Литература
18 Июля 2022, 05:00

БАКЧАДА СУКЫР ТЫЧКАН?!

Сукыр тычканны ничек куркытырга яисә аннан ничек котылып була?

БАКЧАДА СУКЫР ТЫЧКАН?!БАКЧАДА СУКЫР ТЫЧКАН?!
БАКЧАДА СУКЫР ТЫЧКАН?!

СОРАУ: Бакчабызда сукыр тычкан күп чокырлар ясап, түтәлләрне ерып бетерде. Аннан ничек котылып була?

ҖАВАП: “Арматура чыбыкларына консерв банкалары, сырадан бушаган калай савытлар элеп куегыз. Алар җил белән шалтырап утыралар, вибрация бирәләр. Сукыр тычкан шуннан курка”, - дип киңәш бирә бер укучы.

"Бер елны яшелчә бакчасын басты, теплицага да керделәр. 10 лап жирдә казып оеп куйганнар иде. Көз көне мотоблок белән тирән итеп сукаладык, яз көне янә кабатладык. Чыннан да алар вибрациядән курка һәм кача икән. Шуннан бирле 3 ел инде күренмиләр"-, дип язган икенчесе.

 

Кадерле укучыларыбыз! Әгәр инде сукыр тычканнар сезне дә бимазалый икән, кулланып карагыз, бәлки, ярдәме тияр!

 

Фото: vooosoo.ru

Источник:https://vk.com/akcharlakgazeta

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас