Литература
17 Июля 2022, 07:00

ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ, ТҮЗ...

5 өлеш Тимер читлектәге кебек хис итте үзен шәһәрдә Вәсимә, кереп утырырга җайлы кешесе дә юк бит аның, бар да эштә. Оныкларын да бик сирәк күрә. Кызы йортына барса да, йорт эченә керми, оныгы Раилне телефоннан гына шалтыратып чыгара. Аннары алар кибетләр буйлап йөриләр, оныгына уенчыклар, киемнәр алып бирә. Сабый шул, кечкенә генә әйбергә дә ничек куана, шатлана ул.

ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ, ТҮЗ...ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ, ТҮЗ...
ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ, ТҮЗ...

Тимер читлектәге кебек хис итте үзен шәһәрдә Вәсимә, кереп утырырга җайлы кешесе дә юк бит аның, бар да эштә. Оныкларын да бик сирәк күрә. Кызы йортына барса да, йорт эченә керми, оныгы Раилне телефоннан гына шалтыратып чыгара. Аннары алар кибетләр буйлап йөриләр, оныгына уенчыклар, киемнәр алып бирә. Сабый шул, кечкенә генә әйбергә дә ничек куана, шатлана ул. Кече яшьтән рәсемнәр ясарга һәвәс иде Раил, стенага “Әнием, мин сине ЯРАТАМ!”, дип язып, әнисенең бүлмәсенә матур рәсемнәр элә, әниләр бәйрәме саен үз кулы белән бүләкләр ясый торган иде ул. Инде ул рәсемнәрне үги анасы күптән утка яккандыр... Динара үлгәннән соң да әнә ничек кыландылар бит, ул яшәгән бүлмә сихерле дип, кырык көн ул бүлмәгә беркемне дә кертмәде биеме. Үзе гел күрәзәче юлында йөргән кеше, кемнән ул кадәр шикләнгәндер... Моннан берничә ел элек Динарага килеп:
–Син озакламый үләчәксең, күрәзәче әйтте, – дияргә дә теле әйләнде бит ул явызның. Ә Динараны җирләп кайткач:
– Менә, дөрес булды бит күрәзәченең сүзе, үлде бит, үлде, – дип такмаклады ул йөзендәге сөенечен яшерә алмыйча. Ә Вәсимәне, кызын озатырга зиратка барган өчен, кайткач талап үтерә язды.
– Монда үлемтек чүпрәкләрен кем юар, өйне кем чистартыр дип уйладың, нигә дип киттең анда? – дигән сүзләрен мәңге дә онытасы юк Вәсимәнең.
Кызының җидесенә пешерергә дип ит турарга ябышкач та, "синең кызың шулай булды, тегеләй булды", дип, өзми-куймый кабатлады. Вәсимәгә, яшьләренә буылып, төнгә каршы урамга чыгып китәргә генә калды. Төне буе йөрде ул урам буйлап, читтән карап торсалар, бу хатын акылыннан язган дип әйтерләр иде. Икенче көнне дә аягын атлап бу йортка керәсе килмәде аның. Урамда боегып утырган бер песигә кесәсендәге калачын хәер итеп биреп китте.
Иске генә фатир булса да, өч бүлмәле булуы ярап куйды Вәсимәгә. Иптәшкә ике кыз белән бер егетне фатирга кертте. Көндезләрен алар укуда, Вәсимә вакыт уздырырга дип урамга чыга, кибетләрдә йөри. Беркөнне подъезд ишегеннән чыгуына аның каршысына машина килеп туктады. Ике кеше төшеп (әллә чегәннәр булды инде), аны ниндидер савыт-сабалар алырга кыстый башладылар.
– Сатмас идек тә, кайтырыбызга акча юк, гаиләбез көтә, шуңа күрә сиңа очсыз бәядән генә биреп китәбез, – диде берсе авыр сулап.
Вәсимә аны кызгана ук калды. "Тукта әле, минем бит үлемтеккә дигән, фатир сатканнан калган 38 мең сум акчам бар", – дип, көтмәгән кунакларны фатирына дәште. Төенчеккә төйнәгән акчасын тапты, алып, калтыр-колтыр санаган итте. Савыт-саба кирәк булмаса да, алырга булды. Бу минутларда аның күңеле шулкадәр нечкәрде, әйтерсең, алдында ярдәм сорап чит кешеләр түгел, якын туганнары басып тора иде. "Менә бит, минем дә кемгәдер кирәгем чыкты, кулдан килгәнчә ярдәм итә алам", – дип уйлады ул. Сатып-алу эше шулкадәр кызып китте, юллары уңган сәүдәгәрләр бер тартма савыт-саба өстенә, сиңа гына очсыз бәядән бирәбез дип, аңа тагын бер тартма чәнечке, калаклар тутырылган тартма суздылар.
– Апа җаным, без тагын бер атнадан киләчәкбез, сиңа үз бәясеннән тун алып киликме? – дигән сүз Вәсимәнең болай да нечкә күңелен эретеп бетерде. Күр әле, шәһәрдә дә нинди әйбәт кешеләр бар икән! Бер белмәгән кеше белән ничек әйбәт итеп сөйләшәләр. Кышка өстемә кирәк икәнлеген каян белгәннәр болар, дигән уйлар белән ул әкренләп бар булган акчасын шул ике тел бистәсенә биреп бетергәнен сизми дә калды. Алар әйбәтләп хушлашып, бер атнадан күрешергә вәгъдәләшеп аерылыштылар. Инде атна-ун көн вакыт үтте, теге кешеләрнең эзләре дә юк. Күр әле, ничек алданды соң ул? Вәсимә бу хәлгә ничек төшкәненә үзе дә ышанмый. Бер тиен акчасын да калдырмадылар, әллә гипнозладылар инде...
Аңа беркайчан да акча җиңел бирелми, эшләп ашарга кирәк. Вәсимә дә беркөнне бер кибеткә кереп, анда үзенә эш белеште. "Идән юсам да файда булыр, бер пенсия акчасын кай тартасың, кабат үлемтегемә дә акча җыярмын", – дип уйлады ул.
- Апа, эшкә алырмын алуын, тик бу яшьтә андый авыр эш эшләтергә кызганам мин сезне, – диде кадрлар бүлегендә утыручы чибәр генә татар кызы.
"Кызганам" дигән сүзне ишетүгә, аның күзләреннән яшь бөртеге атылып чыкты. Әйе, чит кешеләр кызганмаса, аның бер генә кызганыр кешесе дә юк шул, элек тә кем генә кызганды икән аны...
Урамда көз. Юлга сары яфраклар түшәлгән. Аска карап уйланып барганда асфальт уртасында, суыкларга исе китми тирбәлеп утырган кып-кызыл чәчәкне күреп, сискәнеп китте ул. "Менә бит, табигатьтә дә бар минем кебек ялгыз, ничек тә яшәргә тырышып үскән гөлләр", – дип уйлады ул һәм үзе дә сизмәстән, яшьлек дусты Рәшит җырлаган “Сулмас гөл”көенә яңа җыр сузды.

Ак бәс кунган чәчләремне
Бер таратам, бер үрәм...
Кызыл гөл чәчәкләренә
"Кызым", диеп үреләм...

Аның бу сүзләрен куәтләгәндәй, көзге кырыс җилләр җирдәге бөтен яфрак-үләнне әллә кайларга биеккә күтәреп, өермә булып оча, бөтен дөньяны туздыра башлады. Вәсимә өермәдән алда җитешәм дигәндәй, кире юлга чапты, юл өстендә үсеп утырган теге кызыл чәчәкне табып, өзеп куенына тыкты. Тизрәк кайтып утыртырга кирәк, берүк үлә күрмәсен, дип, адымнарын кызулатты. Өермә уртасындагы чәчәкне коткарганда кесәсендәге ипигә дигән соңгы тиененең төшеп калганын белми иде әле ул.
"Бүген кунакка сеңлем Таңсылу киләчәк. Бигрәк хыялый, сәер бала булды инде ул. Шигырьләр, җырлар язам дип, аларны җырчыларга бирәм дип, дисклар чыгарам дип хыялланып йөри шунда. Әллә инде минем теге вакыттагы хыялымны укыган Ходай? Иң төпчегебезгә, кайчандыр бер кәлимә шигырь юлы яза алмаган балага талант кайдан килгән соң әле? Бер булса да хыялым тормышка ашты бугай", – дип үзалдына сөенеп куйды Вәсимә.
Бүген иртүк торып камыр куйды, бәлешкә дип итен, бәрәңгесен турады, шулай кадерләп кунакларны көтте. Кич җитте. Алар подъезды төбенә машина килеп туктады. Сеңлесе керә-керешкә үк: "Апа, мин китап яздым!" – дип шар ярды.
– Әй, синең бит инде миндә дүрт китабың да бар, – диде Вәсимә.
– Апа, бу китап бит синең турында!
"Кулыма алсам, тәгәрәп китәм дип торам. Бу китап, чыннан да, минем турыда иде. "Чын повесть, чын хикәят булган бу, сеңлем", – дип, аны кочып, үкси-үкси еладым. Инде эш башкалар кулында. Кулыгызга минем китапны алсагыз, берүк "бу тегеләй булган, бу болай булган" дип гаепли күрмәгез. Бурансыз – кыш, яңгырсыз – көз, яшеннәрсез – җәй, кыраусыз – яз булмаган кебек, хаталарсыз кеше дә булмый. Кулдан килгәнне эшләдем, урлашмадым, кеше гаиләсе бозмадым, кешенекенә тимәдем. Күз алмам кебек карап торган балаларымны рәнҗеткәннәрне дә кичерермен, алар бу гамәлләре өчен Аллаһы Тәгалә алдында үзләре җавап тотар. Кайчак башыма әллә нинди яман уйлар килә. Мин инде югалтасын югалттым, яшәвемнең мәгънәсе юк, әллә соң Фидаилдән үч алыргамы, кызымны шул гына үтерде бит, дим. Аннары тагын тукталам, Аллаһыдан сабырлык сорыйм. Әни булса: "Кызым, нәселдә булмаганны кыланма, сабыр ит!" – дип әйтер иде. Шуны уйлап, елый-елый йокыга талам.
Соңгы вакытта мин әни белән гел киңәшләшеп яшим. Менә бит ул мине хәзер дә нинди ялгыш адымнан саклап калды. Әниебез әтидән соң өч кенә ел яшәде. Дөресен әйткәндә, әтиегездән калып, бер 3 ел гына булса да яшәсәм иде дип, Аллаһы Тәгаләдән үзе сорады ул. Үзе генә белгәндер инде холыксыз, сукыр кеше белән яшәү газапларын. Әни дә әти кебек үк җырларга ярата иде безнең. Аш-су үткәрсәләр, өйдә гел җыр-моң агыла. Бакыйлыкка күчкәннәрнең һәрберсенең үзенең яраткан җыры бар. Истәлеккә калган җырлары!
Әйтик, “Арча көе” яңгыраса – басмага баскан әнием безгә карап елмая, иңнәрендә ал тасмалары җилферди. “Имәннәр шаулый” җырын ишетсәк – әтиебез белән бергәләп агачлар утыртабыз. “Кышкы романс”та – мин Дамирым белән пар атларда чабам. “Җәйнең матур аяз таңнары”нда абый сөеклеләре – хатыны, кызы белән матур аланлыкта җиләк җыялар. Ә “Аерылмагыз” җыры кешеләр ваемсызлыгыннан вакытсыз бакыйлыкка күчкән сабыйларым – Маратым белән Динарамның васыятьләре булып яңгырый.

Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре.
Чит кошны пар итмәс аккош,
Ялгыз канат какса да.
Без дә бергә булалмабыз,
Сулар үргә акса да....

Башка кайгы килде, дип сөйлиләр. Кайгы – берлек санда гына, бер кайгыга да кеше сына. Ә исәпсез кайгыларга ни эшләргә? Нигә бер кеше тормышына гына тезелеп килеп тора икән соң ул? Аның өчен бу дөньяның бер яме дә калмады, инде егылып үләргә генә кирәктер дә бит. Юк, сынасын, әйдә, сынасын әле аны язмыш. Тагын нәрсәсен алыр икән? Картлыгын, ялгызлыгын, хәерчелеген алса гына инде...
Кинәт кенә әнием сөйләгән җан әрнүле бер вакыйга искә төшеп китте. Өйләнешкәч тә алар әтинең туганнары чакыруы буенча, шәһәрдә төпләнергә дип, Ижау шәһәренә күченеп киткәннәр. Хәрби заводка эшкә урнашканнар. Күп тә үтмәгән, заводта, зур төргәкле тимерчыбыклар бушатканда әтинең уң як күзенә чыбык очы тиеп бер күз алмасын җәрәхәтләгән, аны ашыгыч ярдәм машинасы белән больницага алып киткәннәр, шуннан аның бер күзе сукырайган. Тиздән Бөек Ватан сугышы башланган. Бу хәбәрне ишетүгә әти-әни тиз-тиз җыенып, авылга – төп нигезгә, әби-бабай янына кайтып киткәннәр.
-Кайтып та җиттек, дизертир дип, төрмәгә утыртып та куйдылар. Аллаһының рәхмәте ни сәбәпледер әтиегез котылды. Ә мин Алабуга төрмәсендә 4 ай буе ябылуда яттым, абыегыз Самат белән авырлы идем, сабыема шунда чакта җан керде. Ярый шунда бәбәйләмәдем инде. Төрмәдә көн дә дуңгыз ашы, бернәрсә ашый алмыйм. Марҗа хатыннары минем исемемне әйтә алмагач миңа Сима,- дип эндәшәләр иде. Беркөн ачтан тилмергәнемне күреп ашханәдә эшләүчесе:
- Сима, сегодня у нас суп из говядины, кушай, иначе малышка умрет!,-диде. Мин ышанып, йотлыга-йотлыга ашны ашап бетердем, савыт төбеннән зур дунгыз теше килеп чыкты,-дип сөйли торган иде ул.
Еш кына әни абыйга: -Улым, без синең белән төрмәдә дә утырдык бит, дисә, Самат абый: Әни, мин белмим, минем исемдә түгел,- ди торган иде.
Әй, күргән дә инде безнең әнекәйләрнең башлары... Ә без дөресен әйткәндә рәхәткә чыдый алмыйбыз. Нигә бер-беребезнең кадерен белмәскә?... Дөнья иркен, дөнья киң бит!
Элекке татар хатын-кызлары сабыр булган. Әни дә беркайчан яшен күрсәтмәде, безгә кыен булмасын дип түзгәндер инде... Миңа да көчле булырга, еламаска кирәк, түзәргә... Тормыш дәвам итә! Бер дигән, күкрәп үсеп утырган имәннәрне дә яшен суга бит, ә тамыры кала. Минем дә шөкер, нәсел дәвамым – берсеннән-берсе матур, акыллы оныкларым бар! Димәк, бар да югалмаган әле, шуңа да бар көчне җыеп яшәргә кирәк миңа, яшәргә!!!
Ә яшьлеге кире кайтса, яши белер иде ул. Бәлкем тормышын башыннан ук алай башламас иде... Өйдән чыгып качар иде, яратмаган кешесенә бармас иде, бәлкем... Әнисе бит аңа, аптырагач: "Кызым, бар да аерылып кайтырсың", – дип тә киңәш биргән иде. Юк, хәзер дә бер рәткә тезә алмый әле ул бу буталчык, кырыс тормыш кануннарын. Үзе өчен генә яшәсә, бәлки бәхетле булыр иде. Әмма алай булмый шул. Бу фани дөньяда әтиләрдән дә кырысрак, усалрак ЯЗМЫШ дигән агай бар. Шул якадан җибәрми, хәтта кешенең әҗәле дә аның кулында. Түзйөрәгемтүз, дияргә генә кала...

Рәзинә Сәетгәрәева

Дәвамы бар

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас