Көн артыннан көн дәвам итте. Альбина да яңа тормышка өйрәнеп бара иде инде. Бары тик әнисенең генә телефондагы борчулы тавышы аны кыен хәлдә калдыра. Ә үзе әнисенә бик сирәк шалтырата. Телефонын кулына алып көненә берничә тапкыр әнисенең номерын җыерга уйлый да, батырчылыгы җитми, кире куя.
Ул көнне дә Вадим кичке сменага эшкә калды. Илнурның ишек алдында талпынып торуын күрү белән кыз аның исерек икәнен аңлады. Егет кулларын да юмый аш-су бүлмәсенә атлады.
— Альбина, аш салып бир әле, — диде егет кызга. Альбина аш-су бүлмәсенә юлланды. Кыз плитә алдына килеп кенә баскан иде, Илнурның куллары аның ботларына кагылды. Альбина яшен тизлегендә егеткә борылды.
— Кит, нишлисең, кит! Ал кулларыңны! — Кыз егетнең халат төймәләренә ябышкан кулларыннан ычкынырга тырышты.
— Кил инде яныма, кил. Ялындырган булма. Вадим белми дә калыр. Кайчаннан башлап ярым шәрә көе янымда йөрисең, хәзер карышкан була, — Илнур кызның халатын ертып төшерде. Нишләргә дә белмәгән кыз кулындагы кайнар ашны егеткә таба әйләндереп җибәрде.
— Юләр! Пешердең бит!
Кыз аш-су бүлмәсеннән чыгып йөгерде, Илнур аның артыннан атлады. Егетнең килүен күреп, Альбина бүлмәсенә кереп бикләнде.
— Чык, дим, чык! — Егет зур йодрыклары белән ишекне төйде. — Кыланган була тагын! Кайда яшәгәнеңне оныттыңмыни? Бер көн дә монда тормаячаксың! Ишеттеңме мине, бүген үк күземнән югал! — Ачуы кабарган егет кыз янына керә алмаячагын аңлап, акрын гына юыну бүлмәсенә атлады. Шунда гына аягына түгелгән кайнар ашның пешерүе башына барып җитте. Салкын су да
әрнүне баса алмады. Әле бер, әле икенче якка йөрде. Үзе бертуктаусыз сүгенде, Альбинаны әрләде. Бераздан аяк тавышлары басылды. Альбина да бүлмәсеннән чыкты. Егет күренмәде. Илнурның бүлмә ишеге ачык иде. Кыз бүлмәгә үрелеп карады, егет караватында йоклап ята, идәндә аракы шешәсе күренде.
— Вадим, Вадим, — кыз егетнең тавышын ишетү белән елап җибәрде. — Кайчан кайтасың?! — Кыз өзеп-өзеп нәрсә булганын сөйләде. Вадимның төрлечә сүгенгәнен, аны тынычландырырга тырышканын да ишетмәде кыз. Гарьләнүе барыннан да өстен иде.
— Смена беткәч тә кайтам. Көт мине ярыймы, чыгып китмә.
Альбина кулындагы телефонын карават өстенә ташлады да үксеп-үксеп елады. Аннары тынычланды. Караваттан сикереп торды да ашыга-ашыга әйберләрен сумкасына төяде. Ул арада күрше бүлмәдә Илнурның ыңгырашкан тавышы ишетелә башлады. Альбина өстенә пальтосын каплады да чыгып йөгерде.
Вокзалга барып җиткәндә караңгы төшкән иде инде. Вокзал эчендә халык күп, һәркем каядыр ашыга. Сәгатьткә күз салды да, чиратка барып басты. Соңгы автобус китмәгән иде әле.
Автобус иренеп кенә урыныннан кузгалды да олы юлга таба борылды.
— Вадим, мин авылга кайтып киттем. Бер генә зачетым калган иде, аны килеп тапшырырмын. Сине көтмәдем инде, Илнур уяныр дип курыктым.
Егет белән кыз озак кына телефоннан сөйләште. Вадим да кыз алдында үзен гаепле тоя иде, аны төрлечә юатырга тырышты. Ә автобус кар өемнәрен туздыра-туздыра алга чапты. Шул кадәр якын һәм кадерле юллардан. Альбинаның туган авылына илтә торган юллардан, аны әнисе белән очраштыра торган юллардан...
Альбинаның әнисе кызын ишек алдында күргәч, аптырап калды.
— Кайтуың турында хәбәр итмәдең. Зачетларыңны тапшырып белттеңмени? — хатын кызын кочаклап алды.
— Юк, берәү калды. Анысына өйдә хәзерләнәм, — диде кыз һәм башкача моның турында сөйләшергә теләмәгәнен күрсәткәндәй, өстәлгә игътибарын юнәлтте. Анда яңа гына мичтән чыккан бәлеш үзенә чакырып тора иде. Кызның кәефе күтәрелеп китте, кулларын юды да өстәл артына утырды.
Берничә көннән кыз Уфага барып зачетын тапшырды. Аның колледждан чыгуын Вадим урамда көтеп тора иде.
— Мин икенче бүлмә эзлим. Ике бүлмәле фатирга түләп тору кыйммәт. Синең дә анда яшисең килмәс. Яңа елдан соң башка җиргә күчәрбез, — дип сөйләнде егет кызның аннан ниндидер карар көткәнен тоеп, — Борчылма, барысы да яхшы булачак.
Егет Илнур турында бер сүз дә әйтмәде, кыз да сорашырга теләмәде. Яшьләр бер-берсен сагынган иде. Вакыт тиз үтте. Вокзалда да озак кына бер-берсенән аерыла алмады алар. Кондуктор автобусның кузгалачагын әйткәч кенә урынына кереп утырды кыз. Егет автобусның тәрәзәләреннән Альбинаның кул болгавын бик озак карап торды.
Дәвамы бар
+24 °С
Дождь




