Литература
7 Августа 2022, 07:00

МӘХӘББӘТЕМ ХАКЫНА

1 БҮЛЕК – Балаң туып, бераз исәйсен дә... аерылышабыз, – диде өстәл артында гәзит караштырып утырган ире һәм, башын күтәреп, тәрәзә аша күренгән аксыл-сары миләш чәчәкләренә төбәлде. Бу мизгелдә ул җан атып яшәгән җәмәгатенә генә түгел, үзенә дә ят иде...

МӘХӘББӘТЕМ ХАКЫНАМӘХӘББӘТЕМ ХАКЫНА
МӘХӘББӘТЕМ ХАКЫНА

– Балаң туып, бераз исәйсен дә... аерылышабыз, – диде өстәл артында гәзит караштырып утырган ире һәм, башын күтәреп, тәрәзә аша күренгән аксыл-сары миләш чәчәкләренә төбәлде. Бу мизгелдә ул җан атып яшәгән җәмәгатенә генә түгел, үзенә дә ят иде... Көрән кәнәфидә, кулларын тезләренә куеп, телевизорга текәлгән хатынына ирнең әлеге сүзләре суд залындагы хөкем карары булып яңгырады. Кинәт җаны куырылды, тамагына ут шары тәгәрәде, колаклары зеңләп китте, йөрәге кысылды... Нәрсә бу? Ялгыш ишетәме? Аның яраткан ире, аның сөйгәне әйтәме боларны? Ни өчен? Ул андый түгел иде бит... Хатын җавапка әйтер сүз тапмады. Куллары гына, ирексездән, әле чигәләренә бөдрәләнеп төшкән чәчләрен сыпырды, әле хәлсез генә тезләренә төшеп хәрәкәтсез калды... Тынлык озаккарак сузылгач, ир әйткән хәбәренә ачыклык кертергә уйлады булса кирәк:
– Аңла... ул баланы мин мәңге ярата алмаячакмын! Аңа карап, сине дә... кабул итә алмам.
Ләбибәнең зиһене әле башта ишеткәнен эшкәртеп бетерә алмаган иде, соңгысы бөтенләй мәҗнүн итте... Ах... нигә? Ник аңа Хак Тәгалә мондый язмышны язган? Бу дөньяда җәза арты җәза алырлык нинди гаебе бар соң аның?.. Мәрхәмәтеңнән ташламачы, Раббым... Бар күңеле белән ялваруын ишетерме Аллаһ?..
– Мин сиңа ярдәм итеп торырмын. Алимент... анысы, билгеле, закон тәртибендә. Болай... кирәк чакта... эндәшерсең, – диде Рәим, йомшарып (Күктән әмер килеп җитте, бугай). Тораташтай утырган сөеклесен кызганып, ирнең тыны кысылды: Ләбибә янына килеп, кулларын түгәрәкләнеп килгән хатынының иңбашына салды. Үзенең йөрәге урыныннан куптымы – күкрәгеннән чыгып китәрдәй булып тибә, башында кургаш яңгыр булып уйлар өере купты: “Йә, Раббым, ни сөйли ул? Җанын ярып бирергә әзер иде – кайсы шайтан котырта аны? Бөтен дөньяга булган ачуын хатыны башына түкте әллә...”
Ләбибә чуар халатының төймәләрен иң читкә күчереп тегеп куйган иде – тагын кысыкланган... Ычкындырмый булмас, диеп, хатын кендек турындагы ике төймәне иреккә чыгарды да тирән итеп тын алды (юк, еламый ул... дөресрәге, еларлык яшьләре күптән кибеп бетте):
– Рәхмәт, Рәим. Рәхмәт, кадерлем... – дип пышылдады, күңел кыллары белән иренең мәрхәмәтлелеген тоеп. Булдыра алмый бергә калуны... булдыра алмый. Аерылалар... Димәк, шулай кирәк... Баш капкачы ярылдымы – әллә каян тараканнар өере кереп тулды да кайнап торган миләрне кимерергә тотынды... “Бик нык яратышканнар барыбер бергә кала алмый”, – кайда укыды соң бу сүзләрне Ләбибә?

***
Кеше гомерендәге мәхәббәтне берничә чорга бүлергә мөмкин: ике гашыйкның бер-берсез яши алмаган кайнар яратышу чоры; яшьли сөешеп кавышканнарның, гаилә коргач, хисләре тагын да ныгу һәм бер-берсе өчен ышанычлы калканга әйләнү чоры; балалар тугач, гаиләңне тормыш авырлыкларыннан саклау һәм яклау чоры. Инде олыгаеп, балалар таралышып беткәч, җәмәгатең кабат җаныңның икенче яртысына – тормыш океанында ялгызлык чоңгылыннан коткаручы утрауга – ышанычлы терәккә әверелгән чор. Шушы чорларны бер-берсенә тугры калып үткән парлар оҗмах тәмен җир йөзендә үк беләдер...
Рәим белән Ләбибә, яшьли яратышып, бер-берсе өчен өзелеп тордылар. Бөтен тирә-якта бу ике гашыйктан да бәхетлерәк кеше юк иде бит!
– Матурым, матуркаем, – дип дәште Ләбибә сөйгәненә.
– Былбылым, янар чәчәгем минем, – дия иде Рәим, бик сагынып күрешкәч. Дус-ишләре арасында алар шулай гел ягымлы, матур итеп сөйләшүләре, шаярып көлешүләре белән аерылып торалар иде...
Мөкатдәс хисләренең бөреләнүе дә кешеләрнекенә охшамаган иде шул: өч яшькә олы Рәим кызны суга батканда коткарды. Ул җәй, уртача климатның чамасын узып, бик эссе һәм коры килде. Чүллекнең кайнар җилләре, бу якларга адашып кереп, тугайларны, тау битләрен, яланнарны көйдерделәр. Басуларда игеннәр бер тамчы суга сусап, иртә картайдылар; үләннәр, аяк атлаганда уалырлык булып, саргаешып киптеләр; елгаларда сулар сизелерлек кимеде; урамдагы барлык коелар саекты. Түтәлләрдәге яшелчәләр ник борын төрттем дигән көнгә төште... Әмма басу артындагы урман буйларында, Аллаһ кодрәте белән, җиләк ишелеп уңды.
Әби-апалар, җитез кызлар урман аланына җиләккә йөрделәр. Өч-дүрт литрлы пластмасс чиләкләрен тотып, таң белән чыгып китәрләр иде. И-и... андагы хозурлык!.. Әле урман йокыдан уянып кына килә. Беренче сулыштан ук бөтен тәнгә рәхәт җиләслек бөркелә. Киң ябалдашлы агачлар тып-тын торалар. Шушы тынлыкта кошларның чут-чут сайравы ишетелә. Иртәнге җиләслектә авылның кызган табадагы урамнары искә дә төшми...
Бүген дә кызлар, ник килгәннәрен онытып, беркавым сихри дөньяга чумдылар. Күңелләре, күбәләккә әйләнеп, сары мәтрүшкәләр, кызыл тукранбашлар, зәңгәр кыңгыраулар өстендә очып йөрде... Бу дүрт кыз, авылның төрле урамнарында торсалар да, башлангыч сыйныфтан бирле дус булып йөриләр. Җәен кая барсалар да, агылыйга тагылый инде... Дүртесенең охшаш якларына караганда, тышкы кыяфәтләренә өстәлеп, аерылып торган холык-сыйфатлары бихисап. Шулай да, аларга бергә күңелле, рәхәт. Үзләре уйлап, бер-берсенә кушаматлар тактылар әле – үпкәләтми торганны. Сары чәчле, сорыга тартым сыек зәңгәр күзле Зәлифә буйга иң озыны, шуңадыр нечкә һәм сыгылмалы булып күренә – аңа кушаматны Талчыбык дип Җәмилә уйлап тапты. Гөлфизә – коңгырт чәчле, ачык коңгырт күзле, кечкенә буйлы, ләкин аны башкалардан иң аерганы – бар нәрсәне кабаланмый, әкрен генә эшләве. Әле сөйләшкәндә дә сузыбрак сөйләшә. Зәлифә аңа Салмак кушаматын тәкъдим итте. Ә менә янып торган ай йөзле, җирән чәчле, зәп-зәңгәр күзле, уртача буйлы Ләбибә гел нидер белән мәшгуль, бер урында гына тора да алмаганга, барысы беравыздан аңа Бөтерчек дип кушамат тактылар. Кайчак русчалатып Юла да диләр. Кара чәчле, көрәнсу кара күзле Җәмилә бу кызлардан тәненең каралыгы белән әллә кайдан ап-ачык булып күренеп тора. Җәен печән җыеп, елгаларда сулар коенып йөргәннән соң, негр да негр – ул да негр. (Юк инде, ул чаклы ук түгел, ләкин бик карая...) Аңа авылның бар хәбәрен таратучы Әсма апа коедан су алганда әйтте дә куйды:
– Кара Чутыр Җәмилә булгансың да куйгансың! Әзрәген миңа бир әле: менә кояшта йөрсәм, тәнем кызара гына. Озак йөрсәм, тирем купшаклап төшә... Их, синең кебек кояшның яратканы булмаганмын!
Аңа кушамат сайлап баш ватып утырганда, Җәмилә боларны сөйләп, дусларының эчен катырды – барысына да бу кушамат хуш килде...
– Кызлар, сандугач!!! Ничек матур сайрый, әйеме?! – дип, Талчыбык Зәлифәнең әйтүе булды, Бөтерчек Ләбибә елмаеп:
– Сандугач түгел, дускаем! Алар бала чыгарган чорда гына сайрый. Әле анда да әтиләре генә сайрый, – диде.
– Кит аннааан!.. Ә кайчан туктыйлар? – Салмак Гөлфизәгә дә бу кош сандугачтыр кебек тоелды. – Бәлки әле туктамагандыр, әнә бит ничек өздерәәә! – дип, гадәтенчә, соңгы сүзен сузыбрак әйтте ул.
Ләбибә үз сүзен аста калдырамы соң? Тиз-тиз сөйләп китте:
– Туктаган! Туктаган... Июнь уртасына нәни кошчыклары чыга инде. Хәзер аларда сайрау кайгысы түгел – балаларын ашаталар. Сандугачка охшатып сайраган кошлар бар бит ул! Исегездәме, былтыр басуда бәрәңге чүпләгәндә Зәйфә апа сөйләде. Камыш чыпчыгы, варакушка, миләш чыпчыгы... Хәзер сайраганы кайсыдыр – тик мин аларны аера белмим.
Бәхәсләшеп китмик тагы, дигәндәй, Ләбибә тизрәк яраткан җырын башлады:
Туган илкәем, сөйгән җиркәем
Иртәнге саф нурга күмелә.
Кызлар да җырга кушылып, кошларның сайравын күмделәр:
Урман буйлары, басу юллары
Бигрәк инде матур күренә.
– Кызлааар!.. нинди шәп монда, әйеме? Әйдәгез, иртәгә дә киләбез! – дип, кулларын як-якка җәеп, бөтерелде Ләбибә. Тик җавап ишетелмәде – кызлар инде алан буйлап сибелделәр...
Тирә-як соклангыч булса да, күзләр ирексездән аска төбәлде: үлән һәм чәчәкләрдә иртәнге чык тамчылары ялтырый. Яшел үләннәр арасында “кайчан өзәсез инде – менә без монда!” дигәндәй, кып-кызыл эре җиләкләр җемелди...
Күңелләре булганчы җиләк җыеп, тулы чиләкләрен асып, быел җиденче сыйныфны тәмамлаган кызлар менә авылга кереп киләләр. Тау башыннан атлаганда аларның авылы гүя уч төбендә генә: әнә Зәлифәләрнең, Ләбибәләрнең ишегаллары белән йорт-куралары; ә тегесе – Җәмиләләрнең алма бакчасы... Гөлфизәләрнең өен биек тупыл каплый, аның өстендә кара каргалар гапьләшә. Барысы да аермачык күренә. Урамнарда гына җан әсәре күренми. Әле өйлә вакыты яңа керсә дә, көн кызуы бар тереклекне әлсерәтергә өлгерде.
Авыл башындагы сизелерлек саеккан буаның суы, кайнарланган тәнне ымсындырып, кояшта җемелдәп ята...
– Су керик, кызлар, – диде чая Ләбибә. Кая гына барсалар да, кычыткан чыпчыгы кебек, очып кына йөри инде ул. Кызыклы уеннар уйлап чыгару дисеңме, бару-кайту юлын сайлау дисеңме – әйдәләүче Ләбибә булыр. Әле берәр мәрәкәгә юлыксалар, Ләбибә чияләнгән төеннәрне дә сүтеп ташлый торган кыз. Дуслары аңа ышана, аңа таяна. Ләбибә белән булсалар, әниләре урман-кырга да карусыз җибәрәләр.
– Инде өйгә бер кайткач, кире чыгып булмаячак. Бу җиләкне чемләп эш иткәнче, кич җитәр... Әйдәгез, кызлар, юл тузаныннан арынып, су коенып алабыз! Кайткач, тынычлап, кайнатмалар әзерләрбез. Көтүне каршылаганчы, өлгертәбез аны! – диеп, аркасына үреп салган җирән куе чәчләрен баш түбәсенә җыеп та куйды Ләбибә.
– Әйдәгез соң... – төркемдәге ике кыз да, туктап, чиләкләрен бер куак төбенә куйдылар, өстенә эсседән шәбәргән әрекмән яфракларын өзеп өйделәр.
– Әстәгым, җиләгем кимегән! – диде Кара чутыр Җәмилә, чиләген каплаган япманы кулына алып. Әнисенең: “Иии... чиләгеңне тутыра да алмагансың”, – дип каршылавын күзаллап, кызның кәефе бераз төште.
– Исең китмәсен... Җиләк нык пешкәнгә басыла ул. Менә, минеке дә шулай. Мәмерәп торганнарын җыйдым – кайтырга чыкканда туп-тулы иде! – Ләбибә зәңгәр бөрчекле яулыкны күтәреп, чиләген күрсәтте. – Иттарткычтан үткәрәбез дә как коябыз. Нык изелгәннәрен чистартып торасы да юк – шатлан гына!
Беркайчан да югалып калмаган дустының сүзләре Җәмиләне тынычландырды. Чыр-чу килеп, чәчкәле ситсы күлмәкләрен салып, яр буена килделәр, аяк-кулларын чылатып, җылынган суны бер-берсенә чәчрәтә, көлешә башладылар. Дүртенчеләре генә зәңгәр, сары, ал чәчкәләрдән җыйган гөлләмәсен җиргә куярга кызганып, һаман кулында тоткан килеш акрын кымшанды:
– Бик озак булмыйк, кызлааар. Чәчкәләрем сулып бараа... Аннан... минем кечкенә энемне карыйсыы... Хәзер әнигә эшкә китәр чак җитә, кибеттә идән юаргаа. – Салмак Гөлфизәдә су коену кайгысы бөтенләй юк иде...
– Юк, озак түгел! Бераз сусынны гына басабыз. Чәчкәләреңне суга тыгып ал, хәзер җанланырлар. Ә мин теге якка гына йөзеп, урап чыгам да... кайтып китәрбез. Кем минем белән?.. – Ләбибә, куллары белән суны чәбәкләп, алга атлады. Буаны уратып үскән яшел куаклар шаулап утыра. Аларга быелгы җәй бигрәк килеште: тамырлары дымда, кояшның бар тереклекне өткән нурлары бирегә бераз сынып, парланып төшә. Таң беленүгә кошларның сайравы буаны тагын да ямьли. Әлегә монда тынлык, әмма дымлы һава кызларның аруларын юып алгандай булды.

 

Дәвамы бар


Зимфира Исламова

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас