрше күләнгә янчык-янчык шикәр таратып ятсын өчен эшлимме әллә мин?!.
Һәм беркадәр хәл алгач, кабат каешын күтәрә.
— Әти!
Әтисе аны ишетми, Гөлсинәгә суга… Тәнзилә аның каршысына ук килеп баса.
— Әти!
Әтисе аны күргәч туктап кала.
— Әнә, дөньяны таратып ята, — дип Гөлсинә ягына ымлый, — Хатын-кыз ул — дөнья тоткасы, ул өендәге мөлкәтне кешегә таратырга тиеш түгел.
Тәнзилә ни әйтергә дә белми. Апасы да кызганыч. Аның Гөлсинәне коткарасы, бу газаплардан хәзер үк тартып аласы килә. Тик үзе өчен дә курка. Әгәр барсына да үзе гаепле икәнен әйтсә, әтисе аны кыйный башлар кебек тоела. Әтисе тагын каешны күтәрә…
— Әти… — Тәнзилә үз хисләренә үзе тончыгып туктап кала, — Әти…
Теге кире борыла:
— Нәрсә?! Әллә сиңа да кирәк?
Тәнзилә ашыгып башын чайкый:
— Юк, юк, әти… — Һәм дәвам итә, — Ул гаепле түгел… Мин илтеп бирдем… Мин…
Әтисе туктап кала.
— Нәрсә?
— Мин гаепле, дип кабатлый Тәнзилә, — Мин…
Әтисе мизгел эчендә Гөлсинәне эскәмиядән күтәреп ала да читкә атып бәрә. Һәм Тәнзилә каршысына килеп баса:
— Чишен! — дип боера ул, — Ят эскәмиягә.
— Юк…
Шундук аркасын нидер көйдереп ала. Каеш икән. Тагын… Тагын…
— Ят эскәмиягә! — дигән боерык ишетелә, — Чишен дә ят.
Тәнзилә ялвара:
— Юк, әти, зинһар өчен…
Кинәт көчле кул аның күлмәген умырып төшерә дә ялангач калган кызны эскәмиягә ыргыта.
— Әти! Тимә миңа, зинһар!
Кыз әтисенә мөлдерәп карый һәм коты алынудан тагын кычкырып җибәрә:
— Абый!
Аның янында әтисе түгел, ә Малих абый каеш тотып басып тора.
— Малих абый, тимә! — дип кычкыра кыз, — Зинһар өчен…
Ләкин аны беркем дә ишетми. Һавада каеш чыжлап ала да тонык тавыш белән чәпелдәп аның аркасына килеп бәрелә. Тагын… Тагын… Тәнзилә кычкырмый, кычкырырлык хәле юк… Сызланудан зиһене дә таркалган бугай, хисләре дә тупасланган. Ул бары тик шыңшый гына…
— Тәнзилә!
Бу тавыш кайдандыр, авырту, гарьләнү, үкенү тойгылары арасыннан үсеп чыга. Һәм тагын кабатлана:
— Тәнзилә! Нәрсә булды?
Апасы. Гөлсинә. Үзе дә шушында ич, нәрсә булганын күрми микәнни? Әллә ул авыртудан сантыйланганмы? Тирә-якта нәрсә булганын аңларлык халәттә түгелме?
— Тәнзилә, үскәнем! Уян!
Уян дигән сүз тәэсир итә. Тәнзилә күзләрен ачып тирә-ягына карана. Якты…
— Тәнзилә, үскәнем!
Гөлсинә аның йөзенә иелгән, җиңелчә генә итеп битләрен чәбәкли:
— Уян, үскәнем… Син саташасың…
Тәнзилә торып утырды. Тирә-ягына каранып алды. Юк, ихатада да, әллә нинди зәңгәрсу караңгылыкта да түгел, үзләренең бүлмәсендә ул. Әле күргәннәре төш кенә булган бугай. И, уяну шундый рәхәт инде. Бөтен саташуларың коелып төшә, бөтен сызлануларың юкка чыга. Шулай да Тәнзилә апасына шикләнебрәк карады.
— Аркаңны күрсәт әле.
Гөлсинә аптырап калды. Ләкин сеңлесенең саташуын уйлап алды бугай, күлмәген күтәреп арты белән сеңлесенә борылды. Аркасында калак сөяге янындагы миңнән башка бер нәрсә дә юк иде.
— Нигә утны яндырдың?
— Син алама төш күрдең бугай, — дип елмайды Гөлсинә, — Яктылыкта уянсын дидем.
Һәм сеңлесен назлы итеп кочаклап алды. Тәнзилә апасына сыенды. Апасы җылы рәхәт иде.
— Апа, мин сиңа бер нәрсә сөйлимме?
— Сөйлә, үскәнем.
— Әтисе Рәшитне кыйный…
Гөлсинә пырхылдап җибәрде.
— Малайларга һәрвакыт бераз өлеш эләгә. Рәшиткә генә түгел, барсына да.
Тәнзилә үзенекен сөйләде:
— Моңа өлеш кенә эләкми… — диде ул бик җитди тавыш белән, — Рәшитне әтисе кыйный. Чын итеп.
Һәм бүген көндез күргәнен түкми-чәчми сөйләп бирде. Барсын да Гөлсинәгә сөйләгәч, күңеленә җиңел булып калды һәм Тәнзилә ипләп кенә йокыга китте.
Куркыныч төшләр аны башкача бик йөдәтмәде. Кайбердә каеш чыжлаганын, кайчагында концлагерьдагы Рәшитне күрде. Анда да аерма-ачык итеп түгел, ничектер томан аша… төссез итеп… Тора-бара тойгылары да үтмәсләнеп калды бугай, алар ул кадәр җанын өзгәләмәде. Шулай да күңеленең кайсыдыр почмагында гаеплелек тойгысы калды бугай. Гаеплелекме, үзеңне бурычлы дип санаумы инде ул, әллә рәхмәт хисеме — аңламассың. Һәрхәлдә, Рәшиткә карата ниндидер бер үзенчәлекле караш, битарафлыктан тырпаеп торган бер нәрсә…
Моның әле өлгереп җитмәгән мәхәббәт хисе икәнен аңлау өчен хәтсез вакыт кирәк булды.
* * *
Әлеге хәлләрдән соң Рәшит һәрвакыт диярлек Тәнзиләнең игътибар үзәгендә булды. Җиденче-сигезенче сыйныфлар мәктәптә өлкәннәрдән исәпләнә һәм күп кенә чараларны, чаңгы ярышлары булсынмы ул, футбол, яки волейбол уеннарымы, төрле бәйрәмнәргә багышланган концертларга әзерләнүме — барсын да диярлек бергә үткәрәләр иде.
Әле футбол ярышы бара иде. Тәнзиләләр сыйныфындагы малайлар белән Рәшитләр сыйныфы көч сынаша. Элек мондый уеннарга артык исе китмәсә дә Тәнзилә соңгы вакытта аларның берсен дә калдырмый башлады. Уенны күзәтү, шул арада татлы хыялларга күмелү рәхәт иде.
Әнә, Рәшит тупны эләктереп алган да дәгъвәчеләр капкасына йөгерә. Аның артыннан куа чыгучылар әллә кайда ук торып калган. Ә Тәнзиләнең сыйныфташ кызлары менә-менә “гол” буласын аңлап, тын алырга да куркып утыра.
— Әйдә! Тип! — дип пышылдый Тәнзилә.
Янында утырган ахирәте сәерсенеп карап куя:
— Кем өчен син? Безнекеләр җиңелә бит…
Тәнзилә елмая:
— Күрше бит ул минем.
Тик Рәшит тибәргә өлгерми, капка янына җитүгә каршысына икәү килеп чыга. Тик ул җайлы гына итеп якындагы иптәшенә пас бирә. Теге икәү туп артыннан йөгерә. Ә ул арада иптәше тупны кабат Рәшит ягына җибәрә. Кәкре чәкән! Туп читкәрәк китә, ул инде дәгъвәче егетләргә күчәргә мөмкин. Тик Рәшит шундук тупка ташлана да мизгел эчендә тибеп җибәрә.
— Гол! — дип шау-гөр килә тирә-як, — Гол!
Тәнзилә дә аларга кушыла. Футбол кырындагылар инде туп кертүче малайны кочаклап ала. Тик бу… Бу Рәшит түгел… Югары очтан Рамил исемле малай. Әлбәттә, моның Рәшит түгеллеген Тәнзилә белә. Белә иде. Тик ул Рамил урынында нәкъ менә Рәшитне күрергә тели иде. Ул Рәшитнең һәр өлкәдә беренче булуына өметләнә, шуны тели, шуны көтә. Ә Рәшит… Ул әллә кайда. Хәтта Рамилны котларга да иң соңгылардан булып килеп җитә.
Ул арада уен кабат башлана…
“Рәшит! — дип ярсый Тәнзиләнең күңеле, — Әйдә, эләктер тупны! Йөгер! Тип! Күрсәт үзеңнең кемлегеңне!”
Тик болай дип кычкырып әйтә алмый. Бары тик энәдә утырган сыман тынгысызлана, әле анда, әле монда күчә, үз уйларын, үз көчен ниндидер тылсым ярдәмендә Рәшиткә тапшырырга тели, тик бернинди дә нәтиҗәгә ирешмәгәч, чарасызлыктан чәбәләнергә мәҗбүр була.
“Рәшит!!! Әйдә!”
Ә Рәшитнең көченә, булдыклылыгына ул ышана. Бары тик җай гына таба алмый бугай, нәрсәдер аңа үзен күрсәтергә мөмкинлек бирми. Тәвәккәллеге җитмиме, күңел иркенлегеме шунда… Хәтта кулына туп эләккәч тә нәрсә эшләргә белмичә җебебрәк кала. Дәгъвәче капкасына йөгерер урында, иптәшенә пас бирә. Көтелмәгән туптан тегесе дә каушабрак кала. Ул арада Рамил килеп чыга һәм…
Рамил оста малай инде. Әнә бит футбол кырын ничек ертып бара. Аны беркем куып тота алмый, каршысына чыгучыларны да бала-чаганы алдаган кебек кенә артта калдыра. Һәм — гол!.. Юк, бу юлы гол түгел икән, капка сакчысы өлгеррәк булып чыкты. Ул тупны эләктереп алды да шунда ук кирегә тибеп җибәрде. Туп Рәшит янына гына килеп төште.
— Рәшит!
Монсын кыз үзе дә сизми калды. Бары тик янындагы иптәш кызлары сәерсенеп карап куйгач кына гаепле елмаеп:
— Күрше… — дип акланды.
Ә Рәшит… Ул тупны эләктереп алды да капкага ташланды.
— Пас! Пас! — дип кычкырышты иптәшләре аның ягына табан килгән өерне күреп.
Тәнзилә дә күңеленнән шулай дип кабатлады.
— Пас бир, Рәшит! Әнә уң яктагы малай уңайлы тора!
Бу сүзләрне ул кычкырып әйтмәде. Ләкин үзенең күңелендә алар дөнья яңгыратып кычкырганнан да көчлерәк булып яңгырады. Бу сүзләрне саңгыраулар да ишетергә тиеш кебек иде. Һәм Рәшит ишетте…

Марат Кәбиров

Дәвмы бар

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас