Литература
7 Августа 2022, 11:00

МӘХӘББӘТЕМ ХАКЫНА

2 бүлек Теге як ярга чыгарга теләүче табылмады. Моны Ләбибә үзе дә белә, юри – кызыктырыр өчен генә әйтә инде. Чөнки Гөлфизә белән Җәмилә бөтенләй йөзә белми, сайда гына чупылдап юана. Ә Зәлифә андый араны йөзәргә батырчылык итми дә итми инде...– И... нәрсәсе бар инде аның?! – дип көлде Ләбибә, – йөзәргә бит тирәндә генә өйрәнеп була. Болай яр кырыенда өйрәнәлмисез лә сез... Куркырга гына кирәкми – су үзе күтәрә ул!

МӘХӘББӘТЕМ ХАКЫНАМӘХӘББӘТЕМ ХАКЫНА
МӘХӘББӘТЕМ ХАКЫНА

Теге як ярга чыгарга теләүче табылмады. Моны Ләбибә үзе дә белә, юри – кызыктырыр өчен генә әйтә инде. Чөнки Гөлфизә белән Җәмилә бөтенләй йөзә белми, сайда гына чупылдап юана. Ә Зәлифә андый араны йөзәргә батырчылык итми дә итми инде...
– И... нәрсәсе бар инде аның?! – дип көлде Ләбибә, – йөзәргә бит тирәндә генә өйрәнеп була. Болай яр кырыенда өйрәнәлмисез лә сез... Куркырга гына кирәкми – су үзе күтәрә ул!
Шулай сөйләнә-сөйләнә бераз эчкәрәк керде һәм йөзеп китте. Су май кебек җылы булса да, бөтен тәнне рәхәт салкынайтып, һәр күзәнәккә сихәт бирә. Ләбибәнең каршы ярга чыгуы бүген генә түгел лә – буаның уртасында коену рәхәт шул – су монда чистарак һәм салкынчарак. Яр буенда пычкылдаган ише түгел инде... Ләкин бүген, нинди җене котырткандыр, Ләбибә буаның каршы ярына кыйгачлап йөзәргә булды. Ул анда төнбоеклар үсүен күптән белә, менә шуларны өзеп алсаң... Чәчкәләргә мөкиббән кыз, көчем җитәрме-юкмы дип, алдын-артын уйлап тормады. Ә бит болайга ара икеләтә арта. Хәер, икеләтә үк түгел, Пифагор теоремасы буенча гипотенуза була бит инде: катетларны квадратка күтәреп кушарга да квадрат тамырын табарга. “Чутлап карарга кирәк әле, ничаклы микән? Турыдан каршы ярга илле-җитмеш метрлап булыр...” – дигән уйлар астында кыз йөзүен белде. Ул гүя кояшта елкылдап яткан ефәк җәймәне кисеп, икегә аерып бара. Инде буаның урта җирен дә узды. Ләбибә карашын алга төбәп йөзде, су өсте кояш нурларыннан җем-җем килеп торса да, астан караңгылык бөркелә икән. Хәтта беләкләре белән ике якка кечкенә дулкыннар ясаганда хасил булган су шарчыклары чип-чиста булып сикерешсәләр дә... Шулай... юкка “кеше күңеле – тирән күл”, димиләр: анда ни ятканын болай гына белермен димә... Юк ла... “кеше күңеле – кара урман”, диелгәнне укыган идек бит әдәбият дәресендә, диеп, Ләбибә үз уйлары белән бәхәскә дә кереп алды. Аның укыган әсәрләрен шулай искә төшереп, тормыш яссылыгына куеп карау гадәте бар – дусларын да уяткалап куя. Тик әле уйлары эчендә үзе генә...
Кызлар калган ярдан ераклашкан саен буадагы тынлык көчәйде – берүзеңә мондый тынлык икеләтә шомлы икән ул... Ирексездән, Ләбибәнең артка борылып карыйсы килде: “Күрәләрме, янәсе, дус кызлары. Аның нинди кыю икәненә көнләшеп карыйлардыр әле...” Башын боруга, аңа әллә нәрсә булды, куллары буталып китте... кинәт Ләбибә беләгендә хәлсезлек тойды. “Инде ярга ерак түгел, бәлки сайдыр монда”, – дип, аяклары белән су төбен кармаларга теләде. Һәм бу кызның иң зур хатасы булды: аягы җиргә тимәде, үзе аска таба төшеп китте... Зурлар әйтә иде аны, буаның төбендә кое бар, урта җирдә чумарга ярамый, суыра икән дип – әллә шул урынмы бу? Ләбибәнең миен утлы курку көйдереп узды. “Юк, юк! Бирешмәскә!.. Аяк кына җиргә тисен – ул бит су астыннан оста йөзә.” ...Тик менә берничек тә йөзеп китә алмый. Бөтен көчен җыеп, чәбәләнә-чәбәләнә, өскә калкып чыкты. Куллары кабат буталды, өзек-өзек сулыш арасында кычкырам дип, авыз ачып, тын юлына су тулды. Тагын чумды... Фанилыктан аерган соңгы уе: “Раббым, коткар... зинһар... әнием хакына...” – булды.
Инде теге ярдагы кызлар да Ләбибәнең бәлагә тарыганын аңладылар, куркынып елый, ярдәмгә чакыра башладылар. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, яр буе буп-буш – кем инде кызу эш вакытында, бар шөгылен ташлап, су кереп йөрсен?!.. Шунда, бәхетләренә, юлда мотоцикл күренде. Юлчы тизлеген киметте, каршысына кул болгый-болгый чапкан ике кызны күреп, хәлне шунда ук төшенде, моторы сүнеп өлгергәнче, матаеннан сикереп төште:
– Кайсы урында, күрсәтегез! – инде биш секундтан чалбар-күлмәге белән сикергән Рәим батучы кызга таба йөзеп тә китте. Ул, урман-кырларда йөреп, кирәкле юнәлешне бик тиз табарга өйрәнгән иде. Шушы сәләте көчле беләкләре белән буаны колачлап йөзгән егеткә, ярдан күрсәткән урынга төп-төгәл килеп җитеп, Ләбибә баткан төштә чумарга мач килде: минуттан артык вакыт үтмәгәндер, әле буаның төбенә үк төшеп җитәргә өлгермәгән кызны күтәреп якындагы ярга алып та чыкты. Тезенә йөзтүбән салып, Ләбибәнең йоткан суларын гөжләтеп бушаттырды. Унынчы сыйныфка баручы Рәимнең иң беренче уе: “Шушындый сылу кыз хараплар була язган!..” булды. Ләбибәнең гәүдәсен үләнгә салып, ясалма сулыш алдырганда да, бар теләге аны яшәтү, тормышка кайтару иде...
– Буа бит ул ишегалдында яңгырдан соң җыелып торган күлдәвек түгел, шулай шаярырга ярый димени? – Ләбибә күзләрен ачып торып утыргач, иң беренче шушы шелтәне ишетте. Үзенең мондый хәлгә төшүенә гаҗиз калып, калтырана башлады. Кояш өтә, ә аңа шундый салкын булып китте, әйтерсең, кар өстендәге умырзая...
– Мин шаярмадым... төбенә басып карадым гына, – диде ул, үзенең су киеменнән генә егет янында япа-ялгыз утыруыннан оялып, аякларын бөкләп тезләрен кочаклады.
– Ярый, оялма... Хәзер оялу кайгысы түгел, – диде Рәим, аның хәлен аңлап һәм кызганып. Өстендә килеш киемендәге суларны сыпыргалады. – Теге як ярга минем аркамда чыгарсың, беразга судан курку кала әле ул. Минем дә баткан булды... – дип, яр кырыена басты. Ләбибә, торып, алга атлады да яр буенда гына кызыктырып торган төнбоекларны өзәргә үрелде. Ә алар өзелми, тамырлары тирәндә – су төбендә. Моны күреп, Рәим шаркылдап көлеп җибәрде.
– Чәчкә яраткан күбәләкме әллә син? Шулар өчен монда чыктыңмы?
– Әйем лә... тик өзеп булмый... – хәзер генә үзе белән нинди фаҗига килеп чыкканы башына барып җиттеме – Ләбибә кинәт елап җибәрде.
– Менә инде... Бар да үткәч... йә, елама. Мин бит болай гына әйттем, ирештермим. Төнбоекларның сабагы озын һәм каты – дулкын чыгып, өзелмәсен өчен шулай үсәләр, – Рәим, сөйләнә-сөйләнә, өч алсу-ак чәчкәне теше белән өзеп, кызга сузды. Ләбибә бу матурлыкны битенә терәп елмаеп җибәрде. “Их, бу кызлар... кояш качышлы уйнаган болытлы көн кебек: әле генә елыйлар, шунда ук көләләр...” Рәим үзе менә, берәр күңелсез хәл килеп чыкса, көннәр буе елмаймый йөри...
Парлашып каршы як ярга йөзеп чыкканда, иптәш кызлары күлмәкләрен кигәннәр, юеш киемнәрен сыгып үләнгә җәеп куйганнар. Ләбибәне кочаклап алдылар:
– И-и малайкаем.... курыктык! Ярый, Рәим килеп чыкты! Бүтән берүк шулай кыланма...
Берсе күлмәген кидерде, берсе Ләбибәнең буталып беткән чәчләрен яулык белән корыта башлады... Җәмиләнең генә күзләре кысыла төшеп йөзе кырысланган; үзе арттан Ләбибәнең чәчен сөртә, үзе, юеш күлмәген сыгып торган Рәимгә карап-карап ала; бу егетне читтән генә күптән күзәтеп йөри лә ул. Җәмил абыйсы белән волейбол түгәрәгенә йөриләр алар. Кайчакта Җәмилә ярышлар вакытында абыйсын карарга барам дигән булып, Рәимнең сыгылмалы гәүдәсеннән күзләрен алмый торганы бар... Менә хәзер күңелендә көнләшүгә охшаш хис бөреләнә бугай...
– Анда минем абый да йөзеп чыкмый ул... Керде дә китте, тиле...
Ләбибә, ниһаять, елмайды. Ярый, әйтсеннәр, әрләсеннәр... Ә ул батмады! Аллаһ ярдәменнән ташламады бит, мең шөкер!
– Рәхмәт, кызлар, рәхмәт сезгә, дускайларым! Әле дә сез шундый шәфкатьле!.. – Ләбибә яшьле күзләрен кызларның күлмәгенә яшерде. Аннан, борылып, чалбар-күлмәген сыгып торган Рәимгә эндәште:
– Рәхмәт, Рәим... син – иң-иң батыр егет! Мин моны беркайчан да онытмам.
– Ярар, ярар... Тик башка чакта, суга кергәнче, башта мине чакырыгыз – әзер булып торырмын, – дип көлде, күңеле булган Рәим. – Алай, батырга санагач...
Җәмиләнең егет алдына ук чыгып:
– Ә мине йөзәргә өйрәтәсеңме, Рәим? – дип чытыклануы шундый урынсыз яңгырады... Рәим нидер әйткәнче, Ләбибә, дусты өчен оялып:
– Син бит, Рәим, мине үлемнән коткардың, әгәр килеп чыкмасаң... ни буласын уйлау да куркыныч, – диде, калтыранган тавыш белән. Аны Гөлфизә кочаклап алды. Ләбибәнең теле чишелде:
– Дусларым, барыгызга да зур итеп рәхмәт! Аллаһ беребезне дә ташламасын! Тик бер үтенечем бар... зинһар... тыңлагыз, яме? Бу турыда беркемгә дә сөйләмәгез, зинһар! Алайса, мине бүтән беркая да җибәрмәячәкләр, – дип, күзләрен тутырып, башта Рәимгә, аннан кызларга карады Ләбибә. Рәимне төннәрен, шушы күкчәчәкле карашы белән сискәндереп, йокыдан уятачагын әлегә ул белми...
Җәйләр узды, укулар башланды. Кич чыгулар, урам тутырып чыркылдашулар бетте – мәктәптән тыш, Ләбибә мандолинада уйнарга өйрәнер өчен музыка укытучысы янына йөрде. Моннан соң, әле иншалар язарга, әдәбияттан язучыларның әсәрләрен тулысы белән укырга – әнисенә булышырга да вакыт аз кала.
– Кызым, әллә унны бетерәсеңме соң? Өйдән бик иртә китәсең... Мин дә ялгызым калам, үзең дә сагынырсың, балам, – дип борчылган әнисен тынычландырып:
– Мин бит еракка түгел, әни. Атна саен кайтып йөрермен, – дия иде Ләбибә. Педучилищега керү нияте кызда юктан гына тумады: бала-чагалар белән кызыклы чаралар оештырып, мәктәптә тәрбия эшләре буенча урынбасарның уң кулына әйләнгән иде ул. Менә шул укытучы апасы киңәш бирде инде:
– Укытучы булыр өчен, унынчыны бетергәч, институтка укырга керергә була, анысы. Тик анда тәрбиянең ваклыкларына өйрәтмиләр. Син кул эшләре яратасың – төшерергә, чигәргә дигәндәй. Әнә конкурска кыярдан нинди матур сын ясагансың – чып-чын крокодил бит! Районда беренче урынны алсын әле... Шуңа күрә училищега барсаң, минемчә, анда уку сиңа бик ошар ул.
– Ә анда имтихан биреп керергәме? – Ләбибәнең бер карарга килгәнче, барысын да төпченүе мөгаллимәгә ошады. Ул канәгать төстә елмаеп куйды.
– Әйе, имтиханнар бар. Ләкин мәктәптә биргәннән авыррак булыр дип уйламыйм. Син бит бишлегә генә укыйсың, бер дә курыкма! Әмма... яңа шөгыльгә өйрәнергә кирәк булыр. Җырлавың шәп, тавышың матур; моңа өстәп, тагын музыка коралында уйнау мәҗбүри. Кергәндә, шуны тикшерәләр.
– Мин уйный белмим...
– Баянда, гитарада уйнарга өйрәнү авырга төшәр. Ә менә мандолинада өйрәнә алырсың, дип уйлыйм.
Менә шулай итеп, яңа ел алдыннан Ләбибә класстагы тагын ике кыз белән мандолина чиртә башлады. Харап матур гына уйный ул хәзер. “Каз канаты”н, “Юллар”ны өйрәнде. Әнисе моңлы тавышы белән кушылып җырлап та ала:
Каз канатларын санадым
Тезелеп кагынганда.
Инде кемнәргә карармын
Өзелеп сагынганда.
Шунда үзе, яулык очы белән күзләрен сөртеп:
– Рәхмәт яугыры, мандолинада чыккан көй бу чаклы моңлы да булыр икән... – дип куя. – Менә үзеңә бер һөнәр булды, кызым, кая барсаң да, кирәге чыгар – уйна гына.
Зәйтүнә бердәнбер кызына ана фатихасын бирде. Сигездән соң өйдән чыгып китүенә дә ризалашты бугай. Хәер, көченнән килсә, күз карасын беркая җибәрмәс иде дә, бала күңеле – далада шул...

Зимфира Исламова.

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас