Литература
23 Июля 2022, 07:00

БӘХЕТЕҢ ҮЗ КУЛЫҢДА

1 бүлек Бер мизгелдә югалтты әнисен Гөлнара. Ул вакытта әле аның иң әни кирәк булган яшүсмер вакыты иде. "Су йоткан шикелле юк булды" диләр мондый югалтуны. Ә чыннан да су йотты да бит инде Илзидәне. Ул елны җәй нәкъ быелгы шикелле бик коры һәм искиткеч эссе булды.

БӘХЕТЕҢ ҮЗ КУЛЫҢДАБӘХЕТЕҢ ҮЗ КУЛЫҢДА
БӘХЕТЕҢ ҮЗ КУЛЫҢДА

  Бер мизгелдә югалтты әнисен Гөлнара. Ул вакытта әле аның иң әни кирәк булган яшүсмер вакыты иде. "Су йоткан шикелле юк булды" диләр мондый югалтуны. Ә чыннан да су йотты да бит инде Илзидәне. Ул елны җәй нәкъ быелгы шикелле бик коры һәм искиткеч эссе булды. Буш вакыты булганда авыл халкы шундый эссегә чыдый алмыйча елгага йөгерә иде. Инде бик күпләрне үз упкынына йоткан бу елга үзе киң булмаса да, бик тирән сулы иде шул. Яр буенда:"Монда су коенырга катгый рәвештә тыела! " дип язылып куйган булса да, халык моңа игътибар итмәде дә. Гөлнара да әти-әнисе белән шушы 40 градуслы эссегә түзә алмыйча елгага төштеләр. Инде яр буенда басып торырга да урын юк иде. Чөнки монда бу авыл халкы гына түгел, башка күрше-тирә авыллардан да килеп йөриләр иде су коенырга. Төшкәч тә иң беренче елгага кереп бик озаклап су коендылар алар. Яр буенда буш урын табып, кояшта кызынырга дип, комга сузылып яттылар. Дамир ике смена эшләп арып кайткангамы, эссе комга яту белән рәхәтләнеп йокыга да китте. Гәүдәләрне куырып ала торган эссе комда ничек йокыга китә алгандыр ул? Ә Илзидә бер ун минут яткач: - Кызым, мин бераз йөзеп киләм әле, бигрәк эссе -дип, елгага кереп китте. Йөзәргә бик ярата иде ул. Елганың бер ярыннан икенче ярына әллә ничә тапкыр йөзеп чыкканы булды. Гөлнара әнисенең шундый матур итеп йөзгәненә карап:"Иии, мин кайчан өйрәнермен микән шулай әнием шикелле йөзәргә" - дип уйлап кына бетергән иде, нәкъ елга уртасында әнисенең кулларын болгап, тыпырчынганын күреп алды. Ул арада Илзидәнең :"Коткарыгыз, батааам!" - дигән тавышын ишеткәч, Гөлнара әтисенең аркасына сугып: - Әти, әти, әтием, әни бата бугай? - дип кычкырып җибәрде. Дамир йоклаган җиреннән кисәк уянып, нәрсә булганын аңламыйча торганда, берничә ир-ат елгага ташландылар. Тик Илзидәне елга умырып алган иде инде. Дамир да йөгереп, хатынын коткарыр өчен елгага ташланды. Чума-чума эзләсәләр дә, таба алмадылар Илзидәне. Боргаланып-боргаланып бүрәнкә кебек үзенә тартып тора торган җиренә эләккән иде шул ул. Гөлнара әнисен таба алмаганнарын аңлап :"Әнием,әни, әнииии, ташлама мине, мин дә синең белән" - дип елгага таба йөгерде. Бу вакытта шайтан бирдеме аңа шундый көчне, көчкә тотып калды кызын Дамир. Әтисенең кулыннан ычкынырга бик озак талпынды Гөлнара. Ләкин аның көчле кулларыннан ычкына алмыйча, җиргә ауды ул. Нечкә генә беләкләрендә әтисенең кысып тоткан бармак эзләренә кадәр күгәреп чыкты. Комлы җирне бармаклары белән тырный - тырный : "Әнием, бәгърем!" - дип өзгәләнеп елаган Гөлнараны берничек тә юата алмадылар. Дамир да әллә ничә тапкыр чума-чума эзләп тә яраткан хатынын таба алмагач, җиргә ятып, үкси-үкси елый башлады. Көче никадәр күп булса да, елгага каршы тора алмады шул ул. Озак та тормый ашыгыч ярдәм машинасы, ә аның артыннан ук полиция хезмәткәрләре белән водолазлар да килеп җитте. Гөлнара белән Дамирга тынычландыра торган укол ясагач, кечкенә гәүдәле ябык кына кыз ни тере, ни үле түгел дигәндәй, бер ноктага карап утыра бирде. Тик Дамир гына һаман да үз-үзен кулга ала алмыйча, елга яры буйлап әрле-бирле йөрде дә йөрде... Водолазлар да никадәр эзләп карасалар да, таба алмадылар Илзидәнең гәүдәсен. Ул баткан җирдә елганың агымы бик көчле булгач, агып киткәндер дип, читтәрәк тә эзләп карадылар. Тик барыбер табылмады Илзидә. Инде көн кичкә авышкач, күршеләре Гөлнараны көчкә үгетләп, үзләренә алып кайтып киттеләр. Ә Дамир берничә авылдашы белән яр буенда калып, төнне шунда уздырдылар. Көн бераз яктырыла башлагач, көймәгә утырып, елга буенча аска таба эзләп киттеләр. Төш турысында, баткан җиреннән өч километрлап ераклыкта бер балыкчы юлыкты Илзидәнең гәүдәсенә. Әле кырык яше дә тулмаган, тормыш рәхәтен тоярга да өлгермәгән Илзидәне бөтен авыл халкы елый-елый ахыргы юлга озатты. Яшьтән генә әнисез калган Гөлнараны, яраткан хатынын югалткан Дамирны да кызганып елады авылдашлары. Кешеләр генә түгел, табигать тә яшь түкте ул көнне. Ай ярым бер тамчы яңгыр курмәгән җиргә чиләктән койган күк, җил - давыллары белән яшенле яңгыр явып үтте. Менэ шулай, абзар тулы мал-туар, ишек алды тулы кош-корт, әле 14 яше дә тулмаган кызы белән берүзе торып калды Дамир. "Өзелеп сөйгән хатынымнан башка ничек яшәргә, тормыш арбасын берүземә ничек тартырга? - дигән уйлар белән төннәрен йоклый алмыйча тилмерде ул. Гөлнара да бөтенләй үз-үзенә бикләнде, бер кеше белән сөйләшмичә, бүлмәсендә әнисенең ахыргы тапкыр елгага киеп төшкән күлмәген кочаклап ята бирде. Дамирның шундый авыр хәленә кереп, җитәкчесе аңа бер ай ял бирде. Моның кадәр мал-туар асрап булмас дип, кәҗә-сарыкларын сатып җибәрергә туры килде аңа. Сыерын кызы саттырмады. "Әни аны минем Манюшам дип, бик ярата иде, сатмыйк, әти, сыерны, сиңа авыр булса мин үзем саварга өйрәнермен" - дигәч, кызына каршы килмәде Дамир. Чыннан да шушы бер ай эчендә Гөлнара Маньканы савырга да өйрәнде, көтүгә дә үзе куа башлады. Башта иртә торырга гына авыр булды аңа. Тора-бара ияләште, әкрен-әкрен интернеттан карап ашарга пешерергә дә өйрәнде. Шул җәй үтеп, мәктәпкә барыр вакыт җиткәч читен булды аларга. Чөнки башка елларны мәктәпкә кирәк - яракны үзе белеп, бөтен нәрсәне үзе сайлап Илзидә ала иде. Нишлисең, язмыш шундый авыр сынау биргәч, бер нишләп булмый шул. Бик сагынды инде әнисен Гөлнара. Бигрәк тә кичләрен йокларга яткач, елый-елый мендәрләре лыч булып юешләнеп бетә иде. Иртән әнисенең җылы, йомшак куллары битеннән сыйпаган күк булып, сискәнеп уянып китә дә, күзләренә яшь тулып, тагын елый башлый. Дамир да төннәрен йокы аралаш сөйгәнен кочаклыйм дип, суык мендәрне кочаклап уянып китә иде. Аның күңелендә ниләр булганын бер ходай гына белгәндер. Үлеп яраткан иде бит Илзидәсен. Җиденче класстан очраша башладылар алар. Әле кызлары Гөлнара яшендә генә иделәр. Илзидә әбисе белән генә торганга бик акыллы, тыйнак, яшьтән үк эшкә уңган кыз булып үсте. Әнисе Илзидәне дөньяга бик авырдан китерә. Кызына ике атна тулмас борын, тернәкләнә алмыйча мәңгелек дөньяга китеп тә бара ул. Әтисе хатыны үлгәч, кабат өйләнергә дә җитешми. Кызы өч яшьлек вакытта машинасы белән юл фаҗигасенә очрап һәлак була. Шулай итеп кыз әбисе тәрбиясенә кала. Оныгын үстереп кияүгә биргәч, ул да озак тормыйча мәңгелек дөньяга китеп бара. Дөньяның ачысын-төчесен күреп үскәнгәме, Илзидә Дамир белән кушылгач, семьясын бәхетле итәр өчен бик тырышты. Ирен ул да үлеп ярата иде. Кызлары тугач, аларның сөенечләре ташып акты. Гөлнара үсә төшкәч, ир бала дип хыяллана башладылар. Шушы фаҗига бөтен хыялларын чәлперәмә китерде шул. Якты дөньяда ата белән кыз икесе генә калдылар. Бик авыр минутларда Дамир кызын кочагына алып: - И, кызым, әби-бабайларың исән булсалар да җиңелрәк булыр иде. Алар да ташлап киттеләр бит безне - дип күз яшьләре белән елады. Дамирның әти-әнисе дә бик аянычлы үлем белән үлеп киттеләр шул. Уллары өйләнеп, яңа йорт җиткереп башка чыгып киткәч, мунча керенгәндә башларына ис тиеп вафат булдылар алар. Хәлләрен белергә барган Дамир, аларның мунча ишеге төбендә бер-берсе белән кочаклашып яткан үле гәүдәләренә юлыкты. Ике иң кадерле кешеләрен бер көндә югалтуны бик авыр кичергән иде ул. Менә ходай тагын аның яраткан хатынын алды. Төннәрен йоклый алмагач, Дамир ишек алдына чыгып, айга карап :" И, ходаем, нишләп син мине шулай рәнҗетәсең? Нинди начарлыклар эшләдем соң мин?" - дип үксеп елый иде. Ир кеше еламый диләр, елый икән шул. Ул йөрәк бәгырьләрне өзгәләп күздән аккан яшьне ничек туктатып була соң?

( Дәвамы бар.)

Ильсияр Фасхутдинова

Фото: /www.magecam.ru

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас