

Әбиемнең тәрәзә төбендә үсеп утырган песи гөлләре аша утеп кергән иртәнге кояш нурлары, күзләремне иркенләп ачарга ирек бирми, өстәвенә битләремне дә кытыклый. Урамда, авылны яңгыратып, әтәч кычкыра. Күрше әтәченең тавышын әллә кайлардан таныйм мин. Баш очында чебеннәр без - без итеп, үртәп очып йөриләр.
- Эх сезне - е... - дип ачуланып, калын, авыр юрганымны муеныма кадәр каплап, борылып яттым. Әбинең май аеннан ук җыя башлаган үлән исләре бөтен верандага аңкый иде. Шул төрле үлән исләренә чуалып, үземне болыннарда йөргән кебек хис итәм.
Кече бүлмәдән сепаратнын көр тавышы ишетелә.
- Әһә, әби каймак аерта!
Сикереп тордым да, кухня ягына йөгереп чыктым. Аны - моны карап тормыйча, өстәл читендә ятучы агач кашыкны гына эләктердем дә, әби янына килеп бастым.
- Иии, куй улым, куй кашыгыңны каймак астына, - дип елмаеп каймак аккан якка омлады. Үзе минем башымнан сыйпап, йомшак кына аркамнан кагып алды. Әйтерсең лә, минем чын авыл баласы булып үсүемә, бер төсле шатлана иде.
Сепарат, бөтен көчен куеп, ике аяклы эскәмиядә үз эшен башкара иде. Бер борыныннан ургылып аерылган сөт акса, икенче борыныннан тал чыбыгыдай нәзек булып, каймак тама иде. Шул нечкә генә агып торган каймак астына агач кашыгымны куйдым. Җылы каймак белән тулган кашыгымны тиз генә алып авызыма да бушаттым. Каймагы бетү белән, кашыгын да яларга керештем. Тәмле дә соң инде. Менә бит ул кайда шатлык. Әби шул арада яшел төс йөгертелгән кәсәгә миңа дип яңадан каймак җыеп, кичә генә салынган ипи кисәген кулыма тоттырып, өстәл янына утыртты. Каймакка ипине мана - мана ашадым. Эх, бәхетле балачаклар...
Урамда бүген дә эссе булачагы сизелә иде. Иртән иртүк күктә кояш кыздыра. Мин ишек төбендәге баскычка чыгып бастым да, иртәнге саф hаваны сулап, киң итеп кулларымны җәеп киерелеп алдым. Яратам да инде җәйне. Тавыклар инде күптән ишек алдын сырып алганнар. Ыңгыраша - ыңгыраша, бер - берсе белән әллә сөйләшеп, әллә серләшеп, таш асфальт ярыкларыннан шытып чыккан яшел үләнне чүпләп йөриләр. Әллә яшел үлән, әллә вак таш - пыяла чүплиләр шунда...
Мин бакчага таба юнәлдем. "Агач капкасыннан" кереп, кранны ачып, салкын су белән битемне юарга керештем. Кулларымны куш учлап куеп, су җыям да, битемне тиз - тиз ышкып, сулыш алырга куркып, сыпырып төшерәм. Тиктормас су иякләрдән агып, муен буенча аска тәгәри. Кулдагылары да терсәккә таба юл ала. Су такта басмага челтер - челтер агып төшеп бәрелә дә, аякларыма чәчри. Аннары кура җиләге куагы астына агып китә. Урам ягына караган куакларда, әнә, кызыл куралар күренә. Ул якта тизрәк пешә шул җиләк, чөнки анда матур иттереп кояш төшә - әби шулай ди. Бу ягында әле ап - аклар. Аларын да авызыма кабып йотам әле кайвакыт, үзенчә тәмле бит. "Вареньега калдырмыйсың инде!" - дип ачулана әби. Нишлим инде, кызыктырып үсеп утырмыйлар аны! Әле арт яктагы бакчага керә алсам иде ми - и - иин. Капкасын ачарга буем гына җитми шул, бигрәк биек. Белсәгез иде андагы җиләк-җимешнең күплелеген. Анда кызыл, татлы "виктория" җиләге дисеңме, кара карлыган, кызыл карлыган, кара миләш. Ә -ә - әһ. Мин карлыганның карасын күбрәк яратам, ә менә минем туган абыем - Марат - кызылын. Үлә инде шул кызыл карлыган дип. Шәһәрдә әле үзе, мәктәптә җәйге практикада. Бер - ике атнадан кайтыр инде.
Узган елны безнең белән бер кызык хәл булды бит әле. Әниләр, капканы ябарга онытып, "арт бакчага" бәрәңге карарга дип чыгып киттеләр. Без моны абый белән күреп алдык бит. Берсе дә күрмәгәндә кереп киттек бакчага. Планда туйганчы җиләк ашау. Рәхәтләнеп җиләкләрне өзә-өзә ашарга керешкән генә идек, шыбыр - шыбыр яңгыр да яварга тотынды. Мин тавык йомыркасы хәтле җиләкне өзеп алдым да, читтә торган бәрәңге базы өстенә кереп тә качтым.
- Марат! Әйдә монда кер, чыланып бетәсең хәзер. Аннары эләгә үзеңә әнидән.
- Хәзер - хәзер.
Үзе һаман җиләк сыдыра. Ну бу абыйны... Бәрәңге бакчасы ягыннан әниләрнең тавышлары ишетелә башлады.
- Абый, кайталар бугай! Кер монда, әйдә качыйк, күрмәсеннәр.
Абый шул сүзне генә көткән сыман, чүгәләгән урыныннан тиз генә сикереп торды да, выж дигәндәй баз өсте эченә кереп тә чумды.
- Иел әйдә, күрәләр бит үзеңне. - дип футболкадан тартты. Мин чүгәләдем.
- Тс -с - с! - бармагын борын очына терәп, тавышланма ди миңа Марат абыем. Әни белән әби ашыга - ашыга, үзара нидер сөйләшеп, без качкан баз өсте яныннан үтеп тә киттеләр. Аларның да яңгырдан качып, өйгә ашыгулары күренә иде. Әмма ничек кенә ашыксалар да, бакча капкасын бу юлы ябарга онытмадылар.
- Ничек чыгабыз инде хәзер? - дип аптырап калдым мин. - Җитмәсә яңгыры да туктарга уйламый һаман. Озакка килде бугай?!
- Курыкма, мин бит яныңда. Әни әйткәндәй, миндә бит Ленин башы. - Бер план туды да бугай инде. Әйдә, минем белән, - диде дә бу капкага таба йөгереп тә китте. Мин шунда берни дә аңламый басып калдым. Нишләргә инде, үземә генә калырга куркыта. "Әгәр баз астыннан берәрсе чыкса?" дигән уй узды башымнан. Тәнем чемердәп куйды. Җеннәр белән бәйле бик күп куркыныч хәлләр сөйлиләр бит авыл әбиләре. Озак уйлап тормыйча, тоттым да чаптым абый артыннан.
Мин килеп җиткәндә, абый койма өстенә менеп бара иде инде. Аякларындагы "ыслансы" үзенә тиз генә менеп китәргә ирек кенә бирми. Ул анда маташканчы, мин койма өстенә менеп тә киттем. Абый артымнан менеп җитәм дигәндә генә бер ыслансысы кире бакча ягына төшеп китте. Абый кире сикереп төште. Җиргә төшкән "ыслансасын" ишегалдына тотып бәрде бу. Әллә башы эшләп җиткермәде, әллә кызык булсын өчен, икенчесен салмыйча, кире коймага үрмәләде. Менеп җиттем дигәндә генә бу "ыслансасы" да бакча ягына төшеп китте бит моның. Кызарынды, бүртенде абый. Мин шаркылдап көлеп тә җибәрдем. Шулвакыт үземнең дә аякларым таеп китмәсенме! Җиргә барып төшәргә миңа чак кына калганда, нидер тотып калган төсле булды. Карасам, койманың бер тактасы каерылып, футболкамнан эләктереп калган. Шулай эленеп калдым койма өстендә. Үзем бу хикмәттән шырык - шырык көләм, ә үзем ап - ак футболканы харап иткәнем өчен әнидән эләгәсен уйлап елыйм. Яңгыры да бер туктамый сарайның калай түбәләрен дөмбердәтә. Марат абый һаман шул "ысланса"сы белән мәш килә. Ахырда тәмам чыланып беттек. Мин рәхәтләнеп кычкырып көләм дә көләм... Шулай көлгән килеш уянып та киттем...
...Мондый төшләр күптән кермиләр иде инде. Бәләкәй чагым, авыл, әбием... Әби күптән мәрхүмә инде. Авыл өе дә ятим булып калды. И - и сыкрана да инде йөрәк, сыкрана. Ничә еллар инде хәзер кайткан да юк.
Торып чәй эчтем дә, тиз генә җыенып, машинага утырып, авылыма таба юл алдым. Түзмәде күңелем. Күз кырым белән генә булса да, карап кайтыйм әле урамнарын, иснәп кайтыйм әле тузаннарын...
Машинаны юл читендәге тукталыш янында калдырдым да, ашыкмый гына авыл эченә таба атладым. Элек нәкъ шушы урында, шәһәрдән кайтучылар автобустан төшеп калалар иде дә, күчтәнәч төягән сумкаларын күтәреп, "югароч"ка таба менеп китәләр иде. Кемдер туганнарына, кемдер әти - әнисенә булышырга дип кайтуы. Аларны да авыл халкы көтә. Хәтта без дә Марат абый белән урам уртасына чыгып баса идек тә, түземсезлек белән автобус килгәнен көтә идек - бүген әни кайтырга тиеш. Ерактан ук, аның матур, чәчәкле, сары күлмәген күреп, күпме кайтып килүче кеше арасыннан танып алып, каршысына йөгерә идек. Сабый чак - үзе бер могҗиза булган икән бит. Үтте шул андый заманалар, үтте. Әле бит үзебез дә вакытны куа - куа, ашыктыра - ашыктыра үстек. Тизрәк олы буласы килә иде. Бәхет эзләпме, тормышта үзебезнең урынны эзләпме, шәһәрләргә качтык.
Мин авылның бердәнбер урамы буйлап әкрен генә атлый бирәм. Урамда тыныч, бер кеше әсәре дә юк. Элек капка турыларында, төсле - төсле яулыкларын бәйләп, матур - матур әбиләр утыралар иде. Хәзер исә, капка төпләрен ямьсезләтеп, кыйммәтле машиналар тора. Ә кибет урынында... Гел шулай, җәй җитүгә, ишеген тутырып ачып куеп, үтә күренмәле пәрдә элеп куялар икән әле. Эчендә кешеләре дә күренә әле. Авыл кибете үзе бер тарихка иядер ул. Килеп керәсең дә, борынга тәмле - тәмле исләр килеп бәрелә иде. И - и - ии, безгә дә өлеш төшмәс микән диеп, кигәвеннәр сыман, сырып ала идек шул кибетне балачакта. Безнең күрше Гатифә әби мәрхүмә, көн саен менә иде шул кибеткә. Безне күргәч тә, берәр кәнфит булса да кесәсеннән чыгарып бирүләре һаман исемдә. Кайвакыт татлы су да сатып алып бирәләр иде әле. Бөтен урам баласы бергә шатлана - шатлана эчә идек инде шуны...
...Бу яшел капкалы, якты зәңгәр төскә буялган өйгә Айрат дустым кайта иде. Аның белән дә күптән күрешкән юк инде дигән уй узды башымнан. Бергә туп тибеп үскән дуслар бит без. Әзрәк үскәч, кич утырырга да, мәдәният йортында була торган кичке "дискәтүк"ләргә дә бергә чыга башлаган идек. Күрше авылларга, кызлар янына да йөри идек әле бергә. Айрат, озын буйлы, кап - кара бөдрә чәчле, чибәр, барлык кызларны үзенә гашыйк иттерә белә торган егет ул. Аңа ияреп йөрегәнгәме белмим, әмма миңа да өлеш тия иде. Әле дә хәтердә, күрше керәшен авылы кызына гашыйк булып, башымны югалткан чаклар да булды. Кояш батуга күрше авылга чабарга тора идем. Нишлисең бит инде? Беренче мәхәббәт... Искә алган саен, күңелләрне әле дә дулкынландыра сыман. Керәшен малайлары берсендә кыйнап кайтарып та җибәргәннәр иде үземне:
- Бүтән монда эзең дә булмасын! - янәсе.
Әй, кыйнасалар, әйдә, кыйнасыннар диеп, барыбер берничә тапкыр бардым мин ул кызның янына. Ләкин башка минем яныма чыкмады...
Шулай безнең юллар аерылды.
Ә менә бу төсле чәчкәләргә күмелгән бакчалы өйдә Әйсәр абый яши иде. Хәтерем ялгышмаса, аның бер айнык көнен күргән булмады минем. Менә монда иске бер трактор арбасы тора иде. Шул арбага бөтен тирә - күрше чүп ыргыта, ә Әйсәр абыйга аңа ни - исереп шуның астына кереп ята да, көннәр буе йоклый иде шунда. "Әйсәр - Әйсәр! Аракың кайчан бетәр?" яисә "И, Әйсәр - Әйсәр, кайчан айныйсын инде, җүләр?!" - дип үрти идек без аны, җыен бала - чага. Нигә үртәгәнбездер инде? Әгәр шунда бер кычкырса безгә Әйсәр абый. Ачуланып йодрык кына да күрсәтми иде ул...
Ике аккош рәсеме төшерелгән зәңгәрсу капка турысында, өенә бер дә кермичә, көне буе үрдәк бәбкәләрен саклап, Гөлсем әби утырырга ярата иде. Капка төбен бәбкә үлән баскан. Әле эскәмиясе дә урынында - исән икән, тик үзе генә күптән юк инде. Урыннары оҗмахта булсын.
Ә бу ике катлы йортта, элекке безнең авыл председателе - Равил абый яши. Элек бер катлы, биш почмаклы, агач өй генә иде. Ул да күптән картайгандыр инде. Аның уң як күршесе Инсаф абый. Бик уңган, бар яктан да булган дип мактыйлар иде авыл халкы. Бер күзе күрми, шуңа да карамастан, гомер буе колхозда шофер булып эшләде. Уң як күршесе генә түгел, уң кулы да булды ул безнең Равил абыйның.
Әнә, әбиемнең өе дә күренә инде. Тәнем буйлап каз тәннәре йөгерде. Тамак төбемә төер утырды. Тамагымны кырып, уй - хисләремне башка тарафка борырга тырыштым...
Дәвамы бар
Артур һәм Динара Мухамаевлар