

Йолдызлар атылган, еракта аҗаганнар уйнаган җилсез тыныч төн. Август коры килеп, кыр эшләрен җиренә җиткереп башкарып киләләр – игеннәр дә, күз тимәсен, ишелеп уңды, яңгырларга чаклы җыеп та алсалар, быел халык иркенлектә яшәячәк. Дәүләткә тапшырганнан соң да икмәк мул калыр, дип торалар җитәкчеләр. Әмма медальнең икенче ягы да бар шул: быелгы уңыш планнан арттырылып үтәлгән икән, икенче елга планның күләмен зуррак итеп куячаклар. Коры киләме җәй, тоташ яңгырлы буламы – ул исәпкә керми, планны үтә! Берни эшләр хәлең юк – партия шулай куша...
– Сагынырмын инде... – дип, Рәим яр буе тынлыгына җан кертте.
– Мин дә... – дип елмайды Ләбибә.
– Мин сине күптән – теге буа вакыйгасыннан бирле гел уйлап йөрим, – диде Рәим, кыюланып. – Шунда үзем сине күтәреп ярга алып чыгам, үземнең йөрәк әллә нишләде... Шул кадәрле якын булып тоелдың. Төнен йоклый алмый, сине уйлап чыктым.
– Мин дә, – диде Ләбибә. Ул серен чишмәс иде, ләкин иртәгә аерыласы бит... Шушы кичне сагынып йөдәр әле...
– Беләсеңме, Ләбибә, клубка килеп кергәч, минем күзләр тик сине күрә. Клуб тулы кеше, ә мин башка беркемне дә күрмим. Әгәр син клубта булмасаң, чүллектәге кебек хис итәм үземне.
– И... күрәсеңдер әле... Кара Чутырны да күрмәскә ни...
– Кемне, кемне дисең?.. Бездә бармыни андый кеше?
Түгәрәк якалы саргылт күлмәгенең түш ягында яткан калын толымын нәфис кулы белән артка ташлап, кыз челтерәп көлеп җибәрде.
– Һәрхәлдә миңа алай әйтмәсләр иде! Кем бездә кап-кара? Шул-шул... Җәмилә инде... гел сиңа сарылып йөри, – соңгы сүзләрен әллә моңсурак тавыш белән әйтте инде...
Рәим дә ипле генә көлеп куйды, кулларын Ләбибәнең биленә куеп, үзенә тартты:
– Мин аны бөтенләй күрмим дә! Чынлап, мәгәр! Абыйсы белән бергә укыйбыз, волейболга йөрибез, шуңа әйтәсеңдер. Кайчакларда аларга кергән бар – шул гына, былбылым. Көзгә Җәмил армиягә китә. Укырга керә алмаган... Ә син миңа кояш кебек – күзләрне чагылдырасың да башка кызлар күренми, – дип, инде елга өстен шат көлүе белән уятып җибәрде. – Ләбибә... гөлкәем... –ярым пышылдады егет, – күзләреңне йом әле...
Күрәсең, йә бүген тәвәккәллим, йә иртәгә үкенәм, дигәндер – Ләбибә карусыз күзләрен йомуы булды, Рәим аның чия иреннәреннән үбеп тә алды. Ләбибә күзләрен ачты да башы әйләнеп, чайкалып китте. Әле балалык чалымнары да чыгып бетмәгән алсу битләренә ут капты, колакларына кадәр яна... Егет аны кочагына алып, беркавым дәшми генә тордылар. Рәим, сулышы тигезләнеп, сөйгәненең чәчләреннән үпте.
– Беренче тапкыр... Мине ток суккан кебек булды, матурым минем, – диде ул, кызның колак яфракларын кайнар сулышы белән өтеп.
Ләбибәгә:
– Минем дә... – диюдән башка чара калмады. Әле әйтер сүзләр тирән кое төбендә яталар, күрәсең. Ятсыннар... хатка язар. Ә хәзер исерткеч хистән шундый рәхәт... икесенә дә.
***
Ләбибәнең укыган урыны якын булгач, ике атна саен кайтып йөрде. Рәим белән хатлар языштылар; кышкы каникулда очрашырга ният корган иделәр... Әмма тормыш елгасы кинәт борылышын үзгәртте дә куйды. Рәимнең, химия бүлеген сайлап, киләчәктә бу өлкәдә зур ачышлар ясау турындагы теләкләре фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килмәгән икән. Ул төрле химикатлар белән тәҗрибәләр ясаганда аңын югалтты. Хастаханәдә ятып, анализларын тапшыргач, аңарда күп кенә препаратларга аллергия булуы ачыкланды. Химия өлкәсенә илтүче юлга баррикадалар өелде. Рәим кышкы каникуллар үткәч кенә, укуын ташлап авылга кайтты да колхозга эшкә керде.
– Өйдә генә утыр әле, балам, бигрәк ябыккансың, – дип, әнисе үгетләп караган иде, кая инде өйдә утыру – болай да үзен кимсенгән итеп тойган Рәим:
– Саф һавада иң яхшы ял була ул, әни, – дип җаваплады.
Язга аңа армиягә бару турында чакыру кәгазе килде. Шау-шусыз, тыйнак кына озату кичәсе үткәрделәр. Ләбибә кайта алмады. Рәим үзе аның янына барып, сөйгәненнән көтәргә вәгъдә алып кайтты.
Рәимнең китүенә иң шатланганы Җәмилә булгандыр. “Армиядән үзгәреп кайтыр әле... Әллә нигә бер күрешкән Ләбибәсен онытыр. Ә миңа гел Рәим янында булырга кирәк”, дип, мәктәпне бетергәч, Җәмилә авылда калырга ният кылды.
***
Шаулап-гөрләп, табигатькә кабат яз килде. Дөнья ак һәм сары чәчәккә төренде – ак төс ул ышаныч, өмет булса, сарысы кояш төсе. Юкка аны сагыш төсе диләр, әнә юл буйлап тузганак күзләре ничек яналар!
Яз күзләре... тузганаклар
Көлеп карый кояш йөзенә,
Алтын төсен җыя алар
Кояш нурларыннан үзенә.
Ләбибә автобус тәрәзәсеннән шуларга сокланып, ялга авылына кайтып бара. Шәһәрдә язның бар матурлыгы күренәмени ул?! Менә аны туган авылы, кәләш кебек киенеп, бизәнеп-төзәнеп, каршы алды. Ләбибә үзәнгә төшкән сукмакта тукталып, күз алдында җәелеп киткән гүзәлеккә караш төбәде. Бакчаларда алмагач-чияләр ап-ак болытка күмелеп утыра, арадан яшькелт яфракчыклар кыяр-кыймас кына үрелеп карый – ботаклар шау чәчкәдә. Аларны безелдәп очучы бал кортлары сырып алган. И... быел алма-чия уңар, дип сөенә күңел. Елга буе – сары келәм, кыз туфлиләрен салды да йөгереп шул келәмгә кереп китте. Рәхәт... Шәһәрдә яз язмыни ул? – дип, тагын бер кат уйлап куйды Ләбибә. Күрми дә каласың язны анда. Монда, ичмасам, суласаң – ширбәт һава, бассаң – йомшак мамык, карасаң – күз камашыр хозурлык! Күңел дә канатлана. Тиздән Ләбибә укытучы булып кайтып төшәр. Ул укучыларны һәрчак табигатькә алып чыгар. Экскурсиягә барабыз, дияр. Ә үзе балалардан битәр матурлыкка сокланыр, җанына илһам алыр. Кайткач, аның нәни укучылары язны мактап хикәяләр, шигырьләр язар, рәсем ясар... “Рәимгә дә армиядән кайтырга күп калмады,” – шатлыклы елмаеп, Ләбибә өйләренә юл тотты.
Җәмиләнең иртәнге савымнан кайткач, урынга баш төртмәвенә әнисе бераз сәерсенде. Шулай булмыйни: кызы – йокы чүлмәге.
– Кызым, әллә берәр җиргә барасыңмы? Ятып та тормыйсың, – дип соравына Җәмилә, шат елмаеп:
– Әни, бүген абыем кайта бит, нинди яту да нинди йокы?! – диде.
– И-и... аны инде минем көтүләр... Ике елдан артык булды бит! Укулары белән бигрәк озак хезмәт итте... Син дә сагындыңмы абыеңны? Туганны юксыну шулай бәгырьгә төшә шул. Бергә чакта кадерен белеп бетермисең аны...
Әнисенең уйларын бер юнәлешкә кертергә уйлаган Җәмилә, тамчы тама-тама ташны тишә дигәндәй, ялгап алды:
– Әни, әнием! Бәлки абыем өйләнеп тә куяр? Армиядән кайтканнарга колхоз бура да бирә, диләр.
Саимә апа исе китмәгән кыяфәттә әйтеп куйды:
– Кайтып керсен әле, кызым! Үзе нәрсә уйлыйдыр... Укырга китәм, дисә дә каршы килмәбез. Өйләнергә ашыкмаса да, әйбәт булыр.
Җәмилә нәкъ шунысыннан – әти-әнисенең Җәмилне өйләндерергә ашыкмауларыннан шикләнә иде дә инде. Ә аңа абыйсын өйләндереп куярга кирәк. Ләбибәгә! Тиз арада... Рәим кайтканчы. Ләбибәдән котылырга...
– Әни, алай кырт кисмә син... абый теләсә. Алар бер-берсен яраталар, минем аша хәбәрләшеп тордылар.
– Кемне әйтәсең, Гөлүсә исемле кызнымы?
– Юк, әни, Аллам сакласын! Ул чая кыз килен булсамы – беребезгә дә тынгы бирмәс... Дустым Ләбибәне әйтәм. Укытучылыкка укый, тиздән укуы да бетәр, авылга да кайтыр...
– Югары очтагы Зәйтүнә кызымы? Ул бик акыллы, сабырга охшаган. Белмим, укуын бетерми, кияүгә чыкмас ул, – диде дә, Саимәттәй, билендәге бизәкле алъяпкычын аш бүлмәсендәге урындыкка куеп, коштабагын тотып ишегалдына чыгып китте.
“Була, болай булгач... каршы булмастыр. Кияү белән кәләшне генә ярәштерергә кирәк” дип, Җәмилә татлы хыялга чумды.
Абыйсын каршы алу мәҗлесенә туган-тумача, күрше-күлән, дус-ишләре җыелды. Җәмил тизрәк клубка чыгып китәргә ашкынса да, Җәмилә аны ничек тә тоткарларга әмәлләр эзләде. Инде кунаклар таралышып, җыештыру эшенә тотынгач та, савыт-саба юу кайгысы калмаган Җәмилә абыйсын үз ягына чакыртып алды:
– Абый, сиңа зур серем бар иде бит... Тик бу турыда беркемгә дә сөйләмә яме? Берүк үзенә әйтмә... – дип, абыйсының эчке кызыксынуын көчәйтте.
– Кемгә – үзенә, сеңлем?
– Минем дус кызым Ләбибәне беләсеңме? Беләсең инде – мәктәптә укыганда гел килә иде. Менә шул кыз сине үлеп ярата. Тик ояла...
Абыйсы көлеп җибәрде:
– Менә сиңа мә!.. Хәзер кызлар шундый оялчанмыни ул? Клубка керү белән ялт итеп каршыга чыгып басмыйлармы? – Җәмил бераз уйланып торгандай итте, үзе хәрби киемен буып куйган йолдызлы каешын рәтләбрәк куйды. Болай да туп-туры гәүдәсе тагын да ыспайланып китте. “Минем абый Ләбибәгә күктән ишелеп төшкән бәхет бит”, – дип уйлап куйды Җәмилә, абыйсыннан сокланулы карашын ала алмый. Абыйсы сүзен үлчәп сөйли иде, хәзер дә юк-барны кыстырмый гына дәвам итте:
– Хәер, хәтерлим, ул тыйнак кыз иде... Ләкин нигә мин берни дә сизмәдем? Тукта, тукта, Җәмилә! Рәим бар бит әле... Ул бит, кайда гына булсалар да, Ләбибәдән күзен дә алмый иде...
– И абый!.. Син бик кыю идең... Хәзер Рәим шүрләттеме? Әле ул авылда да түгел – армиядә. Киткәндә, Ләбибә озатып та калмады... Чөнки абыеңны яратам, аны көтәм, дип әйтте миңа. Нәкъ менә син утырган шушы урындыкта елый-елый сөйләде...
Җәмил клубта, күпме генә тырышып, ни өчендер каршы алу мәҗлесенә дә килмәгән Гөлүсәне эзләмәсен – ул юк иде. Чөнки үзләренә килеп яткан бу кызга Җәмилә абыйсы исеменнән тугайлыктагы елга аркылы салынган басма янында көтәргә әйткән иде. Янәсе абыйсы кич шунда килә.
Ялгызы клубка килеп кергән Ләбибә, үзенә төргәк тоттырган Җәмилгә аптырап, күзләрен тутырып карады. Җәмил зәңгәр күлгә чумдымыни – йөрәге әллә нишләп китте. (Сылуларның да сылуы булган лабаса бу кыз!) Бер күрүдән гашыйк буласың, дип кичә әйтсәләр, юләр сүз, дияр иде – менә үзе башын югалтты. Сагынып көткән Гөлүсәсе күксел томаннарга чумды... Дөнья аллы-гөлле нурларга тулды, клубтагы бар нәрсә, шаулап чәчкә аткан бакча гөлләредәй, илаһи күркәмлеккә чумды...
– Сиңа кечкенә бүләк, – дигәнне ишеткәч, Ләбибә тагын күкчәчәк-күзләрен күтәрде.
– Ник? Миңа ни өчен?
– Ә мин сеңлемнең дус кызларына бүләк алып кайттым, – диде Җәмил каушабрак, сеңлесе Җәмиләнең, серне белүеңне белдертмә, диюен исенә төшереп.
Янәшәсендә балкып утырган Җәмил белән дустанә сөйләшкән Ләбибә, инде кичә тәмамланып кайтыр юлга чыккач, егетнең, урыныннан торып, аңа иярүенә аптырады. Ни булган Җәмиләнең абыйсына? Аңа ике сүздән артыкны дәшкәне юк иде бит – хәзер телендә кош сайрата...
– Ярый, Җәмил абый, сез дусларыгыз белән аралышыгыз, алайса, үпкәләрләр. Мин апаларга керәм әле, – диде дә кыз, сумкасыннан аксыл киндер тукымадан тегелгән блузасын алып аркасына салды һәм урам буйлап кызу гына атлап китте.
Зимфира Исламова
Дәвамы бар.