Сельские нивы
+2 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
5 Августа 2022, 16:00

КАРА ДЖИП

2 бүлекАта белән малай бер - берсенең иңнәренә башларын салып, озак басып тордылар. Әтисе: "Ярар улым, берничә сәгать булса да йоклап ал. Иртәгә Алсуың янына Казанга китәсеңдер дип беләм. Тик кара башыңны, җаныңны ачу, кайнарлык белән тутырма. Синең белән булган һәр ситуациягә читтән кара, үзеңне шул урынга куй... Син дөрес әйтәсең бергә булу күктә языла... Әлбәттә, тырышырга кирәк....

КАРА ДЖИП
КАРА ДЖИП
Ата белән малай бер - берсенең иңнәренә башларын салып, озак басып тордылар. Әтисе: "Ярар улым, берничә сәгать булса да йоклап ал. Иртәгә Алсуың янына Казанга китәсеңдер дип беләм. Тик кара башыңны, җаныңны ачу, кайнарлык белән тутырма. Синең белән булган һәр ситуациягә читтән кара, үзеңне шул урынга куй... Син дөрес әйтәсең бергә булу күктә языла... Әлбәттә, тырышырга кирәк.... Булмый икән, димәк, шулай яхшырак үзең өчен. Без Алла бабай балалары дип әйтә идеме әбиең сезгә... Димәк, Аллаһы үз балаларына начарлык теләми. Илдар өйгә кереп барган җиреннән: "Әти, рәхмәт сиңа!" - дип кире борылып әтисен кочаклап алды... Бу минутта җиһанга әйтеп, аңлатып булмастай нур таралды. Әти кеше белән ул арасын бозган кеше бик зур гонаһлы икәнен Исмәгыйль балачактан, әнисеннән ишетеп үстелә, югыйсә... Кара инде нинди , кайтарып булмаслык җуләрлек эшләп ташламадың бит ә! Картаясың ахры инде Исмәгыйль... "Эх" дип бер авыр сулады да, "кырларымны урап кайтыйм әле, йокы да качты, таң да атарга әзерләнә" дип, балачакта көтү көткән җирләренә килеп чыкты... Көтү чиратын Исмәгыйль гел "Алсуның әнисе - Галия белән булса ярар иде" диеп тели иде. Һәм шулай була да иде.Төп көтүче Харис абый да бу балаларны кызыксынып күзәтә иде... Исмәгыйль кайтыр вакыт житкәч тә: "Харис абый, әле сыерлар ашый гына башлады тагын берәр сәгать көтик, ашасыннар инде кичке салкын белән", дигәч, башта "юк" дияр иде, аннан "ярар, сөтләре күбрәк булыр" дип ризалашыр иде.
 
Авыл халкы да белә иде: көтүгә Исмәгыйль белән Галия чыкса, көтү бер сәгатькә соң кайтачак. Кич клубта ут итеп биючедә Исмәгыйль белән Галия иде... Аннан армия, хатлар язышу... Әле бер ялга да кайтып килде бит Исмәгыйль. Барда элеккечә: тәмле, татлы үбешуләр, кочаклашулар. Менә инде кайтам, көтәм диюләр... Бар да үз урынында иде кебек. Исмәгыйль кайтты, ә Галия инде кияүгә чыгып куйган. Менә, менә балалары да туачак, дип сөйләнде әнисе... Кемгә чыгасын белгән шул ул - аскы урам төлке Хәмите кызы - Галия, читтән килгән яшь парторг хатыны булган...

Тегесе дә " егетең юкмы" дип сорый белмәде микән, әллә сорап та әйтмәде микән....Кайгысын йодрыкка төйнәп Исмәгыйль укуын читтән торып дәвам итәргә уйлады. Аграном урыны да бушап, аны көтеп кенә торган диярсең. Парторг озак тоткарланмады авылда, гаиләсен алып китеп барды...Алар киткәч, Исмәгыйльгә бигерәк авыр булды, кичке урамда ут сүнгәндәй, бөтен дөнья карангыланып калды. Әллә нигә өмет итмәсә дә, Галиянең үтеп китүе дә көне буена көч бирә иде....Әмма бер тапкыр да сорашмады, сөйләшмәде ул Галия турында...

Исмәгыйль бүген йоклап та тормады. Әнә кара ничек итеп авыл өстендә кояш күтәрелә... Киң, куе, кара урман өстеннән күтәрелгән кояшны инде ничә ел каршылый Исмәгыйль. Галия үзенең порторгы белән авылдан китеп баргач, шул кояш чыгышыннан нур, илһам алды ул... Аннан авылга күбәләктәй матур, ачык йөзле китапханәче кыз Зәйтүнә килде... Бик күпләрнең төн йокылары качты Зәйтүнә килгәч. Ә Зәйтүнә Исмәгыйльне сайлады. 23 ел бер - берсен ярты сүздән аңлап яшәделәр. Ярату да бар иде... Ләкин Галия белән булган шашып сөю генә булмады....

Көтүен куып кайтуга әти кеше улын уятты.
- Улым тор, тор балам, - диде ул. Кечкенә вакытында бер төрле газиз, ә үсә төшкәч икенче төрле ярату, якынлык була икән бу балаларга карата. Баланың тынычлыгын саклау, җанын яралатмас өчен, әти, әни үзләре үтәр иде ул сикәлтәле юллардан. Исмәгыйль дә улының йөрәген яраламас өчен, үзенә алыр иде улы үтәсе алдагы юллларның авырлыгын. Ә әти күңеле чыннан да сизә, бу көннәрдә мәхәббәте өчен көрәшү Илдарга бик авыр буласын...

Илдар әнисенең табада чыҗылдаган, борыннарны кытыклаган коймак исенә уянып китте. Бер киерелеп алды да, армиядә хезмәт итеп кайткан диярсең, сикереп тә торды. Әтисе эш белән тәрбия кылса, әнисе Илдарның күңеленә миһербанлык орлыклары утыртып үстерде Аллага шөкер. Бу яктан ата - ана икесе дә тынычлар. Улларының беркайчан югалып калмасына да ышанычлары нык. Шундый зур, нык ышаныч белән улларын калага озатып калдылар...

Илдар ныклы адымнар белән, менә - менә кузгалып китәм дип торган автобуска кереп утырды... Дурт авылны иңләп үтүче автобус эчен күздән үткәреп алгач, буш урынга барып утырды ул. Алда утырып баручы кыз бигрәк үҗәт булып чыкты. Матурлыгы белән чытлыкланып, төрле сораулар белән башын катырып та Илдарның күңелен үз ягына аудара алмагач, алга карап кына бара башлады.
Менә калага да килеп керделәр...

Казанның үз исе, үз нуры, үз иркенлеге һәм үз мөмкинлеге... Илдар белән Алсу алдан сөйләшүләре буенча кыз Газизә апаларында тукталырга тиеш иде. Ә инде аннан иптәш кызы белән Газизә апаның күршесендә генә яшәүче Нәгыймә апага күчәргә тиешләр иде. Нәгыймә апага яшәргә кергән студентлар, уку йортын бетермичә, кусалар да китмәсләр иде. Ул үзенең квартирант студентларын тәрбия кылудан ләззәт ала иде...
Илдар звонокка басканда, Газизә түти чәй өстәле әзерләп йөри иде.

- Хай, Илдар балакаем, син икәнсең. Мин сине Алсу кайтты дип торам бит. Бүген төне буе күз дә йоммадым, менә кайта, менә кайта дип көттем. Ә ул юк.
- Газизә түти, тынычлан, әйт әле, Алсу сезгә кичә килде, аннан нәрсә булды?..
- Әнә, күрәсең бит балакаем әйберләрен өеп калдырды да, туган көнгә чакырдылар, иртәгә иртән кайтам диеп чыгып китте. Инде ни уйларга да белмим балакай, - дип балавыз сыгып алды Газизә түти....
- Ярар, мин китим әлегә, барасы җирләрем бар. Алсу кайтуга шушы телефонга шалтыратсын Газизә түти, - дип телефон номерын язып чыгып китте...
Илдар урамга чыкканда кояш инде хәйран өскә күтәрелеп өлгергән, кыздыра башлаган иде... Илдар, кая инде синең барасы җирләрең, каян эзләргә җыенасың инде син Алсуыңны?.. Губкин тукталышында сикереп, трамвайга менеп утырды. Тәрәз кырыена килеп басып урамны, машиналарны күзәтә башлады... Арбузов урамында ниндидер бөке барлыкка килгән иде. Бөтен йөреш туктады. Илдар утырган трамвайдан алдарак рәттә, кара джип...Яннан сөйкемле генә 28-30 яшьлек джип хужасының ярты бите күренә. Аның кырыенда кепка кигән, аксыл чәчле кыз, әледән әле егетнең чәчләрен актара, туктаусыз битен үбеп ала. Кырыйдан кызыксынып карап торсалар да аларга барыбыр иде булса кирәк. Шулчак трамвай 2-3 метр алга тартылды. Джип белән тигезләште... Я, Аллам! Алсу!Минем Алсуым бит бу! Ул арада инде джип хуҗасы белән Алсу чын - чынлап, онытылып үбешәләр иде....

....Илдар ишеккә йөгереп килде, ул арада пробка бетеп, бар да алга ыргылды....Джиптан да җилләр исте...Әгәр, әгәр әнисе бу хәлләрне күрсә, ничек сыкрар иде ананың йөрәге!...Әммә онытмагыз, бу хәлләрне күпләр үтә. Һәм ул аннан көчлеләнеп чыга, үсә! Бик азлар гына елакка әйләнә...Илдар әтисе әйткән сүзне искә төшерде, салкын канлы булып, йөрәккә ачу җыймаска. Кайнарлык белән ерак китеп булмас. Трамвайдан төшеп калды да киредән Газизә
түтиләргә китте. Биш тукталыш арасын йөгереп үтте. Килеп җиткәч, 5 литр су сатып алып, агачлар арасында коенып яңа киемнәрен киде...Подъезд төбендә таныш джипны күрде...Ул сөйләшергә әзер иде...
Илдар 43 че фатир звоногына басты. Ни гаҗәп , сорап та тормадылар, ишек ачылып та китте. Өч кат арасын очып кына менде ул...
Звонокка бер басты, ике басты, ачучы булмагач, өченчесендә дәвамлырак итеп басып торырга туры килде...Ишекне джип хуҗасы ачты. Бер ни сөйләшмичә ике ир - егет бер - берсенә ташланырга әзерләнеп, бер минут тирәсе басып торганнан соң, беренче булып Илдар телгә килде.
- Алсуны чакыр...
- Нигә ул сиңа?...- дип җаваплады джип хуҗасы. Бу минутларда ул джип хуҗасы гына түгел, Газизә әбинең өенең дә, Алсуның да хуҗасы кебек иде...

- Алсуны чак - к - к - ырр....

Үзен дөнья тоткасы итеп хис итә башлаган джип хуҗасының ачкан авызын, ваннадан чыгып килүче Алсу учы белән томалады. Һәм Илдар белән икесен генә калдыруын сорады. Диванга барып утырган джип хуҗасына, Алсу өйдән ук чыгып торырга кушты... Чыгып китәргә түгел, чыгып торырга! Илдарның бу минутта башыннан мең төрле уй йөгереште, башта джип хуҗасын бөтенләй чыгып китәргә куша диеп уйлап, хыялый уйлары белән җиде кат күккә менеп төште, ә инде "чыгып тор" дигәнне ишеткәч, үзенә чыгып китәргә туры киләчәген анлады...

- Алсу, бу нәрсә, ничек аңларга моны? Син нигә мине тилертәсең?

- Мин тилертәм? Әле минем сиңа бер ни, бер сүз дә әйткәнем юк...

- Кем бу кеше? Һәм син нигә миңа әйтми дә авылдан китеп бардың?..

Алсу дәшмәде. Көзге каршына килеп, берни булмагандай, башына ураган сөлгесен сүтеп, чәче белән уйный башлады. Илдар беләгеннән каты итеп тотып, Алсуны үзенә тартты. Алсудан шәраб исе килә иде.

- Аңлашылды, - диде Илдар. - Бер көн эчендә джипка сатылдым дисең инде алайса... Да - а - а, Алсу...
Башыма да килмәде шушылай аерылышырбыз дип...
Ә хәтерлисеңме, безнең беренче очрашуны? Онытмадынмы?

Алсу "юк" дип урындыкка килеп утырды һәм өстәп әйтеп куйды:
- Әни белән
синең әтиең янына килгән идек...

Паузадан соң, Илдар Алсу алдына идәнгә иелеп утырды. Алсу хәтерлисеңме ул көнне "без гел бергә булачакбыз" дип кычкырганыбызны?..
- Әйе... Синең әтиең мине судан күтәреп чыгып, чирәмдә әйләндереп, ясалма сулыш алдыргач кына аңга килдең дип сөйләде әнием...

Илдар ашыгып дәвам итте.
- Мин алып киттем бит сине су керергә. Сине йөзә белми дип уйлап та карамаганмын бит... Ярый әле әти тиз килеп җитте. Мин шунда синең битләренңән, чәчләреңнән сыпырдым. Һәм 13 яшемдә сиңа гашыйк булдым. Шунда мин "сине мәңге саклармын, сиңа гына өйләнәчәкмен", дип ант иттем. Яратам бит мин сине Алсу... Үзең дә "яратам" дия идең. Без синең белән күпме планнар кордык. Бөтен кыр, болыннар, урманнар безнеке бит Алсу. Без бәхетле идек бит җаны-ы-ым, - дип йодрыгы белән идәнгә китереп сукты Илдар...

...Иелгән башын күтәргәч, күзләре төссез, гамьсез Алсуның күзләре белән очрашты. Бер сүз дәшмәгән Алсуны кочакламакчы, элеккечә чәчләреннән сыйпамакчы булды... Алсу Илдарның кулын читкә этәрде.

- Булды! Тыңладым, ишеттем... Мин беләсеңме хәзер кайда?.. Син - яр буенда, ә мин инде суны йөзеп чыктым...
Беренчедән, мине балачакка алып кайтудан мәгънә юк. Мин бүгенге белән яшим, үз башым, мин ситуациягә карап карар кабул итәм... Кемнең әле джип белән авылдан укырга чыгып киткәне булды?! Ник дәшмисең... Мин - минлегеңә тияме?... Тиядер шул. Шул кырларыгызда ничә елдан бирле казынасыз, ә нәтиҗәдә мотоциклдан кала нәрсәң бар соң?! 5 - 10 -15 елдан бер советский машинаң булыр инде... Ә минем бүген матур яшисем килә! Ә менә миңа Артур белән рәхәт, ул мине ярата...

Бераз дәшми торгач:
- Мин дә яратам, - дип өстәде. - Ә ул көнне мине Артурның машинасына әни утыртып җибәрде. Артур күрше Данис абыйларның ерак туганнары, яңа суйган иткә кайткан булган. Беләсең килсә,
авыл ризыклары гына ашыйлар, короче...
- Димәк, байлык беренче урында синең өчен... Алай да соңгы сүзең: кем белән каласың?.. Алсуның "Артур белән" дигән тавышы гына ишетелеп калды, Илдар аска ыргылды...
 
Дәвамы бар
Рузилә Сафина
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас в