Литература
8 Августа 2022, 10:00

ҮЛГӘННӘН СОҢ КАЙТУ

Ахыры Таң белән Әсхәт, ашап та тормый, малларны караган җиреннән эшкә китте, балалар мәктәпкә таралышты, Мансур өйдә калды. Күпмедер вакыт ишегалдында үзенә төрле шөгыль табып йөргәннән соң өйгә керде дә:– Мәдинә, утыр әле, әйдә, сөйләшик, – диде, урындык тәкъдим итеп.

ҮЛГӘННӘН СОҢ КАЙТУҮЛГӘННӘН СОҢ КАЙТУ
ҮЛГӘННӘН СОҢ КАЙТУ

Таң белән Әсхәт, ашап та тормый, малларны караган җиреннән эшкә китте, балалар мәктәпкә таралышты, Мансур өйдә калды. Күпмедер вакыт ишегалдында үзенә төрле шөгыль табып йөргәннән соң өйгә керде дә:
– Мәдинә, утыр әле, әйдә, сөйләшик, – диде, урындык тәкъдим итеп.
Мәдинә көтмәгәнчә тыныч иде. Ул әкрен генә өстәл янына килеп утырды, уйчан карашын ашъяулыкка төбәде.
– Гафу ит мине, Мансур... Исән икәнеңне белсәм, гомер буе көткән булыр идем, гомер буе кешедән-кешегә йөреп кунар идем, авыл кешеләре миһербанлы, берсе дә куып чыгармады, чакырып тордылар, Аллага шөкер... Ник бер хат кисәге булса да салмадың син? Ник?!
– Гафу ит мине, Мәдинә! Үзем турында гына уйладым...
– Уйлагансың шул! Ничарадан бичара, яратмыйча кияүгә чыгуның ни икәнен беләсеңме соң син?! – дип, кинәт кенә кызып китте Мәдинә.
Мансур, акланмакчы булып:
– Аңлыйм мин сине, Мәдинәм... – дип әйтә башлаган иде, хатын авыр сулады да яшьлек мәхәббәтенең күзенә туп-туры карап, аны әкрен, шул ук вакытта ачынулы тавыш белән бүлдерде:
– Ир-ат башың белән нәрсә аңлыйсың соң син... Моны аңлар өчен, хатын-кыз тәненә кереп, хатын-кыз булып яшәп карарга кирәк, Мансур... Гомер буе сине сагынып, бары сине уйлап яшәдем, яратмаган кеше белән тормыш иттем, бәхетле була алмадым. – Кинәт хатынның йөзе яктырып китте. – Ниһаять, мин бәхетле, Мансур! Соң булса да, син кайттың, миңа бәхет бүләк иттең! Рәхмәт сиңа! Бүгеннән яңа тормыш башлана, Мансур!
– Мәдинә...
– Тыңлап бетер, Мансур. Мин бүген төнлә бер хакыйкатьне аңладым...
– Тыңлап бетер, Мансур. Бүген төнлә мин бер хакыйкатьне аңладым. Мин бит гомерем буе сине түгел, ә сиңа булган мәхәббәтемне, яшьлек хисләремне яратканмын. Алар күзләремне куе томан сыман каплап торган, мине тормышка ашмастай хыял дөньясында яшәткән, янымдагы кешегә күңел күзем белән карарга ирек бирмәгән. Мин бит тормыш агымыннан хиссез курчак сыман йөзеп бардым, аңлыйсыңмы? Шулай кирәк, шулай тиеш, дип, көндәлек мәшәкатьләргә күмелеп яшәдем. Уйларга вакыт калмасын өчен, үземә мең төрле шөгыль табып тордым. Ә инде эштән туктаган араларда, ялгызым калгач, язмышыбызга үртәлдем, яшьли өзелгән гомереңне, кияүгә чыкмас борын толга әйләнгән үземне жәлләдем. Мине авырлыклар белән ялгызымны калдырганга, Аллаһка да үпкә сакладым. Ә чынлыкта бит ул мине калдырмаган, миңа ярдәм итәр өчен юлыма Әсхәтне чыгарган. Мин шуны күрә, аңлый белмәгәнмен. Үзем дә бәхетсез булдым, мине җаныннан артык күргән олы йөрәкле кешене дә бәхетле итә алмадым... Ә бәхет бит ул монда, янымда гына булган, тик күңелемдә аңа тиешле урынны үземне һәм сине кызгану хисе биләгән... Сине күргәч, исән икәнеңне белгәч, бик сөендем, гомер буе эзләгән әйберемне тапкандай, бер мизгелгә яшьлегемә кайткандай булдым. Тик... Хисләр күптән төссезләнгән икән бит, Мансур... Бары бүген мин Әсхәтне яратканымны аңладым...
Бераз тын торгач, Мәдинә, башын күтәреп, Мансурның күзләренә туп-туры карап, өч кешенең язмышын хәл иткән карарын әйтте:
– Гафу ит мине, Мансур! Мин ирем, балаларым белән калам...
...Ул көнне төшке ашка кайткан Әсхәтне Мәдинәнең бөтенләй яңа - сөю тулы карашы каршы алды.

Эпилог.
Укучым, әсәрнең башыннан алып ахырынача барлык вакыйгаларны үзеңнең йөрәгең аша үткәреп укуың, һәр яңа өлешне зур түземсезлек белән көтеп алуың геройларымны якын итүең, алар язмышына битараф булмавың турында сөйли. Моның өчен мин сиңа бик рәхмәтлемен.
Сине Мансурның язмышы кызыксындырадыр.
Әсхәт Мансурны Себергә җибәрмәде, байтак вакыт үзләрендә яшәтте. Кара көнгә дип җыйган акчаларыннан өлеш чыгарып, авыл советы, колхоз ярдәм итеп, авыл халкын өмәгә чакырып, Мансурга зур булмаган өй салыштылар. Алга таба да Әсхәт белән Мәдинә аңа барлык эшләрендә ярдәм итеп яшәделәр.
Тәмам.

Гүзәл Мәрдәнова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас