Сельские нивы
+30 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости

КАРА ДЖИП

3 бүлекУрам... Казан урамы. Син битяшьләр каласы! Сөю, чын мәхәббәт тә булырга тиештер бит синдә... Мине генә сөйгәнемнән аердың... Юк, барыбер яратам мин сине Казан... Мине сиңа укырга килдем дип кабул ит. Минем югары балларымны күргән ректорның да: "Читтән торып түгел, очно укы", диеп чакырганы юкка булмаган икән... Илдар тиз генә телефоннан әтисен җыйды.

КАРА ДЖИП
КАРА ДЖИП
Урам... Казан урамы. Син бит
яшьләр каласы! Сөю, чын мәхәббәт тә булырга тиештер бит синдә... Мине генә сөйгәнемнән аердың... Юк, барыбер яратам мин сине Казан... Мине сиңа укырга килдем дип кабул ит. Минем югары балларымны күргән ректорның да: "Читтән торып түгел, очно укы", диеп чакырганы юкка булмаган икән... Илдар тиз генә телефоннан әтисен җыйды.
- Әти, бар да яхшы мин Авыл хуҗалыгы институтына киттем. Ачуланма, көндезге бүлектә укыячакмын....

Исмәгыйль улының шалтыратуын көне буе көтте. Кичкә таба шалтыраган телефонны ашыгып, каударланып алды. Илдар белән Алсу арасындагы разборканың ничек төгәлләнгәнен әти кеше, Илдарның кабул иткән карарыннан аңлады.... Шуңа күрә хәлләрен сорап торуны, улын яклап нидер әйтүне, булган хәлләрне куертуны кирәк санамады. Көндезге бүлек икән, көндезге бүлек... Бик хуп. Исмәгыйль улына укырга кергәндә ук көндезге бүлек дигән иде бит. Ә менә ул вакытта Илдарның уенда , әтисенә дә булышып, төннәрен китаплар укып, чит илләрдәге фермерларның эшләү тәртипләрен өйрәнү иде.... Ул җиргә ашламаның һәр ел саен күп кертелүенә эче пошып, әтисе белән берничә тапкыр сөйләшеп тә карады. Әтисе: “ Улым, без генә мөгез чыгара алмыйбыз, башкалар ничек эшли, без дә шулай инде”, - дигән иде... Юк шул, башкача да эшләргә була. 1 нче курсны тәмамлаганда, Илдар курс җитәкчесе белән, бик күп тәҗрибәләрне өйрәнде. Илдар соңгы 4 нче курста башкарасы бурычларын 1 нче курста ук эшләп тапшырды... Әйе, бер уку елы да үтеп китте. Төрле көне булды Илдарның, йоклый алмыйча бәргәләнеп чыккан төннәре дә, дәрестә йоклап киткән көннәре дә аз булмады.. Ярый әле курс җитәкчесе яшь егетнең хәленә керде... Мәхәббәтең Алсуга булган хисләрен йөгәнләп, бөтен барлыгынны, укуга бары тик укуга юнәлтергә тиешсең дип, студент егетне фән дөньясына бөтереп алып кереп китте. Шәһәрдә ничектер җиңел, уку, дуслар белән, кай көннәрне Алсуны исенә төшермәсә дә , авылга кайткан вакытта җаннарын актарып ала иде мәхәббәт дигәннәре. Кыш көннәрендә бер көн куна да китеп бара. Ә менә каникулда, җәйге матур көннәрдә, йолдыз яңгыры яуган, һәрбер йолдыз Алсуны хәтерләткән төннәрдә ничекләр түзәр ул...

Әтисе, мәхәббәт газабын үз башыннан үткәргәнгә, Илдар белән, Алсу турында бөтенләй сөйләшмәде... Әнисе генә, әтисе өйдә булмаган вакытларда Илдарны кочаклап: "Ии, улым, борчылма бар да үтә.... Сабыр бул... Димәк, шулай кирәк булган", дип юата да, аннан кухнясына кереп, күрсәтми генә балавыз сыгып, яшьләрнең аерылышканнарына йөрәге телгәләнә иде...

...Алсуның әнисе Галия яшьлек мәхәббәте: Исмәгыйль янына ике тапкыр килде. Беренче тапкырында: “Парторгтан киттем, син барыбер оныта алмыйсың бит мине, өйлән миңа, ал мине кызым белән үзеңә. Эшләрмен, минем белән җиңел булачак сиңа, бөтен гәҗит - журналларга язып торырмын. Танытам мин сине республикага”, - дип кызыктырса да, Исмәгыйль: ” Ярәшелгән кызым бар, беләсең бит, мин теләсә кая сибелеп йөри торган кеше түгел... Башка килеп йөрмә”, - диде.. Шул очрашудан соң Галия 13-14 еллап авылга да кайтмады. Тагын берәү белән яшәп караган, аннан инде Алсу туган. Казан каласының төрле почмакларында яшәп чыканнан соң , Галия авылга әнисе янына кайтып егылды, дисәң дә була. Алсуның икенче тапкыр кырга визиты Илдар белән Алсуга 13 яшь тулгач булды. “Исмәгыйль җаным, ярар миңа өйләнмәдең инде, бәлки кеше калдыгын алмыйм дип җирәнгәнсеңдер. Әйе, үзем гаепле, ашыктым шул, ашыктым, көтеп җиткерә алмадым. Беләсең инде, шуларны уйлап, бәгырькәемнең ничек телгәләнгәнен... Кайвакытта җаным күкләргә күтәрелмәкче була, шушы балаларым гына тотып тора. Яшәвемнең бер яме дә юк. Дөресе шул: ашасам да, йокласам да - син күз алдымда. Күпме гомер үтте инде, тик оныта алмыйм мин сине. Әллә ниләр өмет итмим, тормышыңны да бозарга җыенмыйм.... Һич тә югы, төннәрен яныңа килеп йөрергә рөхсәт ит”, - дип Исмәгыйльнең кулына орынды... Икесенең арасыннан, җаннарны иркәләп, рәхәтлек биреп электр тогы үтте. Икесе дә берьюлы “дерт” итеп киттеләр. Ике жанның берләшәсе, яшьлектәгечә бер - берсенә сыенасы, күкләргә күтәреләсе килде...

Шул минута салкын күл ягыннан, Илдарның ачыргаланып “Алсу бата” дип кычкырганы ишетелде. Кырык яшьләрен ваклаган, мәхәббәткә сусаган, әмма дөрес юллардан китмичә буталган җаннар балалары ягына чаптылар. Исмәгыйль, киемнәрен да салмыйча, суга сикерде....

...Берничә тапкыр суга чумып, Алсуны эзләде. Тапты булса кирәк, соңгысында озаграк торды су астында...Менә, өскә күтәрелделәр. Исмәгыйль беренче мәхәббәтенең кызын күтәреп алып чыкканда: " Эх, минем кызым була идең бит син" дигән уй башын телеп үтте. Ясалма сулыш алдыргач, кыз эчкән суын коса башлады. Кыз күзләрен ачканда үзе яшендәге егет, аның чәчләрен сыпыра, кайнар иреннәрен кызның маңгаена тидереп нидер пышылдый иде. Алсуга шундый рәхәт иде, хәтта әнисенең дә, беркайчанда шулай иркәләгәне булмады...Исмәгыйль Галияне читкә алып китте дә: " Бүген әздән генә кызыңны югалтмадың, бүгенге килүең соңгысы булсын. Юкса, Аллаһы Тәгалә барысында күреп тора. Бу сиңа кисәтү. Ишетәсеңме? Кисәтү! Онытыйк без үткәнне..." дип, аландагы өенә таба ашыгып китеп барды...

Әтисе китеп барды... Чирәм өстендә яткан Алсудан да кадерле һәм сөйкемлерәк кеше юк иде бу минутларда Илдарга. Юеш кием белән җир өстендә яткан Алсу бик жәл иде аңа... Ана белән кызга: "Китми торыгыз, мин хәзер" - диде дә, кыр өенә йөгерде. Үзенең футболкасы белән спорт костюмын алып, 5 минут эчендә килеп тә җитте. "Мә, ки", - диде дә, күлгә карап, килеп басты...
- И күл, салкын күл рәхмәт сиңа. Алсуны батырмаганың өчен, - дип күккә карады. - Аллаһым, сиңа да зур рәхмәт... Илдарның күзеннән яшьләр тәгәрәп төште... "Илдар" дип дәшкән йомшак тавышка, ул уйларыннан айнып, Алсуга карады. Илдарның киемнәреннән ул тагын да сөйкемлерәк күренә иде. "Кара әле, синең киемнәрең шундый матурлар, миңа зуррак кием килешәрәк тә төшә икән", дип бөтерелеп тә алды. Илдарның: "Кием түгел, син матур", дип әйтәсе килде, әйтә алмады, оялды... Шулчак Алсуның әнисе: "Рәхмәт сиңа, матурым. Син булмасаң, әтиең булмаса, белмим нәрсә булыр иде икән", дип Алсуны кысып кочаклады... Хатынның бите буйлап бертуктаусыз яшь ага иде. Илдар: "Еламагыз инде, Алсу исән бит" диде.... "Әйе" диде ана кызын тагын да кысыбырак кочып... Әй, сабыйлар, сез берни дә белмисез шул, ялгыш адым ясаудан куркырга кирәген дә, үкенечнең үзәкне өзә торган куркыныч чир икәнен дә белмисез. Бар кешегә дә мәхәббәтне татырга, шашып яратырга бирелми бу дөньяда. Ә бирелеп тә саклый алмасаң, ашыксаң, нәрсәгәдер алдансаң, гомер буе шушы югалган мәхәббәтне эзләп яши икән күңел. Галия күзендәге яшьләрен сөртеп, "кайтыйк балам" дип Алсуны җитәкләде. Алсу әнисеннән кулын тартып алды да, Илдар янына йөгерде: "Син миңа ошыйсың, әйбәт малай син", - диде дә, әнисе артыннан чапты. "Ә киемнәреңне, бездән үзең килеп ал", дип кычкырды. Илдар "ярый" дип кулын селкеп, син дә дип кычкыра алды. Син дә - бу сүзләрне икәү генә аңлый иде алар. Илдар үз тавышын үзе танымады, шундый көчле , йөрәк түреннән ургылып чыккан тавыш иде бу, мөгаен, әтисе дә ишетми калмагандыр...

... Ә Исмәгыйль бу минутларда, әле генә булган вакыйгадан айнырга теләп, утын яра башлаган иде. Йә, Аллам! Адәм балаларына көчле мәхәббәт
бирәсең икән, аерылмасыннар, кавышсыннар. Берсе хата ясаса, вакытында, зурга җибәрмичә, бер - берсен гафү итәргә көч тапсыннар дип, зур бүкәнгә балтасы белән китереп сукты...

Илдар диплом алгач, очар канатлары ныгыган кош итеп тойды үзен. Тизрәк туган авылына очып кайтасы килде. Авыл табигатен, авыл тормышын, ал таңнар атуын, кичен кояш баеганда көтү кайтуын сагынды ул. Әнисенең төрле үләннәр кушып пешергән тәмле чәе, майлы коймаклары, иртән “улым” дип яратып уятулары, урамда өй каршыннан узучы авылдашларының сөйләшүләренә кадәр якын иде аңа. Кайтып керә - керешкә:
– Сиңа барысы өчен дә рәхмәт әнием. Күңелемә бу дөньяның бөтен матурыгын салып, тәрбияле итеп үстергәнең өчен, тормышта сабыр булганың өчен! – дип әнисен кочаклап алды ул.
Әнисенең җилкәсенә оренбург шәле япты. Әнисе шатлык яшьләрен ап - ак баш яулыгының очы белән сөртеп алды. Хәл - әхвәл сорашып, ана белән бала гөрләшеп, чәй эчтеләр.
Табын артыннан торгач, Илдар әтисе янына кырга ашыкты.

Әнисе улы янында ишек төбендә таптанып торды да, әйтергә микән, юк микән дигән сыман Илдарга карады: “Улым, Алсу да авылда. Инде бер айдан артык, аягын сындырган, култык таягы белән йөри, ди. Хәтта әнисе белән дә сөйләшми, дип сөйлиләр”, – диде. Зәйтүнә абыстай улының үзенә карап торганын, улының сагыш тулы күзләрен күреп, бераз тынып торды да, “Кешеләрдән ишеткәнче, үзем әйтим дигән идем”, дип гаепле кеше сыман, утырган җиреннән торып, аш бүлмәсенә чыкты.

Алсу! Эх, Алсу! Син дә авылда икәнсең. Авыл һавасы килешсә иде үзеңә! Тизрәк терелсәң иде. Сөйләүләренә караганда, күпне күргәнсең икән... Авылыбызның нәни кызчыгы идең бит син. Уйламыйча ясалган бер адым белән яшьлек ямен җуйдың бит, дигән уйлар белән Илдар әтисе янына кырга китте. Әтисе, 43 яшьлек ир уртасы кочак җәеп каршы алды почти профессор улын. Курс җитәкчесе дә “булачак профессор” дип әйтергә ярата иде. Бер җыелышта Илдарның барлык уңышларын мактап, “Ышанычлы, өмемтле булачак галим” дип тә атады. Әтисе дә профессор дип дәшергә ярата иде Илдарга. Әйтерсең дә шул улының киңәшләре белән соңгы елларда күп үзгәрешләр булды “Исмәгыйль” фермер хуҗалыгында...

Дәүләттән зур супсидия алдылар, җир мәйданын 3 мең гектарга кадәр киңәйттеләр. Хуҗалыкның 30 - 35 эшчесе бар. Яз, көз айларында эшче куллар тагын да арта төшә. Ашлама сатып алуны киметтеләр. Ашлык чәчә торган мәйданнарга минераль ашламаларны бөтенләй кертми башладылар. Органик ашламага күчтеләр. Көздән, йә булмаса яздан рапс, гәрчич кебек үсемлекләр чәчеп калдыралар. Ә инде вакыты җиткәч сукалап, тырмалап, бодай, арпа, карабодай, көнбагыш чәчәләр. Әлбәттә, ашлама кертү арзангарак төшә. Күпләр шулай эшли. Аның каравы Исмәгыйльләрнең җаннары тыныч. Хәзер Казан кибетләренә генә түгел, чит төбәкләрдән дә ашламасыз үстерелгән, ярмалар сорап килүчеләр саны арта бара...
Үз тегермәннәрен эшләтеп җибәрделәр, ипи пешерү цехлары ике сменада эшли. Химикатлар белән эшкәртелмәгән оннан бит болар барысы да. Халыкка хезмәт итүләренә, хәләл мал белән шөгельләнүләренә Исмәгыльнең хатыны - Зәйтүнә абыстай шатланып туя алмый. Үзе дә ашларга гына йөреп калмыйча, соңгы вакытларда мәет юарга да дәшә башладылар үзен...Намазын укып бетергәч, иренә, улына саулык сораганнан соң, озаклап Илдарга яхшы, тәрбияле кыз сорый, әти - әниләре, нәселләре дә тәрбияле, иманлы булса иде дип ялвара Аллаһы Тәгаләдән...Бу йортта һәркем үз уйлары белән яши...

Дәвамы бар
Рузилә Сафина
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас в