

Инде Илзидәнең кырыклары узгач, эштән кайтып килүче Дамирны күрше Саймә апа туктатты. - Иии, Дамир, бигрәк ябыгып беткәнсең бит, балакаем. Элек баһадирлар кебек йөри идең бит. Балам, бетермә инде син алай үзеңне! Үлгән артыннан үлеп булмый бит, әле кызыңны да үстерәсең бар. Яшькә дә бик яшь бит әле син. Алдагы тормыш турында уйларга кирәк. Кызыңа да бик авыр, иртүк торып сыерлар да сава бугай. Менә минем күрше авылдагы апамның кызы Казанга кияүгә чыккан иде, ире белән тора алмыйча аерылып кайтты. Кызы бар, нәкъ Гөлнараң яшендә. Әллә таныштырыйммы аның белән? - Син нәрсә сөйлисең инде, Саймәттәй, әле минем Илзидәнең гәүдәсе дә суынып бетмәс борын? Мин бит тормыштан зарланмыйм. Җиңел түгел инде, шулай да яраткан хатынымның истәлегенә хыянәт итимме? Әле яңа кырыгы узды, ә син миңа хатын димлисең. Андый эш булмый инде. - Балакаем, мин сине җәлләп кенә әйтәм бит, сиңа караганда балаңны бигрәк тә кызганам. - Мин бүтән өйләнергә уйламыйм да, аннан соң кызым да мәңге риза булмас өйләнә калсам. Ул турыда минем уйласым да килми, гафу ит, Саймәттәй! - Ярый, ярый, балам, ачуланма миңа, бигрәк яңа вакыты шул әле кайгы - хәсрәтеңнең. Яшьрәк кеше әйтсә шушы сүзләрне, Дамир үз урынына утыртыр иде инде, ә өлкән яшьтәге апа әйткәч, тавыш куптармады. Шулай булса да, йөрәгенә бик авыр алды ул аның сүзләрен. "Булмаганны, ничек хыянәт итим инде мин яраткан Илзидәмә? Мин аны бөтенләй дә оныта алмам, ул бит минем иң яраткан мәңге сүнмәс йолдызым!" Менэ шулай ата белән бала бер-берсен юатып, бер - берсенә терәк булып яши бирделәр. Дамир кызына әти урынына да, әни урынына да булды. Еллар үтә торды. Үсә барган саен, Гөлнара йорттагы барлык хатын-кыз эшләрен үзе башкара башлады:ашарга да пешерде, керен дә юды, өйләрен дә җыештырды, сыер да сауды, әтисенә бакча эшләренә дә булышты. Өйдә эш шулкадәр күп булса да, укуын да ташламады ул, әйбәт билгеләргә генә укып барды. Дәресләрен, өйдәге эшләр беткәч кенә, төне буе йокламыйча әзерләгән вакытлары күп булды. Быел менә инде аның чыгарылыш елы. Уку елы ахырына таба якынлашкан саен, Гөлнара күбрәк әтисе турында уйлый башлады. "Мин берәр җиргә укырга китсәм, үзе генә ничек торыр микән? Маньканы сатып җибәрәсе булыр микән инде? Юк, саттырмыйм мин аны, укырга читтән торып та була" Башында шундый уйлар чуалган вакытта танышты да инде ул күрше Саймә апаларга кайткан Илнара белән. Аларның танышуларына этәргеч булып, әлбәттә, Саймә апа булды. Ул апасының кызын Дамир белән таныштырыр өчен күптәннән хыялланып йөри иде." Кызлары дуслашып китсә, бәлки үзләре дә бер-берсенә игътибар итә башларлар" - дип уйлады ул. "Дамирдан башка бүтән тырыш, акыллы, эчми-тартмый торган кандидатура юк Гөлсинә өчен. Авылда буйдак ирләр күп, тик Дамир кебекләр юк" . Шуның өчен бик тырышты Саймә апа алар бергә кушылсыннар өчен. Башта кызларын таныштырды, аннан әкрен-әкрен генә Дамир белән Гөлсинәне ничек очраштырырга микән дип уйлый башлады. Бер көнне Гөлсинәләрне үзенә чакырып, мунча ягып җибәрде, миченә бәлеш ясап тыкты. Бәлеш пешеп чыгар алдыннан Илнарага: - Балам, иптәшеңә шалтырат, бәлеш ашап чыгар. Инде әнисе үлгәннән соң пешкән әйберләр ашаганы да юктыр-дип, Гөлнараны чакырырга кушты. Гөлнара эш күп дип кире какса да, Илнара күндерде аны. - Әйдә кер инде, Гульнарчик, минем башка иптәш кызларым юк бит синнән башка. Менә әнием дә килде бүген, мин сине аның белән дә таныштырырмын. Гөлнара керүгә өстәл әзерләп, чәен дә кайнатып куйды Саймә апа. - Балалар, бәлеш пешеп чыкканчы чәйләп алыйк әле - дип, чәй бүлә башлады. Аннан тиз-тиз генә чәен чөмерде дә, мунчаны карап кайтам әле дип чыгып китеп, биш минут та үтмәде, кире әйләнеп тә керде. - Гөлнара, балам, синең әтиең өйдә түгелме? Мунчаның уты янмый нишләптер, лампочкасы янмаган үзе, белмим кайда микән гаеп? - Хәзер, Саймә апа, шалтыратып карыйм, эштән кайткан булса кермиче калмас. Чыннан да, озак та тормый кереп тә җитте Дамир. Чөнки аның бер вакытта да үзеннән ярдәм сораган кешегә булышмыйча калганы юк. Берничә минут үткәч, ул өйгә кереп: - Булды, Саймәттәй, бер җирдә чыбыгы өзелгән булган, ямап куйдым. Мунчагызга барсагыз да була - дип, чыгып китә генә башлаган иде, Саймә апа: - Тукта, тукта, Дамир, мин сине бәлеш ашамыйча чыгармыйм әле. Әйдә, ана кызың янына кереп утыр. Менә яңа гына пешеп чыкты, сезнең күптән ашаганыгыз юктыр инде бәлеш, балакайларым - дип көчли-көчли утыртты аны өстәл артына. - Уңайсыз бит, Саймәттәй, кунак кызыгыз да бар икән. - Булмаганны, нишләп уңайсыз булсын. Бу Гөлсинәнең кызы - Илнара. Мин Гөлсинә турында сиңа әйткәнем дә булды бугай инде. Апамның кызы ул, күрше авылда гына торалар. Үзе дә монда әле, белмим кая йөридер? Ул арада кайдандыр эчке бүлмәдән, өстенә үтә күренмәле ефәк халат кигән Гөлсинә килеп чыкты. Үзе ябык кына булса да,халат ярыгыннан менә чыгам дип торган күкрәкләрен күргәч, Дамир читенсенеп башын аска иде. Гөлсинә дә читенсенгәндәй халатын рәтләп куйгандай итте. - Ой, гафу итегез, кунак бар икән бит әле бездә-диде белмәгәнгә салынып. - Бу күршебез Дамир, Гөлнараның әтисе була инде,таныш бул, Гөлсинә! Ярдәм кирәк булганда мин гел аңа йөгерәм инде. Рәхмәт яугыры, бер вакытта да кире какмый ул. , - Иии, тәтә, андый күршеләр булганда әйбәт инде. Күрше хакы, алла хакы дигәндәй, тату торуга ни җитә - дип, Гөлсинә нәкъ Дамирның каршына ук килеп утырды. Болай да читенсенеп кенә утырган Дамир, Гөлсинәнең үзенән күзен дә алмыйча карап торганына уңайсызланып: - Ярый, Саймәттәй, чыгам инде мин, өйдә эш тә күп - дип кузгала башлаган иде, Саймә апа җилкәсеннән тотып, кире утыртты. - Әз генә бәлештән авыз ит инде, балам, аннан чыгарсың, озак тотмыйм мин сине. Дамир калса да ашавы ашау булмады,кабуын үзе капса да, йотуын Гөлсинә йотты бугай.
(Дәвамы бар)
Ильсияр Фәсхетдинова.