Литература
16 Июля 2022, 07:00

ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ, ТҮЗ...

3 өлеш ...Вәсимәне тагын уйлар чолгап алды. "Бүгенгедәй хәтерлим... 1980 елның 10 сентябре. Олылар, бала-чага барыбыз да бакчада бәрәңге алабыз. Әти өйдә калды. Бераздан, төшке аш әзерләргә дип, әни өйгә кереп китте. Күп тә үтмәде, әни: "Әтиегез күренми, кая китте икән?" – дип борчылып бакчага чыкты. Без сарай, лапас, ишек алларыннан әтине эзли башладык. Кинәт күзем бәрәңге базы кырыенда терәлеп торган таякка төште.

ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ, ТҮЗ...ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ, ТҮЗ...
ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ, ТҮЗ...

...Вәсимәне тагын уйлар чолгап алды. "Бүгенгедәй хәтерлим... 1980 елның 10 сентябре. Олылар, бала-чага барыбыз да бакчада бәрәңге алабыз. Әти өйдә калды. Бераздан, төшке аш әзерләргә дип, әни өйгә кереп китте. Күп тә үтмәде, әни: "Әтиегез күренми, кая китте икән?" – дип борчылып бакчага чыкты. Без сарай, лапас, ишек алларыннан әтине эзли башладык. Кинәт күзем бәрәңге базы кырыенда терәлеп торган таякка төште. Бәрәч, бу бит әтинең таягы, ә үзе кая? Баз авызы ачык, иелеп карагач, берни дә күренми, кап-караңгы. Кинәт борынга резина, буяу, ыс исе килеп бәрелде. Төптә ниндидер кара әйбер ята. Озаклап карап тора башлагач, күз ияләште, моның әйбер түгел, ә әти гәүдәсе икәнлеге ачыкланды. "Әти!" дибез, ул эндәшми. Энем базга ташланды, әтине көч-хәл белән баздан чыгардык, ясалма сулыш алдырырга тотындык. Сеңлебез Таңсылу авыл медпунктына шәфкать туташы артыннан чапты. Әмма соңга калдык, ярдәм кирәк булмады, әтине югалттык. Соңыннан белдек: ул үзе базга төшеп, кышын бәрәңгене тычканнар ашамасын дип, иске-москы галошларны ягып, төтен салган булган икән. Тыны буылып, һава җитмичә, төтенгә исереп үлгән... Үлгәч кенә әтинең ничек җитмәгәнлеген, тома сукыр булса да, йорттагы бөтен эшне ул эшләп торганлыгын, каралты-кураны ул тәртиптә тотканлыгын аңладык. Җыр-моңга һәвәс, тормышны яратучы, алдынгы карашлы, заман белән бергә атлаучы кеше иде мәрхүм әтиебез. Капка төбенә чыгып утырып, махсус аның транзисторын эләргә дип каккан кадакка “иптәшен” элеп куяр иде дә бөтен яңалыкларны, дөнья хәлләрен тыңлар иде. Үткән-сүткән, исәнләшкән кешеләрне тавышыннан таный иде. Аны берәү дә сукырлар исәбендә йөртмәде, чөнки чордашлары арасында аның кебек күп белүче, белгәнен турыдан бәреп курыкмыйча сөйләшүче кешеләр бармак белән генә санарлык иде авылда. Бервакыт әтине шаһит итеп милициягә чакырттылар, аптырап калдык. Бу күрше Маһира апа эше булып чыкты.
– Сине ирең кыйнаганны кем күрде? – дигәннәр.
Ул:
– Габделәхәт абый күрде, ул турда утыра иде, – дип әтине шаһит итеп яздырган.
– Соң, күрше, минем күзем күрми бит, мин ничек сезнең ызгыш-талашка шаһит булыйм? – дигән әти.
Маһира апа:
– Без сугышканда турыңда карап утырдың бит, оятсыз, кыйнады дип әйтсәң, ни була? – дип әтине эт итеп сүккән иде.
Бу гаделсезлектән рәнҗеп, башын иеп утырган әтине шундый кызганган идем ул вакытта. Иртәрәк китте шул дөньялыктан әти, иртәрәк, аңа 67 яшь кенә иде, аның да соңгы 19 елы кара пәрдә артында, караңгылык газабында үтте.
Кайвакыт әти караватына менеп ята иде дә кычкырып-кычкырып җырлый торган иде. Без – балалар аның күңел халәтен бөтенләй аңламаганбыз инде.

Ай урагың салып иңбашыңа,
Басу кырларына юл алдың.
Талир тәңкәләрең чыңлаганда,
Кемгә атап җырлар җырладың...

Физик мөмкинлекләре чикле күп кенә кешеләрнең аң-фигыле сәламәт кешеләрнекеннән дә камилрәк икәнлеген әти мисалында яхшы беләм. Ул, сукырайгач, хәтта шигырьләр яза башлады. Аның бу сәләтен сеңлебез Таңсылу ачты дисәк, дөресрәк булыр. Аларга бервакытны шигырь язып килергә кушканнар. Аптыраганнандыр инде, әти кырыенда бөтерелеп:
– Тиздән шигырьләр бәйгесе булачак, апа мәктәп турында шигырь сорады. Әмма минем бер тапкыр да язып караганым юк, язмасам, апа “2” ле куяр инде, – дип сайрап йөргән.
"Беркавым вакыт үткәч, әти миңа кәгазь белән каләм алырга кушты һәм хәтереннән 10-15 куплетлы шигырь яздырды", – ди торган иде сеңлем. Чыннан да бик матур шигырь иде ул, аның өчен Таңсылу “5”ле алып кайтты.
Ә бит безнең әтинең әтисе Вәлиулла бабайны авылда писер Вәләк дип йөрткәннәр. Әти сөйләвенчә, авылда яза-сыза белүчеләр булмаган, авылдашлары ни генә яздырасы булса да, бабайга килгәннәр. Белмәссең, тора-бара кешедә әллә нинди талантлар табылыр. Бәлки киләчәктә ата-бабаларыбызның сәләте безнең берәребезгә күчәр", – дип елмаеп куйды Вәсимә татлы хыялларга чумып.
Андый сәләте булсамы, үзенең газиз башы күргәннәрен китап итеп язып, гыйбрәт итеп кешеләргә таратыр иде, сагыш тулы җанына җиңелрәк булып китмәс идеме икән... Шушы уй-хыялларга уралып, ул йокымсырап китте.
Элеккеләрне искә алса, кеше яшьлегенә, бер гамьсез балачагына кайткандай була. Вәсимә дә хатирәләр, үткәннәр белән яши хәзер. Әти-әнисен төштә күрсә, хәер бирә. Бик тә рәхмәтле ул аларга, ике ятим бала белән үзләренә сыендырганга, ярдәм иткәнгә, абынганда, егылганда тартып торгызганга, гаепләмәгәнгә, түзгәнгә...
Тәрәздәге ай, син йокламагач, мин дә йокламыйм дигәндәй, йөзә дә йөзә. Вәсимәгә инде тәрәзә – телевизор, ә һавадагы йолдызлар аның сурәте булып күренә башлады. Кайный-кайный хәтер яңара. Тормыш – кино кебек, кемнекедер – кызык, күңелле, ә кемнекедер – кызганыч. "Һинд кинолары бер кырыйда торсын безнең язмышлар белән. Яшь чакта һинд киносында акча түләп елап утыра торган идек, тормышта бушка елаталар, шунысы әйбәт", – дип елмайды Вәсимә үзе дә сизмәстән. Әллә акылыннан шаша инде? Әй, юк ла, түзә ул, барыбер түзәчәк, чөнки гомер бер генә бирелә. Сиңа тигән бәхет тә, кайгы да синеке генә, әҗәткә биреп тә, сатып-алып та булмый. Әллә соң бу берәр каһәр, нәсел каргышымы? Каргышны, туп-туры төшми, әмма кайчан булса да шул нәселгә төшә, дип тә ишеткәне бар Вәсимәнең. Әнә бит, ни әнисенең бәхете булмады, әтисе – сукырайды, абыйсы Самат 30 яшендә, Минзәләгә эшкә барган җирдән, ашказаны җәрәхәте тишелеп үлеп китте.
Вәсимә янә уйлары белән шул чакка кайтты. "Үлем үкенечсез булмый дигәндәй, Минзәлә шифаханәсендә бөтенләй ярдәм күрсәтмәгәннәр абыйга. Типсә тимер өзәрдәй, әзмәвердәй ир ашказаны тишелгән килеш ике тәүлек идәндә аунап-тәгәрәгән, аннары караватка менеп җан биргән. Бу вакыйга турында шунда шәфкать туташы булып эшләүче Гәрдәле кызы: "Ул абыйны бигрәкләр дә кызгандым, табиблар аны, безнең район кешесе түгел, дип карамадылар да", – дип сөйләгән соңыннан. Менә сиңа сәламәтлек сагында торучылар, менә сиңа Гиппократ анты. Авылдашлар: "Аңа күз тигәндер, аның кадәр матурлык кемдә бар иде соң?" – дип сөйләделәр. Егет сөлеге иде шул абый, егет сөлеге, аның артыннан ул вакытта ук кызлар үзләре йөриләр иде. Чибәр булма, бәхетле бул, бәхет матур күрсәтә, дип, тикмәгә генә әйтмиләрдер шул. Өйләнеп, хатыны Гөлия белән дүрт ел гына яшәп калган абыйның күргәннәрен сөйләсәң, чәчләрең үрә торыр. Ул 1943 елда туган, сугыш чоры баласы, кече яшьтән көтү көтеп, ачлыкта-ялангачлыкта үскән. Әни: "Сез бәләкәй чакта бик тә авыр булды тормышлар, сугыш вакыты бит. Вәлиулла бабагызның сакалыннан бетләр тарап төшерә, ә киемнәрен кызу мунчага элеп калдыра торган идем. Әйбер пешеренә башласам, Бәдигол әбиегез: “Онны күп бетерәсең, хадыйка, хадыйка (бай хатыны)!!! – дип гел битәрләп тора иде. Ашый башласак, олыларга түгел, балаларыма да ашау җитмәс иде", – дип сөйли торган иде, мәрхүмә. Абый 3 ел Германиядә хезмәт итте, шунда хезмәт иткәндә үк ашказаны авыртып госпитальгә эләкте. Кайткач, өй салырга акча эшләп кайтыйм, дип, Якутия якларына чыгып китте. Бер ел дигәндә учы белән акча эшләп кайтты, блоклар сатып алдылар. Авылда иң беренчеләрдән булып таш йорт салып керделәр. Үзе төзегән йортта тынычлап кына яши алмады ул, җаныкаем. Әтинең әшәке теленә, гаделсезлегенә чыдый алмыйча, хатыны, баласы белән авылдан читтәрәк урнашкан иске баракка чыгып киттеләр. Кайбер ир кеше үз баласыннан да көнләшә дигәнне ишеткәнегез бармы? Безнең әти дә абыйны көндәш итте, юктан да гаеп табып, әнине талады, үз улын кулыннан бер эш килмәгән соңгы хөрәсәнгә калдырып мыскыл итте".
Сеңлесе Айсылуның да бәхете булды диярлек түгел. Ул да бик күп кайгы-хәсрәт күрде. Яшьли тол калды, 40 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде, әтиләренә бер тамчы судай охшаш ике кызын үстереп, башлы-күзле итте. Бөтен тормышны берүзе тартты. Хәзер оныкларын үстерешә. Шөкер, тормышта югалмады балалары. Икесе дә гаиләле, тормышлары әйбәт. Олы кызы гаиләсе белән чит илдә яши.
Хәзер төп йортта үз гаиләсе белән энесе Рафис калды. Килен каенана туфрагыннан ярала дигәндәй, эшкә бик тә хирыс, уңган булып чыкты хатыны. Бер ул, бер кыз үстерделәр. Уллары Ринат өйләнде, матур итеп туй үткәрделәр, киленнәре Луиза бик тә ачык, мөлаем кыз бала. Нәсел дәвамы – бәби көтәләр. Ни кызганыч, Рафисның гына кеше арасында күңеле китек. Моннан 12 ел элек, тимер юлда эшләгәндә, бер сменада эшләүче иптәше аның ишарәсен аңламыйча двигательне кушып, көрәктәй кулы кар чистарткыч поездның көпчәкләренә кереп уралды, терсәгенә кадәр бөтерелеп, үзе әздән генә исән калды. Инвалид булса да, җир җимертеп яши, эшли үзе. Язмышыңа бирелгән бу ачы сынауны узарга тимер йөрәкле булырга кирәк. Ул да ике куллы кеше эшли торган бөтен эшләрне дә эшли. Әле менә күптән түгел генә кирпечтән мунча салды. Ике куллы кеше дә алай чиста, пөхтә, матур итеп эшләмәс. Тырыш, әйтер хәл юк, Габделәхәт балалары!! Тик менә нигәдер бәхеткәйләре генә юк.
Бер бәхетсез гел бәхетсез дигәндәй, Вәсимәнең икенче ире эчәргә ярата торган, эчсә, шыр дуамал кеше булып чыкты. Эшендә растрата ясау да, теләсә нәрсә кыланып, Вәсимәнең туганнарының җанын биздереп бетерү дә – берсе дә калмады. Аны утыртмасыннар дип, Вәсимә балаларны иминиятләштерүдән җыелган бөтен запас акчасын кырып-себереп тотты, әмма закон бозучыны җавапка тартып, тимер рәшәткә артына утыртып ук куйдылар.
Вәсимә башын бәреп, елап утырмады, чөнки аңа карата күңелендә бер генә дә җылы хис калмаган иде. Башында бер генә уй аның – ничек кенә балаларын исән-имин үстереп бетерергә?..
Тиздән зур сөенеч булды, аңа эшеннән бер бүлмәле фатир бирделәр. Ул балалары белән Кама поселогындагы яңа фатирында яши башлады. Балаларына күз-колак булырга да җае калмый, гел эштә. Ә беркөнне улын һәм аның иптәш малайларын бәлигъ булмаганнар комиссиясенә чакырттылар. Ниндидер ярамас эш эшләүләре – урлашулары билгеле булды. Маратының гаебе булмаса да, аны да башкалар белән бергә суд эскәмиясенә утыртырга җыендылар. Әле дә дөреслек җиңде, аны акладылар. Вәсимәнең бөтен тынычлыгы бетте. Улын ничек итеп бу шайкадан, дусларыннан аерып алу җаен эзли башлады.
Әтисез үсү, тәрбия җитмәү галәмәте бит инде бу, ничекләр саклап бетерергә соң?..
Алар үзләре кечкенәдән үк, тәртип бозсаң, милиция алып китә дип куркып үстеләр. Кайчак ата-ананың каты булуы да кирәк шул.
Кинәт кенә яшь чаклары искә төшеп китте. Бервакыт әти-әниләре ат җигеп печәнгә киткәч, энесе Рафис тавык кетәклегеннән күкәйләр урлап, аны югары урамдагы Хамаша бабайларга менеп, алмага алмаштырып кайткан иде. Таңсылу белән рәхәтләнеп сыйланып утырганда, болыннан әтиләре кайтып төште. Бүтән алма ашамаслык иттеләр шул чакта энесен. Кычыткан тотып, ат арбасы буйлап, "башка урлашмассыңмы, башка урлашмассыңмы?" дип тирги-тирги куып, елатып бетерделәр үзен. Ә 5-6 яшьлек Таңсылуга нәрсә: "Абыең ничә күкәй урлады?" дисәләр дә – унны, "Ничә алма алып кайтты?" дисәләр дә – унны, "Сиңа ничә алма бирде?" дип сорагач та – унны, дип ике кулын җәеп тора.
...Срогын тутырып Илфат кайтты.
– Әйдәгез, минем якка, Лениногорскига, – диде ул, мишәрләрчә кырт кистереп. – Яңа Иштирәк дигән авылда әнием үзе генә яши, мин бердәнбер бала, шунда китик.
Вәсимә уйлады-уйлады да, моңа ышаныч юк, әмма баламны мондый иптәшләрдән читләштерергә кирәк дип, өр-яңа фатирын Лениногорск шәһәрендәге 3 бүлмәле иске хрущевкага алмашты. Тиздән ул балаларын җыйнап ире ягына күченеп китте.
Алар бергәләп Илфатның әнисе янына – Яңа Иштирәк авылына кайттылар. Монда чыннан да балалар белән торырлык булмаган икән, әле ярый фатирым бар, дип куанды Вәсимә каенанасы белән бергә картайган, җиргә сеңгән йортны күргәч. Ә Илфатның әнисе бик тә ошады аңа. Гади генә, йөзләрен сабырлык сарысы сарган ак яулыклы, дини карчык иде ул.
– Кызым, – дип яратып эндәште ул аңа. – Сагындырмагыз, кайтып йөрегез, әнә бит Илфатым соңгы китүеннән соң 4 ел кайтмады. Тудырган ананы санламыйча, алай ярамый бит...
Озак та үтмәде, әбекәй бәхиллеген калдырып, теге дөньяга китеп тә барды. Әйтерсең лә улы кайтканын гына көткән...
Язлар, җәйләр тезелеп үтеп кенә тора. Гомер буе чибәрләр исәбендә йөргән Вәсимәнең дә йөзләрендә беренче җыерчыклар күренде. Шөкер, балалары да кул арасына керә башлады инде. Мараты исән-сау үсеп җитеп, армия сафларына китте. Динара мәктәп тәмамлап, профтехучилищега – штукатур-малярлыкка укырга керде.
Ярый әле улы Марат онытмый, сагыну хатларын юллап кына тора. Венгриядә хезмәт итә, иң матур язучы егет дип, үзен частька писарь итеп куйганнар, язу-сызу эшләрен генә башкарып утырам, дип язган. Ә бер хатында хохол кызы белән танышканын, Таня исемле ул кызны үзе белән алып кайтачагы турында язып, әнисе белән сеңлесен шаккатырды ул.
Хезмәт иткән җирендә яшәп калу мөмкинлеге булса да, ул әнисе белән Динара янына юл тота. Әлбәттә инде, янәшәсендә сөйгән кызы – кәләше дә бар! Матур итеп туй ясыйлар, гаилә бәхетен арттырып, бер-бер артлы ике кызлары – Катя белән Самира туа.
Аяз күк йөзе кебек зәп-зәңгәр күзле, таң кояшыдай ягымлы Динара да беркөнне әнисенә үзенең Фидаил атлы егет белән танышуы турында әйтә. Берникадәр йөргәч, ап-ак туй күлмәкләре киеп, яраткан егетенә кияүгә чыга.
Вәсимә белән Илфат шәһәрдәге фатирны балаларына калдырып, яшелчә, бәрәңге үстерербез, кулдан килгәнчә булышырбыз, дип, авылга – Яңа Иштирәккә күченделәр.
Менә иренең генә көннән-көн сәламәтлеге бетеп килә. Типсә тимер өзәрлек, баһадир гәүдәле бу ирне төрмә шулай бетерер дип кем уйлаган? Аңа тиздән невроз авырулары рәтенә керүче иң начар диагнозны куйдылар, группа бирделәр. Ул көчле дару тәэсире белән генә йөри ала башлады. Ә бераздан урын өстенә ятты, сабый бала кебек урында ашатырга калды. Хатыны һәм үги кызы күзенә карап ятса да, эчүен ташламады, тагын да холыксызланды, тагын да җүләрләнде, көн-төн тавыш чыгарды.
Бөтен тормыш авырлыгы, авылдагы бакча эшләре гел Вәсимә җилкәсендә. Йөрәккәемә ял булсын дип, ул да чәркәгә үрелә башлады. Пычрак сүзләрдән, изелүләрдән тәмам туйган бәхетсез, парлы ялгыз иде ул бу нигездә. "Һич кенә дә аңларлык түгел инде бу дөньяны, кемгәдер бәхет күге белән төшә, кемдер гел кара болытлар астында, тоташ караңгылыкта яши", – дип сыкранды ул.

Рәзинә Сәетгәрәева

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас