

Ләбибә әнисе белән туйганчы гапьләшеп, алып кайткан күчтәнәчләре белән тәмләп чәй эчкәч, озак тормыйм, әни, диеп, Җәмилә янына китте. Аның Раимгә язган хатын учына йомарлап. Бәхетенә Җәмилә өйдә берүзе иде.
– Мә, уйдырма хатыңны! Башкача алай кыланма, кысылма безнең арага! Сытылырсың! – диде ул ишектән атлап керү белән. Кыска итәкле сарафан кигән Җәмилә тулы беләкләрен уйнатып, кәгазьне тартып алды. Аның үзе язган хат икәнен белгәч, фырылдап кына куйды. Абыйсының бик каты орышуыннан соң Рәимнән өметен өзгән иде ул, шуңа Ләбибәгә сүз әрәм итеп тормады. Бары:
– Мин сезгә бәхет тели дип уйлама. Каргыйм мин сине, ләгънәт укыйм, –дип ысылдады.
– Каргышың – карга башына, – дип чыгып китсә дә, Ләбибәнең күкрәген үткен пәке телеп үткәндәй, йөрәге чәнчеп куйды.
***
– Әни, әнекәем, нәрсә ул ләгънәт? – дип, кабынып кайтып кергән кызына Зәйтүнә сәерсенеп тә, куркынып та карады. Каян ишеткән аның бердәнбере бу сүзне? Тормышларының астын-өскә китереп, гаиләләрен җимерелүгә илткән сүз лабаса бу...
Унбиш ел элек булды бу хәл. Ире Мөнир белән өйләнешүләренә биш ел да булмаган иде. Кызлары – күбәләк Ләбибәгә дүрт яшь туларга күп калмаган иде... Мөнир фермада мал табибы, иртән үк “Урал” мотоциклы белән эшкә китә. Бишеген дә тагып куйса, бигрәк авыр иде мотоциклы. Тавышын Зәйтүнә ерактан ишетеп таный иде... Кайчакта, малларга уколлар кадарга кирәк чакта, караңгыга кадәр кайтып керә алмый. Кызларын сагынып кайтып керер иде дә “сары сандугачым” дип, күтәреп сөяр иде. Көз көннәрендә кайткан чакта өс-башын салгач, башта кулларын җылы су белән юып, мич янында бераз җылынып торгач кына Ләбибәне коча торган иде.
– Салкын бәрмәсен нәни кызыма, – диеп, күтәреп ала иде...
Менә шулай матур гына яшәп ятканда, бәла килде аларга. Мөнир төшке ашка кайтканда, урамга борылып керүгә каршына бер бала йөгереп чыга. Ир яшен тизлеге белән мотоциклын уңга бора да юл читенә ыргыла. Ә анда каз бәпкәләре уртлап йөри. Бала да шул бәпкәләргә таба барган булган, ахыры. Ике бәпкә таптала. Хуҗа хатынның бөтен урамга:
– Хараплар итте бәпкәләремне, Алланың ләгънәте төшкере! – дигәне яңгырый. Зәйтүнә ишегалдыннан бу тавышны ишетеп йөгереп чыга. Мөнир зур учларына ак каурыйлары чыга башлаган ике җансыз бәпкә тотып, гаепле төстә басып тора. Күрше хатын теге баланы җитәкләп, тозлы-борычлы сүзләр кычкырып, бәпкәләрен үзләренә куып китеп бара.
Зәйтүнәсе белән киңәшләшеп, кичен Мөнир үзләренең ике бәбкәсен зыян күргән йортка илтеп бирә бирүен. Әмма... шул елны көзге пычраклар башлангач, күрше авыл фермасыннан кайтышлый, мотоциклы белән күпердән аска оча. Башы белән тимер бишеккә бәрелә, аңсыз килеш хастаханәгә илткәндә йөрәге тибүдән туктый... Бишеген такмаган булса бу хәл булмас иде, тигезлекне ул югалттырган, дип тә карадылар. Бик кызу барган булган, әҗәле ашкындыргандыр, дигәннәр дә булды... Күпер өстендә аркылы бүрәнә яткан булган икән, диде кемдер... Зәйтүнәгә инде болар берни дә аңлатмый иде. Ул тораташ сынга әйләнде. Кызын кысып кочкан килеш, эчке бүлмәдәге караватта чайкалып утырды да утырды. Аның колагында күрше хатынының “ләгънәт” сүзе генә яңгырады. Мөнирнең җеназасын туганнары күтәрде. Инде җидесен үткәргәч кенә, Зәйтүнә үксеп-үксеп елар хәлгә килде...
– Кызым, ул бик яман сүз, ачы каргыш кебегрәк. Әллә берәрсе әйттеме? – дип, борчылып сорады Зәйтүнә. Ләбибәнең сизгер күңеле әнисен хафага салачагын тойды, шуңа көлемсерәп:
– Әй... су буенда бер әби сарыкларын куып алып кайта иде. Тегеләре тыңламыйлар, – диде.
– И кызым... ул сүзне шаярып та әйтергә ярамый бит. Ярый, оныт, – диде әнисе, күңелсез хәлләрне хәтереннән тизрәк алып ташларга теләп. – Менә кыстыбыйларым да табада кайнар килеш, әйдә, кызым чәйләп алыйк.
Икәүләп чәй табынын кордылар. Әнисе янында Ләбибәнең җандагы бөтен киеренкелеге эреп юкка чыкты – шулай булмыйни, һәр ана үзенең назлы карашы, тәмле сүзләре белән кошчыгын илаһи яктылыкка күмәргә сәләтле!
***
Рәимнең авылга кайтып төшүе сабантуйга туры килде. Авылда иң күңелле чор – читкә киткән балалар, олы яшьтәге абый-апалар кайтып, ишегалларындагы күңелле сөйләшүләр, көлешүләр урамнарга чаклы чыгып, ямьле бәйрәм рухы бирә. Бу көннәрдә бөтен тирә-якта Ләбибә белән Рәимнән дә бәхетле кеше булмагандыр! Бер башка үсеп, җилкәләре киңәеп киткән Рәим күп кызларның төн йокысын качырса да, клубта Ләбибәдән сөю тулы күзләрен алмый. Көндезләрен дә кырда әнисе белән чөгендер кәтмәнләргә йөргән Ләбибә тирәсеннән урап китә. Аларның бәхетле көлеп-шаярышулары тирә-як мохитне самими гамьгә төрә иде. Башкаларның да күңелендә соклану уяткан бу мәхәббәт гүзәл җырга тиң иде. Кырда эшләгән хатыннар Ләбибәнең былбылдай сайравын тыңлап кинәнәләр, аларга кавышып бәхетле тормыш коруларын юрыйлар иде...
Төшке ялга туктаганда чәй кайнатып йөргән Ләбибә җыр суза:
Уфа каласы ни өчен матур?
Беләм, дускаем, беләм серләрен:
Мин синең белән йөрим урамда,
Миңа елмая синең күзләрең.
Карасаң миңа,
Елмайсаң миңа,
Син дә бик матур,
Уфа да матур,
Бик матур дөнья!
***
Ялларда Рәим йорт-кураларны төзекләндерү турында кайгыртып:
– Әти, сарай да бәләкәйләнеп калган кебек, әйдә, идарәдән агач сорыйм. Тракторым белән тарттырып алып та кайтырбыз. Яңа абзарлар төзик, – дигәненә ата кеше бик куанса да, башкачарак фикер йөртүен белдерде.
– Торалар әле алар, улым. Кышка стеналарын сылап җылытып куйгач, сыер да, сарыклар да өшеми алай... Агач, дигәннән, мин инде уйлап йөрим. Барырбыз, икәү сөйләшербез. Тик башкага йөз борып. Сиңа, Аллаһ теләсә, алты почмаклы йорт салырга. Ничек уйлыйсың, улым? Өйләнү мәсьәләсе ничегрәк. Юк... ашыктырмыйм. Төптән уйлау мәслихәт.
– Өстенә бастың, әткәй. Бер елдан гаилә корырга исәп. Ләбибә укуын бетергәч. Йорт салырга дисәң, бишкуллап риза, – дип, Рәим атасының һәрвакыт алдан күреп эшләү гадәтенә тагын бер кат инанды. Кичен бу темага сөйләшү ике гашыйкны хыял күгенең җиденче катына күтәрде.
Гөрләп сабантуйлар үткәч, Ләбибәгә авылда һава иркенәеп калгандай булды: Җәмилә ерактан кайткан туганнарына ияреп авылдан китеп барды. Алайса, кайда очрашсалар да, ни сәламен алмаган, ни үзе сүз катмаган бу кыз күзендәге утлы укларын Ләбибәнең йөрәгенә кадый иде. Әйтерсең, аның юлына Ләбибә аркылы төшкән...
***
Куралыкта җәйнең соңгы чуак көннәренә куанып сайраган кошларны тыңлый-тыңлый җиләк җыючы кызның чиләге тулып килә. “Җитәр, кайтыйм”, – дип, канәгать елмаеп, кирегә борылуы булды – каршына диюдәй ике егет чыгып басты. Ләбибә аларны танымады – күрше авылныкылардыр (урманның теге ягыннан аларның басуы башлана).
– Нинди асыл кош кунган безнең тирәккә! – дип, тимер тешен ялтыратып авыз ерды озынрак буйлысы.
– Асылмы, түгелме – хәзер тикшерәбез аны, – дип, икенчесе “черт” итеп җиргә төкерде. Ләбибәнең тез буыннары калтырап китте, йөрәге дөп-дөп тибәргә тотынды.
– Мин, егетләр, кура җиләге җыйдым менә. Безнең авыл бу якта, кайтырга кирәк... Әни көтә, – диде дә, юлына аркылы төшүчеләрне урап үтәргә теләп, читкә атлады. Көчле куллар, авырттырып, беләгеннән каптырды.
– Көткәннәр көтә тора, ә син китәргә бездән рөхсәт сора! Ихи-хи, – кыскарак буйлысы бик дуамал: кызларның беләген кара яндырып тоту аңа берни дә түгел бугай. Ләбибәнең борынына сасы эчемлек исе килеп бәрелде – чак косып җибәрмәде.
– Зинһар, юлымны кисмәгез. Мин кайтыйм... – диде ул, үз тавышын үзе танымый. Кыз баланың болан күңеле боларның юньсез юлда йөрүчеләр икәнен аңлап алган иде. Эшкә йөрүчеләр дә, печән чабучылар да түгел болар – көпә-көндез кем шулай эчеп йөрсен?! Үзләренә кызык эзләп йөриләрме...
Шунда Ләбибә әнисенең гел кабатлап килгән сүзләрен ишеткәндәй булды:
– Алдыңны-артыңны карап йөр, балам. Син җиткән кыз, нинди адәмнәр булмас – бик сак бул!
“Их әнием, әүлия бит син... исән-сау котылсам, моннан ары урман-кырга ялгызым аяк та басмас идем... Кичер мин ваемсызны...” дип уйларга өлгермәде, беләген каерып, теге егет аны җиргә аударды – үлән өстенә канлы яшьләр булып кура җиләкләре тәгәрәште. Кыска буйлы Зөфәр, котырган үгездәй, кыз өстенә ташланды. Ләбибә каян көч тапты – ике аягын күтәреп аның эченә типте, егет артка тәгәрәп китте. Әмма кыз торганчы, егетләрнең икенчесе өскә ташланды...
Куркудан, йөрәге шартларга җиткән кызның өзек-өзек тавышы урманга яңгырады:
– Тимәгееез... зинһар... харап итмәгез мине?!.. Кеше бит сез... тимәгез миңа! Минем егетем бар, армиядән көтеп алдым мин аны... әнниии!..
Коты очкан урман тирә-якка кайтавазлап өрән салды:
– Әннниииииии!!!...
Куралыктан һавага урман чыпчыклары пырхылдап күтәрелде, куралар өстендә аларның канатлары ышкылуы кызганыч тавыш чыгарды...
– Кыз бит бу, каһәр төшкән! “Тегенди” түгел икән бит – дөресен тукылдаган. Кагылмыйк, әшни... әйдә киттек, бәласеннән баш-аяк!
Җирдән кинәт корт чаккандай сикереп торып, җиңенә ябышкан әшнәсенә кыска буйлы Зөфәр уң кулы белән селтәнеп берне сылады да, Ләбибәгә таба атлады:
– Син нәрсә, Кәбир? Үзең каптың да мин калҗасыз калыйммы?.. Юк, брат, минем чират!!
Ләбибә шул арада җирдән күтәрелеп, куралык аша йөгереп качарга омтылды. Әмма үлән арасында күренми яткан ботакка абынып, барып төште. Артыннан куып җиткән явыз иблис, мышнап, аны аркасына әйләндерде. Кызның куллары, аяклары белән бәргәләве аңа яфрак туздырган җил кебек кенә тәэсир итте. Көчләр тигез түгел шул... Кыз, ярсуыннан ачы кычкырып, егетнең йөзен умырып алды – егетнең сул як битендә кызыл юл пәйда булды. Тик бу аны котыртты гына:
– Кәбир, җиппәр әле шуның башына! Тыпырчынмасын!!!
Тик ул кушканны үтәүче булмады, яфракларның еламсырап лепелдәве генә ишетелеп алды. Озын буйлы бу вакытта авылларына таба, ни атлап, ни йөгереп дигәндәй, китеп бара иде... Көчләүченең акайган күзенә янда гына яткан сынган агач ботагы шәйләнде. “Мәхәббәтем хакына... коткар, Раббем...” дигән уй астында Ләбибә аңын югалтты...
Йә Раббым, Син Галәмнәрне, кешеләрне, барлык тере һәм тере булмаган мәхлүкатларны яралтучы! Кодрәтең киң Синең! Синең ризалыгыңнан башка агачтагы яфрак та селкенми. Шушы катыйльне җилкәсеннән умырып тотып якындагы ташка бәрче?.. Үтәче минем җан-бәгырем белән ялваруымны... үтәче... Йә Аллам!.. болай булырга тиеш түгел!!! Ник урман тынып калды – давыл чыгып, бу кабәхәтне очыртып алып китми? Ник җир ярылып, бу мәлгуньне упмый? Ник күктә очкан бөркет, уктай атылып, бу җәлладның башын чукымый? Ник күк күкрәп, яшен китереп бәрми, ник агачлар авып, бу бәдбәхетне сытмый??.. Көчсезлегемнән, бу вәхшилекне туктата алмавымнан: “Илаһым, ялварам Сиңа, үтәче?” дип, ачынып елыйм... Шулчак биектән: “ҮТӘРМЕН!” дигән тавыш ишетәм...
Дәвамы бар.
Зимфира Исламова