Литература
24 Июля 2022, 07:00

БӘХЕТЕҢ ҮЗ КУЛЫҢДА

3 бүлек Бер дә күзен алмады Гөлсинә Дамирдан. Гөлнара да сизде бугай әтисенең уңайсыз хәлдә калганын. Ул урыныннан торып: - Саймә апа, без чыгабыз инде, өйдә дә эш күп. Бик зур рәхмәт сезгә, безне кунак иткән өчен - дип, ишеккә таба атлады. Дамир да рәхмәтләрен әйтеп кызы артыннан иярде. Ишек алдына чыккач, "Ууууф" - дип куйды ул.

БӘХЕТЕҢ ҮЗ КУЛЫҢДАБӘХЕТЕҢ ҮЗ КУЛЫҢДА
БӘХЕТЕҢ ҮЗ КУЛЫҢДА
Бер дә күзен алмады Гөлсинә Дамирдан. Гөлнара да сизде бугай әтисенең уңайсыз хәлдә калганын. Ул урыныннан торып: - Саймә апа, без чыгабыз инде, өйдә дә эш күп. Бик зур рәхмәт сезгә, безне кунак иткән өчен - дип, ишеккә таба атлады. Дамир да рәхмәтләрен әйтеп кызы артыннан иярде. Ишек алдына чыккач, "Ууууф" - дип куйды ул. - Әти, нишләп уфлыйсың, бәлеш ошамадымы әллә? - дип көлде Гөлнара. - Бәлеш тәмле, тик өйләре бик эссе, тирләп беттем. Өйләренә чыккач та Гөлсинә турында уйлады ул. "Бигрәк чибәр шул чукынчык. Гәүдәсе дә нәфис, ул чәчләре дисеңме, ә күз карашлары ук шикелле үткен, йөрәккә үтеп керә торган. Ничек шундый чибәр хатын иренә ярамады микән?" Табигать барыбер үзенекен итэ бит, инде ничә ел хатын кыз назына сусаган Дамир, үз-үзенә каршы килсә дә, Гөлсинәне күз алдыннан җибәрә алмады. Кичен йокларга яткач та бик озак уйланып ятты ул. "Илзидә, бәгърем, башка хатыннарга күз салганга мине кичерерсең микән? Син аңларсың дип уйлыйм, мине ташлап киткәч тә, башка беркемгә дә күземне төшермәм дигән идем, булып чыкмый икән шууул. Син үзеңнең ризалыгыңны бирсәң, миңа ничек тә сиздер әле, йолдызым! Шул ук төнне төш тә күрде Дамир. Гүя су буенда алар икесе ялан аяк су ерып йөриләр. Шунда каяндыр Гөлсинә пәйда була. Илзидә Гөлсинәнең кулыннан тотып Дамирның кулына тоттыра да, бер сүз әйтмиче әкрен генә елгага кереп югала. Куркып уянып китте Дамир. Өнме бу, төшме дигәндәй башта нәрсә уйларга да белмиче ятты. Бик күп кичләрен сөйгән Илзидәсе төшкә кермәс микән дип, аның турында уйлап ятса да, керми иде ул төшкә, ә менә бүген...,бүген ничә елга беренче тапкыр күрде аны төшендә Дамир. Әкияттәге кебек шулай ризалыгын бирде аңа сөйгән Илзидәсе. Гөлнара да каршы килмәде. Анлый иде ул, әтисе әле карт түгел, тигез бәхетле тормышка ул да лаеклы булырга тиеш. Аннан соң мин укырга кергәч тә, үзе генә калмый дип, күңелен юатты. Дамир кире какмагач, эшне бик тиз тотты Гөлсинә. Кызлар мәктәпне тәмамлап чыгу белән, алар Дамирларга күчеп тә килделәр. Бергә тора башлагач та, кызлар гел бергә булдылар. Аларның холыклары бөтенләй капма-каршы иде. Гөлнара акыллы, тыныч, әйткән сүзен уйлап кына әйтә торган булса, Илнара киресенчә кырысрак холыклы, сүзен уйламыйча сөйләшә торган булды. Ул бәхәскә бик тиз кереп китсә дә, Гөлнара үзенең тыныч холкы белән бәхәстән бик тиз чыга иде. Гөлнара мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлагач, Казанның медицина институтның түләүсез бүлегенә укырга керде, ә Илнараның баллары җитмәде. Гөлсинә кызын башка югары уку йортына керергә үгетләсә дә, Илнара : "Минем дә медицина институтына керәсем килә" - дигәч, бөтен акчаларын җыя-җыя түләүле бүлеккә керде Илнара . Дамир каршы килмәде инде:"Шунда укыйсы килгәч, укысын инде алайса. Тора-бара әйбәт укый башласа, бәлки түләүсезгә дә күчеп куяр." Керүе-керү, ә менә укуның шундый авыр булуын күз алдына да китермәгән иде Илнара. Ә Гөлнара киресенчә бик тырышып укыды, әле стипендиягә дә лаек булды. Үз акчасы үзенә җитеп барды аның. Әтисеннән акча сорамады да, тегесе бирәм дисә дә, алмый иде. Атна аралаш кайтып йөрделәр кызлар. Гөлсинә какмады Гөлнараны, үз кызы күк күрде. Дамирны югалтудан курыктымы шунда. Дамир чыннан да Илзидәсен гел онытып бетермәсә дә Гөлсинә өчен бик әйбәт ир булды. Бер-берсенең сүзен тыңлап, бер-берсе белән киңәшләшеп эшләделәр алар өйдәге эшләрен. Беренче ире белән торган вакытларын күз алдына да китерәсе килмәде аның. "Менә мин хәзер оҗмахта яшим бит" - дип, сөенә-сөенә тәтәсенә кереп шатлыгын уртаклашып чыга иде. Тик кызы аркасында гына күңеле тыныч түгел иде аның . Инде түләп укыса да, Илнара акчаның кадерен белеп тотмады. Дамирдан яшерә-яшерә бирә иде кызына акча Гөлсинә. Бирмиче генә кара син, хәзер кара тавыш куптарырга мөмкин Илнара. Бала нинди булса да, кеше алдында начар итеп күрсәтәсе килми бит. Бигрәк тә Дамирга сиздерәсе килмәде. Әнә бит аның Гөлнарасы нинди акыллы, тәртипле бала! Беренче курсны көчкә дигәндәй бетереп чыкты Илнара. Укуының да рәте булмады, егетләрне дә бик ярата иде. Икенче курска күчкәч, тагын акча мәсәләсе алгы планга чыкты. Ел буе аз-азлап җыеп барган акчаларны гына җитмәде шул. Каян акча алырга микән дип киңәшләшеп утырганда, Илнара: - Дамир абый, әни, бәлки безгә сыерны сатаргадыр. Нәрсәгә интегеп аны асрап ятырга, иртүк торып савырга, көтүгә озатырга кирәк. Аннан соң без сөт тә эчмибез бит. Мин, мәсәлән, бөтенләй сөт әйберсе ашамыйм, иткә дә ис китми. - Син нәрсә, моны чынлап әйтәсеңме? - дип сүзгә кушылды Гөлнара. - Тик сатып кына карагыз Маньканы,әти, мин бөтенләй риза түгел моңа - дип, күзләреннән мөлдерәп чыккан яшьләрен сөртә-сөртә өйдән үк чыгып китте. - Дамир абый, менә нәрсәсе бар инде, барыбер сөт эчми бит ул, чәйне дә сөтсез эчә. - Юк, Илнара, бу турыда уйлама да. Нинди авыр вакытта да саттырмады ул сыерны. Сыер акчасы барыбер җитми ул сиңа. Ә акча каян алырга кирәген уйларга кирәк. Белмим инде, банктан кредит алыргамы соң? Ярый инде быел кредит алып түләсәк, ә икенче елга тагын каян алырбыз? Син әйдә, тырышыбрак укы, әйбәт укый башласаң, бәлки бушлайга күчерерләр. - Кызым, Дамир дөрес әйтә, - дип сүзгә Гөлсинә дә кушылды. Әнә бит Гөлнара тырышып укыгач, бушка да укый, әле үзенә акча да кереп бара. - Әни, җитәр миңа мораль укырга! Синең өчен акча җәллибез дип кенә әйтегез инде. Менә әти белән калган булсам, ул миннән җәлләмәс иде акчасын. - Ник бар, сора алайса әтиеңнән, ул да булышырга тиеш бит сиңа. Син бит аның да кызы. - Ярый, я вас поняла! - дип, Илнара урыныннан сикереп торды да, ишекне шап итеп ябып, тәтәләренә кереп китте. Ул көнне кунарга да чыкмады, шунда йоклап калды. Менә шушы көннән кара песи узды да инде Гөлнара белән Илнара арасыннан.
Икенче курска түләр өчен банктан кредит аласы булды инде Дамирга. Гөлнара белән очрашмас өчен, Илнара ул кайтмаган атнада кайтты авылга. Кайткан саен анасыннан акча сорап тилмертә иде. Төнге клубларга бик йөри иде шул ул. Тора-бара әкрен генә начар компаниягә эләгеп укырга да йөрми башлады. Берничә тапкыр кисәтү ясап карадылар да, институттан куалап та чыгардылар. Гөлсинә :" Миннән башка акча көтмә, синең аркада алган кредитны да түләргә кирәк безгә!" - дигәч, авылга кайтмый башлады Илнара. Күрше авылдагы әбисенә генә кайткалап китә иде, әзрәк акча таммас микән дип. Бер пенсиягә торган әбисе дә гел бирә алмагач, бер кафега официант булып эшкә урнашты. Аралары бозылгач, Гөлнара бик читенсенде. "Әллә чынлап та минем гаебем булды инде Илнараның шулай йөрүендә"- дип уйлый иде. Икенче курста укыганда Гөлнара үзенең курсташы Альберт белән аралаша башлады. Төскә-биткә күз явын алырлык чибәр егет, кызларның үзенә булган артык зур игътибарларыннан үзен бик уңайсыз хис итте. Чөнки ул бик тыйнак, оялчан гына, татарча бөтенләй сөйләшә алмый торган Төмән якларыннан килгән студент иде. Башка кызларга караганда Гөлнара бөтенләй икенче төрле : шулай ук тыйнак, әйбәт укый торган булгангамы, Альбертка ул якынрак тоелды. Институтта да алар гел бергә булдылар, бер үк тулай торакта тордылар, корпуслары гына аерым иде. Кичләрен, буш вакытлары булса, шалтыратышып, кичке гаҗәп матур Казан урамнарына сокланып йөриләр иде. Альберт :"Мине татарчага өйрәт әле! - дип тилмертеп бетерэ иде Гөлнараны. Башта шулай дусларча гына йөри - йөри, ике яшь йөрәк бер-берсенә гашыйк булганнарын сизмиче дә калдылар. Якты кояшка таба үрелеп үскән үрмә гөл кебек, мәхәббәт чәчәкләре аларның икесен бергә урап та алды. Икенче курсны алар икесе дә яхшы билгеләргә генә тәмамладылар. Каникулда Альберт әти-әнисе янына Төмәнгә кайтып китте. Гөлнараны да үгетләп караган иде үзе белән алып китәргә, тик кыз риза булмады,уңайсыз кебек булды аңа егет йортына бару. Ул да авылга әтиләренә кайтып китте. Моңарчы болай озак аерылмыйча торганнар юк иде бит. Бик сагыныштылар алар бер-берсен. Көн саен шалтыратышып, сөйләшмиче калган көннәре булмады. Җәй узып, уку елы башланыр алдыннан Альбертның әти-әнисе Казанга килеп, бердәнбер улларына ике бүлмәле фатир алып бирделәр. Әнисе инде укырга керү белән алырга дигән иде, әтисе, я авыр булып укый алмас, я сагынып кире кайтыр, кеше шикелле тулай торакта торып карасын әле дип, алмыйча торды. Инде Альберт аларның өметләрен аклап, йөзләренә кызыллык китермичә бик тырышып, бернинди кисәтүсез укыгач, квартира гына түгел, туган көненә машина да бүләк иттеләр. Фатирга урнашкач, бергә торабыз дип, Гөлнараны да чакырган иде, кыз катгый рәвештә каршы килде. - Юк, Альберт, мин бит җилбәзәк кыз түгел, никахсыз егет белән торырга, ул турында уйлама да! - Әйдә, никах укытыйк алайса, - дип көлде егет- Алай дисәң, минем иптәшем Венер тора бит бергә йөргән кызы белән, бернинди никахсыз да. Хәзер заманасы шундый бит. - Альберт, мин сиңа әйттем бит инде, ачуымны китермә, алайса үпкәләвем дә бар. - Ярый, ярый, матурым, мин сине күпме булса да көтәргә риза. Сөйгәненең сафлыгын шулай саклавы, егетнең күңелендә аңа карата хөрмәт хисләре генә тудырды. "Чынлап та, Гөлнара шикелле саф күңелле кызны хәзер көндез шәм яндырып эзләсәң дә табып булмас - дип уйлады ул. Татарчага да бик тиз өйрәтте аны кыз. Егет инде саф татар телендә җилтерәтеп кенә сөйләшә башлады. Ерак булганлыктан, әниләре янына гел кайтып йөри алмаган егетне, Гөлнара ноябрь бәйрәменә авылга кунакка чакырырга булды. Алдан шалтыратып, әтисеннән рөхсәт сорады ул башта. - Әти, таныш егетемне ялга авылга чакырсам нәрсә диярсең микән? - Кызым, нәрсә әйтим инде, кайтсын. Сөйгән егетең мени? - Әйе, әтием, бик әйбәт егет ул Альберт. Без бер-беребезне яратабыз, тик безнең арада бернинди начарлык юк, бары тик саф мәхәббәт кенә берләштерә безне. Син мине аңлагансыңдыр бит, әтием? - Аңладым инде, кызым, аңладым. Мин сиңа үземә ышанган кебек ышанам бит, балам. Әйбәт кенә йөрегез инде. Кайтсын, авыл табигатен күреп китәр, мин каршы түгел. Гөлсинәгә әйткәч, ул да каршы килмәде. - Җиренә җиткереп каршы алырбыз Төмән егетен. Авыл тормышын күреп, саф һавалар сулап китәр - дип кунак кайтуга әзерләнә дә башлады. Тагы да чиста булган өйләрен җыештырып чыкты. Нәрсә әзерләргә микән дип интернеттан рецептлар карап маташты. Бәлештән дә шәп нәрсә юк шәһәр кешесенә дип, бәлеш пешерергә булды. Менә яшьләрнең кайтыр көннәре дә килеп җитте. Гөлсинә иртүк торып өстәл әзерләргә кереште. Аш пешерергә куйды, салатлар ясады, матур итеп ясап, мичкә бәлешен дә тыкты. Инде өстәлләр әзер булгач, кайтмыйлар микән дип, урамга чыгып китте. Капканы гына ачып чыгуы булды, капка төбенә яңа яуган ак кар шикелле ап-ак машина килеп туктады. Аннан төшкән Гөлнара: - Гөлсинә апа, ялан өс нишләп йөрисең урамда, суык бит.? Ну, ничек соң хәлләрегез? - дип Гөлсинәне килеп кочаклады. Альберт та машинасыннан төшеп, кул биреп күреште аның белән. - Менә сезне каршы алырга чыккан идем, кайчан кайтырлар микән дип. Инде өстәлләр дә әзер, озакламый әтиең дә кайтып җитәр. Әйдә, өйгә узыгыз! Чынлап та салкын икән бүген - дип, яшьләрне алдан уздырып, өйгә атлады. - Гөлсинә апа, рәхмәт инде сезгә, мине үз балагыз шикелле якын күрәсез. Әтигә дә сезнең белән рәхәт, аны да хөрмәт итеп яшисез. - И балам, сез үзегез дә миңа бернинди начарлык эшләмәдегез бит. Мин сине бөтенләй каршы килерсең дип уйлаган идем. Сезнең миңа булган карашыгыз шундый булгач, ничек инде мин аш белән атканга таш белән атыйм? Чыннан да шундый матур итеп өстәл әзерләгән иде Гөлсинә, нәрсәләр генә юк анда. - Әйдә, балалар, кулларыбызны юыгыз да өстәл артына утырыгыз! Дамир да кайтып җитәргә тиеш инде, нишләптер күренми әле. Яшьләр өстәл артына кереп кенә утырганнар иде, ишектән Дамир килеп керде. Аның артыннан ук Илнара күренде. - Исәнмесез, менә мин сезгә тагын бер кунак кызы алып кайттым әле. Кызын күргәч, Гөлсинә: - Ә син каян килеп чыктың, мин инде авылга юлны оныттыңмы әллә дип торам. - Исәнме, әниии ! Нәрсә, миңа кайтырга да ярамый мени монда? - Кызым, мин алай дип әйтмәдем бит, син үзең кайтмый башладың ич. Бер айдан артык вакыт үтте түгелме соң инде, бер шалтыратып та карамадың ичмасам. - Ә син үзең нигә шалтыратмадың? Газиз балаңның хәлен белергә дә теләмәдең мени? Хотя...,синең хәзер яраткан кызың бар шул . - Җитте, җитте, кызлар, ызгышуыгызны туктатыгыз! Монда бит безгә таныш түгел кунак та бар. Әйдә, кызым, таныштыр безне! - дип, Дамир аларның бәхәсләрен туктатты. - Әти, Гөлсинә апа, бу Альберт. Без институтта бергә, бер курста укыйбыз. - Ооо , красавчик, син клёвый! - дип Илнара урындык алып Альберт янына килеп тә утырды. - Кызым, син үзеңнең урыныңа барып утыр әле бар! Башка вакытта минем урынга берегез дә утырмагыз дип әйтә торган идең бит, -дип Илнараны шелтәләп алды Гөлсинә. - Әни, минем кайда утырасым килә, шунда утырам, или миңа синнән рөхсәт сораргамы ? - Кызлааар, тынычланыгыз инде, кунак барында күңелле түгел бит, - дип тагын бәхәскә кушылмыйча булдыра алмады Дамир. Гөлсинә тәлинкәләргә аш бүлә башлады, бәлешен кисеп чыгарды. Илнараның кыланышларыннан читенсенеп, Альбертның үз-үзен кая куярга белмәгәнмен Дамир сизеп: - Альберт, син оялып утырма, үз өеңдәге кебек хис ит! Үзең турында сөйләп кит әзрәк. Мин аңлавымча, син Гөлнара белән очрашасың, шулай бит? - Син аның белән очрашасыыың? Обалдеееть...! -дип, Альбертка терсәге белән бәреп алды Илнара. Егет урындыгын Гөлнарага таба күчереп куйды да: - Әйе, без очрашабыз, очрашу гына түгел, без бер-беребезне яратабыз, әйе бит, матурым? - дип сөйгәненә карап куйды . "Матурым...? Кайсы төше матур соң аның? Үзе тәбәнәк, үзе арык, эче кабыргасына ябышкан. Тотыйм дисәң, ни күкрәге юк, ни алды, ни арты дигәндәй,-дип уйлап куйды Илнара. - Посмотрим ещё, кемнеке булырсың микән, красавчик?
 
( Дәвамы бар.)
Ильсияр Фәсхетдинова
 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас