

Шөкер, Раил дә чын егетләр булып үсеп җитте. Гомере генә булсын инде берүк, яхшы урынга эләгеп, исән-сау әйләнеп кайтсын. Холкының йөзгә төрләнгән, характер формалаша торган чагы. Каты бәрелергә дә, авыр сүз әйтергә дә курка аңа апасы, кызгана. Әниләрен кабердән кире казып алу турында да әйтмәде ул аңа. Йөрәгенә төзәлмәслек яра ясармын, дип курыкты. Дөрес эшләгәндерме, юкмы, Раилгә ишетелә генә күрмәсен инде берүк, бигрәк тә шунысы куркыта. Дөресен әйткәндә, эксгумация үткәрү турында берәүгә дә әйтмәделәр алар, кирәк санамадылар. Башка мондый хәлләр күрергә язмасын, аның авырлыгын башыннан үткән кеше генә аңлый.
Ә кабернең яңаруын сизсәләр?... – дип, үз уеннан үзе сискәнеп китте Дәрия.
- Әй, кем бара соң миннән башка әни каберенә, - дип уйлады ул аннан үз-үзен тынычландырып.
Дусларын җыеп, хушлашу мәҗлесе үткәреп, энесе Раилне армия сафларына озаттылар. Берүк тәүфыйгы белән, кыюланып, чыныгып әйләнеп кайтсын инде. Йөргән кызы да бар икән. Әнигә охшатып сайлаган. Күзләре – зәп-зәңгәр, озын, кара керфекле, шундый тыйнак, оялчан, Алия исемле.
Бераз артык акча булса, счетка җыеп барырга кирәк. Алла боерса кайтыр, өйләнер, фатиры, кием салымы кирәк булыр. Без бит аның әтисе-әнисе урынында, - дип уйлап куйды Дәрия.
Ә беркөнне аңа шәһәр моргында урнашкан судмедэкспертиза кабинетыннан шалтыраттылар.
- Дәрия Фидаилевна, әнигезнең судмедэкспертиза нәтиҗәләре әзер, - диде баш табиб Зөфәр Харисович үзе.
Ул бу бина яныннан узарга да курка, ә бүген аңа аның эченә үк керергә кирәк. Ул моргка килеп җиткәндә, көн кичкә авышкан иде инде. Күктән ишелеп-ишелеп кар ява, тиздән Яңа ел! Нинди булыр ул, киләсе Яңа ел, быелгы кебек шомлы гына була күрмәсен!
Зөфәр Харисович бүлмәсенә керергә аяк тартмый, куркыта, нәрсә ишетер аның колаклары?...
- Исәнмесез, Дәрия Фидаилевна, - дип, зурлап каршы алды аны табиб.
- Җавап нинди генә коточкыч булса да, дөресен сөйләгез, Зөфәр Харисович, - дип, үлем хөкеме ишетергә әзерләнгәндәй үз-үземне алдан ук әзерләп куйдым.
- Тынычланыгыз, Дәрия Фидаилевна, әниегез - Динара Дамир кызы Шәүкәтованың үлемендә туп-туры кеше факторы юк, үз-үзенә кул салу очрагы да теркәлмәде. Әмма бу яшьтә организм нинди генә авыру кичерсә дә бу кадәр тузмый. Мәрхүм әниегезнең бөтен органнары да агуланган. Сихер, дибез, ышанмыйбыз. Кызганычка каршы, әлегә чаклы медицинада өйрәнелмәгән, табиблар җиңә алмый торган, шундый коточкыч яман көчләр бар җирдә. Организмы нык булган, озак көрәшкән, әмма ул аны әкренләп ашаган, кимергән. Бер генә сау-сәламәт җире дә юк. Ниндидер агу, дару, эчемлек яисә ашамлык аша керткән булырга тиешләр бу вирусны. Кара көчләр менә шулай астыртын кыра кешене. Кызганычка каршы, сихергә вакытында диагноз куеп булмый. Берсенең ире, берсенең хатыны гуляйть итә, кемгә – көйдергеч, кемгә – сөйдергеч кирәк. Әмма шунысы бар: кара магия кулланган күрәзәчеләр җәзасын җирдә яшәгәндә үк ала. Аларның тормышы юньлелек белән бетми. Я ясаган сихерләре үзләренә кире кайта, яки, үзләрен-үзләре күрә алмас дәрәҗәгә җитеп, үз-үзләренә кул салалар алар. Андый кешеләрне ярганда түзә алмаслык начар ис, кара сөрем чыга.
Дәриянең күз аллары караңгыланып китте. Ул әнисе үлгәч яшәгән бүлмәне күз алдыннан үткәрде. Төннәр буе йоклый алмыйча гаҗизләнә, саташа, елый торган иде ул. Менә инде кырык көн буе биктә, йозакта торган бүлмәнең сере ачылды. Әйе, Гайшә әбисе еш килә торган иде аларга. Һәрчак кулында төенчеге булса да, безгә күчтәнәче булмады. Бигрәк тә әни эштә вакытта еш килде ул. Әни бүлмәсенә кереп китә иде дә, пыш-пыш килеп, нидер укына торган иде. Мин ул вакытта әбине намаз укыйдыр дип уйлый торган идем. Ә бер кергәндә ул идәндә туңгаеп ята, ә башы карават астында ук. Икенче көнне мин, мәктәпкә баргач, укытучы ападан:
- Апа, намаз укыганда башны карават астына тыгалармыни? - дип сорадым. Апа миннән кычкырыпмы-кычкырып көлде.
Менә нинди иман юлында булган икән безнең әби. Нәрсәсе белән ярамады икән безнең әни биеменә?.. Әнисе карынында ук ятим-калгангамы, ә бәлки хәерче булгангадыр?.. “Бу сәрхүш кодагый кемгә кирәк тә, аның әрәмтамак кызы нигә кирәк?” - дип уйлагандыр. Бәлки, алдырасы килгән берәр кызы булгандыр, улына тиң күрмәгәндер әниебезне. Безгә ул гел “Мондый әни буламыни?” - дип әйтә килде. Ә безнең өчен әнидән дә якын кеше юк иде. Әти кычкырганда да, кыйнаганда да, әбиләр кычкырганда да, без елап тирметкәндә дә тавыш күтәргәне булмады әниебезнең, тик почмакка кереп тавыш-тынсыз елый торган иде. Нинди сабыр канатлы фәрештә булгандыр ул, белмим...
Гайшә әби өзмәде дә куймады да, гел:
- Менә тагын күрәзәчегә бардым, карточкаңны алып бардым, сине тиздән үләчәк диде, - ди торган иде.
Әй, Ходаем, бу сүзләрне әйтергә нинди каты бәгырьле, кешелексез, оятсыз, намуссыз, Газраил булырга кирәк! Дәрия, Зөфәр Харисовичка тиешенчә рәхмәт тә әйтә алмыйча, урамга атылды. Әйе, ул бүген дөреслекне белде. “Тукта, хәтер яңартып, әниемне искә алып өйгә, әнием бүлмәсенә кагылып чыгыйм әле,” –дип, үзе үскән йортка таба борылды ул. Ишек шакыды, берәү дә җавап бирмәде. Элек ачкыч куя торган урынны капшады, бер ачкыч тапты, ни гаҗәп: хәзер дә ачкыч шул урында тора икән. Керергәме, кермәскәме?.. Юк, килгәч керергә, әниемнең күңел назы сеңгән стеналарга сыенырга, елап бушанырга кирәк...
Өй эченә үтте, туп-туры әнисе бүлмәсенә керде. Ун ел элек берьялгызы тилмереп үлгән бүлмәдә әнисенең исе дә, төсе дә юк иде инде. Монда хәзер Юля яшәсә кирәк. Компьютер тора, көзге, бизәнгечләр, яңа җиһазлар.
Дәрия тәрәзә янына барып сөялде, үзләре уйнап үскән тәрәзә төбен, ишек алдын күзәтте. Кинәт кенә тәрәзә астында әнисе белән икесе генә белгән “тайник” исенә төште.
Әнисе аңа, эшкә киткәндә, әтисеннән яшереп обедка акча калдыра торган иде. Иелеп кулын тыкмакчы булды, әнисе соңгы тапкыр калдырган акча ятмыймы икән?.. Әмма нәни куллары сыйган ярыкка аның хәзер бер генә бармагы сыя. Бәрәч, чыннан да, бер әйбер кыштырдый бит, ничә сумлык куйган булды икән әнисе?.. Ул бу акчаны мәңге дә тотмаячак, истәлеккә саклаячак, әнисе куллары тигән соңгы истәлек итеп. Кайчы очы белән тырыша-тырыша казый торгач, “тайниктан” саргаеп, бөтәрләнеп беткән бер кәгазь килеп чыкты. Абау, бу бит әнисенең язуы, тик хәрефләре бик аңлашылмый.
- Балакайларым, каласыз. Мин үләрмен инде. Яшәр көчем калмады. Мине нәрсәдер эшләттеләр. Исегездәме, ярты ел элек больницада яттым, чиремне тапмадылар. Иртән торуыма бөтен йөзем зәңгәр, күп-күмгәк, күзләрем күрмәс булган иде. Врачлар башта ирең кыйнагандыр дисәләр дә, кыйналган эз тапмадылар. Мондый нәрсә күргәнебез юк иде диделәр. Бусында яшәп калырлык көчем юк. Миңа нәрсәдер эчерттеләр, күкрәгем яна, тамагым кибә, өшим, туңам, калтыранам. Әтиегез өстемнән бикләп китте. Телефоным да сүнгән, тәрәзә шакып карадым, әмма анда берәү дә юк. Хушыгыз, бәхил булыгыз, мин сезнең өчен яшәдем, сездән аерыласым килмәгәнгә сабыр иттем. Әтиегез мине гел куркытып торды: “Сиңа беркайчан да балаларны бирмим,” - диде, шуңа гомер буе түздем. Кызым, улым, хушыгыз, бәхетле булыгыз, акыллы булыгыз, мине онытмагыз!!!
Дәрия әнисенең соңгы бүләген, соңгы хатын учына тотып кайтыр юлга кузгалды. Кан басымы күтәрелде, тагын хәле китте.
- Әй, әнием, газизем минем, нинди үкенечле үлемгә, вәхши җаннарга тарыгансың бит син! Кешене сөймәсәң аерттырып та була бит! Нигә гөнаһ җыярга, кеше җаны кыярга? Синең турыда уйламасалар, безнең турыда, балалары ятим кала дип уйларга була иде бит аларга. Бу кадәр җәзалауларга нигә дип безнең хакка түздең син, әйт, әле, әни?... Үсәр идек, аңлар идек әле хәлеңне. Тик, юк, ана кеше ничек итеп балаларыннан башка яшәсен ди ул? ...
Уйлар, уйлар... Бу хәлләрдән, бу вакыйгалардан кайчан арыныр аның җаны? Җинаятьче билгеле, әмма аңа карата хөкем карары чыгарып булмый. Марат атлы ул күрәзәченең кайда яшәгәнен дә белә Дәрия. Берсендә аны әбисе үзе белән ияртеп тә барды, әнисе үлгәч. Дәриягә төкерә-төкерә нидер укыды: “Син әниеңне яратмагансың икән,” - диде ул абый, аннан әбисе ул кешегә 100 сум акча бирде. Әби кайтканда: “Кызым, син әниеңә охшамасын дип укыттым, ярый, әйбәт булды, котылдык инде әниеңнән,” – дип, минем башымнан сыйпады...
... Ике җинаятченең берсе - исән, берсе – юк. Шулай ук шаһитләр дә юк. Бүлмәдә киштә тулы китап. Тик бер генә китапта да бу очрак буенча аңлатма юк. Шаккатырлык хәлләр!... Мировой судья башың белән дә җырып чыкмаслык упкыннар килеп чыга икән бу закон юлында. Дошманнарыңа үзең сихер җибәрергә өйрәнсәң генә инде, дип, бу хәлләргә нокта куярга ашыкты, Аллаһы алдында үзләре җавап тотар, дип тынычланырга азапланды Дәрия.
Бүген Яңа ел төне, теләкләр кабул була торган көн! Әмма әле аның бүген больницага кереп, хатын-кызлар табибына күренеп чыгасы бар. Соңгы арадагы сәерлек борчый үзен. Гомумән, табиблар буйлап йөрергә, бигрәк тә гинекологка күренергә яратмый ул. Инде бала көтүдән дә өметен өзде. Башта сакландылар, аннары балага узмады. Илнары да: “Тикшерелә күр,” - дигәч, тикшерелмичә булмас.
Менә аның чираты да җитте. Курка-курка, чишенеп менеп ятты, аяклары дер-дер калтырый. Каты гына холыклы күренсә дә, бик тә оялчан Дәрия. Табиб нәрсә әйтер дигән уй көне буе миен бораулады аның.
- Котлыйм, Дәрия Фидаилевна, сез тиздән әни булачаксыз,-диде табибә кояштай елмаеп. Дәриянең күзләреннән яшь бәреп чыкты. Чынлап әйтәләрме соң бу сүзләрне, алар бит инде бу бәхет турында инде хыялланмый да башлаган иделәр.
- Әнием, мин дә тиздән әни булам! - дип пышылдады ул үзе дә сизмәстән иң якын кешесенә.
Кич җитте. Дәрия өенә очып, канатланып кайтты. Яңа ел өстәленә тәм-томнар әзерләп бетереп килгәндә, Илнары кайтып төште. Кулында ишеккә дә сыймый торган зур плюш аю!
- Бәрәч, бәрәч, кемгә бу? Әлегә сиңа, аннан бәләкәчебезгә булыр! Гел икебез генә яшәмәбез бит инде! Я, әйт әле, врачка бардыңмы бүген?
Дәрия сөйләшерлек дәрәҗәдә түгел иде. Ул куллары белән, әнә, үзеннән сора дигән ишарә ясап кендек турысына төртеп күрсәтте.
Илнар тезләнеп хатынының кулларын, әз генә калкына башлаган корсагын сыйпый, коча, үбә башлады. Колагын торгызып тыңлыйсы булган иде дә дөң-дөң килеп сәгать 12 не суга башлады.
Илнар дүрт бокалны мөлдерәтеп шампан шәрабе салды.
Бик күп, бу кемнәргә инде, - диде Дәрия.
Безнең бу минутларда чик сагында басып торган Раилебез, аңа алмашка килер улыбыз да бар бит, - диде әти кеше масаеп.
Бу минутта алардан да бәхетле кеше бар идеме икән җир йөзендә?!...
Илнары тост әйтте: - Баланы табу – бер, аны безгә чын кеше итеп үстерергә кирәк әле, матурым, тәрбияләргә кирәк. Бу бик зур җаваплылык. Үзебез өчен яшәү бетте, карчык! Сиңа сәламәтлек, түземлек, сабырлык кирәк!
Дәрия дә җавапсыз калмады:
- Әниемә охшасам, түземлекнең чигенә чыгармын, әмма дә гаделсезлеккә күнмәм дә, түзмәм дә,- диде.
Урамда шарт-шорт килеп салют атты. Ярабби Ходаем, туплар гына шартламасын. Еллар имин булып яшәргә язсын. Бүген безнең тынычлыкны Раил абыең кебек батыр егетләр саклый. Матур булып үс, бәхетле бул, балакаем! Безгә Яңа ел матур тормыш, күңелле, шатлыклы вакыйгалар, бәхет-куанычлар гына алып килсен!
Рәзинә Сәетгәрәева