

...Аклы - зәңгәрле капкалы йорт. Өй түбәсендә кечкенә генә тәрәзә. Кечкенә чакта шул тәрәзәдән карарга хыяллана идем. Хыяллана гына идем, чөнки бу күрше йорты. Ә күршедә минем тагын бер якын дустым - Зөлфәт яши иде. И - и - и - ии, кызык иде дә инде аның белән. Көлдереп үтерә иде ул барчабызны. Хәзер Зөлфәт җир шарын гизә: "дальнобойщик" булып эшли. Озак, ерак рейсларга йөри. Кайткан вакытларында очрашкалашып торабыз. Шау - гөр килеп авылның астын - өскә күтәрә торган егет ул. Шулай берсендә, авыл чүплегендә иске фотоаппарат тапкан да бу, малай - кызларга мактанып йөри.
- Ватык бит инде ул, ташла, нигә кирәк ул сиңа кеше искесе - дим тагын узенә.
- Булса инде, кеше белми бит аның ватык икәнен.
Беркөнне урам буйлап түбән очка - фермага төшеп барабыз моның белән. Бу һаман шул ватык фотоаппаратын кулыннан төшерми. Шак та шок баскалап, имеш, авыл урамнарын, йортларын төшереп йөри. Борылып карасак, безнең арттан авыл фельдшеры, Гөлназ апа, үзенең кызлары белән "түбәночка" төшеп бара икән.
- Гөлназ апа, әйдә фотога төшерим әле сезне кызларың белән, истәлек булып калыр, - дип каршыларына ук чыгып басты Зөлфәт ватык фотоаппаратын тотып.
- Әйдә соң! Мы разве против! - урысчалатып җавап биреп, көлеп куйды Гөлназ апа.
- Әйдә, кызларым, басыгыз әле яныма. Зөлфәт абыегыз хәзер фотога төшерә безне.
И тотынды инде бу авыл буйлап барлык очраган кешеләрне фотога төшереп йөрергә. Авыл апалары матур иттереп киенеп чыга башладылар. "Югарочтан" Зәриф бабай, барлык балаларын, оныкларын ияртеп, эзләп төшкән Зөлфәтне, фотога төшәр өчен. Авыл гөрли, бөтенесенең фотога төшәсе килә. Кайсы берсе әзрәк акча да тыга башлады Зөлфәтнең кесәсенә. Безгә кызык инде, көлә - көлә эчләребез катып бетте. Әле сез Зөлфәтне күрсәгез... Берәрсе сурәткә төшер әле дисә, акыллы чырай ясап куя да, рәхәтләнеп фотограф ролен уйнарга керешә - артист. Әле өйрәткән була бит үзенчә: уңга кара, болай бас, тегеләй эшлә... Фотограф хезмәтен озак кына башкарырга туры килмәде Зөлфәткә. Беркөнне шулай "акча эшләгәндә", председатель Равил абый танып алмасынмы үзенең фотоаппаратын:
- Бу минем иске фотоаппарат түгелме соң? Кая күрсәт әле? Күптән чүплеккә очкан иде бит инде ул! Эх, малай актыгы! Бәреп үтерәм мин сине! - дип, авыл урамы буйлап, Зөлфәтне куарга тотынды.
- Күпме кешене алдадың бит, шайтан малай! Авыл халкы авылдан куып чыгарыр хәлгә җиткән иде. Шунда җәлләделәр бугай тагы үзен. Ә Зөлфәткә нәрсә - кулларын кесәсенә тыгып, кеше көлдереп йөрүен дәвам итте. Хәзер дә шундый әле, бер дә үзгәрми үзе.
И - и - иии, кызык хәлләр бик күп булды инде ул яшь чакта. һәрберсен исеңә төшерә башласаң, гомерең җитмәс...
Күңел түрем сыкранып куйды, аркамнан тамчы - тамчы тир бәреп чыкты... Чөнки мин хатирәләргә күмелеп, балачагым үткән йорт каршына килеп басканымны сизми дә калганмын. Әйе, монысы инде безнең капка. Әллә безне көтүдән арып, әллә искереп, бер якка авышкан ул. Агачының да зәңгәр төсе күптән чыгып беткән, кыршылган инде. Яртылаш җиргә күмелгән тәгәрмәч тә хәтта һаман үз урынында. Безнең әби, көтүдән кайтучы малларга диеп, иске ипиләрне турап, савытка салып, көтү каршыларга диеп, гел шул ярты тәгәрмәчкә чыгып утырыр иде. Дөрес, ул ипи малларга калмый да инде. Чөнки без, бала - чагаларга, ипи урамда мең тапкыр тәмле тоела иде. Көтү кайтуга, әби малларын мактый - мактый, куып кереп китәр иде. Ул шул тәгәрмәч өстеннән кузгалып китүгә, абый - энеләр белән ярыша - ярыша, әбинең урынына утырыша идек... Өй каршындагы, заманында бабай утырткан, сирин агачы да картаеп беткән. Аның ботакларын ничә еллар буена сагыш җиле ботарлаган сыман тоелды. Күзем "урам як" коймасына төште. Балачакта рәт - рәт булып, матур ачык зәңгәр төскә буялган койма аша, әбинең гөлгә тулган тәрәзә төпләре күренеп тора иде. Ә хәзер исә, авышкан, черегән койма ярыклары арасыннан кычыткан яфраклары гына күренеп тора. Әнә, кура җиләге куагы... Йөземә елмаю йөгерде... Исемә, бүген таң алдыннан күргән төшем, кылт итеп, төште. Карале, һаман үсәләр әбием куралары. Шомырт агачы гына кибеп беткән. Авыр кар өеме үзәк кәүсәсен сындырганмы, әллә кышкы салкыннар туңдырганмы үзен?! Хәзер миңа аны кем әйтсен дә, кем генә аңлатсын икән! ...Өй үзе дә шактый искергән, түбәсе дә дуга сыман халәткә кергән моның. Диварларының буяу төсләре кыршылгандай, алар белән бергә хәтере дә уелган... Чөнки мине танымыйча: "Кем син юлчы"? - дип миңа карап, аптырап торган сыман. Адәм тавышын, кеше кулын, җылысын күптән тоймаган инде бу өй, онытып та бетергән. Күптән кич җитүгә тәрәзәләрендә уты да янмый, мөрҗәләреннән төтене дә чыкмый инде аның. "Урам як"ның бөтен җирен астын - өскә китереп балачагалар да шауламый. Өй түрендәге ак мич тә инде күптән кызыл күмерләрендә май исе чыгармый. Әбиемнең шул мичтә иртән иртүк, ипи камырыннан "урлап" калган ачы камырдан коймак пешерүләре истә, әле һаман истә... Ә шул ук мичтән яңа чыккан кайнар ипи исләре? Әйтерсең лә, әле генә мичтән яңа пешкән ипи чыкты, хәтта авызыма сулар килеп китте. И - и - ииии... Һаман да бит әбинең җырлый - җырлый ипи салганнары күз алдымда. Кичтән әзерләргә тотына иде инде ул. Әчи торсын диеп башта колмактан ясалган чүпрә, җылы су, онны бергә бутап куя иде дә, ятар алдыннан гына, бер чүмеч су, маен, тозын, шикәрен өстәп тагын изеп куя иде. Иртән тәмле ипи исе, борынымны кытыклап, уята иде инде. Аннан да тәмле әйбер булган микән ул дөньяда?! Без, бала - чагалар, ул ипине кайнар килеш сындырып, исни - исни ашап йөри идек. Кайларга киттең соң син, балачак?.. Кире кайтмас юлларда югалып, адашып йөрисеңме әллә?..
- Абый, нәрсә югалттың монда? Борылып карасам, каршымда биш - алты яшьләр тирәсендәге бер малай басып тора. Кап - кара түгәрәк күзләрен тутырып миңа карап торулары йөрәгемне сыкратып куярга да өлгерде. Башында соры эшләпә, өстендә яшел футболка, кара шорты кигән, аягында үзеннән дә зур гәлүш.
- Югалттым, энем... Бик зууур әйбер югалттым бугай мин...
Әллә минем җавапны ишетеп бетермичә, әллә ишетергә дә теләмичә:
- Бу өйдә беркем дә яшәми бит, абый. Кайтучылар да күренми, - диде дә, олы гәлүшләрен лаштырдатып, "түбәночка" таба китеп тә барды...
...Күз яшьләремне сөртә - сөртә, бик озак карап калдым мин ул малай артыннан... "Түбәночка" юнәлгән саен, бу сабый да күз күременнән әкеренләп юкка да чыкты.
Уйларымны бер почмакка җыярга теләпме, бу кадәрле мәгълүматне, хатирәләрне башымда эшкәртергә ниятләпме, тәгәрмәч өстенә утырып, тәмәкемне кабыздым.
Кара син, нинди матур мәчет салып куйганнар икән бит. Мин балачагымны куып тотарга теләп, искә алып, уйларыма чуалып, бөтенләй берни күрмәс халәткә җиткәнмен икән. Кирпечтән күтәрелгән яңа өйләр дә шактый күренә. Авыл үзенчә яши икән ләбаса. Бер карасаң, авыл үзгәрмәгән дә бугай. Бәлки, без үзгәргәнбездер?
Тәмәкене сүндереп, читкә ташладым. Бәбкә үлән генә түгел, инде алабута, кычытканнар да тирән тамыр җибәреп, үсеш алган капка төбенә исем китте. Күңел түрендә берничә төрле хис хөкем сөрә иде. Зур дулкынлану белән, капканы куркып кына ачтым. Капка авыр сулаган төсле шыгырдап куйды. Әкрен генә ишек алдына атладым. Йә инде, каршы ал, өем. Мин кайттым...
Артур һәм Динара Мухамаевлар