

2 бүлек
Кыямәт көне
Ул ике ут арасында, дөреслекне эзлим дип, газиз әнисен кабердән кубаруга кадәр үк барып җитәргәме?... Инде эксгумация үткәрергә бөтен документлар да әзер. Барлык тиешле инстанцияләрдән рөхсәт алынган. Каберне ачу җомга көнгә билгеләнде. Бу шомлы көн аңа әбиләре сөйләгән кыямәт көне якынаю белән бер булды. Судмедэкспертиза нинди нәтиҗә чыгарыр? Ун ел элек билгесез сәбәпләр аркасында дөнья куйган әнисе – Шәүкәтова Динара Дамир кызын үтергәннәрме, яки ул үз-үзенә кул салганмы?...
Дәрия, хәле бетеп, караватка ауды, исән чакта әнисе, кияүгә чыксаң, дип әзерләгән пар мендәрләргә сыенды. Ирексездән күз алдына башыннан үткәннәре, балачаклары, әтисе белән әнисенең тату яшәгән вакытлары, бәхетле мизгелләре искә төште.
Әби-бабалары, әтисе, әнисе, Марат абыйсы аның өчен өзелеп торалар иде. Тавыш-гауга энесе Раил туып, яңа өйгә күчкәч башланды. Аларга социаль ипотека буенча торак бирделәр. Шул фатирга күчкән көннән әтисе әнисен битәрләде дә битәрләде. Янәмәсе ул аның башын элмәккә тыккан, кулына акча тими, кредит түли. Дөресен әйткәндә, исеме генә фатир иде инде аның. Ул балалар бакчасы өчен төзелгән йорт иде. Бервакыт илдә, сабыйлар саны нык кими башлагач, балалар бакчаларын шулай теләсә нинди максатка бирү, өләшү китте. Обой да ябыштырылмаган, котсыз биек түшәмле фатирыбызны әнием берүзе ремонт ясап, чистартып, гөлт итеп куйды. Ул бөтен эшкә дә оста: маляр да, тегүче дә, чигүче дә иде. Тик үзенә генә көннән-көн кадер бетте. Ни уңган булса да, бер генә дә бәхете булмады. Әти көн дә эчеп кайта, тавыш чыгара, кул күтәрә, ә чираттагы командировкалардан кайткач, без аның күзенә бөтенләй җен булып күренәбез. Ә бер кайтуында Вәсимә әбигә: “Минем Казанда хатыным, балам бар”, - дигән. Әлбәттә, бу турыда соңыннан әни дә белде. Кулыннан эш китте, гел кәефсез йөрде. Алар икесе ике бүлмәдә йоклый башладылар. Тик торганда без балаларына да китереп сугар иде әти. Ул мәктәпне ничекләр яхшы билгеләргә укып бетергәнбездер инде, белмим, чөнки өйдә дәрес карарга бернинди шартлар да булмады. Әни үзе ашарга пешерә, үзе йөгерә-йөгерә килеп: “Әтиегез кайтканчы, дәресегезне карыйк”, - дип, ашыга-ашыга безгә булыша торган иде. Юкны бар итеп, бәйләп, тегеп, чигеп, класста иң матур итеп киендерде ул безне. Исерек кеше бер айный, ә менә безнең әти аек чакта да холыксыз булды. Берсендә әтинең туган көненә дип бүләкләр күтәреп авылдан әнинең туганнары килде. Шунда әти: “Кәкрәйгән чәнечке биргәнсең”, - дип, ашап утырган җирдән Таңсылу апаның чәнечкесен тартып алып идәнгә тотып атты. Әлбәттә инде бәйрәмнең яме китте, елаша, кычкырыша башладылар. Ә бит әни бу өстәлне әти өчен, әтиегез сөенсен, дип көннәр бу әзерләгән иде. Инде берничек тә түзәр хәле калмагач, әни, фатир кредитын үзем эшләп түләрмен, дип, командировкалы эшкә - ярты елга Ярославльга китте. Бу вакыт эчендә безнең күргәннәрне кешенең эте дә күрмәс. Гайшә әбинең бертуктаусыз әнине, безне әрләве, әтинең көн дә кәеф-сафа коруы, коры-сары ашап ачлы-туклы яшәүләрне, энемнең әнине сагынып елауларын мәңге дә онытасым юк. Минем юридик белем сайлавым да, шул, үз-үземне олылардан яклый, саклый алмый тилмерүдән булгандыр, дим. Ходайның рәхмәте белән генә исән-сау калып, буйга җиткән балалар бит без. Әни үзен читтә озак торгач сагынырлар, кадеремне белерләр, дип уйлагандыр да ул. Юк шул, болар кеше кадере белә торган нәсел булмады. Ул кайткач, аңа Гайшә әби белән әти бөтенләй көн күрсәтмәделәр. “Бар, син монда кирәк түгел, тагын кит, балалар синең бар икәнлегеңне дә белмиләр, әле бит кредитны тагын ун ел буе түлисе”, - диделәр. Ул үзен чын-чынлап бу дөньяда артык җан икәнлеген аңлады булса кирәк. Күпме генә тырышып та, үз әнисенә дә, биеменә дә, иренә дә ярый алмагач, әниебез ныклап торып үз эченә бикләнде, сөйләшмәс булды, әкренләп яшел еланга үрелә башлады. Яңа дуслар тапты, элекке дусларын югалтты. Раилгә дә, миңа да көннән-көн игътибары бетте, назы суынды. Ә әтигә шул гына кирәк. Безне икәүләп әниебезгә каршы котыртып, без дә әнине тыңламас булдык. Хәзер генә аңлыйм әнинең ул чактагы хәлләрен...
2013 нче елның 5 нче март көнен мәңге дә онытасым юк. Әнием иртән битләремнән үбеп уятты, чәй ясап куйды. “Пока, кызым”, - диде ул, һәрвакыттагыча йомшак кына итеп. Мин колледжга китеп бардым. Ә кичен, кичен... мине иртән генә иркәләгән йомшак, җылы куллар ташка әйләнгән иде инде...
- Әниең мин кайтуга үлеп ята иде, - диде әти, песи баласы үлгән дигән хәбәр әйткәндәй коры гына итеп, үзе елагандай итте. Шул турыда кат-кат уйланам: чынлап еладымы икән ул вакытта әти, котылдым, дип сөенеченнән еладымы икән?
Озак та үтмәде, безнең йортка алты яшьлек Юля исемле кызын ияртеп, яңа әни килде. Үги әни – Тамара исемле иде. Ул үзе татар авылында туып үссә дә, бер авыз сүз дә татарча белми, әмма аңлый. Әнинең бүлмәсенә кырык көн буена беркемне дә кертмәделәр, сезгә дә сихере йогар, диделәр. Әниемнең бер генә киемен дә калдырмыйча, кайсын чүп савытына аттылар, әллә ничә капчыгын авылга - әбиләргә - яндырырга дип кайтардылар. Ә кырык көн үтүгә, ул сихерле бүлмәгә минем әйберләрне кертеп тутырдылар, бүгеннән бу синең бүлмә булыр, диделәр. Өйдә яңа законнар урнашты. Соңгы елларда әни белән икесе ике бүлмәдә йоклаган әти залда үги әни белән кочаклашып йоклаганда, без аяк очында гына йөрдек. Энем Раилгә дә көн бетте. Бүлмәсен дә, бөтен уенчыкларын да Юля белән бүлешәсе. Аңа каршы килеп бер сүз әйтсә, кара тавыш чыга, ул гаепле. Соңыннан энем, гел үзен гаепләүләреннән туеп, урамга чыгып елый торган булды. Бу йортта энем белән миннән башкалар барысы да бәхетле иде. Бер тапкыр телефоннан безнең хәлне белеп Вәсимә әбиемнең сеңлесе Таңсылу апа шалтыраткач:
- Вы непредставляете как я счастлива, Динара недооценила его, я стараюсь ему во всем угодить, ой, он такой мужчина, я вообще таких не встречал! - дип, безне дә, чыбык башындагы Таңсылу апаны да телсез калдырды. - Да, и еще, дети непослушные, мать их вообще не воспитывала, мне их придется заново перевоспитывать! - дип тә өстәде. Ул бу сүзләрне әйткәндә, мин үз бүлмәмдә идем. Әниемнең матрац астына яшереп куйган сурәтен кочып еладым да еладым.
Без кеше булсын дип төн йокысын йокламаган, тау-тау керен юган, тәмле-тәмле ризыклар пешергән әниемне бертуктаусыз үптем дә үптем...
Ярый, әле очрашып йөри торган егетем – Илнарым бар иде. Ул булмаса, мин юләрләнгән дә булыр идем. Бу кайгылы көннәрдә мин гел аның янында булдым, өйгә кайтсам - тавыш-гауга, Вәсимә әби белән Гаишә әби эт белән мәче кебек. Кем гаепле булганын соң булса да тырышып-тырышып аңлашалар, акланалар, өйдә буран очыралар, гөнаһларын юалар...
Илнарыма юанып яшәп калдым дисәм дә бер тамчы да арттыру булмас. Әмма җаныма тынгылык тапмадым. Әни нигә үлгән, аңа бит әле бары тик 38 генә яшь иде... Йөгереп аягында йөргән кешегә нигә үләргә? Башта мең сорау...
Уйлана торгач, мин бер нәрсәне аңладым: бу дөньяда аң-белемең, терәгең, кыюлыгың, тәвәккәллегең, зирәклегең булмаса, бернәрсәгә дә ирешә алмыйсың! Миңа ничек кенә булса да белем алырга, кеше булырга кирәк! Шушы уй бер дә калдырмады мине. Илнарым минем кулымны сорады. Мин, әлбәттә, берсүзсез ризалык бирдем. Энем Раилне калдырып китүдән дә авыры булмады миңа. Бераз ныгып китсәк, Илнар белән аны үзебезнең янга алырга сөйләштек. Илнар әти белән бергә эшли иде. Аннан минем кулымны берничә мәртәбә сорап караган иде дә. Тик әтинең авызында гел бер сүз булды: “Я не согласен, молодая еще, успеет”, - дип, безнең бергә булуга гел каршы төште. Шулай итеп мин сихерле бүлмәдәге киемнәремне әкренләп Илнарның снимать итеп тора торган кысан гына бер бүлмәсенә ташып бетердем. Кияүгә чыгуым шул булды. Баштагы вакытта төшләремдә үземне гел туй күлмәгендә күрә идем, янәшәмдә әни, ул гел кап-кара күлмәктән... Минем шулай итеп никахсыз-нисез яшәвемә кайгыргандыр инде мәрхүмкәем.
Илнарның әти-әнисе мине бик тә яраттылар. Кызым, дип кенә йөрттеләр. Әнисе укытучы иде.
- Кызым, укырга теләгең булса, үзебез укытырбыз, - диде ул мине тәүге тапкыр күргәч тә иңнәремә кулын салып.
Юридик белем аласы килгәнемне белгәч Илнар да каршы килмәде.
Ул миннән биш яшькә өлкәнрәк иде.
- Матурым, сиңа әле 17 яшь кенә, сакланыйк, бала карарга җитешерсең, - диде ул.
Шөкер, кердем, укыдым, кесәдә диплом, бер дигән эшем бар. Хәзер энем безнең белән. Гелләр коеп куйган әни инде: йөзе дә, гәүдә төзелеше дә, аяз һава төсле зәп-зәңгәр күзләре дә, тыныч холкы да. Аңа да быел 18 яшь тула, чын егетләр! Бәхете, гомере булсын дип теләмәгән көнем юк. Әбекәйләрнең икесе дә юк инде, бер-бер артлы бакыйлыкка күчтеләр. Икәүләп әниемне рәнҗеткәннәре өчен җавап тотканнардыр дип уйлыйм.
Тукта, ятып эш чыкмас, алдан зиратка барып Марат абыем белән әниемнең каберлекләрен чистартып кайтыйм әле.
Ике ут – ике кабер арасында озак уйланып басып торды ул. Каберлекләр чип-чиста, икесендә дә алар утырткан аллы-гөлле чәчәкләр. Әнә бер кабер ташыннан – әнисе, икенчесеннән Марат абыйсы елмаеп карап торалар. Сагышлы уйлардан арына алмый басып торганда аның иңнәренә кемдер кагылды. Илнары икән. Ул Дәрияне кочып алды, кулъяулыгы алып аның яшьле күзләрен сөртте.
- Әйдә, матурым, кайтыйк, иртәгә авыр көн, сиңа йоклап алырга, көч җыярга кирәк! - диде ул, аны әкрен генә култыгыннан алып.
Ниһаять, ул, үзен ун ел буе борчыган сорауга җавап табачак. Мәгънәсе булырмы әнисенең җәсәден кузгатуның?... Әмма кирегә юл юк. Документлар әзер, ризалык алынган.
Әстәгыфирулла, ун елдан соң мәет нинди була икән соң ул? Ул бит инде элеккеге нурлы, чибәр әнисе булмас. Әллә инде аның сөякләре генә калганмы?... Абау, ничекләр түзәр соң ул бу хәлләргә?... Бу үлемдә әтисенең яки әбисенең кулы уйнаган икән, ул аларны мәңге дә гафу итмәячәк, кичермәячәк!
Әнисе үлгәч, әтисенең гел уйчан йөрүе, әнисенең үлеме турында сүз чыкса кабынып, кызып китүе, әнисе үлгәч, табиблар тарафыннан бирелгән судмедэкспертиза кәгазен югалтуы күңелгә шом сала, гел шикләндерә килде.
Гайшә әби гел күрәзәчеләргә йөрде. Килгән саен: “Миңа Марат (ул бара торган күрәзәченең исеме шундый иде) тиздән киленең үләчәк”, - дип әйтте. “Син үләчәксең!” – дип, әнинең җанын корытты. Ул киткәч, әни илереп-илереп елый торган иде.
Ә соңыннан, аның артыннан ук кибеткә китеп, чәкүшкә алып кайтып эчеп тынычлана башлады. Елый-елый йоклап китә торган булды. Гайшә әбинең котыртык агуы улына гына түгел, кодагыена да җитте. Аңа әниебезне телефоннан гел яманлап торды. Ә Вәсимә әби шулар сүзенә ышанды, шулар яклы булды.
- Әй, син кабәхәт, юньсез бала, - дип килеп җитә, кайсы килгәнендә әнине җир-күмер китереп кыйнап та китә иде. Шул чакта да каршы кул күтәрмәде әни әбигә.
- Ник рәхәтеңә чыдый алмыйсың, кияүдән оят, - дип, көн туса шалтыратып орыша торды. Нинди генә сүзләр ишетмәде әни үз әнисеннән. Берсендә хәтта үз кулларым белән сине үтереп төрмәгә утырам, - дип тә кычкырды. Әлбәттә, аңа бу сүзләрне һаман да шул бер аракы әйттерде. Эчмәгәндә алай ук чыгарыннан чыкмый, гаҗәеп юмарт кеше иде әби.
Нинди генә җәберләүләр күрмәде дә, нинди генә сүзләр ишетмәде әни, үлгәнче түзде... Соңгы вакытта үз эченә бикләнде. Без, балалары да, аның белән исәпләшмәдек. Әй, үкенәм дә соң, ул чактагы кыланмышларыма. Буй җитсәм дә, өй җыештыруны да, ашарга пешерүне дә белмәдем. Бар белгәнем дус кызлар, бизәнү-төзәнү, компьютер, егетләр, телевизор карау булды. Икәү бу хәлләрне уртага салып сөйләшәсе, аңлашасы, әнине юатасы, киңәшәсе булган да бит...
Таң атты. Төн буе күземә бер тамчы да йокы кермәде. “Кулларына көрәк күтәргән өрәкләр зираттагы бөтен каберлекләрне актарып йөриләр, алардан үлгән кешеләр торып баса.” Шундый саташудан тиргә батып, куркып уяндым мин.
Иртән әни кабере янына киттек.
-Әни, кичер мине!... Синең тыныч йокыңны бүләргә җөрьят иткән өчен гафу ит! Әмма мин гел бу билгесезлектә яши алмыйм. Бәлкем, бу дөреслекне белгәч, минем тормышым бөтенләй тәмугка әйләнер... Мин әтине дә югалтырмын... Ул безнең өчен үләр.
Ярый янәшәмдә таянычым – Илнарым бар! Абау, көрәк күтәргән дүрт-биш кеше килеп тә җиттеләр. Судмедэкспертиза вәкилләре дә күренде, ашыгыч ярдәм машинасы да килеп туктады. Кабер казучылар, ак халатлы табибларның ризалыгын алганнан соң берничә тәмәке пыскыттылар да , әни каберен тар-мар итә дә башладылар...
Бүген мин озак еллардан соң әни белән очрашачакмын, шундый сагынылды, өстенә ятып елыйсым, “Әни, кичер”, - дип ялварасым, кайнар сулышым белән аны терелтәсем, үзебезгә
алып кайтып түргә утыртасым килә. Мин аңа оныклар алып кайтыр идем. Ул алтын куллары белән аларга оекбаш, бияләйләр бәйләр иде.
Күз ачып йомганчы кабердәге балчык тауга әйләнде. Ләхеткә чыктык дип кычкырды астан берәү.
Юк, мин карарга куркам! Тастымаллар белән әниемнең җәсәден өскә күтәрделәр, ләхет тактасына куйдылар, Башта битен, аннан гәүдәсен ачтылар... Ак халатлы табиб мәетнең
бөтен җиреннән анализлар алды, пробиркаларга тутырды, нидер язды-сызды. Бу хәлләрне барыбыз да читтән генә карап тордык. Туңдыра, калтырата башлады, җан өши, әйтерсең кабер
суыгы өскә чыкты.
Табиб: “Дәрия Наилевна, бире килегез, әниегезне танып, чынлап та шул икәнлегенә менә бу документка кул куюыгыз сорала”,-диде.
Мине Илнар әкрен генә култыклап әнием янына илтте. Ни гаҗәп, миңа, йөзенә сары гына коелган, нәкъ мин хәтерләгәнчә нурлы, сөйкемле йөз карап ята иде.
- Әнием, - дип өзгәләнеп еларга тотындым мин.
- Бу сирәк очрак, гадәттә бу вакыт эчендә кешенең йөзе генә түгел, бөтен гәүдәсе дә танымаслык булып үзгәрә. Димәк, ул үзе дә бу очрашуны көткән, тере килеш сакланган, - дип таң калды табиблар.
Әнине бик озаклап тикшерделәр. Кабат төрделәр, кабат каберенә төшерделәр. Өр-яңа каберлек хасил булды, ут янып торган чәчәкләр сулды, сулыкты...
- Дәрия Фидаилевна, анализларны алдык, безгә чама белән бер-ике ай вакыт кирәк булыр, барысын да тикшерербез, ачыкларбыз, аңлатырбыз, шалтыратырбыз, - диделәр.
Ул үзе дә көненә әллә ничә кеше кабул итә. Әнә бүген дә “Мировой судья Дәрия Фидаил кызы Габдуллина” дигән язулы ишек төбенә никадәр кеше җыелган. Бүген килгәннәре нинди хаклык эзләп йөридер, нинди кайгыдыр башларында?.. Әй, белсәләр икән алар мең сорауга җавап тапкан Дәрия ханым үзе бер сорауга җавап таба алмый интеккәнен.
Бу соңгы көннәрдә ул үзен әллә ничек сәер хис итә башлады әле. Күңеле болгана, хәле бетә, моңа кадәр яратып ашаган ризыкларын күрәсе дә килми.
Ул көнне Дәрия төш күрде. Әнисенең исән-сау чагы икән. “Минем туган көнемне таныклыкка дөрес язмаганнар, мин бит бүген тудым, - ди. - Гайшә әбиегезгә әйтмәгез, килмәсен, күземә елан булып күренә,” - диде дә кычкырып җибәрде. Һәм күкрәгеннән бөтерелеп яткан яшел еланны алып атты.
-Уф, рәхәт булып китте. Ничә еллар буып яткан икән,- диде дә тыпырдап бии башлады.
Бу сәер төшне берәүгә дә сөйләмәдем, нәрсәгә юрарга да белмәдем.
Икенче көнне эшкә соңарыбрак бардым. Кичәге кыямәт көненнән айный алмыйча интектем. Уйларга чумып барганда, кәрәзле телефоным шалтырады. Раил икән.
- Апа, привет, ни хәлләрең бар, - дип, хәлне белеште. Бераз тын торганнан соң: “Апа, миңа повестка бирделәр, тиздән армиягә китәчәкмен,” - диде.
Өстемә кайнар су сипкәндәй булды. Ләкин үз-үземне кулга алдым:
- Апаем, бер ел сизелми дә узып китәр. Бурычыңны үтәп кайт! Калганын кич сөйләшербез, - дип телефонымны сүндердем.
Рәзинә Сәетгәрәева.
Дәвамы бар.