Литература
26 Июля 2022, 11:00

"ҮЛГӘНЧЕ САГЫНЫРМЫН"

Кышның салкын бер көнендә аларга Вахит абый килеп керде. Бераз сөйләшеп утыргач, хәл-әхвәл сорашкач, “ялгыш кына” бер сурәтне онытып, чыгып китте. Эштән кайткан энекәше ул сурәтне абыйсының караваты янында торган урындыкка “ялгыш кына” куеп калдырды. Үзенең гайрәтле, таза-сау гәүдәсен күрү Сөләйманның күңелен кузгатып җибәрде.

"ҮЛГӘНЧЕ САГЫНЫРМЫН""ҮЛГӘНЧЕ САГЫНЫРМЫН"
"ҮЛГӘНЧЕ САГЫНЫРМЫН"

Кышның салкын бер көнендә аларга Вахит абый килеп керде. Бераз сөйләшеп утыргач, хәл-әхвәл сорашкач, “ялгыш кына” бер сурәтне онытып, чыгып китте. Эштән кайткан энекәше ул сурәтне абыйсының караваты янында торган урындыкка “ялгыш кына” куеп калдырды. Үзенең гайрәтле, таза-сау гәүдәсен күрү Сөләйманның күңелен кузгатып җибәрде. Сөембикә шушы егетне ярата, көтә бит! Бүгенге ике аяксыз, ике кулсыз имгәк белән ничек яшәсен ул? Нигә аның муенына авыр йөк булып тагылырга? Елар-елар да онытыр әле... Кызның адресын белү солдатның күңелен җилкетеп куйды. Күрергә, соңгы тапкыр булса да, бер күрергә кирәк аны! Үзе күренмәс, кызның күңелендә гарип булып калырга теләми. Кызны күргәч, энекәшеннән күпергә алып баруын сорар.
Берәр йомыш тапкан булып, аны чит¬кә җибәрер дә, коляскасын аска, поезд юлына тәгәрәтер... Үзе белән бергә кызның сурәтен генә булса да алып китәргә тели ул... Шулай әйбәт булыр... Иң дөрес юл шушы... Бөтен кешегә яхшы була. Аның үлгәнен ишеткәч, Сөембикә кайгырыр инде... Елар-елар да, тынычланыр, кияүгә чыгар, балалары булыр... Нигә юкка өметләндереп, гомер буе көттерергә, газапка салырга аны? Нигә аңа үзен тагып, гомер буе гарип каратсын! Энекәше дә ике эштә интегеп йөрмәс, әтисен карар, үз тормышын корыр. Аның аркасында әнисе үлде бит инде, шул җитмәгәнмени? Ниһаять, Сөләйман тәвәккәлләде, гозерен эн¬есенә җиткерде. Гарип солдат барысын да яхшылап уйлаган, бөтен неч¬кәлекләренә кадәр исәпләнгән план аның өчен тормышка ашмаслык түгел иде. Киттеләр хәлиткеч очрашуга...
Көтеп-көтеп тә кайтмаган, бер хә¬бәр¬сез югалган егетне кызның кү¬ңе¬ле барыбер көтте. Урамга чыкса, ке¬ше арасыннан аңа охшаган ир-егет¬ләрне күзләде. Тапмады... Аның кебек баһадир гәүдәле егетләр сирәк туадыр шул. Урамнан тулай торактагы бүлмәсенә керүгә, өстен дә салмый тәрәзәгә йөгерде. Урамда, тәрәзә каршында Сөләйманы басып торадыр кебек иде аңа. “Көтүләрең бушка” ди¬деләр аңа, “Көтмә!” дип үзәген өз¬деләр. Андый вакытта кыз бер сүз дә дәшми. Ул үзе белә... Көтәр... Күпме көтәргә кирәк булса, шуның кадәр көтәр...
Сөембикә укуын тәмамлап кулына диплом алуга, шәһәрдәге хәрбиләр госпиталенә эшкә керде. Укыган вакытта ук барып ярдәм итеп йөргәнгә, аның эшкә киләсен беләләр иде инде, биш куллап каршы алдылар. Сөләйманы кайтмый калган¬гамы, яралы солдатларга ярдәм итү, аларның газапларын бераз гына булса да киметә алуы җа¬нына рәхәтлек бирә иде аның.
Менә бүген дә эшенә ашыга иде кыз, ишектән чыгуга, бераз читтәрәк, коляскада утырган кеше күзенә чалынды. Тәҗрибәле күз шундук чамалады, егетнең ике аягы юк, куллары да киселгән. Нигә монда утыра ул? Хәер сорый дисәң… Ошамаган… Кыз туп-туры коляска янына китте.
– Сез кем? Нигә безнең ишек төбендә утырасыз? Монда сезне кем алып килде? – дип сораштыра башлады.
Башын иеп утырган кеше бер сүз дә эндәшмәде. Кыз фикеренчә, бу кеше сугышта булган, телсез-чукрак кайткан да, аны гаиләсе кабул итмәгән. Мондый хәлләрне бик күп ишетте Сөембикә, ишеткән саен хәйран кала иде... Нинди генә хәлдә кайтса да, ул кеше синеке бит, синең яраткан кешең. Аны ничек кабул итмәскә мөмкин?! Сөембикә башын күтәреп, биш катлы йортларның һәммәсен күзәтеп чыкты. Кайсы кансызының эше икән бу?
– Сез бу тирәдә яшисезме?
– ...
– Сезне гаиләгез кабул итмәде, шулаймы?
–...
Әллә нишләп китте Сөембикә, үзәк өзгеч тавыш белән:
– Их, минем Сөләйманым кайтсын иде әле! Сезнең кебек коляскада гына утырып торса да, гомерем буе яратып, кадерләп яшәр идем, – дип әйтеп салды.
Сөләйманны ток куырган кебек булды. Үз-үзен: “Көчле бул, ялгыш кына да “Мин синең Сөләйманың бит” дия күрмә!” – дип үгетләде. Ничек кенә тырышса да, күз яшен тыя алмады. Ачы күз яшьләре, сатлык җаннар кебек, ике бите буйлап ихтыярсыз агып төштеләр.
Сөембикә гарип кешенең битеннән аккан күз яшен сөртеп алмакчы булды. Әмма ул башын читкә каерды. Шулвакыт каядыр югалып торган энекәш тә килеп җитте.
Кыз белән баш кагып кына исән¬ләште дә:
– Абый ул минем, мин аны үзем исәнендә ташламаячакмын, – дип, абыйсын алып китәргә әзерләнде.
– Олы йөрәкле кеше икәнсез… Кайда яраланган иде?
– ...
Безнең госпитальгә алып килегез, бе¬раз гына булса да ярдәм итә алырбыз.
– …
– Нинди йөрәк белән ташлады икән аны хатыны? Ничек тыныч кына яши ала ул? – дип нәфрәтләнде кыз, бу ике ирнең үзенә дәшмәүләренә игътибар итмичә.
– Ә сез? Сез шундый ир белән яшәр идегезме?
– Минем егетем кайтмый калды…
– Ә сез аны искә аласызмы? Әллә инде күптән онытып, кияүгә чыктыгызмы?
– Мин аны гомерем буе онытмаячакмын!..
Йөрәк януына чыдый алмаган Сөембикә йөгереп китте дә, туктап борылып, бераз карап торды, аннан соң бар көченә кычкырды:
– Сез нәрсә беләсез соң?! Мин аны яратам, үлгәнче сагынырмын!
Энекәш абыйсына борылып карады. Абый кеше әрни-әрни елый иде.
– Елама, абый, сөен, яратам, сагынам, диде бит. Әйдә, фатирны сатабыз да сиңа Мәскәүдә аяк куйдырып кайтабыз. Синең кулларың бар, бармак¬ларсыз туган кешеләр була, яшиләр бит. Сөембикә апаны интектермә, үзең дә газапланма… Әйтергәдер аңа, бәлки?.. Артыннан йөгеримме? Куып җитә алам мин аны...
– Энекәш, тукта! Беркая да бармыйсың! Энекәш, Сөембикәне тынычлыкта калдырыйк. Ул көчле кеше, узар вакыт, бәхетен табар. Шуны да бел, сине йортсыз калдырып аяклы буласым юк! Тагын нәрсә уйлап чыгардың? Кайтыйк без, энекәш, икебезгә бер аяк, дигәндәй, синнән башка беркая барып булмый. Әйдә, әллә каян әйләнеп йөргәнче, поезд юлы аркылы гына чыгыйк…
Сөембикә, йөгереп барган мәлдә, кисәк туктап калды. Күз алдыннан бер күренеш китмәде... Коляскадагы ирнең күз яшен сөртмәкче булган иде, ул башын читкә борды. Шулвакыт кыз ирнең муенында миң күрде. Сөләйманның да нәкъ шул урында миңе бар иде... Гади генә миң түгел, урак кебек түгәрәкләнеп бөгелгән, “С” хәрефенә охшап торган миң бөтен кешедә дә булмый торгандыр... Әллә... Әллә ул кеше... Сөләйманмы? Кызның йөрәге чыгардай булып тибә башлады. Хәле китеп, бер агачка сыенды. Нигә ул аны шундук танымады? Энекәш дигәнендә дә Сөләйман чалымнары бар... Тавышын ишеткәч тә сискәнеп киткән иде... Юкка булмаган икән... Нигә Сөләйман үзен танытмаска тырышты? Сөембикәгә ышанмыймы? Кабул итмәс дип беләме? Җүләр! Хәзер үк, хәзер үк куып җитәргә кирәк аларны, коляска белән әллә кая китмәгәннәрдер!.. Сөембикә бар көченә кире йөгерде. Якынрак буласын чамалап, поезд юлы аша чыгып барганда, рельсларда тукталып калган таныш колясканы күрде. Кыз коты очып як-ягына каранды. Кая соң энекәше? Нәкъ шул вакытта борылышта поезд килгәне күренде. Поезд коляска өстенә килә иде.
Сөембикә ниндидер кыргый тавыш белән кычкырып җибәрде:
– Сөләймааан!
Һәм бар көченә егет янына йөгерде.
Сөләйман кызның тавышын ишетеп борылып карады, ул да бик дулкынланган иде.
Бар көчен җыеп:
– Сөембикә, чык юлдан, чык! Поезд килә, чыыыык! – дип кычкырды.
Сөембикә аны ишетмәде, озын-озын гудоклар биреп килгән поезд каршына атылды. Биш ел көткән Сө¬ләйманы кайткан бит! Аның Сө¬ләйманы кайткан, коткарырга кирәк!..
Тормозларын чинатып килсә дә, поезд тиз генә туктый алмады...
“Абый, нишләдең син, абый?! Нигә мине алдап кире җибәрдең? А-а-а-а-а, Сөембикә апа! Нишләдегез?!” – дип аунады җирдә, соң гына килеп җиткән энекәш. Тирә-яктан йөгерешеп килгән кешеләр баскан җирләрендә катып калдылар. Шундый мәлдә була торган тынлык... Авыр мизгел... Кайсыдыр тәгәрмәчләре әйләнүдән туктамаган колясканы читкә алып куйды. Кемдер җирдә яткан, артына “Үлгәнче сагынырмын!” дип язылган сурәтне алып, энекәше кулына тоттырды.
Бер-берсенә береккән ике җан, сөю¬ләрен җиргә каннары белән язып, башка бервакытта да аерылышмаска дип, мәңгелек иленә китеп барганнар...
Күктә очкан торналар үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып үттеләр. Әллә Сөләйман һәм Сөембикә белән хушлашулары... Әллә туган якка исән килеш кайтып җитүләренә сөенүләре...
Табигать язга әзерләнә иде... 1998 ел язына...

Мөнирә Сафина

Тәмам.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас