Литература
4 Августа 2022, 07:00

ҮЛГӘННӘН СОҢ КАЙТУ

1 БҮЛЕК Төшке ашка ирен көткәнгә, шыгырдап ачылган ишек тавышына борылып та карамаган хатынның аш бүләргә дип тоткан әлүмин чүмече кайнар шулпага шуып төшеп китте.«Мансур?!. Юк, юк, бу мөмкин түгел... Тик... Аның тавышы. Әйе, үзгәргән, калынайган, ләкин барыбер Мансурныкы... Ничек соң болай?.. Төшме бу, өнме?.. Сугыш беткәнгә бит инде...»

ҮЛГӘННӘН СОҢ КАЙТУҮЛГӘННӘН СОҢ КАЙТУ
ҮЛГӘННӘН СОҢ КАЙТУ

– Исәнме, Мәдинә...

***

Төшке ашка ирен көткәнгә, шыгырдап ачылган ишек тавышына борылып та карамаган хатынның аш бүләргә дип тоткан әлүмин чүмече кайнар шулпага шуып төшеп китте.
«Мансур?!. Юк, юк, бу мөмкин түгел... Тик... Аның тавышы. Әйе, үзгәргән, калынайган, ләкин барыбер Мансурныкы... Ничек соң болай?.. Төшме бу, өнме?.. Сугыш беткәнгә бит инде...»
Мәдинәнең башыннан бер мизгел эчендә, берсен-берсе алыштырып, дистәләгән уйлар узды. Сулышы ешайды, йөрәге күкрәк читлеген ярып чыгардай булып ярсып типте, тәнендәге бар булган кан гүя башына җыелып, аяклары йомшарды, колакларында, «даң-доң» килеп, шомлы набат тавышлары яңгырады...

Хакыйкать белән очрашудан куркып, ул байтак вакыт борылып карарга базмады.
– Нихәл, Мәдинә? – дип кабат эндәште шулкадәр якын һәм шул ук вакытта шулкадәр ят, арыган тавыш.
Ниһаять, хатын, кырыйлары пөхтә итеп челтәрләп эшләнгән, үз куллары белән чиккән ак ашъяулыклы өстәлгә ике куллап тотынган хәлдә, катып калган муенын көч-хәл белән кыегайтып, керүчегә иң өстеннән генә күзен төшерде.
Кунакны күрүгә, мамык сыманга әйләнгән аякларының тезләре йомшарды, ул башы артыннан бөтен гәүдәсе белән борылып, өстәлгә терәлеп үк торган тимер башлы сиртмәле караватка утырды.
Ишек төбендә ире, сөекле Мансуры басып тора иде... Олыгайган, җыерчыкланган, сакал-мыек баскан йөзендә – элекке, төпсез диңгез сыман тирән, сөю тулы зәп-зәңгәр күзләр...
– Мансур?.. Син?.. Син бит... Мин бит... – берни аңламаган хатын, песи баласына эләккән йомгак җебе сыман чуалган мең төрле уйларының очына чыга алмый, аларны сүзгә күчерергә азапланды. – Гафу ит мине, Мансур!..
Кинәт, өй ишеген бар киңлегенә киереп ачып, Мәдинәнең ире Әсхәт килеп керде. Ишек төбендә кыенсынып торган ир-атка башта сагаеп карады, аннан, үзеннән бер сыйныф түбән укыган авылдашын танып алып, тораташтай катып калды.
Үз күзенә үзе ышанмыйча, юкка чыкмас микән дип, каршында басып торган ирнең иңсәсенә төртеп карады, әмма бу чынбарлык иде. Каршында – Мансур...
Хуҗа кеше ни сөенергә, ни көенергә белмәде.
– Нихәл, яшьти? – дип, беренче булып эндәште, ниһаять, кунак ир-ат.
– Күреп торасың... Үзең нихәл? Ничек болай?
Ирләр коры гына кочаклаштылар. Сүз юк, никадәр вакыттан соң бер-берсен күрүгә алар бик шат иде, әмма...
– Әйдә, түрдән уз, яшьти. Мәдинә, өстәл хәстәрлә, – дип, Әсхәт кунакны табын янына утыртты.
Мәдинә калтыраган куллар белән ике олы әлүмин тәлинкәгә куе итеп токмачлы аш салды, табагы белән ит, ипи куйды. Үзенең тамагыннан ризык үтәрлек түгел иде, чәй белән генә чикләнергә булды. Мансур ишек төбендә калган биштәреннән бер ят шешә чыгарды:
– Герман күчтәнәче, «шнапс», – диде ул һәм хуҗа алып килгән 2 кырлы стаканга сыекча агызды. – Әйдә, яшьти, кайту хөрмәтенә...
Табын сүзсез генә дәвам итте. Өй эче тып-тын, ике кашык тавышы гына ишетелеп ала, шул ук вакытта, өстәл артында утырган өч кеше арасында үткән белән киләчәкне бәйләп тоткан күзгә күренмәс ниндидер җеп шулкадәр ныгытып тартылган ки, ишетелер-ишетелмәс әйтелгән сыңар авазга да шартлап өзелер, язмышларны төптән үзгәртер сыман иде. Шуңа бу киеренке тынлыкны бозарга берсе дә батырчылык итмәде. Мәдинә алдында торган чәенә бер-бер артлы ничәдер калак шикәр салды, озак кына болгатып утырды, аннан түшенә төшкән ике кап-кара калын толымын күреп алды, кашыгын куеп, аларны артка, ике очын аркасына төшереп, икесен чөеп бәйләгән яулык астына яшереп куйды, аннан, салмадым бугай әле дип, чәенә тагын шикәр салды, тагын болгатты, күлмәк итәген сыпырып алды, кулы белән өстәлгә коелган ипи валчыкларын җыйды...Ниһаять, түзмәде, һаман да элеккечә матур озын кара керфекләрен күтәреп, коңгырт күзләрен туп-туры Мансурга төбәде дә калтыранган тавыш белән сорап куйды:
– Сиңа бит «похоронка» килде, Мансур... Ничек алай?..
Теге җеп, колакларны яңгыратып, урталай өзелде... Хәзер инде беркайчан да элеккечә булмаячак...Кунак җавап бирергә ашыкмады. Бу очрашуны егерме биш ел буе көтсә дә, ул каушап калды.

Сөекле Мәдинәсенең шушы гомер эчендә кияүгә чыккан булырга мөмкин икәнен акылы белән аңласа да, күңеле белән һаман, көтәдер, дип өметләнде...Авылга килеп кергәнче, аны шушы өмет алга әйдәде, шушы өмет аны өйләнеп Мәдинәсен алып кайткан, фронтка повестка килгәнче ике генә атна бергә яшәп калырга өлгергән нигезгә алып килде...
Ул сугышка киткәндә үк бүрәнәләре шактый черегән өй юк, планын биек-биек куе үләннәр басып киткән...
Мансур аркасыннан юл биштәрен салып читкә куйды да ул киткәч кенә өй каршысында утыртылып, инде нык, юан агачка әверелгән тупыл төбенә чүгәләде.
Терсәкләре белән тезләренә таянып, бармакларын чал чәчләре арасына авырттырып батырды, кинәт кенә авырайган башын ныгытып кысты. Чәчләрен умырып тоткан хәлдә ул бик озак уйланып утырды. Нигез беткән... Мансурның урыны калмаган... Тормышын биек-биек үләннәр басып киткән...
– Улым, син кем буласың? – дип йомшак кына әйтелгән сүзләргә ул сискәнеп китте. Аңа өстән, алга таба иелебрәк, ике куллап таягына таянган ак яулыклы, өстенә бәбәй итәкле зәңгәрсу күлмәк, кара плюш камзул кигән әби карап тора иде. Эх, ничек сагынган икән ул үзебезнең ак әбиләрне! Алардан ниндидер якты нур, ихлас җылылык бөркелеп тора, аларны кочаклыйсы, мөлаем күзләренә карап кына торасы килә! Ә инде чит кешегә дә үз итеп «улым» дип эндәшүләре йөрәккә май булып ята! Бу сиңа уклау йоткан сыман төз басып йөрүче немец фрауларының коры «гутен таг»лары түгел инде...
Мансур торып басты да әбинең кояшта янып, җыерчыкланып беткән йөзендә каршы як Мөкәрәмә апаны танып алды. Ничек картайган!.. Шунда ул үзенең туган ягында озак кына түгел, күптәннән дә, бик күптәннән генә дә түгел, ә ярты гомер булмаганлыгын, бу вакыт эчендә тулы бер буын алышынып, бөтен нәрсәнең дә үзгәреп, монда бөтенләй башка тормыш барганын тулысы белән төшенде.
– Исәнме, апа! – дип җавап кайтарды Мансур. Юлчының тавышы таныш кебек тоелды, әби авыр эштән буыннары юанайган, бармак очлары кәкрәеп аска карап калган кулын каш өстенә куеп, күзләрен кыса төшеп, астан өскә юлчының йөзенә текәлеп карады.
– Безнең як кешесенә бер дә охшамагансың... – диде ул.
Мансурның тизрәк Мәдинә турында беләсе, мөмкин булса, аны күрәсе килде, шуңа Мөкәрәмә апа белән сөйләшүне соңгарак калдырырга булды. Тавышын үзгәртеп, читкәрәк карарга тырышып:
– Ерактан киләм, апа, кайчандыр шушы авылда чыбык очы туганыбыз Мәдинә яши дигәннәр иде. Ире Мансур сугыштан кайтмаган. Кай тирәдә микән өйләре, әйтмәссеңме? – дип сорады.
– Ии, улым, бик дөрес килгәнсең дә килүен, Мансур белән яшәгән йортлары шушы урында иде, череп ауды шул. Аннан Мәдинә авыл буйлап кешеләрдә кунып йөрде-йөрде дә аптыраганнан югары оч Әсхәткә ризалык бирде. Башта әллә ничә борып җибәргән иде дә...
Шушы урамнан бар да, кибеттән соң икенче өй шуларныкы булыр, яшел капкалы...

***

– Сөйләсәң күп инде ул, Мәдинә... Яралылар, мәетләр – бөтенесе бергә ятып кала. Каты бәрелештән соң мин юкка чыккач, үлде дип язганнар да алга киткәннәр. Мине икенче частьтагылар мәетләр арасыннан тапканнар, госпитальгә җибәргәннәр...Барысын да шул килеш калдырырга булдым, бу мәхшәрдә барыбер исән калып булмас, сезне ике тапкыр кайгырмасыннар дидем. Ә инде гомерем булса, сугыш беткәч кайтып керергә иде исәп... – Мансур тынып калды.
Ничә еллардан бирле аны төшкә кереп эзәрлекләгән сугышның коточкыч күренешләре күз алдына килеп, ату, шартлау, гүләү тавышлары бөтен барлыгын биләде. Аларны күрмәс өчен, ул ихтыярсыздан күзләрен йомды, ишетмәс өчен, учлары белән колакларын каплады. Алай гына котылып булса икән...
– Әтигә «похоронка» килгәч, әни бик биреште. Күп тә үтми килгән синекен инде күтәрә алмады, урынга калды. Озак тора алмады, мәрхүмкәем, синең исемеңне кабатлап, кулымда җан бирде...
– Беләм, Мәдинә. Безнең як кешеләре белән очрашырга туры килде. Рәхмәт сиңа әни өчен, – Мансур сөеклесенә күтәрелеп карарга батырчылык итә алмады, янында утырган Әсхәттән кыенсынды. Барысын да күреп-сизеп торган Әсхәт ниндидер упкын читендә калгандай булды. Бер яктан, үзе дә сугышны үткән кеше буларак, якташының соң булса да әйләнеп кайтуына ул бик шат иде.

Ни дисәң дә, бергә уйнап, авыл янындагы кечкенә генә инештә су коенып үскән, авыл тормышының барлык авырлыкларын бергә күтәргән яшьтие. Икенче яктан, аның көйле генә барган тормышы котылгысыз рәвештә җимерелеп бара. Һәм аның дөньясын астын-өскә китергән кеше – нәкъ менә шушы яшьтие Мансур.
Күреп тора: алар арасындагы хисләр үлмәгән. Бер-берсенең күзенә карамаска тырышсалар да, тавышларынннан, бер-берсенә йомшак итеп эндәшүләреннән барысы да аңлашыла...Аңа Мәдинәсе беркайчан да алай якын, үз итеп эндәшмәде, аны ул беркайчан да яратмады.
Юк, начар хатын булмады, әйбәт яшәделәр. Ирен хөрмәт итте, бер-бер артлы биш бала алып кайтты, тырыш булды, барысына җитеште, бар дөньясы ялт итеп торды. Тик Әсхәт, күпме генә тырышса да, үзен хатыныннан яраттыра алмады. Моның өчен үпкәсе дә юк. Күреп-белеп торды: чарасызлыктан гына чыкты аңа Мәдинә. Әсхәт шуңа да риза, икесенә җитәрлек иде аның кайнар мәхәббәте. Яшь барган саен күнегелә торды. Гыйшык-мыйшык килеп йөрер яшьтә дә түгел инде алар хәзер.
Тик менә шушы мизгелдә хатынының йөзе гомер булмаганча балкып китүен, күзләренең якты сихри нур чәчүен күргәч, ул тормышының китек икәнен тойды – Мәдинәнең мондый карашына ия булу бәхетенә ул беркайчан да ирешә алмады...Карале, ничек үзгәргән! Бит очлары матур булып алсуланган, күзләренең, ниндидер сагыш пәрдәсе юылып алынган сыман, коңгырт төсе җетеләнеп, ачылып киткәндәй булган, кояшта йөрүдән күзләр янында барлыкка килгән шул кояш нурына охшаш җыерчыклары да тартылып киткәндәй кебек – хатыны тагын да сөйкемлеләнеп, яшәреп киткән! Үз дөньясының китек булуын ачу белән беррәттән, бу мизгел Әсхәткә Мәдинәнең бәхетсез икәнен дә аермачык күрсәтте... Кинәт капка тавышы ишетелеп, өчесен дә чынбарлыкка кайтарды. Балаларның мәктәптән кайтыр, Әсхәтнең эшкә барыр вакыты да җиткән икән. Ул арада өй ишеге ачылып, такыр башлы, маңгай өстендә кечкенә генә кара «кәҗәсе» дә булган, Әсхәтнеке кебек түгәрәк битле, кысыграк шаян күзле малай килеп керде.
– Математика – «дүрт», әдәбият – «дүрт», хезмәт – «биш», — дип тезеп китте ул керә-керешкә, букчасын ишек төбендәге почмакка ыргытып.
Аннан өстәл янындагы кунакны күреп алды да, аптырап тормый:
– Исәнме, абый! – дип өстәп куйды һәм олыларча, күрешергә дип кулын сузып, аның янына килде.
– Исәнме, исәнме, – Мансур кабаланып аның сәламен алды.
Әсхәт әкрен генә урыныннан кузгалды:
– Мин фермага менеп төшәм әле, сез сөйләшә торыгыз, – диде ул, Мәдинәсе белән Мансурны күздән кичереп, һәм атлар-атламас кына ишеккә таба юнәлде...
Калып, сөеклесе белән аңлашырга бик теләсә дә, Мансур Әсхәттән яхшысынмады:
– Тукта, яшьти, эшләгән урыныңны күрсәт әле, – дип, аңа иярергә булды. Инде бөтенесен иркенләп сораштырырмын дип уйлап алырга өлгергән Мәдинәнең Мансурга ачуы чыкты. Ник китәргә булды? Ник аның янында гына калмады? Әсхәт үзе үк, сөйләшә торыгыз, дип әйтте ләбаса! Калса ни була иде инде?! Мәдинәкәен сагынмаганмыни? Ул да өйләнде микән әллә? Шуңа да шул гомер кайтмый йөргәндер әле! Хатыны өстенә авылга яшь хатын алып кайтырга солтан түгел бит ул, андый заманалар күптән узды! Шуңа качып яткандыр!
Ә хәзер ник кайткан алайса? Туган ягын сагынып кайтып килергә булды микән? Алай булса, ник монда кергән?
Бер-бер артлы мәктәптән кайткан балаларын ашатканда, өстәл җыештырганда, савыт-саба юганда, кичке аш пешергәндә, хатын-кызның бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре арасында Мәдинәнең уйлары һаман Мансур тирәсендә бөтерелде. Вакыт туктап калды. Баштарак хатын Әсхәтнең көн дә фермадан кайта торган сәгатен көтеп җиткерә алмыйча иза чикте. Югыйсә, вакыт үткәрер өчен менә дигән чара - башланган йон бияләйләр бар иде, тик кулы эшкә бармады.
Балалар белән дә сөйләшерлек хәлдә түгел иде – аларның биргән сорауларына да кыска итеп «әйе» я «юк» дип кенә җавап кайтарды.
Әсхәтнең кайтыр вакыты җитте, үтеп китте – ирләр юк иде.
Мәдинәнең кичкә сөт белән ашарга дип яркалай пешергән бәрәңгесе суынып бетте, хатын исә һаман тәрәзәдән-тәрәзәгә йөрде.
Малларны карап, уйнап кергән балаларны беренче мәртәбә әтиләре кайтып җиткәнче утыртып ашатты.Мансурның кайтканын күрми калудан куркып, ашыгып кына сыерын савып керде, сөтле чиләген суга утыртып суытырга дип, көянтә-чиләкләрен асып, йөгереп кенә чишмәгә барып килде – көткән кешеләре күренмәде. Караңгы төште, Мәдинә, тәрәзәгә кашагадан кашагага тарттырылган калын җепкә асылган чигүле ак пәрдәләрен төшереп, ут алды, балаларына урын-җир җәеп, аларны йокларга яткырды.
Үзе һаман, пәрдәнең бер як читен күтәреп, дөм-караңгы урамны күзәтте. Аның күңеленә шом керде: әллә бер-бер хәл булды микән, бер-берсен харап итмәгәннәрдер бит?!
 
Гүзәл Мәрдәнова
Дәвамы бар
 
Фото: img5.goodfon.ru
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас