Литература
23 Июля 2022, 05:00

АБРИКОСЛЫ ПИРОГ

Сезонлы җимешләрдән тәмле пироглар пешерергә өлгереп калыгыз!

Добавить в предпочтительные источники Google
АБРИКОСЛЫ ПИРОГАБРИКОСЛЫ ПИРОГ
АБРИКОСЛЫ ПИРОГ

 Кирәк: 120 г ак май, 40 мл сөт, 3 йомырка, 165 г шикәр комы, 1,5 бал кашыгы көпшәкләгеч, абрикослар, 150 г он.

Әзерләү: майны чәнечке ярдәмендә изәргә һәм шикәр комы белән бутарга. Әлеге катнашмага берәмләп йомырка өстәргә. Шуннан соң сөт салырга һәм он белән разрыхлитель кушарга. Тыгызрак камыр килеп чыгарга тиеш.

Абрикосларны урталайга кисәбез. Табаны яхшылап майлаганнан соң, камырны җәябез. Камыр өстенә абрикос тезәбез. Пирогны 180 градус кызулыкта пешереп алырга. Суынгач өстенә шикәр пудрасы сибәргә.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова