Литература
9 Августа 2022, 11:00

МӘХӘББӘТЕМ ХАКЫНА

4 бүлек Бәрәңге – халыкның икенче икмәге; авылны гына түгел, якын-тирә шәһәрне дә шушы басу туендыра! Алай гына да түгел: бәрәңге бик уңмаган елларда да халыкка җитәме-юкмы, дип тормыйлар, күрше авылда урнашкан спирт заводына тонналап алып китәләр (җыелыш саен аналар, апалар шуны яптыруны сорасалар да, кая ул – гөрләп эшләп утыра). Болай кортлар ашап бетерсә, бәрәңге тапшыру планын ничек үтәрләр?

МӘХӘББӘТЕМ ХАКЫНАМӘХӘББӘТЕМ ХАКЫНА
МӘХӘББӘТЕМ ХАКЫНА

Бәрәңге – халыкның икенче икмәге; авылны гына түгел, якын-тирә шәһәрне дә шушы басу туендыра! Алай гына да түгел: бәрәңге бик уңмаган елларда да халыкка җитәме-юкмы, дип тормыйлар, күрше авылда урнашкан спирт заводына тонналап алып китәләр (җыелыш саен аналар, апалар шуны яптыруны сорасалар да, кая ул – гөрләп эшләп утыра). Болай кортлар ашап бетерсә, бәрәңге тапшыру планын ничек үтәрләр?
Монда хәлләр!.. Әле аксыл-көрән чәчкәләрен коярга да өлгермәгән үсемлекләрнең сабаклары инде шәрәләнә башлаган. Яшел диңгез булып утырган бәрәңге басуына килеп кергәч, өлкәннәрнең генә түгел, яшьләрнең дә йөрәгенә курку төште: болайга китсә, ачлык булуын көт тә тор... Ләбибә буйлы коңгызны күргәч, чирканып, кулларын артка яшергән иде, янәшәсендәге Рәим:
– Әгәр без берне генә юк итсәк тә, аннан чыгачак меңгә якын коңгызны юк иткән булабыз. Кичә мин китапларымны актарып утырдым, алар бик тиз үрчи икән. Мин сиңа, матурым, кызыклы әйберләр сөйләрмен, тик син күргән берен сулы банкаңа җый, яме? Курыкма, алар тешләми, – дип, кызны да, читтәрәк торган классташларын да эшкә өндәде.
Ләбибәнең классташ кызы Җәмилә, башкаларны урап узып, Рәимнең бер ягына килеп баскан иде, Ләбибәнең кортларны тотарга кыймый торуын мәзәккә санадымы, көлеп әйтте:
– Бу сиңа, дускаем, җиләк җыю түгел инде, авызыңа кабып карый алмыйсың!
– Ә мин җиләкләрне җыеп бетерми капмыйм бит. Миңа андый куркыныч янамый. Үзең кабып куйма, – дип, Ләбибә укны кирегә борды. Үзе дә аңламый, дус кызына үпкәлисе килеп китте... Рәим янында сынатасы килми аның – биш адым саен әнә банкага түгәрәк кортлар килеп төшә.
Кечкенәдән әниләренә басуда чүп утарга, чөгендер сирәкләргә булышып йөргән яшь-җилкенчәккә бу яшел диңгез ерып чыкмаслык булып тоелмады. Рәт-рәт басып, сөйләшә-көлешә, ике сәгатьтә хәтсез генә коңгыз җыйдылар. Куллар яшелгә буялды, бәрәңге сабаклары аякларга уралды – ләкин зарланмадылар. Иелеп, һәр яфракның астын тикшереп баручылар да булды. Соңыннан, коңгызларны яндырырга дип, агроном тимер савытка салдырды. Үзе яшьләргә рәхмәт әйтеп, кайткач кулларын сабынлап юарга кирәклеген искәртте. Инде ничә көннән бирле бу корткычлар аңа хәсрәт төенчегенә әйләнгән иде. Күпләрнең, банкаларын бушатканда, “менә җыеп котылабыз” дип уйлаулары гына ялгышу булды. Иртәгәсен бәрәңге сабакларында тагын йөзләгән корт мәҗлес корачагын әле алар күз алдына китермәделәр. Бүгенге хезмәт – бәрәңгене, утау-күмү өстенә, зуррак мәшәкатькә чумып үстерүнең башы гына иде...
Кич клубка җыелган яшьләргә Рәим бу коңгызлар турында лекция укыды. Бер дә, кирәкми, дип тормадылар, бирелеп тыңладылар. Чөнки бу афәт тиз арада шәхси хуҗалыкка да киләчәге көн кебек ачык. Бер мең тугыз йөз җитмеш бишенче елның җәе коры килеп, саламны СССР ның көнбатыш районнарыннан алып кайттылар – коңгызлар шул юл белән Башкортстанга кергән булырга тиеш. Аларның туган ягы – Мексиканың төньяк-көнчыгышы. Бер мең сигез йөз илле тугызынчы елда Колорада штатындагы барлык бәрәңге басуын юк итәләр. Аннан, акрынлап, Американың башка штатларына таралалар. Хәзер инде исемле булып. Зур колорада коңгызы җирдә егерме-илле сантиметр тирәнлектә кышлый. Коры җәйдә тиз үрчи, ике-өч яңа буын чыгарырга мөмкин. Күкәйләрен кырык урынга кадәр бүлеп сала. Меңгә кадәр дип исәпләнсә дә, чынлыкта аннан азрак булырга мөмкин. Ләкин бик хәйләкәрләр: күкәйләре сары төстә булып янып торсалар да, яфрак астында булганга, күренмиләр. Хәтта чүп үләненең яфрак астына да салырга мөмкиннәр. Күкәйдән биш-унҗиде көн эчендә кызыл төстәге кортлар (личинкалар) чыга һәм шунда ук бәрәңге яфрагының йомшак тукымасын кимерергә тотыналар. Бәрәңге сабакларын таякка калдырып (димәк, бәрәңге чәчкә дә атмый, корып үлә), кортлар тиз үсә; ике-өч атна туклангач, җиргә төшеп ун сантиметр тирәнлеккә күмелә һәм кузы эчендәге кортка (куколкага) әверелә. Ун-егерме көн эчендә яңа коңгызлар килеп чыга; көн салкынча-яңгырлы булса, кортлар җирдә яши, кояш чыгу белән өскә чыгалар. Бер коңгызның гомерен бер ел дип исәпләсәләр дә, алар арасында ике-өч ел кышлап чыкканнары да бар. Кайбер кошлар бу коңгызларны ашарга мөмкин булса да, әлегә юк итү чарасының бердәбер ысулы – химик агулау. Селекционерлар коңгызлар ашамый торган яңа төр бәрәңге уйлап тапканнар, әлегә ул Бөре якларында үстерелә... Рәим боларны сөйләгәндә клуб эчендә шыбырдап утыручылар булмады – өйгә кайткач, әти-әниләренә дә сөйләп күрсәтерләр әле...
Икенче көнне дә иртәнге якта басуга ашыктылар. Әмма яшьләрнең күбесе, кортларны җыеп бетердек дип уйлап, чыкмаган иде. Ишегалдына иртүк спорт киеменнән килеп кергән Рәимне Ләбибә дә көлемсерәп каршылады.
– Анда бүген бернәрсә дә юктыр ул, барып йөрмик, – диде.
Рәим, янәшәсендә Ләбибә булганда корт җыюны зур бәхет итеп тойганга, ышандыргыч тавыш белән:
– Алай гына бетми алар, матурым – менә күрерсең. Әйдә, барып карыйк әле. Гөлфизә белән Зәлифә дә чыкты. Банкаңны ал, яме, баргач җыймый булмас, – диде.
Кыз, кичә бәрәңге сабакларыннан сабак алганга, бүген аякларына трико киде. “Ярый соң... тиз генә урап кайтыйк. Ул колорада бүген койрыгын да күрсәтмәс” дип уйлап барган Ләбибә, басуга килеп җитеп, берничә адымнан ук үзенең ялгышканын аңлады. Бәрәңге сабакларында буй-буй кафтанлы кортлар биш-алты адым саен очрады...
– Әнекәем... бетмәгәннәр бит, Аллаһның рәхмәте!..
– Бер дә аптырама, акыллым. Алар бит очып киләләлр... Әмма без барыбер, күпмедер өлешен юк итеп, бәрәңгеләргә файда ясыйбыз. Коңгызларны күрәсеңме, якынаю белән җиргә тәгәриләр дә үлгәнгә сабышалар – бу аларның саклану чарасы, – диде Рәим, Ләбибәгә җирдә аркасында яткан кортны күрсәтеп. Ләбибәнең һәм килеп баскан башка кызларның исе китте:
– Кит аннан... боларны өйрәтеп куйганнардыр ул...
Өченче көндә химик препаратларның кайтартылуы турындагы хәбәр авыл кешеләренә килеп иреште. Кул белән җыеп йөрүнең кирәге калмады. Ләкин халыкта башка борчу туды: агулагач, бәрәңгене ашарга ярармы соң?
***
Кичен клубка бардылар. Бүген кино күрсәтмиләр икән – киномеханик клубка кереп, проекторның ватылганын әйтте. Сатылган билетлар белән иртәгә килерсез, диделәр. И ул биш тиенлек билетны кемдер инде ташларга да өлгергән. Сугыш турында иде фильм, разведчиклар турында. Аңа билетны яңадан алсаң да, жәл түгел...
Клуб мөдире яшьләргә кичә оештырырга тәкъдим ясады. Тиз генә озын рәт итеп куелган утыргычларны стена буена шудырдылар да биюләр өчен ярыйсы гына мәйданчык ачылды.
– Әйдәгез, “Дүртле” не биибез, – дип, Җәмилә үзе белән Зәлифәне җитәкләп Ләбибәләр янына килеп басты. Баянистны үгетләп торасы юк – башлаган вальс көен тиз генә бию көенә алыштырып сиптерә генә. Парлап әйләнгәндә Җәмилә кулларын тизрәк Рәимгә сузып, аның белән әйләнде. Ләбибә эчтән генә “әрсез дә инде” дип куйса да, рәхәтләнеп Зәлифә белән көлә-көлә биеде. Соңгы әйләнештә Рәим үзе Ләбибәне култыклап алып, икесе парлап әйләнделәр. Яшьләр арасыннан кемдер:
– Кызлар, егетләр, әйдәгез, “Йөзек салыш” уйныйбыз, – дип тәкъдим керткәч тә Рәим Ләбибәнең кулын ычкындырмады, җайлап кына ишеккә атлады.
– Ә без һава сулап керәбез, әйеме? – дип, кызның колагына пышылдады.
Яшьләр якындагы инеш буена таба киттеләр. Алар ялгыз түгел, алдан да бер-ике пар атлый, чөнки авылда елга яры, бигрәк тә ике ярны тоташтырган басма гашыйкларның яраткан урыны иде. Бүген июль аеның иң якты йолдызлы төнедер. Ай яртылаш кына булса да, нурын кызганмый коя – су өстенә асылташлар сипкәннәрмени, җем-җем килә.
– Минем авылдан китәсем бер дә килми шул... – диде Ләбибә моңсу гына. Аның өстендә кыска җиңле алсу ситсы күлмәк, ай нурлары астында ул затлыланып, чибәр йөзен тагын да нурландырып тора. – Тик минем укытучы буласым килә. Шуңа тырышып укыячакмын.
– Ышанам, асыл гөлем минем, – дип, Рәим кызның аркасына пинҗәген каплап, иңнәреннән кочаклады. Ул соргылт пинҗәген, суытып җибәрсә Ләбибәгә бирергә, дип киеп чыккан иде. Елга буенда җиләсрәк була бит; әнә, су өстен дулкынлатып, салкынча җил исеп үтте. – Син өшемисеңме? – дип сорап куйды егет.
– Юк, Рәим. Синең янда миңа һәрчак җылы, – диеп, кыз егетенә елышты. – Мин әнигә атна саен кайтып йөрермен дидем. Син дә кайтасыңмы? Ялга.
– Мин укыган шәһәр ераграк бит. Атна саен кайтып булмас ул. Укыганда вакыт тиз уза – бәйрәмнәрдә очрашырбыз, матурым. Әйдә басма яныннан урап киләбез, – дигәч, алар яр буйлап атладылар. Йолдызларга карап, яраткан кешеңнен җылы иңен тоеп шушылай янәш бару пар күңелне бәхеткә күмде. Төне дә патша сараендагы кебек сихри нурлы, әкияти серле... Рәхәт иде!
Алар басып торган басма астында бакалар сайраша башлады – төннең бар матурлыгын сөйләп бирергә ашыгалар бугай, берсен берсе уздырып, бакылдыйлар гына! Тирә-як авылда гына була торган моңга тулды. Яшьләр, бакаларны күрергә теләп, аска күпме карамасыннар – кая инде ул – су хуҗалары үзләренең яшерен патшалыгына чит күзләрне кертмәделәр.
– Иртәгә көн матур булачак, бакалар концертны шәп куя, – диде Рәим.
– Иии, алар көн дә бакылдый инде...
– Бакалар төрлечә бакылддый ул. Игътибар итсәң, аерып була. Әгәр тонык кына бакылдасалар, көн бозылуга була. Әгәр бакылдаудан кисәк туктасалар, димәк, салкын көн булачак. Әгәр менә бүгенге кебек шатланып, кычкырып сайрашсалар, иртәгәсе көн аяз, матур булачак!
– Хикмәәәт... – Ләбибәбәгә болар яңалык иде. Ул егетен тыңлар да тыңлар иде... Әмма вакытның хәтсез үтүен чамалап:
– Анда хәзер кызыклы уеннар башлаганнардыр. Матурым, әйдә клубка, – диде елмаеп һәм басмадан чыгу юлына борылды. Аңа үзенең тулы бәхет касәсен дус кызларына да күрсәтәсе килә иде...
– Ләбибә, сандугачым минем, җырла әле, минем өчен. Аннан китәрбез. Синең җырлавың гел күңелемдә йөри минем, – дип пышылдады Рәим. Әйе, алар гадәттә шулай пышылдап сөйләшәләр. Бер-берсен яраткан кешеләрнең йөрәкләре бик якын була икән ул, хәтта сөйләшми дә аңлашырга мөмкиннәр. Ә менә ачуланышкан кешеләр бер-берсенә кычкыралар, янәшәдә генә торсалар да. Чөнки аларның йөрәкләре шундый ераклаша, үзләре дә сизми, шелтәләрен ишеттерергә теләп, тавышларын күтәрәләр икән!..
Болай да сергә күмелеп яткан елга өстенә сихри моң сибелде – Ләбибәнең яңгыравык бәрхет тавышын елга да йотлыгып тыңлады:
Җәйләүләрдә тугай,
Тугайларда тургай
Җилләргә дә каршы баралмый.
Сине уйлап янам,
Ник килмисең һаман,
Күңелем эзли сине, табалмый.
***
Санаулы көннәр тиз уза дигәндәй, август та саубуллашу кулын суза. Ләбибә училищега иртәрәк җыенды – беренче курсларны колхоз эшләренә алып китәләр икән. Рәим башкалада укыячак, авылда берәр атна булырга уйлый. Ә әлегә көндезләрен басуда икмәк урган әтисенең комбайнында ярдәмче булып эшли. Карашларны алга төбәп, чайкалып утырган игенне ерып барганда, ул үзен диңгездәге чын капитан итеп тоя. Менә хәзер зур-зур дулкыннар аларның корабына килеп кагар төсле. Бодайларның тук башаклары Ләбибәнең матур елмаюын хәтерләтә – шул чакларда дулкынландыргыч сихри хисләр кичерә егет. Их, хәзер сөйгәне дә янында булса иде... Күрсә иде ул җәйрәп яткан шушы соклангыч иген басуын! Биектә-биектә бер нокта булып кына күренгән тургайның өздереп сайравын ишетсә иде!.. Ни өчендер Рәимгә үзе күргән һәр матурлыкны Ләбибәгә дә күрсәтәсе, аны да шатландырасы килеп кенә тора. Ни өчен булсын инде – ярата ул аны, өзелеп ярата! Соңгы кичтә алар клуб янында очраштылар да, үзләрен көтеп торган инеш буена төшеп киттеләр. Артларыннан, яшькә тулып, пар күз карап калды. Җәмилә училищега керә алмавына да бу кадәрле кайгырмаган иде. Ник китәләр инде, дип уйлады ул. Авылда чакта клубта булсалар, Рәимнән күзләрен алмый иде...

Дәвамы бар

Зимфира Исламова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас