Илдар ул көн, әтисе белән хуҗалык эшләре белән танышканнан соң, иртәрәк китеп Алсуның хәлен белергә уйлады. Авыл кибетеннән үзе кирәк дип тапкан тәм - томнар җыйды. Спорт костюмы, футболка алды... Капканы кызның әнисе - Галия ачты.... Илдарга озак итеп карап торгач: "Нәрсә оныттыңмы инде Алсуыңны?! Иртән үк кайтып та әле хәзер , көн кичкә авышканда гына керәсең хәл белергә...
Галия бу сүзләрне чарасызлыктан гына әйткәнен дә аңлый... Үзен тыя, кулга ала алмый иде ана. Күзләре яшь белән капланды... Лапаска йөгереп керде, сарайга кереп бикләнде, авызын ике кулы белән каплап акырып елый башлады.... - Гали - ияяя! - диде ул үз - үзенә.- Нишләттең син яшьләрне, нишләттең?! Белә торып кызыңны кая этәрдең. Үзеңнең гомер буе, бер ялгышың аркасында, югалган мәхәббәт артыннан чапканыңны оныткан идеңмени соң син? Тапмадың бит беренче мәхәббәтеңә охшаган кешене! Авылыңа кайтып егылдың... Фермада сыерлар саудың... Төннәрен Исмәгыйль дип саташтың... Иртән тагын эшкә китеп, бүген ерактан гына булса да күрсәң иде үзен, диеп яшәдең...
Еллар үтте... Безнең мәхәббәт балаларга күчте. Әйе, син бер шатландың, бер көйдең ул вакытларда. Илдарда Исмәгыйльне күрдең. Әгәр кушылсалар, ничек чыдармын, дидең. Шундый көннәрнең берсендә, күршеләргә кайткан, инде ике хатын аерырга өлгергән, әмма берсе белән дә язылышмаган, гражданский бракта гына яшәгән, әти - әнисе зур урыннарда эшләгән крутой, мачо егетнең кара джипына, алма кебек кыз балаңны утыртып җибәрергә көч таптың... Әйе, Алсуга ул көн лекцияне күп сөйләдең. Чит илләр, яхшы фатирлар, зур мөмкинлекләр турында Алсу күп ишетте ул көнне.. Хәтта Алсуның телефоныннан Илдарга ике тапкыр смс та язарга өлгердең Галия.... Илдардан аерып алам да, бәхетле итәм кызымны дип уйладың...
Ильдардан аерып алам да, бәхетле итәм кызымны дип уйладың... 17 яше яңа тулган кызыңны беркайда эшләмәүче бай егеткә утыртып җибәрдең бит син, - дип идәнгә ятып, сарайданы саламнарны, коры печәннәрне өзгәләп акырып, үксеп елады Галия...Озатканда син ниләр уйладың шайтан хатын, нәрсә буласын белмәдем дип ялганлама үзеңне Галия. Мәкерлек, көчсезлек, кара үкенеч, кызыңа үз кызыңа карата да йөрәгеңне япкан иде.Аңыңны томалаган иде Галия - я -я....Галиянең әзме - күпме эче бушагандай булды. Бик каты су эчәсе килде. Сөйрәлеп ишек алдына чыкты. Өй алдында гына торган су багына үрелде. Суын эчә алмады, гөрселдәп чүмечләре белән су кисмәге өстенә килеп төште...
Илдар дөбердәгән тавышка ишекне ачты...." Алсу, әниең" , диде Илдар, ләкин кыздан җавап булмады...Илдар гомере буе рәхәт күрмәгән, бер - бер артлы хаталар кырып, шуларга буталып гаҗизләнгән хатынны караватка алып кертеп салды...Галия аңына килде...Каршында авыл фельшеры утыра. Каядыр Илдар да күренде, арты белән генә утырган кызы Алсуны да абайлап алды. Өйдә тынлык. Мыраулап йөрүче песи, стенадагы иске сәгатьнең келт - келт йөргәне генә ишетелеп тора һәм нигәдер башы зыр - зыр әйләнә иде. Ул арада районнан ашыгыч ярдәм машинасы да килеп җитте...
Югары кан басымы белән Галияне район больницасына алып киттеләр... Илдар ашыгыч ярдәм машинасын күмелгәнче карап калды... Үз уйларына чумып шактый басып торды, җанын биләп алган авыр хисләрдән котылырга теләп, күңеле белән күк гөмбәзенә карады. Кара әле, кояш та баеп килә, ләбаса. Алсуларның каршыларындагы кечкенә генә агым су, суга салынган басма да шул ук... Нәкъ балачактагыча. Әй, басма, мин сине ничә еллар буенча күпме тапкырлар атлап чыктым, дускаем итеп сиңа басып серләремне сөйләдем. Йөгергән, ярсыган чакларым да булды... Син мине ялгыш адымнардан туктатып калдың. Рәхмәт сиңа, басма, агым су... Күктәге айның шәүләсе ап - ачык булып су өстенә сузылып ятты... Чикерткәләр сайрый, аларга берән - сәрән генә бака тавышлары да килеп кушыла. Әнә, таллар арасыннан ябалак пырхылдап очып чыкты да, икенче талга кунды. Нәрсә эзли икән, кичке ашка диеп, нәрсәгә күзе төште икән...
Ап - аяз төн...Күктә йолдызлар да күренә башлады. Илдар белән Алсу бергә йөргәндә гел күктән җидегән йолдызны эзлиләр иде. Һәм.... Җидегән йолдызның һәр йолдызы саен бер матур сүз кабатлыйлар иде. Гел яңаны, матуррак сүз әйтергә тырыша иде Илдар Алсуына... Җидегән йолдыз, сиңа да рәхмәт. Кинәт кенә җаны тынгылык белән тулды Илдарның... 5 ел бәргәләнгән, өзгәләнгән җанын ниндидер хис биләде...
Нәрсә соң бу, дип үз - үзенә сорау биргәч җавабын тапты. Бу күңелендә барлыкка килгән бушлык. ...5 ел буена ул күпме хатлар юллады Алсуга, укудагы яңалыкларын, кырдагы эшләрен язды, сөйләде. Әлбәттә, бар да хыял дәфтәренә... Моннан 5 ел элек, Алсу утырган кара джип артыннан чапкандагы хисләрен уятып карады, юк, бүген аларның әсәре дә калмаган. Әгәр 5 ел элек белсә шулай буласын, күңелендә бушлык туасын: дөнья нинди нурсыз, кызыксыз, хыялсыз, серсез, соры төстә булыр иде...
Мәхәббәт яшәтә, яшьнәтә, чыныктыра, синнән ир ясый, күкләргә очыра һәм эшләтә...Алсуга мәхәббәте бүген Илдардан профессор ясады. Менә хәзер ул ак джип белән Алсуларның капка төбендә тора...Ә мәхәббәт, сөю, очыш юк... Бар да беткән, сүнгән булып чыга түгелме соң?! Илдарга кинәт ямансу булып китте. Күңеле ни белән тулар моннан соң?...Артына борылды. Алсуларның кечкенә генә йорты.
- Эх, - дип куйды, Илдар. - 13 яшемнән миңа бу йорттан да нурлы йорт юк иде авылда. - Авыр сулап капка төбенә килеп утырды. - Һаман шул утыргыч...Эх Алсу, Алсу...Син миндә, мин синдә күпме яшәдек, юк син миндә озаграк яшәдең, ялкының озакка җитте...Күрәмсең, мәхәббәтебез янып көлгә әйләнде....
Илдар әнисенә шалтыратып, Алсуны үзләренә алып кайтырга рөхсәт сорады.
- Әни, бәлки синең изге догаларың, тәмле ашларың булышыр Алсуга, ул бит бер ни сөйләшми, - дип өстәде күрше кызын кызганып. Ә үзе күңеленнән генә ялгызлыкта да,
авыр уйларга чумганда да гел аның җанын җылыткан әнисе белән сөйләшә иде. Шулай да буламени ул? Җан бушый мыни? 5 ел буе Алсуга булган олы мәхәббәт тутырып торган икән минем күңел дәрьямны. Ә хәзер кинәттән генә нәрсәдер булды, күңелдәге Алсу кояшы сүнде. Киләсе атнада мин Алсуны Казанга больницага салам. Аны терелтеп, аякка бастыру минем бурычым. Үзегез шулай тәрбияләдегез. Әни син дә, әти дә
мине дөрес аңласагыз иде. Әти мине чүпрәк дип сүкмәсә иде, мин ярдәм итәргә тиеш Алсуга.
...Бер атна Алсу Илдарларда яшәде. Көндез ирләр эштә вакытта Зәйтунә абыстай Алсуны мунчада юындырды. Матур халат, башына яулык бирде. Яулыкны япкач, Алсу беренче тапкыр елмайды.Көн дә берәр сәгать бертуктаусыз өшкерде. Үлән чәйләре белән дәвалады. Пилмән бөгеп аш пешерде. Һәр көн өйгә тәмле аш исе таралды.... Соңгы көннәрдә Алсу инде Зәйтүнә абыстай белән, ачылып китеп сөйләшә башлады. Сорамасалар да ул 5 ел эчендә үткән гомеренең өзекләрен сөйләде. Бер ел Казанда яшәгәннәр. Отышлы уеннарда уйнаган ирен эзәрлекли башлагач, машинага төялеп, Испаниягә чыгып киткәннәр, анда аларның фатирлары булган, шунда яшәгәннәр....”Сезең туй, никах булдымы соң?” - дип сорамый булдыра алмады Зәйтүнә. “Ю - у – ук, мин бит инде аның өченче хатыны булганмын. И, булмаганны. Аларның һәр адымы акча белән үлчәнә. Байлыкларын бирмәс өчен җаннарын тәслим кылырга да әзер алар. Мин кибеткә эшкә кердем. Ә ул эшләмәде, тагын башка хатын - кызлар белән күңел ачып йөрде. Әлбәттә, мин бу хәлләргә риза булмадым. Шуның өчен бик каты кыйналдым.. 3 көннән генә аякка бастым. Тагын бер сүз әйтсәм, тагы да яманрак була диде. Шулай түзеп өч ай яшәдем әле. Азрак акча җыйдым да, эшкә дип киткән җиремнән Германиягә очтым... Анда картларны карар өчен курслар бетереп, хосписка эшкә урнаштым...Монда минем өчен тормыш җәннәт булып тоелды. Эшемне бик яратып эшләдем....Кара джиптагы кара эт монда да мине эзләп тапты, тагын әни....тагын шул ук әни минем кайда яшәвемне әйткән... Менә, күрәсез, тагын кыйнап аягымны сындырды да, киредән Испаниягә кайтып китте. Ул мине алырга килгән иде, мин инде карар кабул иткән идем: беркайчан да, беркайда да аның белән башка күрешмәскә...
Хосписның хуҗасы бик яхшы хатын - кыз иде. Аягыма гипслар салдырып, Россиягә озатты. Мин, мөгаен, терелгәч, тагын Германиягә эшкә китәрмен. Минем ярьдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу бик охшый.
Шулвакыт ир - егетләр эштән кайтып керделәр. Матур итеп әзерләнгән өстәл артына җыелгач, Алсу башта барысыннан да гафү үтенде, үзен, әнисен кичерүләрен сорады. Аннан барысына да рәхмәт әйтте. Һәм җанындагы зур хәсрәт төене шартлап өзелде - ул ахыргача түзеп тора алмады - кычкырып елап җибәрде. Дога иңгән нигез ияләренең җаннары ыңгырашып куйды. Ләкин Алсу үзен тиз кулга алды, китәргә мин әзер дигәндәй, урыныннан кузгалды. Илдар белән Алсу юлга кузгалдылар. Казанга кадәр икесе дә үз уйларында бикләнеп бардылар. Травматология килеп җиткәч кенә: " Ильдар, мине кичерә алсаң, кичер яме, - диеп әйтә алды кыз. - Онытыйк үткәннәрне. Димәк, без боларны үтәргә тиеш булганбыз. Мин сиңа бәхет телим, син барыбер минем иң якын кешем.
Ничек уйлыйсың, медицина көллиятенә укырга кермисеңме? Әзерләнергә репетитор табып бирә алам, - диде. Врач булу Алсуның соңгы вакыттагы иң зур хыялы иде. Күзләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп төште...Илдар сәгатенә карап китәсе барын кисәтте...Алсу соңгы тапкыр, матур итеп елмаеп, мәхәббәтен озатты.Бүген зур чара иде уку йортында. Илдар ябылып баручы лифтның ишеген бер аягы белән тоткарлады. Аның янына бер таныш та, таныш түгел дә туташ кош сыман очып килеп керде. "Мин - Илдар, ә сезнең исемегез?"- диде ул. " Ниһаять, профессор мине күрде ", - диде чибәр кызый. Кызык, биш ел бер уку йортында бергә укыдык. Ә иң беренче очрашу беләсеңме кайда булды? Автобуста. Студентлар төялгән автобус сезнең авыл аша үткәндә, син килеп кердең. Тик мин сине сөйләштерә алмадым. Кыскасы, син мине күрмәдең, һәм шулай ук биш ел буена да күрмәдең...Бер тапкыр да миңа күтәрелеп кенә дә карамадың. Кыз шаян елмайды. Лифт ачылып китте. Илдар: " Кичке ашка чакырам сезне кичке җидегә. "Яшьлек" кафесына. Исемең ничек? - дип кычкырды лифттан очып чыккан кыз артыннан. "Алсу" ,- диде чибәр туташ....Тәмам