Яңа ел мәшәкатьләреннән соң Альбина йокы бүлмәсендәге китап киштәсен тәртипкә китерергә уйлады. Әнисе өйдә юк иде. Агачтан ясалган бу киштә кыз үзен белә башлаганнан бүлмәдә эленеп тора. Әнисе Альбинаның әтисен китап укырга ярата иде дип сөйли. Бер вакыт бәләкәй чагында кыз бу китапларны кулларына алган иде, әнисе шунда ук: “Әтиеңнең китапларын ерта күрмә, истәлеккә саклансыннар. Үскәч алып укырсың, бу китаплар зурлар өчен” дигәч, башкача аларга кагылмады.
Альбина тышы таушалып беткән бер китапны алды да, күкрәгенә кысты. Китапның саргайган битләре әтисенең кул җылысын саклый сыман иде . “Их, әтием, гомерем буе сине сагынып яшәдем. Син исән булсаң, минем тормышым бөтенләй башка төрле булыр иде. Сине машина белән бәрдергән теге кеше дә кызганыч миңа, әтием. Син дә аңа ачуланма, руль артында йоклап китүчеләр күп. Аның да балалары минем кебек ятим үсте”. Кызның битеннән кайнар яшь тамчылары тәгәрәде.
Кыз бер-бер артлы китап битләрен актарды. Шул вакыт идәнгә кечкенә кәгазь кисәге килеп төште. Кулдан язылган язманың әтисенеке икәнен шунда ук аңлады кыз. “Минем үлемемдә беркемне дә гаепләмәгез, мин үз теләгем белән китәм. Алиям, гафу ит мине, әмма бу тормышка түзеп яшәр хәлем калмады. Кызым, син дә мине кичер. Мин сезне яратам”.
Бу сүзләрдән соң Альбинаның өстенә кайнар су койгандай булды. Димәк аның әтисе авариядә һәлак булмаган, димәк ул үз-үзенә кул салган! Әнисе аны гомер буе алдаган! Менә ни өчен әтисе үлгәч тә алар авылга яшәргә кайтканнар икән, әнисе ничек тә Альбинадан бу серне сакларга тырышкан.
Кыз күпме вакыт идәндә утыргандыр, әнисенең аяк тавышлары аны яңадан тормышка кайтарды. Алия кызын күрү белән нәрсә булганын аңлады. Өстендәге пальтосын салды да кызы янына, идәнгә чүгәләп утырды. Кыз аңа эндәшмәде.
— Әтиең белән өйләнешкәч, чит өлкәгә чыгып киттек. Бу туксанынчы еллар башы иде. Ул заманда эштән яшәү урыны бирелә иде, шуңа заводка эшкә керү белән без дә тулай торакта яши башладык. Бераздан син тудың. Нәкъ шул вакытта дөнья бутала башлады. Безгә фатир алырга чират җитте, әмма ачкыч тапшырырга ашыкмадылар, хезмәт хакын тоткарлый башладылар. Тәүдә тормыш җайланыр төсле иде, әмма очын-очка ялгап бик озак яшәргә туры килде. Заводта эшләүчеләр, әйтерсең, кармакка эләкте: заводтан хезмәт өчен алынасы акча күп булганлыктан эш урынын алыштырып
булмый, яшәргә мөмкинлек тә калмады. Хәтта өстәлдә ипи булмаган чаклар да булды. Әтиең моңа бик борчыла иде. Ул бит гаилә башлыгы, гаиләсенең көрчеккә терәлүенә үзен гаепле санады.
Беркөн, гадәттәгечә, сине балалар бакчасыннан алдым. Син өйгә дә керергә теләмәдең, күрше кызы янына кереп киттең. Күңелем сизгәндер, сине өйгә кайтырга үгетләмәдем. Өй ишеген ачсам... — тыныч кына тавыш белән сөйләгән хатынның сүзен тамак төбенә утырган төер бүлде.
Альбина соңыннан ни булганы турында сорашмады. Башында купкан давыл әллә күпме сорауга җавап эзли иде. Тәүдә әтисенә карата күңелендә ачу хисе барлыкка килде. Аның күзләренә карап: “Ни өчен безнең турында уйламадың? Синсез калгач, безгә җиңелрәк булыр, дип уйладыңмы? Минем дә башкалар кебек үк синең итәгеңә утырасым, синең белән уйныйсым, синең зур, көчле кулларыңда үземне бар нәрсәдән дә сакланган итеп тоясым килгәнне белмәдеңме? Мәктәптә үткәрелгән әтиләр бәйрәмендә минем кемне чакырырга аптыраячагымны күзалламадыңмы?” Бу сорауларның очы-кырые юк иде.
Төн уртасы җитте. Өйдә күптән инде ут сүнсә дә әле бер, әле икенче урыннан карават шыгырдавы ишетелә. Альбина да әнисе кебек үк йоклый алмый боргаланды. Бераздан шыпырт кына торды да, әнисе караватына, аның җылы куенына кереп ятты. Шушы җылылык язмыш салкыныннан, кешеләр кырыслыгыннан да суынмаган. Әнисенең назы, вакытлыча гына булса да, аның ятим булуын оныттырган.
— Гафу ит мине, әни. Рәхмәт сиңа...— Альбинаны буып алган күз яшьләре күңеленә җыелган сүзләрне дә томалады.
— Кызым, әтиеңә ачуланма. Ул бик яхшы кеше иде, сине дә бик яратты. Әмма бу сынауга түзәрлек көче калмаган, күрәсең. Бәлки минем дә гаебем бардым, иң авыр минутларда аның янында була алмадым. Ул үзенең борчуларын беркайчан да кешегә сөйләми
иде шул, — хатынның калтыраган иреннәре кызының маңгаена кагылды.
— Юк, юк әни, ачуланмыйм...
Альбина таң беленә башлаганчы әтисе турында сорашты. Әнисе аңа яшь чак хатирәләрен, әтисенең холкы турында сөйләде. Бәләкәй чагында да кыз шулай әнисе янына килеп ятып, әтисе турында сөйләтергә ярата иде. Хәзер инде ул үсте, әнисенең ул чактагы кичерешләрен дә аңлый, олыларча фикерли. Шуңа да аның кабат-кабат әтисе турында ишетәсе килде.
4.
Автовокзалда Альбинаны Вадим каршы алды. Ашыгыч кына кыздан хәл-әхвәл сорашты. Аннары яшьләр автобуска кереп утырды. Таныш булмаган өйләр арасыннан Вадим Альбинаны иске генә ике катлы өйгә алып килде.
— Бар уңайлыклары да булган фатир түгел, әмма биредә үзебез генә яшәячәкбез, — дип кызның битеннән “чүт” итеп үбеп алды Вадим. Ишекне ачкач, күзгә караңгы коридор чагылды. Төрле табак-савыт тоткан хатыннар аш-су бүлмәсенә кереп-чыгып йөри иде. Кат-кат кием эленгән элгечләр, төрле таслар, иске сумкалар коридор стеналарын “бизи”. Һәр ишек төбендәге киштәләр төрле мизгел аяк киемнәреннән сыгылып аварга торган кебек тоела. Ашарга әзерләп йөрүче хатыннарның мондагы тормыштан җиләгәне йөзләренә үк чалынган иде. Алар да кырыс карашлары белән Альбинаның бүлмәгә тавышланмый гына атлап кереп киткәнен карап калды.
— Без хәзер монда яшәячәкбез. Аш-су, юыну бүлмәсе уртак. Күршеләр әйбәт кешегә охшаган, тиз өйрәнерсең.
Әгәр янында Вадим булмаса, кыз бу өйдән йөгереп чыгып качар иде. Әмма егетнең “вакытлыча” дигән сүзе һәм аларның икәү генә яшәве кызның күңеленә бераз җылылык бөркеде
“Коммуналка”да яшәгән беренче көннәр әкияттәге кебек үтте. Кыз укып кайта да тизрәк Вадим кайтуга бүлмәне тәртипкә китерә, тәмле-тәмле ризыклар пешерә. Ул кайткач, бергәләп кичке ашны ашыйлар. Ә егет төнгелеккә эшкә киткән чакларда кыз үзен бик күңелсез тоя иде. Җитмәсә стена аша яшәүчеләрнең төнлә кычкырган тавышлары, бала елавы кызның йокысын өзә иде.
Күрше бүлмәдә яшәүче Сәрия исемле ханым белән беренче көнне үк танышты ул. Тыйнак кына киенгән хатын ачылып сөйләшми иде, очрашканда исәнләшә, яисә аш-су бүлмәсендә бер-ике сүз әйтеп кенә үтә иде ул. Көн саен иртән балаларның берсен мәктәпкә озата, икенчесен балалар бакчасына илтә. Дәваханәдә шәфкать туташы булып эшли иде, ахры. Кичен барысы да йокларга яткач, аш-су бүлмәсенә чыгып, төрле документ эшләрен башкара. Ә ире... Коммуналкага күчеп берничә көн үткәч тә, Альбина шул ирне күреп: “Моның белән хатыны ни өчен яши икән?” дип уйлаган иде. Майкасының муен алымы күкрәгенә кадәр сәленгән, трикосы төшкән, кыштыр-кыштыр тапочкасын идәнгә ышкып юыну бүлмәсенә кереп киткән иде ул. Бүген дә шешенеп беткән күзләрен чак ачып, плитә буенда
басып торучы Альбина яныннан юыну бүлмәсенә атлады. Кайнап утырган ит исенә шул адәмнән килгән сасы ис килеп кушылды. Кыз үзе дә сизмәстән авызын куллары белән каплап, аш-су бүлмәсеннән чыгып йөгерде.
— Ашны үзең чыгып алып кер әле. Минем ашыйсым килми. Син ашагач, бергәләп чәй эчәрбез, — диде Альбина яңа гына өйгә кайткан Вадимга.
Гадәттә, өстәл артында Вадим төрле хәлләр турында сөйли иде, бүген тыныч кына ашавын белде. Бераздан чыгып юынып керде, аннары киенә башлады.
— Бүген дә икенче сменага барасыңмыни? Ничәдә кайтасың? — дип сорады Альбина аның курткасына үрелүен күреп.
— Эш беткәч тә кайтам. Ни өчен төпченәсең соң? Безгә бит ничектер яшәргә кирәк. Син әзергә яшәргә өйрәндең инде, ә миңа андый бәхет тәтеми, — дип тавышын күтәрде дә ишекне “шап” итеп ябып чыгып китте. Иртәдән бирле болай да тулып ташарга торган Альбинаның күңеленә шул сүзләр дә җитте. Мендәрен кочаклап, үксеп-үксеп елады ул.
Төн урталарына кадәр Альбина Вадимга шалтыратты, әмма телефонны алучы булмады. Икенче көнне иртән торып дәресләргә китте кыз.
— Соңгы вакытта үзгәрдең әле, Альбина. Авыру кешегә охшап торасың, — диде ахирәте Лилия тәнәфес вакытында чәй эчкәндә Альбинаның шешенгән күзләренә карап. — Кәефең дә юк, нәрсә булды сиңа?
Альбина борчулары белән бүлешергә яратмый иде, әмма бу юлы күңелендәге хисләр бер-бер артлы ургылды.
— Нәрсә булганын үзем дә белмим. Вадим соңгы вакытта үзгәрде. Минем белән кырыс сөйләшә, эштән соңга калып кайта. Шуңа борчылгангамы, соңгы вакытта чыннан да үземне начар хис итәм.
— Ай-һай, кызыкай, шулай микән?.. Дәресләрдән соң аптекага кереп чыгарбыз әле, — Лилия Альбинаның күзләренә серле караш ташлады.
Әни булачагын белгән Альбина тәүдә сөенде, анары башына әллә нинди уйлар килә башлады. Мондый бәхет турында күпме хатын-кыз хыяллана, ә Ходай аңа көтмәгәндә шушы бүләкне җибәргән. Яраткан кешеңне әти итүдән дә зуррак бәхет бармы икән дөньяда?! Әмма Вадим бу хәбәрне ничек кабул итәр? Берничә тапкыр... Юк, юк. Йөкле булганлыктан гына аңа теге көнне Вадимнан хатын-кыз кулланган хушбуй исе килгән төсле булгандыр. Ул мондый адымга бармас. Яратмаса ул аны үзе янына яшәргә алып килер идемени? Ә әнисенә ничек аңлатыр йөкле булуын? Кияүгә чыкмаган кызыннан моны көтмәгәндер ул. Авылга ничек кайтыр?
Альбина төн буе йокламады, башында бер-бер артлы төрле уйлар чуалды. Янында борчуларын тыңлардай кеше булса, күпкә җиңелрәк булыр иде, әмма Вадим бу көнне дә кайтмады.
Икенче көнне генә Вадим телефонын кабызды.
— Вадим, син кайда? Кайда югалдың? Нигә телефоныңны алмыйсың? — Кызның бер-бер артлы биргән сорауларын егет тыныч кына тыңлап торды.
— Сәлам, Альбина. Мин эштәмен. Кич кайтам, шунда сөйләшербез.
— Хәлләрең әйбәтме? Нәрсә булды?
— Барысы да яхшы, борчылма. Кич очрашырбыз, — Вадимның Альбина белән озаклап сөйләшәсе килмәде.
Альбина егеткә тагын нәрсәдер әйтергә теләгән иде, Вадим телефонын сүндергән булып чыкты.
Дәресләрдән соң Альбина кибеткә керде. Кич кечкенә бәйрәм эшләргә уйлады кыз, Вадим әти булачагын белсә сөенер, бу көнне истәлекле итеп үткәрергә кирәк, дип уйлады ул. Вадим туй турында да берничә тапкыр сүз кузгаткан иде. Альбинаның йөкле булуын белсә, бу көнне ашыктырыр. Кыз
шундый матур уйларына чуалып, кибет киштәләрен күзләде. Кошелегындагы акча теләгән бөтен әйберне сатып алырга җитмәсә дә, ул, аз-азлап, барын да кәрзингә төяде.
Бүлмәдәге кечкенә өстәл тәмле ризыклардан сыгылырга торган төсле. Альбина килешле күлмәген киде дә көзге алдында бөтерелергә тотынды: чәчләрен матур итеп җыйды, күзләренә сөрмә сөртте. Берникадәр вакыт үткәч кенә ишек бусагасында күптән көткән Вадим пәйда булды.
— Сәлам, әйдә кер. Нигә басып калдың? Сине көтә-көтә кара нинди табын әзерләдем.
Кыз шушы минутта ниндидер коточкыч хәбәр ишетәсен күңеле белән сизде, әмма шушы мизгелне ничек тә тизрәк үткәреп җибәрәрергә, бу халәкәттән котылырга теләде. Сүзе-сүзгә йокмады, әллә ниләр сөйләгән булды. Егет тә мондый очрашу көтмәгән иде. Башындагы кепкасын салып кулына тотты да урындыкка барып утырды. Бераздан Альбина бөтерелүеннән туктады, бүлмә уртасында басып калды. Күзеннән бер-бер артлы яшь тамчылары тәгәрәде. Юк, бер мәгънәсез сүзләр әйтү, нәрсәдер аңлату кирәкми иде. Бары тик шушы минутны гына үткәреп җибәрсә, Вадим киткәнче күңелендәге ташкынны бар көченә кычкырып тышка чыгармый түзсә — барысы да тәмамланачак. Түзәргә кирәк, түзәргә...
Соңгы сүзләрне кыз уйлап кына түгел, кычкырып әйтте.
— Альбина, гафу ит мине. Мин сине...
— Юк, сөйләмә, кирәкми. Мин аңладым. Зинһар, тукта, сөйләмә! — Кыз куллары белән йөзен каплады.
— Гафу ит мине, гафу ит. Нишлим соң, аны очратырымны алдан белмәдем. Әллә нишләдем мин, аны күргәч, башымны югалттым.
— Җитәр, тукта! Нигә мине өзгәлисең? Тукта!
Ниһаять, күңелдә дулаган давыл тышка бәреп чыкты. Арытаба егетнең нәрсә сөйләгәнен ишетмәде дә кыз. Юк, башкача кычкырмады, сораулар биреп йөдәтмәде, ялынмады ул.
Күпме вакыт шулай үткәндер. Альбина яңадан аңына килгәндә Вадим бүлмәдә юк иде инде. Ул карават читендә берүзе ята. Бары тик бүлмә уртасындагы табын, матур итеп тезелгән ризыклар кунак килүен көтә төсле. Альбина күзләрен ап-ак түшәмгә төбәде. Акка буялган түшәм акрын гына аның өстенә төшә төсле булды. Шулвакыт ниндидер бер элмәк күзенә чалынды. Кыз кинәт кенә урыныннан сикереп торды да карават астында яткан җепне тартып чыгарды. Аннары урындыкны якынрак китереп өстенә менеп басты, ашыгып-ашыгып җепнең бер очын элмәккә бәйли башлады.
— Әнием, кичер мине. Әмма синең йөзеңә кызыллык китерергә теләмим. Син миңа һәрвакыт яхшы тәрбия бирергә тырыштың, авылда хөрмәтле кеше булдың. Юк, баламны да ташламаячакмын, мин һәрвакыт аның белән бергә булачакмын. Әтием, каршы ал мине.
Кыз кабалана- кабалана
муенына җеп киде дә күзләрен түшәмдәге элмәккә төбәде. Шул вакыт авылдагы өй түшәме күз алдына килде. Анда да шундый ук элмәк бар. Әнисе аны бишек элмәге, ди иде. Түшәм юарга җыелган хатын-кыз аны берничә тапкыр алып ташларга да уйлаган иде, әмма Алия апа һәрвакыт каршы килде. Имеш, түшәмдәге элмәк өйдә бала барлыгын күрсәтә. Бу элмәк тә бишекнеке була түгелме? Кемдер монда төннәр буе бала тибрәткән, яңа гына туган сабыена бишек җырлары көйләгән. Ә ул бу урында үз баласын...
Шул вакыт бүлмә ишеге ачылып китте. Куркудан Альбинаның аяклары чайкалды. Кыз басып торган урындык читкә
тайпылды.
Дәвамы бар
+24 °С
Дождь




