Литература
16 Июля 2022, 11:00

ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ, ТҮЗ...

4 өлеш Илфатның авыруы көчәйгәннән-көчәя барды. Инде соңгы көннәредер, бик борсалана, хәтта аракы да үтми...– Вәсимә, син мине кичерерсеңме, юкмы, мин бит бик начар ир булдым. Синең урында башка берәү булса, төрмәдән кайткач борылып та карамас иде. Ни җүнсез әти булсам да, улымны, кызымны миңа каршы котыртмадың, – дип үзенең бәхиллеген бирде.Тиздән ун ел урын өстендә яткан Илфатны җирләделәр.

ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ, ТҮЗ...ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ, ТҮЗ...
ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ, ТҮЗ...

Илфатның авыруы көчәйгәннән-көчәя барды. Инде соңгы көннәредер, бик борсалана, хәтта аракы да үтми...
– Вәсимә, син мине кичерерсеңме, юкмы, мин бит бик начар ир булдым. Синең урында башка берәү булса, төрмәдән кайткач борылып та карамас иде. Ни җүнсез әти булсам да, улымны, кызымны миңа каршы котыртмадың, – дип үзенең бәхиллеген бирде.
Тиздән ун ел урын өстендә яткан Илфатны җирләделәр.
Кайсы якка борылып карарга да, кемгә сыенырга да белмәде Вәсимә. Ни улының, ни кызының бәхетләре юк. Әнә бит, әйбәт кенә яшәп ятканда, хохол килене улы өстеннән йөреп, ике баласын алып, сөяркәсе белән үз ягына – Череповец шәһәренә кайтып китте. Улы, оныклары кызганыч. Кызлар әтиләре өчен, ә әтиләре кызларым дип үләргә җитеп торалар иде. Ике кызыннан берьюлы аерылу Марат өчен әйтеп-аңлатып бетермәслек зур фаҗига булды. Аның ничек кимсенеп, югалып калуын күреп, ананың йөрәккәе өзгәләнде. Җитмәсә, кияү кешегә дә таянырлык түгел. Ана дип тормый, хатын дип тормый, акыруы акыру, әйтерсең лә бу дөньяда аннан да күп белгән, дөрес, туры кеше юк. Ә Динарасы гел үзе, иренә каршы бер кәлимә дә каршы сүз әйтә алмый. Инде ул да ике бала әнисе.
Ялгыз башка көне дә, төне дә, атнасы да озак үтә. Ә менә балалар кайткан ял көннәрен сизми дә ул. Алар кайтуга бәлешен, өчпочмагын пешерә, йөгерә-йөгерә күчтәнәчен төяп җибәрә. Хөкүмәт лаеклы ялны ял итсеннәр дип бирә торгандыр да бит. Нинди ял итү ди инде ул? Көч барда балаларга булышырга, ничек тә аларның тормышларын җиңеләйтергә кирәк.
Вәсимә дә менә инде дүрт ел рәттән бозау алып үстерә, ир-атлы кешеләр белән беррәттән малын егып суя, шуңа да балаларының суыткычларында ите дә, яшелчә, җиләк-җимеше, кайнатмалары да өзелми. Динарасы бигрәк тә үзенә охшаган. Кулыннан килмәгән эше юк. Балаларына да чалбар, кофта, итәкләргә кадәр бәйләп кидертә, ә ул пешергән ризыклар телеңне йотарлык! Мондый хатын да иренә ярамагач дип, күргән-белгәннәр шакката алар тормышына. Исерек бер айный, ә бит моның ире аекта да исерек кешедән болайрак, ничекләр түзә бу бала, дип өзгәләнә ана күңеле. "Аерыл, кызым", дисә, ялгызак тормышның бөтен ачсын-төчесен белә, тәмам аптыраган инде.
Берничә тапкыр ачыктан-ачык сөйләшеп тә карадылар алар Динарасы белән.
– Юк, әни, үлсәм үләм, түзәм, чөнки ул миңа аерылган очракта балаларны бирмәячәк, – диде ул соңгы тапкыр сөйләшүдә. Шуннан соң Вәсимә бу темага әйләнеп кайтмады.
Маратының ялгызлыгы, Динарасының бәхетсезлеге үзәген өзде.
2004 елның көзе. Кышка дигән ризыкларны җыеп аласы бар. Әле ярый бәрәңге казырга Мараты бар. Аны берөзлексез көтүләп йөргән берничә егеткә ачуы чыкса да, түзде Вәсимә. "Аны иптәшләреннән дә аерып булмас бит инде, башка ни куанычы бар?" – дип уйлады ул. Мараты ул көнне иптәшләре белән чыгып китмәде, азакка кадәр бакчада булышты. Бәрәңге бакчасын казып, бәрәңгеләрне урнаштырып бетерделәр.
– Их, бәхеткәйләре генә булмады баламның, бигрәк кирәкмәгән акыллы инде, – дип сызланды ана бәрәңге белән тулы капчыкларны чөеп-чөеп кенә йөрткән улына сокланып.
Икенче көнне теге иптәшләре тагын килде һәм алар бер сүз дә эндәшмичә каядыр китеп бардылар. Көн кичкә авышты. Алар һаман күренмәде. Төн җитте. Мараты һаман да юк. Бер дә болай әйтми-нитми китеп бармый торган иде бит югыйсә.
"Авылда кемнедер ток сугып үтергән, дип тә сөйләшәләр. Кем баласы икән? Әй, Ходай күрсәтмәсен. Бала кайгылары күрергә язмасын, күргәне дә җиткән..." Шул сүзләрне берөзлексез кабатлады да кабатлады Вәсимә.
Бала кайгысы... Әйтә торган иде шул әнисе олы абыйсын җирләгәч. "Ирнеке – итәктә, баланыкы – йөрәктә икән", – ди торган иде... Ничек түзде икән аның әнисе ул кайгыга? Үзе генә белгәндер инде. Аннан соң яшәмәгәндер дә инде ул.
"Чи иткә ут капмый шул, ә без аның хәлен аңламаганбыз да. Әле бит үлү хәбәрен дә ничек итеп әйткәннәр әнигә.
– Урамнан бара идем. Каршыма авылга яңа гына күченгән бер хатын килә.
– Кара әле, син ишетмәдеңме, теге тау асты Гали кияве Самат диме, шул үлгән ди, Минзәләгә эшкә барган җиреннән...
– Чү, нәрсә дисең? Ул бит минем улым... – дидем дә, көчкә кайтып егылдым, – дип сөйләгән иде әни. Менә бит, кешегә яңалык кына, сөйләргә сүз генә булсын.
Кем үлгән, кем баласы икән, ачыклап кайтыйм әле, эчем поша бит", – дип, Вәсимә арган аякларын сөйрәп урамга атлады.
Тукта әле, нигәдер күрше Розалиянең төсе качкан. Ходаем, аларның туганнары түгелдер бит?..
Урамда болыттай халык. Вәсимә берни дә аңламый. Кемдер аңа эндәшә дә кебек, арада сулык-сулык елаучылар да бар, ә ул телен әйләндереп бер сүз дә әйтә алмый. Нәрсә булган соң монда?
Айнып киткәндә ул ниндидер яңа каберлек янында басып тора иде. Тукта, тукта... Кабер тактасына Хәйдәров Марат Дамир улы дип язылган түгелме соң?...
– Ул-ы-ым!!!! – дип җан авазы белән кычкырып, каберлек өстенә ауды ана.
Үлсәң – күмәләр, өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрәләр дә, чит-ят кеше өчен син мәңгелеккә үләсең! Ә Ана өчен бала яңадан туа! Сабый чагыннан алып кабат багасың, кабат үстерәсең, йөрәгең түренә үк куясың...
"Маратым, Маратым" дип күпме генә зар еласа да, әйләнеп кайтмады улы. Кырын куллы иптәшләренә юлыгып, алар белән бер юлга басып, үлеп тә китте. "Балалары кайда икән инде газиземнең, әтиләре үлгәнен белмичә дә калдылар", – дип сызды ана йөрәге.
Җаның чыкмаганда кулымнан эш бармый дип ничекләр эшсез утырырга кирәк – Вәсимә дә тик тормады, эш белән онытылырга, язмышына үч итеп нык булырга тырышты. Туганнары хәл сорашып шалтыратсалар да аның сүзе бер булды: "Бар да яхшы!"
Әйе, аның бар да яхшы...
Бу сүзләр тора-бара аның тормыш девизына әйләнде. Күп вакыт җанына тынычлыкны хәмердән тапты, чөнки әзме-күпме онытылып тора иде. Аннары, кыш көннәре бу йортта бераз салмасаң, катып үләрлек икән ләбаса... Кеше шулай диде. Ә Вәсимә тормышында суык дигән нәрсә юк ул, ул – яна, һәрчак тәмуг утында яна, кызу, чыдар чама юк. Тирән диңгезләргә чумсаң да сүндерерлек түгел аның кайгысын...
Ул һәрвакыттагыча, ял җитсә, балаларын көтте. Инде Динарасының олы кызы Дәрия дә җиткән кыз булып үсеп килә. Быел мәктәпне тәмамлап, хисапчылар, икътисадчылар әзерләүче көллияткә укырга керде. Ә төпчеге Раил икенче сыйныфка укырга китте. Әй гомерләр, тормыш ничекләр яшәсәң дә үтә икән ул. Динараның тәмам сәламәтлеге бетте, түзә-түзә яшәүнең бер чиге була икән. Инде ничәмә тапкыр операция кичерде балакай. "Кабат операция ясатырга килә күрмә, кисәр урыны бетте, саклан", – дип җибәрделәр табиблар соңгысында. Ничекләр саклансын, каенанасы да хәленә керә торган булмады шул, бөтен бәхетсезлектә киленен гаепләп, дуамал малаен яклый торган бер усал, коры мишәр хатыны булды ул.
Вәсимә юлында очраган мәгънәсез мишәрләргә карап, беркайчан да катгый карар чыгармады.
– Татарның да, керәшеннең дә төрлесе бар, безгә шундыйлары туры килгәнгә бөтен мишәрләрдән ваз кичеп булмый бит инде. Әнә бит, күршеләрем берсеннән-берсе яхшы, туганыңнан да болайрак, – дип фикер йөртә торган иде ул. Кешене кабер генә төзәтә диюләре хактыр. Вәсимәнең дә кияү дигән кешесе күрмәгәнен күрсәтте. Бер килүендә хәтта: "Казанда балам белән хатыным бар минем", – дип шар ярып, мактанып китүне дә оят санамады. Шул көннән Вәсимәнең тагын тынычлыгы качты. Әй Ходаем, нинди шакшы, пычрак кеше соң бу? Карында чакта ук ятим калган шушы бер гөнаһсыз баладан көләргә ни хакы бар аның? Юри генә әйтә дип уйлар идең, ике көннең берендә Казанга командировкага дип китә.
Озак кына әйтмичә түзсә дә, ана бу хәбәрне кызына әйтми булдыра алмады. Белмичә яшәп, аннан нигә әйтмәдең, әни, дип үпкәләмәсен...
Бу хәбәрне Динара тыныч кабул итте "Мин бу турыда беләм, әни", – диде ул үзен кулда тотарга тырышып. Күрәсең, ул кабахәт хатынын ничек сындырырга белмәгәннән бу турыда үзенә үк әйткәндер, менә сиңа әти кеше, гаилә башлыгы, герой!!!
Бу хәлдән соң болай да рәте булмаган тормыш тагын да кителде. Ир белән хатын аерым йоклый башладылар. Тик ул командировкадан кайтуга һаман да Динара ашарга пешерергә, киемнәрен юарга, балаларын карарга, өйне тәртиптә тотарга тиеш иде. Шулай эшләп тә Динарадан гаепле, Динарадан начар әни булмады. Биеменә кадәр балаларын: "Мондый ана буламыни?" – дип берөзлексез котыртты. Аның өстәвенә, Вәсимә кодагыена шалтыратып, гел кызын “мактап” торуда булды. Тамчы тама-тама ташны тишә диләрме әле?.. Вәсимә башта Динара яклы булса, тора-бара кияү белән кодагые ягына авышып, Динараны битәрли, аңа теләсә нәрсә әйтә башлады.
– Син әйбәт булсаң, кияү дә башка хатыннар янына йөрмәс иде, үзең начар, – дигән сүзләрдән туеп, Динара берничә тапкыр үз-үзенә кул да салмакчы булды. Әмма балалар хакына түзде. Ә беркөнне төрле яктан талауларына түзә алмыйча, чын-чынлап бауга ябышты, әмма бавы өзелеп, тагын исән калды...
Вәсимә кызына кеше котыртуы аркасында әйткән сүзләре өчен соңыннан үкенә дә үкенүен, әмма бераз вакыт узгач, тагын шул ук хәл. Тәмам аптыраган: бердәнбер кызына нигә дип шундый пычрак сүзләр әйтә соң ул, үзе дә белми. "Үзем түгел, аракы әйттерә ул сүзләрне, аракы", дип уйлый ул иртән башы чатнап авыртканда кызын жәлләп.
Суык кышлар үтте, урамда тагын яз, гөрләвекләр ага, тамчы тама, тып-тып-тып... Менә тиздән 8 нче март бәйрәме дә җитә. Узган ел Динарасы әниләр бәйрәменә аңа кып-кызыл чәчәкле гөл бүләк иткән иде. "Быел үзенә нәрсә алып бирергә икән?" – дип уйлады ана кызы бүләк иткән гөлнең һаман да шау чәчәктә утыруына сокланып. Динарасы да гөлләр, чәчәкләр ярата шул аның, мин дә берәр матур гөл алырмын, дигән фикергә килде.
Бу төнне күзенә бер тамчы да йокы кермәде аның. Әле Маратны, әле Динараны уйлады. Бөтен тормышын күз алдыннан үткәрде. "Адәм баласы шулай хәсрәтләр кичеп, сынаулар аша үтеп, бер рәхәт тә күрмичә китәргә тиеш микәнни соң?" – дип сорау бирде ул үз-үзенә... Ул бу минутларда үзеннән дә бигрәк кызы өчен әрни иде.
Яратып кына ачулана бит ул аны, кемне тиргәсен соң инде, кемне?
Яраткан кешең белән генә ачуланышасың, яраткан кешеңне генә битәрлисең, бу аны югалтудан курыкканнан килә, дигән бер акыл иясе. Хак сүзләр бит бу, хак сүзләр.
Иң яраткан кешеләребезне рәнҗетәбез, иң газиз кешеләребезне кан-яшь түктерәбез, беребез дә үз гаебебезне танымый, горурлыгыбызны үзебез белән алып китәбез...
Бу ялда балалары кайтырга тиеш. Вәсимә ашыга-ашыга бәрәңгеләр юды, турады, камыр басты. Әмма бер генә дә кулы эшкә бармый, нигә болай соң әле бу?
Балалары кайттылар, озак та тормыйча китеп тә бардылар. Динара бик тә боек иде, киткәндә дә әллә ничек, сагышлы аерылды алар, әйтерсең лә бер-берләрен соңгы тапкыр күрәләр...
Соңгы күрешү булган икән шул, соңгы очрашу...
Бишенче март көнне, төшке аштан соң кияве:
– Әби, Динара үлде, – дип шалтыратты.
Урын өстендә авырып ятмаган бала, 38 яшендә нигә алай кинәт үләргә тиеш соң ул, нигә?...
Ленингорск шәһәре зиратында бер-берләреннән ерак түгел ике каберлек тора. Икесендә дә янып торган кызыл чәчкәләр... Аның берсенә – Хәйдәров Марат Дамир улы (1968–2004), икенчесенә – Шәүкәтова Динара Дамир кызы (1975–2013) дип язылган.
Бу балалар үз үлемнәре белән үлмәделәр, белегез, кешеләр! Алар башкалар кебек намуссыз, кырыс, алдакчы, угры булсалар, әле дә яшәп ятарлар иде. Алар – фәрештә, күккә генә күтәрелде алар. Ә менә аларны рәнҗеткәннәрне нәрсә көтәр, билгесез...
"Бу кайгыларга чыдадымы, Вәсимә кайда хәзер?" диярсез.
Вәсимә әле дә түзә, "минем бар да әйбәт", ди. Әйе шул, телефоннан күз яшьләре күренми бит ул, бер чәркә салсаң, йокы баса, иртән кайгыдан тагын эчеп куясың...
Бер караганда, эчмәслек тә түгел шул, соңгы өметең, йөгереп йөргән кызың тәгәрәп үлсен дә... Аның нидән үлүе генә дә билгеле түгел бит. Җайлы котылды кияве, җайлы котылды.
– Мин кайтуга үлеп ята иде, – диде дә вәссәлам. Белә бит ул: бәреп үтерсә дә, бу баланың артыннан йөрер кешесе юк. Ә үзе күптән өйләнде инде ул. Бер балалы хатын алды, ашханәдә эшли торган. Ашарга бик тә ярата шул ул, юлбарыс сыман, кеше хәтле кешене дә “ашап” үтерде. Тик нигәдер Казанда яши торган сөяркәсен генә алмаган, шәт, анысы кара көнгә, бу хатынына берәр нәрсә булган очракта, запаска торадыр...
Хәзер тормышы гөрләп тора Фидаилнең: яшь хатын, суыткычы тулы әбисе үстереп биргән ит, әби бакчасыннан кайткан капчык-капчык бәрәңге, суган, кишер, кладовкада Динара әзерләп киткән, ике-өч елга җитәрлек банка-банка тозлы кыяр, помидор, кайнатмалар.
Ике баланы тырышып-тырмашып үстергән ана бүген япа-ялгызы. Авылдагы өй җиргә сеңгән иде, быелгы кышны шәһәрдәге фатирда чыгармын дип калага килсә, исе-акылы китте. Торак-коммуналь түләүләр өчен бурычың 120 мең, диделәр. Түләмәгән кешеләрне фатирдан чыгарып, бер почмак бирүләре турында ишеткәне бар иде аның. Инде менә балалар кайгысын онытып, бер башына торыр урын хәстәрләде.
120 мең акчаны эшләп торган кеше дә бер очтан таба алмый шул аны. Вәсимәгә бик очсыз бәягә генә авыл өен сатып, бурычын түләү мөмкинлеге чыкты. Сатарга дип сөйләшә башлагач, тагын киртә, чөнки Вәсимә бу йортта бер кеше дә түгел икән: пропискада түгел, ире белән язылышмаган, йортка бер генә документ кисәге дә юк. Алланың рәхмәте, яхшы кешеләр бар икән әле. Йортны сатып алам дигән бер эшмәкәр егет бөтенесен дә ерып чыкты. Хәзер Вәсимә шәһәр йортында яшәп ята. Хәтере дә бетеп бара инде, бер сүзне биш тапкыр сөйли, елый, балаларын искә ала. Шунысына куана: оныкларына кыш ашарлык яшелчәсен, итен, бәрәңгесен быел да әзерләп бирде. Әй, ир булып кына туасы калган да бит аңа, җир җимертеп тормыш алып барган булыр иде. Ана булуның нинди ачы сынау икәнлеген үз җилкәсендә татыган бу ханымны ни дип тә юата торган түгел. Күпме кайгы-хәсрәт кичереп тә сулмаган гөлгә, кешеләр, сез дә су сибегез, акылыннан шашкан бу хатын, исерек, дип үтеп китә күрмәгез берүк!!! Кайгы адәм башыннан йөри. Алла сакласын, Алла сакласын!!!
Сагынган җаннарны кавыштырырга әле ярый Сабантуйлары бар. Вәсимә бар көчен җыеп, быел туган авылына – Сабантуйга кайтты. Кем генә күрсә дә колач җәеп каршы алды аны. Вәсимәнең бөтен кайгысы онытылгандай булды бу минутларда. Ул яшь вакыттагыча онытылып шаярды, көлде. Ни гаҗәп, кешенең тавышы үзгәрми икән ул. Ул арада тавышыннан танып алып, яшь вакытта артыннан йөргән гармунчы егет – Рәшит килеп җитте.
– Әй, Вәсимә, исәнме, хәлләрең ничек? – диде ул гомер буе сагынып яшәгән сөйгән ярын күрүгә куанып. – Әй, кыргый да идең инде, күпме артыңнан йөреп, бер тапкыр үптермәдең дә, – дип, үбеп тә алды үзен. – Мин сиңа атап җыр язган идем, тыңла әле. Ул җыр – “Сулмас гөлем” дип атала, – дип гармунын тартып, җырлап та җибәрде.

Сагышларның ниндие юк,
Мин янам сине уйлап.
Мәхәббәтем – сулмас гөлем,
Дөньяларда син бар, диеп,
Көненә мең юанам.

Әйе, бу минутта сулмас гөленең тамырлары корып бетүен, сулган җанының әрнүләрдән сыкрап, әрнеп торуын белми иде шул Рәшит.
Әйе, гөл чәчәге түгел, шайтан таягы да корыр иде бу ачы кайгыларга...
Күпме генә кайгырып еласаң да, тормыш дәвам итә. Җаның чыкмаганда яшәргә кирәк.

Рәзинә Сәетгәрәева

Дәвамы бар

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас