

Икенче көнне Җәмиләнең иртә таңнан капка шакып әйткән хәбәре Ләбибәне аяктан ега язды. Ул мәктәптән чыгып киткәннән бирле Җәмилә белән юньләп аралашканнары да юк бит югыйсә, ә хәзер ай-кояш булып балкый:
– Малайкаем, кичә абыйның беренче соравы синең турыңда булды бит! Сагынудан чак исән калдым, күз алдымда бары Ләбибә, ди. Яратам, ди, әнигә “өйләнәм” дигән бит әле...
– Әстәгым!.. Юктыр... булмас, Җәмилә! Мин аны бөтенләй белмим, хәтерләмим дә бит, – дисә дә, Ләбибә егетнең кичәге кыламышларын күз алдына китерде. Юк, юк!.. Ник алай итә ул? Бердән, Ләбибәнең сөйгән егете бар. Икенчедән, Җәмилне хатлар язып Гөлүсә көтте. Ә кичә клубта ул юк иде. Ах!.. Әгәр аны Җәмил ташлаган булса? Ләбибә аркасында... Коточкыч!..
Эчендә буран купса да, Ләбибә тыштан тыныч булып калырга тырышты – Җәмиләнең сүзләре шикле тоелдымы, күңелендә каршылыклы хисләр борын төртте.
– Җәмилә, син абыеңа әйт, минем яраткан кешем бар, мин аннан башка беркем белән дә дуслашмыйм. Абыең да яратам дип, ялгышадыр – без аның белән бөтенләй ятлар, – дип, кунагын озатты да Ләбибә нишләргә дип, баш
ватарга тотынды. Их... бүген китәргә кирәк шул. Гөлүсәне күреп сөйләшәсе иде бит...
Кулына кичә комод өстенә ташлаган төргәкне алды. Бер кырыен ачып, аның чуар чәчкәле яулык икәнен кичә күргән иде – егетләрнең армиядән шулай бүләк алып кайтуын училищедагы иптәш кызыннан ишеткәне бар иде бит. Бу ефәк яулык, һич шөбһәсез, Гөлүсәгә алынган булырга тиеш... Бүген үк моны Гөлүсәгә тапшырырга кирәк, әле соң түгелдер. Тик ярты сәгатьтән автобус... Әнисенә бирсә? Юк,.. зурларга әйтсәң, тагын әллә нәрсәләргә кереп китәрләр – үзенә, фәкать үзенә барырга, күзгә-күз карап сөйләшергә. Кирәкми аңа Җәмил, хет, үләм, дисә дә аны яратмаячак Ләбибә. Юлга әзерләнеп, башта Гөлүсәгә сугылырга булды. Әнисе:
– Автобуска иртәрәк, кызым, әйдә, баллап тагын чәй эчеп алыйк, – дип, табын кора башласа да, карарын үзгәртмәде Ләбибә.
– Әни, минем бер дус кызымны күрәсем бар, шуннан гына китәрмен. Әле яңа ашап-эчкәч, тамагым тук, әнием, рәхмәт. Тагын кайткач, эчәрбез әле... Сау булып тор, әни бәгърем, исән-имин яшә. Аллаһ боерса, алдагы ялда кайтырмын, – диде дә күрешеп чыгып китте. Юлда машина очравына өмет итеп, түбән очка төшеп китте.
Нәкъ шушы минутларда Җәмил, бәхет кошын тоткандай шатланып, әнисе белән туйга әзерләнү турында гапь кора иде. Чөнки Җәмилә иртән иртүк бик сөенечле хәбәр алып кайтты. Капкадан ашыгып кергән кызның күзләре яна, сулышын да өзек-өзек ала – йөгереп кайткан инде...
– Абый, абый... тыңла әле. Ләбибә, каршыма чыгып, Җәмилсез яши алмыйм, дип, мине кочаклап елады. Бүген үк ябышып чыгар идем, әгәр өйләнергә теләсә, ди.
Билгеле, бу сүзләр Җәмилнең дәрт-дәрманын ташытты, ул инде мондый мәхәббәтне Аллаһ биргән бүләк итеп кабул итте. Кыз да бик теләп торгач, менә ике-өч көннән өйләнешеп тә куярлар...
Җәмилә үз бүлмәсенә бикләнеп, үзенең планының алдагы өлешенә күчте. Ул почтада Рәимнең әнисе язган хаттан армия адресын күчереп алган иде, менә шул адреска хат язып салды. Сырлап-матурлап. Аны ничек сагынуын, ике ел гына түгел, гомере буе көтәчәген... Ә Ләбибәнең аны көтмәвен. Армиядән кичә генә кайткан Җәмиләнең абыйсына ябышып кияүгә чыгуын язды... Әмма ашыкты...
Бер кеше дә хаталардан хали түгел, ягъни ялгышулар җибәрү кешенең табигатенә үк салынган. Ялгышулар булмаса, чын хакыйкатьне белеп тә булмас иде – яшәр идең шунда бер көйгә. Һәркем гамәлләрен үзенчә гөманлап кылыр иде. Ялгышам дип уйламас иде. Әмма тормыш күпкырлы ул – берәүгә дөрес тоелган эш-гамәл башкалар өчен җәнҗал куптарырлык хата булырга мөмкин. Үз кетәклегеңнән башканы күрмичә фикер йөртсәң, үз уйларың хаклы булып тоела башлый. Тормышның авыр герле бизмәннәренә салып үлчәмәсәң, үкенерлек гамәлләр кылуыңны көт тә тор... Авызың кыек булса да, сүзең туры булсын икән ул. Җәмилә дә ялгышуын соңлап кына аңлаячак.
***
Ләбибә Гөлүсәләргә килеп кергәндә, әллә йокламаганга, әллә артык елаганга (әллә икесенә дә...) күзләре кызарган кыз өйдә берүзе булып, бакчаларына чыгып китәргә җыенган иде. Ләбибәнең монда килүе аны бераз исәнкерәтте. “Нәрсә, гафу үтенеп йөрүеме...” дип уйлады ул. Иртән иртүк Җәмилә килеп җиткергән хәнҗәр-сүзләрдән әле һаман айнып бетмәгән Гөлүсә “әллә авылдан ук китәсе?” дигән уйлар эчендә иде. Шулай да, бу җилбәзәкнең килүе әйбәт булды дип, Гөлүсә һөҗүмгә күчте:
– Синең эшләр хутта, кызый – берсен армиягә озатасың, икенчесен куенга аласың!
Ләбибә кичә клубтагыны җиткергәннәрдер, дип, Җәмил биргән төргәкне сузды, чөнки күңеле белән сизенде бит инде, аның өчен бу ят бүләк: төсе дә, чәчкәләре дә җанына ятышлы түгел. Бүләк тәгаен Гөлүсәгә алынган!
– Гөлүсә, кеше сүзе кеше үтерә, диләр, беркемгә дә ышанма. Бу сиңа аталган бүләк. Җәмилдән. Ник кичә клубка чыкмадың?
– Син аның йомышчысымыни инде? Бүләген дә синең аша гына тапшырамы? Ник чыкмадым микән – ничек уйлыйсың? Авылда егетләрне аулап торучы булгач, безне читкә этәләр шул...
– Син баядан бирле нәрсә әйтергә телисеңдер, аңламыйм. Миңа Җәмилең даром кирәкми! Минем яраткан егетем бар, башкалар бар ни, юк ни...
– Ә нигә Җәмилгә яратам дип, асылынасың?
– Моны синнән беренче ишетәм. Тәүбә... тәүбә... Мин тагын нишлим микән – сөйлә... әйдә, сөйлә!
– Җәмилә әйтте инде, абыйга ябышып чыгарга тора, диде.
Моңа чаклы ишек төбендә торган Ләбибә түргә узды, өстәл янындагы урындыкка утырды.
– Менә җил каян исә... Хәзер миңа барысы да аңлашыла. Безне марионеткалар урынына Җәмилә уйната икән бит! Юкка гына “бернең бәласе меңгә тия” димиләр! Аңлыйсыңмы?
Сүзләренең хак түгеллеген күңеле белән сизенгән Гөлүсә дә килеп утырды:
– Юк, аңламыйм...
– Менә хәзер без нишлибез – дөреслекне өскә чыгарабыз. Автобуска соңга калдым инде. Ярый, хәзер, юлга кайчан чыксам да... Гөлүсә, син миңа барыбер ышанмассың инде... Әйдә, Җәмилне чакыртыйк әле. Мин сөйләшермен, ә син яшеренеп тыңлап тор, шунда аңларсың. Юк... еларга кирәкми, тынычлан – бернинди начарлык та юк. Җәмил сине ярата, ләкин аның башын юри әйләндергәннәр. Юри дә түгел инде... Җәмилә күптән Рәимгә күз атып йөри, белә идем бит... тик болай кыланыр дип, башыма да килмәде. Энең кайда, дәш әле. Җәмил абыйсын сезнең капка төбенә чакырсын, мин каршылыйм... син ишегалдында торырсың.
Чирек сәгатьтән язылмаган спектакль уйналды. Җәмил, билгеле, йөргән кызы Гөлүсә белән аңлашырга уйлап килде. Инде Ләбибәне күргәч, кояштай балкып елмайды.
– Менә ничек шәп булды әле, ничек сөйләшергә дигән идем. Ни... Ләбибә...
– Тукта, Җәмил абый, башта мине тыңла. Мине кемгә саныйсың син?
– Ничек инде? Бик кыюсыз булганга, хисләреңне сеңлем аша әйтәсең, дип уйлыйм. Үземә әйт, матурым. Яучы җибәреп...
Ләбибә тавышын күтәреп һәм кабаланып әйтеп салды:
– Тукта, берни дә дәшмә, дидем бит! Минем яраткан кешем бар. Сезгә карата нинди хисләр булсын?! Нинди яучы? Мин Рәимне көтәм.
– Син бит Җәмиләгә минсез яши алмыйм, дигәнсең. Менә үзеңне күргәч, мин дә гашыйк булдым. Алай шаярмыйлар, Ләбибә чибәркәй.
Җәмил кызны кочарга теләп кулларын сузды. Аны Ләбибә этеп кенә җибәрде.
– Ә беләсеңме, шул ук Җәмилә миңа синең мәхәббәтең турында кайчаннан бирле тукый? Беләсеңме, Гөлүсәгә килеп, безнең яшерен генә очрашып, өйләнешергә җыенуыбыз хакында гайбәт сөйли? Беләсеңме шуны, әллә син бөтенләй сукыр-чукракмы?
Җәмилнең өстенә бозлы су койгандай, сискәнеп китте:
– Аңа нигә болай уйнарга? Ул бит Гөлүсәнең мине озатып калганын... һәм тагын... белә бит ул.
– Их, син, кияү егете! – Ләбибәгә Җәмил бераз кызганыч тоелды. Тавышын йомшартып әйтте, – ярый эш зурга китмәде. Рулеңне бик тиз борып, Гөлүсәсез кала яздың бит!.. Ә сеңлеңнең нигә шулай эшләгәнен мин яңа төшендем, шуңа монда килдем. Җәмиләгә Рәим кирәк. Әле тагын берәр этлек эшләп ташлар... Бар, Гөлүсәдән гафу үтен. Безнең арада бернинди гыйшык-мыйшык булганы юк. Бүләгеңне аңа тапшырдым, – диде дә Ләбибә олы юлга чыкты. Эченнән генә шөкер итсә дә, күңеле, әле алда нидер буласын сизенгәндәй, тынычланмады...
“Бу хатым белән сиңа борчу китерсәм, гафу ит. Сиңа мин бәхет, шатлык кына телим. Ләкин боларны язмый кала алмыйм. Күзгә чебен булып кергән Җәмиләне беләсең бит инде...” дип, тулай торагына кайтып кергәч иң беренче эше итеп, шушы мәрәкәләр турында Ләбибә армиягә хат язды. Ул, билгеле, Рәимгә моннан алда гына Җәмиләдән хат килеп төшәрен белми, уйлый да алмый. Ләкин тиздән кайтып төшәсе егетенә бу хәлләрне кем дә булса бишкә арттырып сөйләмәс дигән ышанычы да юк...
Рәим акыл белән эш итә торган егет: Җәмиләнең хатын алып укыгач, күтәрелеп бәрелмәде, дуламады. Ләкин йөрәгенең сызлавы белән бәгыренең көйрәвенә чыдарлык түгел... Әллә, чытырдап, сөйгәненә булган ышанычы чатныймы? Казармадан чыкты. Инде караңгы төшеп килә, Рәим күккә төбәлде: миллион йолдыз аңа: “Егет, хәзер нишлисең, бер хат аркасында сөйгәнеңә ышанычыңны югалтасыңмы? Күптән түгел генә аннан хат алдың – яратуын, сагынуын язган ул. Димәк, монда кайдадыр ялган-алдашу... Бер-ике күреп сөйләшкән Җәмиләне хаклыга саныйсыңмы?” – дип, чекерәеп карап торалар. “Юк, санамыйм!” диде Рәим, авыр сулап. “Бу мөмкин булмаган хәл...” Чөнки ул Ләбибәгә, аның сафлыгына, мәхәббәтенә ышана иде. Җәмиләнең хатын Ләбибәгә салды. “Матурым, берәр аңлатма җибәр әле, сездә нинди хәлләр бар?” Ә икенче көнне Ләбибәнең үзе язган һәм үзенең чак Җәмилә кармагына капмавы турындагы хаты да килеп җитте – Рәим дөрес сизенүенә төшенде (менә барысы да үз урынында, без капчыкта ятмый ул, дип сөенде). Һәм бөтен кичерешләрен, гайбәт сүзгә чактан ышанмый калуын бәйнә-бәйнә итеп, Ләбибәгә тагын ике табаклы хат язып салды. Аларның очрашуына ярты айлап кына вакыт калган иде...
Вакыйгалар алышынып торганда көннәр тиз үтә, диләр дә, Ләбибәгә бу атна бигрәк озын тоелды. Әле ярый, алдагы имтиханнарга әзерлек мәшәкатьләре бар – юк-бар уйларга бирелеп утырып булмый. Атна азагында Җәмиләнең хаты урау юллар белән кулына кергәннән бирле, Ләбибә ике ут арасында. Нинди түбәнлек! Ул үзе дусларына шулай яла яга алыр идеме? Юк, һичкайчан!.. Шул ук вакытта Җәмиләгә карата Ләбибә бер начарлык та теләмәде. Бөркет белән карчыга турындагы гыйбарә кылт итеп исенә төште. Бөркеткә һөҗүм иткән бердәнбер кош карчыга икән ул! Бервакыт карчыга бөркетнең аркасына утырып, муенын чукырга җыена икән. Шунда бөркет аның белән алышка чыкмый, ә һаман өскә – биеккә-биеккә күтәрелә башлый. Һәм биеклектә карчыганың тыны кысыла да ул аска үзе төшеп китә... Ләбибә дә гайбәт иясе белән алыш оештырмаска сүз куйды. Тик... барыбер барып, дус булып йөргән Җәмиләнең күзләренә карыйсы булыр.
Җиңү бәйрәменә авылга кайткан Ләбибәне табигатьнең иң матур чагы каршылады. Тау башыннан ап-ак күбеккә батып, шау чәчкәдә утырган авылына сокланып, ширбәт һавасын сулап, кыз үзе өчен генә җыр сузды:
Көн аяз, килә яз,
Чәчәккә күмелеп.
Син дә кил, Сәрвиназ,
Шатлыклы көн кебек.
Дәвамы бар.
Зимфира Исламова