

- Сине Гөлнара Төмән якларыннан дип әйткән иде. Ничек килеп эләктең Казанга? Татарча да бик яхшы сөйләшәсең, өегездә гел туган телдә сөйләшә идегезме әллә? - дип Дамир сораулар яудыра башлады. - Мин Казанга килгәндә "әти", "әни"дән башка бер татарча сүз белми идем, менә Гөлнара өйрәтте инде мине татарчага. Ә Казанга әти-әниемнең теләге аркасында эләктем. Алар икесе дә тумышлары белән Татарстаннан. - Ә кем булып эшлиләр? Монда туган якларына кайтырга уйламыйлармы соң? - Ул турыда уйлаштыргалыйлар бугай, тик пенсиягә чыккач инде. Әле икесе дә эшлиләр. Әтием Төмән өлкәсендә нефть компаниясен җитәкли, ә әнием өлкә шифаханәсендә җитәкче. Бу сүзләрне ишеткәч, Илнараның күзләре акайды. "Ничего себеее...! Шундый чибәр, ә үзе шундый бай да икән бит әле. Юууук, мин бу алтын кошны ничек тә аерып алырга тиеш бу чебидән" - дип уйлап куйды ул. Ашап-эчкәч, Гөлнара Гөлсинәгә савыт-сабалар юарга булышты, ә Илнара һаман Альберт янында кайнашты. Сырлан кебек ябышкан кыздан ничек ычкынырга белмичә, Альберт сөйгәне янына килеп : - Матурым, миңа үзегезнең авылыгызны күрсәт әле, әзрәк саф һава да сулап кайтырбыз - дип, аны урамга чакырды. - Барыгыз, бар, мин үзем җыештырып бетерермен. Безнең авыл бик матур, өйдә утырганчы бер йөреп кайтыгыз! - дип, Гөлсинә Гөлнараның кулыннан юа торган тәлинкәсен алып, үзе юа башлады. Яшьләрнең киенгәнен күргәч, Илнара: - Әй, сез кая? Мин дә сезнең белән, - дип сикереп торды, киенә дә башлады. - Кызым, сиңа нәрсә калган инде алар белән? Әнә, иптәш кызың Айгөлләргә бар! Ул күргән саен сорап тора синең турыда, - дип Гөлсинә әйтеп караса да, Илнара аны ишетмәмешкә салынып, яшьләр артыннан чыгып йөгерде. Шулай койрык шикелле ияреп йөрде инде аларга. Гөлнарага сүз әйтергә бирмиче, нәрсәдер сөйләде дә сөйләде... Аның шундый кыланышларыннан туйсалар да, куалап җибәрергә кыюлыклары җитмәде. Бик озак йөрмәделәр алар, икесен дә талчыктырды Илнараның такылдавы. Ансы һаман какмый - сукмый үзенекен сукалады. - Сез кая ашыгасыз, өй тавыклары, әйдәгез хоть клубка төшик, анда бүген дискотека, - дип караса да, Гөлнара : - Юк, Илнара, клубларга йөрисе килми. Әзрәк әтилэр белән сөйләшеп утырырга кирәк, еш кайтып булмый бит, өй дә сагындыра, - дип өйләренә таба атлады. - Ник син бар, кер алайса, ә мин Альбертка клубны күрсәтеп кайтам. Монда кайтып, клубны да күрмичә китмәс бит инде, шулаймы, красавчик? - Юк, Илнара, рәхмәт, мин дә керәм инде. Минем шундый озын юлларда йөргән булмагач, руль артында да ардырды. Так что бар, үзең генә бар инде, - дигәч, Илнара үз алдына мыр-мыр килеп клубка таба төшеп китте. Яшьләр өйгә кергәч, бик озак сөйләшеп кич утырдылар. Тагын бер утырып чәй эчкәч, Гөлсинә Гөлнара янына килеп әкрен генә: - Балам, сезгә урынны бергә җәяргәме соң? - дип сорады. - Юк инде, Гөлсинә апа, сез нәрсә, без бит өйләнешмәгән, бергә йокларга. Альбертка кунаклар өенә җәям мин урын. Ул өйдә җылыдыр бит? - Җылы, җылы анда, чиста да, җыештырылып куелган. Чиста урын-җир әйберләре дә бар анда. Үзең кара инде алайса. Чыннан да чип-чиста итеп җыештырылган иде кунак өйе. Анда кергәч, Гөлнара тагын үз уйларына чумды. Әнисе салдырган иде бит бу өйне. Балалар үсеп җитеп, башлы - күзле булгач, оныклар кайта башласа, кода-кодагыйлар килсәләр, өйдә урын җитмәс дип, тырыша-тырмаша салганнар иде. " Сиңа иптәшкә тагын бер малаймы , кызмы алып кайтырбыз," - дип әйткәннәре һаман да истә. Тик хыяллары тормышка ашмады шул. Альбертка йокы урынын күрсәткәч, үзе дә бүлмәсенә кереп, йокларга ятты Гөлнара. Альберт кына озак йокыга китә алмыйча ятты. Ардыргангамы, әллә яңа урын-җир булгангамы, аунап ятты- ятты да, торып ут кабызып, өстәлдә яткан журналны алып укый башлады. Озак та утырмады, кемдер әкрен генә ишекне шакыды. Гөлнарам да йоклый алмыйдыр инде дип, ишекне ачып җибәрсә, ишек төбендә сыер кебек лач-лыч сагыз чәйнәп, Илнара басып тора иде. - Ну чё, красавчик, йокың килмиме или мине көтәсеңме? Хәзер мин сиңа снотворный эчертәм, - дип егетне кочаклап та алды. - Фуууу, перегар исе килә бит синнән, синең белән йоклаганчы сыер абзарында йоклавың әйбәтрәк. И вообще, әйтмә миңа "красавчик" дип, минем исемем - Альберт. Әйдә бар, өеңә кереп ятып, айны әзрәк! - дип, этә-төртә чыгарып җибәрде дә, ишекне шап итеп ябып, бикләп тә куйды. - Ну, Альбееертик, керт инде мине, мин сиңа сөюнең нинди икәнен күрсәтермен. Син Гөлнараңны бөтенләй онытырсың, мин сиңа обещаю. Никадәр ишек шакып торса да, Альберт утын сүндереп, түшәгендә ята бирде. "Ну и кадр...! Алла сакласын, мондый кызлар кулына эләгергә язмасын. Минем Гөлнарамнан да әйбәт, саф күңелле кыз юктыр бу дөньяда" - дип, сөйгәне турында уйлый - уйлый йокыга да китте.
Гөлнара уянып киткәндә әле таң атып кына килә иде. Ул урыныннан торып чәй куеп җибәрде. Кухняда кемнеңдер йөргәнен ишетеп, Гөлсинә дә торып чыкты. - Гөлнара, балам, нишләп иртә тордың, йокларга иде әле рәхәтләнеп. - Гөлсинә апа, без иртүк китәбез дип сөйләшкән идек Альберт белән. Аның бүген ниндидер эшләре бар. Менә әни янына зиратка гына кереп чыгабыз да, китәсе булыр. Кайткан саен зиратка кермичә калмый Гөлнара. Әнисенең кабере янына утырып үзенең шатлыклары, уңышлары, кичерешләре турында сөйләмичә китми. Күзләреннән аккан кайнар яшьләре әнисенең салкын каберенә коела. Инде ничә еллар буе аккан күз яшьләре җиргә сеңмәсә, күлдәвек барлыкка килгән булыр иде инде. Бу юлы әнисен үзенең сөйгәне белән дә таныштырды ул. Кабер өстендә үсеп утырган агачта өзелмичә калган бердәнбер яфрак, кинәт кенә өзелеп китеп, боргалана-боргалана Альбертның битен сыйпап үтте дә, җиргә төшеп кунды. - Әниемә ошадың син, Альберт. Шушы яфрак аркылы белдерде ул аны - дип, күзендәге яшьләрен сөртеп алды Гөлнара. Зираттан чыккач, туры Казанга юл тоттылар алар. Ә Илнара торганда инде төш вакыты җитә иде. Гөлнараларны күрмәгәч ул әнисеннән : - Әни, ә кая безнең кадерле кунакларыбыз, йоклыйлармы әллә һаман йокы чүлмәкләре? - дип сорады. - Кызым, син үзең йокы чүлмәге. Аларның киткәннәренә әллә кайчан, инде күптән Казандадыр. - Ну, әни, неужели мине уятырга булмады сиңа? Мин аны ничек эзләп табыйм инде хәзер? Чебидән тартып алырга кирәк иде ул алтын кошны. - Нинди чеби, нинди алтын кош, нәрсә сөйлисең син, кызым? - Альберт, Альберт турында мин әни, аңламыйсың мени? - дип кычкыра ук башлады Илнара. - Балам, зинһар тынычлан! Альберт ул Гөлнараның егете. Син күреп тордың бит, алар бер-берсен яраталар. Тап син дә бай егет, тик бәхет байлыкта түгел шул, балам. Әле яшь вакытың, менә тормыш итә башлагач, аңларсың әле. - Башны катырма әле, әни, үзеңнең нравоучениеләрең белән, мин муеннан гарык инде. Кайткан саен тукыйсың тукран шикелле. Шуның өчен кайтасы да килми - дип, ашыга-ашыга сумкаларын җыя башлады Илнара. Гөлсинә башка сүз эндәшмичә, газиз баласына карап: "Иии, кайларда җибәрдем микән мин ялгышлык? Кызыма дөрес тәрбия бирә алмаганга, мин узем генә гаепле бит - дип, кызының сумкасына азык-төлек тутыра башлады. Шулай еллар акрын гына үтә торды. Гөлнара белән Альберт институтны, аннан ординатураны әйбәт кенә тәмамлап, икесе бер хастаханәдә эшли башладылар. Альберт ниһаять сөйгәненә үзенә кияүгә чыгуын сорап тәкъдим ясады. Ризалыгын бик шатланып бирде Гөлнара. Чөнки өзелеп-өзелеп ярата бит Альбертын. Шуның өчен ничә еллар саклап килде бит инде ул сафлыгын. Альберт та сабыр гына көтте шушы мизгелне. Иң башта авылда никах укыттылар, ә берничә көннән Казанның зур гына ресторанында гөжләп туй мәҗлесе үтте. Дамир кызының бәхетенә шатланып бетә алмады. "Их, Илзидәм генә күрә алмады бит кызыбызның шундый бәхетле тормышка аяк атлавын- дип, уфтанып куйды. Илнара да тапты бай кияү. Гөлсинәнең : " Син дә тап бай егет"-дигән сүзләре ходайның" АМИН"- дигән вакытына туры килгәндер. Үзеннән унбишләп яшькә зуррак, инде әллә ничә хатынның башына җиткән бер ир атка кияүгә чыкты. Байлыкка бай иде шул. Казаннан ерак кына түгел генә ике катлы коттедж хуҗасы. Көне буе өй җыештырып, ашарга пешереп, хезмәтче кебек көне узды Илнараның. "Сиңа монда бернинди акча кирәк түгел" - дип, эшкә чыгарга да рөхсәт итмәде аңа ире. Өйләнешү белән гел начар тормасалар да, тора-бара кулы белән дә уйный башлады Фәрите. Бер көнне иптәш кызы белән телефоннан сөйләшкәндә : - Күпме була инде сиңа лыгыртарга, синең тавышыңнан баш миләре кайный башлады инде - дип, телефонын кулыннан тартып та алды, идәнгә тотып та бәрде. Чәлпәрәмә килеп ватылды телефоны. Илнара сүз әйтергә дә куркып, елый-елый бүлмәсенә кереп, мендәренә капланып бик озак елады. Бик рәхимсез кеше иде шул Фәрите,кереп хатынын юату турында уйламады да. Бернинди сәбәпсез бер-ике тапкыр яңагына чәлперәтсә дә ире, түзде Илнара, бәлки авырга узсам, йомшарыр дип уйлады. Тик яшьлек ялгышлары аркасындамы, балага уза алмады ул. Бер көнне Фәрит ашыга-ашыга эштән кайтып керешли үк: - Миңа ак күлмәкне үтүкләп бир әле тиз генә. Минем бүген бик мөһим очрашу"-дип ванна бүлмәсенә кереп китте. Илнара үтүген тыгып, күлмәкне үтүкли генә башлаган иде, үтүге бик кызган булдымы, күлмәкнең якасын көйдереп тә алды. Йөрәге" Җууу" итеп китте аның. Нәрсә әйтер инде хәзер Фәрит? Нәрсә әйтсен, ваннадан килеп тә чыкты, күлмәк якасын күргәч, бәреп тә екты. Башы белән "шап" итеп идәнгә килеп бәрелде Илнара. Ике күзеннән ут чаткыннары күренде бичараның. - Нинди эш рәте белми торган хатын соң син? Шул күлмәкне дә үтүкли алмыйсың - дип, шкафтан икенче үтүкләп эленеп куелган күлмәген алып киде дә, Илнараның ике кулы белән башын тотып утырганына да игътибар итмичә, ишеген шап итеп ябып чыгып та китте. Урыныннан торып, барып ятыйм дип кузгалып караган иде, башы шундый каты әйләнеп китеп, тагын килеп төште ул . Ярый әле телефоны кесәсендә иде. "Ашыгыч ярдәм машинасын чакыртсам, бик күп сораулар яудырырлар инде, ничек егылдың, кем екты? - дип. Гөлнарага гына шалтыратып карыйм әле, Гөлнара нәрсә әйтер" - дип, аның номерын көчкә җыеп, аңа шалтыратты. Бик еш булмаса да, аралаша башлаганнар иде алар. - Тизрәк ашыгыч ярдәм машинасы чакыр, синең баш миең селкенгәндер. Алла сакласын, аңыңны югалтуның бар - дип, әйтеп караса да Гөлнара, Илнара : - Зинһар өчен, үзең килә алмыйсыңмы? Мин өйдә үзем генә, бикләп чыгып китә дә алмам,чөнки урыннан да торып булмый. - Ә ирең кайда соң синең? Нигә дип аңа шалтыратмыйсың? Ничек егылырга була шулай каты? - Мин Фәриткә шалтырата алмыйм. Соңыннан сөйләрмен сиңа барысын да. Бүтән шалтыратырга кешем юк синнән башка. - Ярый, килермен мин, тик ара бик якын түгел бит. Тиз генә килеп җитеп булмас. Башыңны селкетмичә генә ятып тор алайса - дип, телефонын сүндереп куйды Гөлнара. Сәгатькә якын көтте Илнара Гөлнараны. Баш авыртуына чыдый алмыйча ыңгыраша - ыңгыраша көтте. Килеп, эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, Гөлнара барыбер ашыгыч ярдәм машинасы чакыртып, өйләрен бикләп, үзе эшли торган хастаханәгә алып китте аны . Чыннан да баш мие селкенеп , бәрелгән урынында яман гына зур шеш килеп чыккан иде. Фәрите бер килеп хәлен дә белмәде аның. Беренче көнне хатынының хастаханәдә икәнен белгәч, шалтыратып : " Син үзең гаепле!"- дигән сүздән башка сүз әйтмәде. Бер атна хастаханәдә ятып чыккач, Илнара өенә кире кайтмады,авылга әниләренә кайтып китте ул. Кайтып, бер ике-өч көн үтте микән, аның телефонына хастаханәдә үзен дәвалаган табиб егет шалтыратты. Бик тыйнак, әкрен генә сөйләшә торган гади генә авыл егете әллә кызгандымы Илнараны, әллә бер күрүдә ошатты шунда? Башта шулай шалтыратышып, ә соңа таба очраша да башладылар. Әнисе дөрес әйткән иде шул, бәхет байлыкта түгел, ә бер-береңне санлап, кайгы- шатлыкларны бергә бүлеп, тигез озын гомер итүдә. Шуннан да зур бәхет юктыр бу дөньяда! Бәхет бит ул шундый нәрсә, Үз кулында һәркемнең. Кешенекеннән көнләшеп Югалтма үзеңнекен!
Тәмам.
Ильсияр Фәсхетдинова.