Литература
8 Августа 2022, 11:00

МӘХӘББӘТЕМ ХАКЫНА

3 бүлек Училищега өчәү барсалар да, бар имтиханны да бишкә биреп, Ләбибә генә керә алды – бу елны конкурс бигрәк зур булды. Берүзе калгач, кызның бераз кәефе төште: юлларда ничек ялгызым йөрермен, дип хафаланды. Чөнки көненә өч рейс кына ясаган автобуска билетлар җитми, юлда очраклы машинага утырып йөрергә дә туры килде.

МӘХӘББӘТЕМ ХАКЫНАМӘХӘББӘТЕМ ХАКЫНА
МӘХӘББӘТЕМ ХАКЫНА

Училищега өчәү барсалар да, бар имтиханны да бишкә биреп, Ләбибә генә керә алды – бу елны конкурс бигрәк зур булды. Берүзе калгач, кызның бераз кәефе төште: юлларда ничек ялгызым йөрермен, дип хафаланды. Чөнки көненә өч рейс кына ясаган автобуска билетлар җитми, юлда очраклы машинага утырып йөрергә дә туры килде. Өчәү булганда, күңелгә бер шик тә килми ул, ә ялгыз башыңа шомландыра...
– Кызым, юлда гаиләле кешеләр янындарак бул. Фәрештәләр саклап йөртсен, балакаем. Ялгызың гына вокзалда утырма, күзгә ташлана торган чагың... – дип, әнисе Зәйтүнә үгет-нәсихәтләр бирсә дә, үзе, Ләбибә кайтып күренгәнче, утлы күмер өстендә яши торган булды.
Бераздан институтка кереп, авылга Рәим кайтты. Мәктәптә класстан тыш чаралар булганда алар сөйләшеп, аралашып йөриләр иде. Чыгарылыш кичәләрен дә бергә оештырып йөрделәр. Ләбибә, өйгә кайткач, егетнең һәр сүзен кат-кат исенә төшерә; төннәрен, мендәренә капланып, татлы яшьләрен агыза – үзе дә аңламаган халәттән гаҗиз кала иде... Ләкин Рәимнең кызны (дус кызларыннан башка беркая атламагангамы) озатканы булмады. Югыйсә Ләбибәнең исеме күптәннән йөрәгендә... иң-иң кадерле урында...
Алар чишмә юлында очраштылар. Яшел келәм япкан тугайлыктагы аллы-гөлле чәчкәләр кинәт көлеп җибәрде – тирә-якка хуш исләре таралды. Үлән кыякларын таган итеп, шаян чикерткәләр атына; “әйдә, дуслашыйк!” диеп, алар янында нәзакәтле күбәләкләр оча. Тын гына үрелеп, җиргә күз аткан кояшның алтын нурлары күбәләкләр канатында тибрәлә... (Ләбибә боларны моңарчы ничек күрмәгән?!..) Чишмә ярындагы бөдрә талда өздереп кош сайрый (кыз аны да ишетмәгән...). Әллә Рәим килеп чыккач кына сайрый башладымы үзе? Егетнең авызы колакта (шулай булмыйни – күпме көтте бу көнне!..) һәм кулларын як-якка җәеп алга килде дә басты:
– Исәнме, Кояш кызы! Минем юлларыма, нур булып, әллә күктән төштеңме?
Ләбибәнең болай да җиләк кебек алсуланып торган битенә ут капты. Тулы чиләкләре чайпалып, тирә-якка терекөмешләр сибелде. Рәим аның дулкынлануын күреп, айдай балкыды:
– Сагындым үзеңне... – диде ул, якынрак килеп, кызның сәлам бирүен дә көтмичә. Күзләр күзгә төбәлде – тирә-яктагы чынбарлык югалды – ике йөрәк сөю канатында кошлар булып һавага күтәрелде, күбәләк булып чәчкәләргә кунды, кояш нуры булып чиләктәге суда коенды. Мәхәббәткә сүзләр кирәкми дисәләр дә, Рәимнең бу сылукайны иң назлы сүзләр белән иркәлисе, шатландырасы, аның оялчан елмаюын күреп, күкнең җиденче катында йөзәсе килә. Тик менә бәла: ай буе күңелендә йөрткән матур сүзләр тупыл мамыклары кебек әллә тузгып очты – теленә юньләп берни килми...
– Беләсеңме, ник бу күбәләкләр синең тирәңдә оча?
– Ник? – дип, Ләбибә шатланып сорады: ниһаять, аларга сөйләү сәләте кайтты...
– Алар: кара, нинди матур чәчкә! Их... беркая китмәсен иде, безнең белән шушында яшәсен иде, диләр.
Инде кызның көлү сәләте ачылды – чишмәнең челтер тавышына тагын бер чишмә кушылды. Ләбибә, чиләкләр авырлыгын яңа тоеп, иңсәсендәге көянтәне икенче якка авыштыргандай булды – Рәим, исенә килеп, тиз генә үрелеп көянтәне үз җилкәсенә шудырды. Шуны гына көткәндәй, кыз канатлы күбәләккә әйләнде – үлән өстендә, парлы биюдәге кебек бөтерелә-бөтерелә, түгәрәк ясады.
– Ә чикерткәләр? Алар ник сикерешә?
Ләбибә җилфер-җилфер килгән чәчкәле күлмәге белән чып-чын күбәләк иде менә... Рәимнең аңа карыйсы гына килеп тора.
– Чикерткәләрме?.. Билгеле инде, алар сине үзләре белән куышлы уйнарга чакыра. Бар, тотып кара...
Кыз, көлә-көлә иелеп, ике кулы белән аяк астына килеп төшкән чикерткәне каплады:
– Тоттым! – дип, кулларын аз гына ачуы булды, тегесе ярты метрлап өскә сикереп, үлән арасына кереп чумды. Хәзер тугайлыкны Рәимнең шат көлүе яңгыратты.
– Тоттырдымы? Хи-хи-хи... Яле, эзләп кара – таба алмыйсың хәзер аны...
Ләбибәдә чикерткә кайгысы бетте – иелеп, ак ромашкалар, тукранбашлар, күзләре кебек зәңгәр күкчәчәкләр җыеп гөлләмә ясады. Аны, йөзенә илаһи күркәмлек биреп торган, фил сөягеннән ясалгандай нәфис борынына китерде дә:
– Ах, бездәге чәчкәләр!.. Нинди тәмле исләре! Шәһәрдәгеләрнең бер исе дә юк, әйеме, – дип, егеткә сузды. – Ал, ал... стаканга куярсың. Миннән бүләк, – дип, тагын канатлы күбәләктәй, тау ягынарак “очып” китте.
Ташлап булмый инде, Рәим чәчкәләрне кыска җиңле соры күлмәгенең түш кесәсенә салып куйды. “Мин үзем бирергә тиештер бит ул...” – башына урманнан матур чәчәкләр җыеп кайтырга дигән уй керде.
– Син бәхетле билет алгансыңдыр, әйеме, Ләбибә? Иптәш кызларың кермәгәннәр әнә...
– Әйе! Миңа һәрвакыт бәхетле билет эләгә, – дип, әллә шаярып, әллә чынлап шулай икәненә ышанып, көлде кыз. – Рус теле ...
Кинәт аны алыштырып куйдылармыни, җитдиләнеп калды.
– Менә без авылда гел татарча сөйләшәбез бит инде. Ә нигә алтмыш чакрым ераклыктагы шәһәрдә русча гына сөйләшәләр ул? Анда да татарлар бар. Имтиханны русча гына бирергә кирәк. Әле сораулар да бирәләр. Җәмилә дә, Зәлифә дә сорауларны аңламадык, диделәр. Ну... диктантлары да уртачага язылган иде.
– Ә син русча яхшы аңлыйсың, димәк? Бишлене юкка куймаганнардыр бит? – дип Рәим коңгырт күзләрен кызга төбәде.
– Каян бөтенесен дә беләсең? – диде дә, егетнең җавабын көтми, үзе сөйләп китте. – Әнисә апага рәхмәт. Ул бит мине еш кына “дәфтәрләр тикшерергә булыш әле” дип,

алып кала иде. Ә үзе минем белән гел русча сөйләште. Берсендә мин аңламыйчарак тордым да, дәрес түгел бит, нигә татарча сөйләшмисез, дип сорадым. Беләсеңме, нәрсә диде?
Рәим үзенең дә дәфтәр тикшерешкәнен исенә алып елмаеп тора иде.
– Әй... Син миннән көләсеңме? – дип, Ләбибә аның иреннәренә йомшак бармакларын тидереп алды.
– Көлмим лә, сылукай. Мин дә шулай диктантларны тикшереп, дустыма бишле билгесе куйганым искә төште... Ну, Әнисә Рафиковнадан эләкте. Ул дәфтәрләрне соңыннан барыбер үзе тикшерә икән. Мин хаталы сүзләр астына (дустым үзе төзәтер дип) нокта гына куеп барган идем, шуларны кызыл белән сызып-сызып төзәткән. Икенче көнне дәрестән соң чакырды, шул дәфтәрне күрсәтте. “Укытучының укучыларга мөгалләмәсе бер дәрәҗәдә булырга тиеш, – дип башлады. – Бу эшкә алынгансың икән, гадел бул! Яраткан кешем, дустым яки ачуланышкан һәм дус күрмәгән кеше диеп, берсен дә аерырга ярамый. Булдыра алмыйсың икән, бу һөнәрне сайлама инде”, – диде. Бик кыен булды шунда. Юк, дидем, мин укытучы булырга теләмим, дидем. Ә ул: “ Сиңа рус телен камилләштерү өчен бер чара буларак чакырдым. Югары уку йортына керәселәрне күрәм бит мин, һәр эшең файдалы булсын! Кеше хатасын тикшергәндә баш миендә ныграк кала, чөнки анализлап барасың”, – диде. Сиңа да шулай әйттеме?
– Әйе. Укытучы апа минем, татарча сөйләшик, дигәнемә каршы килде. Тормыш ул дәрес кебек план буенча гына бармый, диде. Төрле хәлләр килеп чыга, югалып калмас өчен сүзлек запасың бай булырга, дәрес программасыннан күпкә калын булырга тиеш, дип сөйләде ул миңа. Чынлап та, аның белән көнкүреш темага аралашкан чакта бик күп рус сүзләрен оттым – сүзлектән үзең ятлап утырганнан Әнисә апа белән сөйләшү күпкә отышлырак булды. Аңа рәхмәтемне әйтеп киләм әле. Ялда бугай. Әни бакчаларында бәрәңге кәтмәнләгәнен күрдем дигән иде.
– Мин мәктәпкә кереп чыктым инде, кемнәрнең укырга кергәнен анда белдем... – диеп елмайды Рәим.
Бу икәү, вакыт төшенчәсен онытып, биредә күпме юанган булырлар иде – билгесез. Сукмак буйлап чишмәгә килүче ак яулыклы апаны күрделәр дә кайтыр юлга чыктылар. Шулай янәшә бару икесенә дә, чиләктәге су кебек, тулып ташкан бәхет иде...
Кичен клубта кино башланганчы, авыл җирлегенең башлыгы һәм мәктәпнең директор урынбасары яшьләр алдына чыгып басты:
– Авылыбызның хөрмәтле яшьләре! Без сезгә зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез, – дип башлады сүзен чәчләренә чал төшкән Мисбах абый. – Басуыбызга яман кортлар һөҗүм итә. Бәрәңге яфракларын ашап баралар. Менә кичәле-бүгенле күз алдында акыртып кимерәләр бит.
Клубта җанлану китте. Кемдер бакчада да күргән, кемдер бөтенләй ишетмәгән – үзара гөжли башладылар.
Урынбасар Вәсимә Әсгатевна тынычланырга үтенеп, кулын күтәрде:
– Бу корт – колорада коңгызы дип атала. Безнең якларга бәрәңге белән Америка иленнән кергән. Әлегә чаклы аның турында ишеткән дә юк иде, әйеме? Бик яман нәрсә, диләр. Бәрәңге сабагын ашап бетерсә, көзгә буш калабыз дигән сүз. Менә, көрәшеп карарга, дигән нәтиҗәгә килдек. Иптәшләр, иртәгәдән шуларны җыярга бәрәңге басуына чыгарга кирәк. Ялга кайткан студентлар һәм мәктәп укучыларыннан, өметләнеп, ярдәм көтәбез.
Тагын шаулашу китте:
– Аны ничек җыябыз соң? Чиркангыч...
– Иләк алып чыгарга кирәк – бәрәңге сабакларын селкеп, кортларны шуңа коеп барырга. Мөнирә апа шулай итте.
– Һи... Мөнирә апаның биш сутый гына бит ул. Монда гектарлаган басу!.. Җиләк түгел бит ул, җыярга...
Әйе, аңлашылмаган нәрсә күп сораулар тудыра, ләкин җавап бирерлек мәгълүматлар юк дәрәҗәсендә. Тракторист Зиннур, урыныннан торып, шиген белдерде:
– Басу кадәр басуны бу корткычлардан чистартып бетереп булырмы соң? Аңа каршы химик препаратлар булырга тиеш бит!
Мисбах абый тирләгән маңгаен кепкасы белән генә сыпырып алды да ышанычлы итеп әйтте:
– Булыр! Кайтыр препараты да, күрсәтмәләре дә. Бездә генә түгел, күрше районнарда да шул хәл... Күреп торасыз, көннәр бик эссе, коры – коңгызларга үрчергә менә дигән шартлар икән ул. Шуңа үтенеп сорыйбыз, шушы ике көндә җыясы иде.
Шуннан, озакка сузмый, нәрсәләр алырга, ничәдә чыгарга сөйләштеләр дә, вакыты бераз кичектерелгән кино башланды. Вәсимә Әсгатевна Рәим белән аерым сөйләште:
– Син, Рәим, мәктәптә безнең уң кулыбыз булдың. Оештыру сәләтең бар – зинһар, иртәгә җитәкче буларак шушы эшкә алын әле. Рәиснең дә эше муеннан, минем районга барасы бар.
– Ярый, Вәсимә Әсгатевна, бер дә борчылмагыз! Барысы да яхшы булыр, үзем рәтләргә куярмын, бергәләп эшләрбез. Ышанычыгыз өчен рәхмәт, – дип, тынычландырырга ашыкты Рәим. Ул көндез мәктәпкә кагылып, институтка керүен хәбәр иткән иде, шуңа бу эшне үзенә йөкләтүләре гаҗәпләндермәде.

Зимфира Исламова

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас