

Башны иеп, әтине җитәкләп, “Обком коммунистической партии” дип язылган бинага кереп киттек. Кабул итү бүлмәсендә ыспай гына киенгән сәркатип кыз утыра. Аңа хәлне аңлатып биргәч, ул кемгәдер шалтыратып: "Безнең коммунистлар партиясе члены Галиуллин Габделәхәт абыйны чиратсыз кабул итеп, операция ясасагыз, бик тә рәхмәтле булыр идек", – дип бик итагатьле итеп сөйләште. Чыннан да, кабат баргач, безне бик җылы каршы алдылар, әтине больницага салып кайттым.
Соңгы өмет сүнде, операция уңышсыз чыкты. Әти өчен генә түгел, әни өчен дә кара, күңелсез көннәр башланды. Соңыннан әти берүзе таяк белән йөрергә, күршеләргә керергә өйрәнде, әкренләп язмышына күнде.
Беркөнне әти: "Кызым, рәхмәт сиңа, вакытында бармасак, үкенечтә калган булыр иде", – дип рәхмәт әйтте. Ни каты бәгырьле булса да, аның күзләреннән яшь тамчылары тама иде..."
...Туачак сабуе турында уйларга вакыты да, җае да булмады Вәсимәнең.
– Кем булсаң да дүрт саның төгәл булсын, гомерле, бәхетле бул, балакаем, – дип эндәште ул йөрәк астында тибенеп яткан сабыена.
Шөкер, авыр күтәреп эшләсә дә, баһадир бала тапты, улы Марат дүрт килолы, сау-сәламәт бала булып туды. Вәсимә бөтен назын, мәхәббәтен улына бирде, ул аның бердәнбер юанычы, шатлыгы, куанычы иде.
Интегә-интегә, зур өметләр баглап төзегән йортның куанычы булмады. Дамир әти-әниләре белән яшәүне өнәп бетермәде.
– Монда йөз сум акчага эшләп йөргәнче, – дип, яшь бала белән хатынын Казахстан якларына алып чыгып китте.
Өлкәннәр дә китмәгез дип ялынып тормады. Дөньяны күп күргән Мәхмүт абый улы белән килененә, нотариуска барып, “дарственный” дигән документка имза куярга боерык бирде. Яшьләр каршы килмәделәр.
...Тынны кыса торган кызу чүл исе. Монда йортлар урынына юрталар икән. Бу ят мохитне, иксез-чиксез чүл далаларын, хәлне ала торган эсселекне күреп, Вәсимәнең төсләре качты. "Әй Ходаем, бер белмәгән җирдә ничекләр яшәрбез? Монда бит бала үстерергә бернинди дә шартлар юк", – дип, кечкенә сабыен кызганды ана.
Болар килеп төпләнгән җир Җитебай дигән поселок икән. Аларга барактан бер бүлмә бирделәр. Кысык күзле кешеләр арасында Бөгелмәдән килгән якташларын очрату күңеленә әзме-күпме тынычлык бирде Вәсимәнең. Җитмәсә, бер үк баракта яшиләр. Уллары Марат бик тиз калыкты. Гәүдәле, бик матур, сөйкемле бала булып үсте. Аны күрше-күлән яратып, “наш богатырь” дип йөртте. Вәсимә бала кечкенә дип тормады, аз булса да файда булыр дип, идән юарга эшкә керде. Күршесе Сабира апа аңа һәрнәрсәдә булышты, кирәк чакта киңәш-табыш бирде.
Көннәрдән беркөнне ире Дамир мондагы хезмәт хакыннан да риза түгеллеген, Оренбург ягына – туганнарына китү уе барлыгын әйтте.
Чегән тормышыннан тәмам гаҗиз булган хатын иренең нигә бер урында гына яши алмавын һич кенә дә аңламады. Эш яратмый дисәң, куллары алтын, тоткан эшен менә дигән итеп коеп куя.
Иренә бер кәлимә каршы сүз әйтә алмаган Вәсимә, машинага тагылган әрҗә кебек, улын җитәкләп, төенчекләрен асып, тагын бер белмәгән җиргә ияреп китте.
Оренбург... Җырларда җырланганча, бу – берсеннән-берсе оста шәл бәйләүчеләр төбәге, мамык шәл ягы.
Мамык дигәннән, Казахстаннан ул әниләренә, җылы оекбаш, бияләй бәйләп кисеннәр дип, дөя мамыгы җибәрә торган иде.
Әй дөнья, буялган йонга, буялса иде мамыкка, рәхәт булыр иде халыкка, дисәләр дә, мамыклы Оренбург якларына килеп төшүенә бик куанып тормады ул.
Мондый күчмә тормыш чын-чынлап туйдырды аны. Бердән, гел тору урынын алмаштыру аркасында улы Маратның төпле дуслары юк, икенчедән туган җирен, әти-әнисен, туганнарын, дусларын, яшьтәшләрен сагына иде.
Алар монда иренең туганнарына килеп урнаштылар. Кеше өстендә бала белән яшәүне әйтмә инде аны. Үзләре дә күп балалы, ишле гаилә, өлкәннәр эшкә киткәндә бер өер бала үзләре генә кала, алар нәрсә эшләмәсләр?..
Алдан ук сизенгән икән Вәсимәнең күңеле. Беркөн эштән кайтуына хуҗа хатынның бөтенләй кыяфәте юк иде.
"Нәрсә булды?" диюенә, калтырый-калтырый, еламсырап:
– Вәсимә, зинһар ачуланма инде, Маратны харап иттек бит! Минем балалар әтиләренең мылтыгын алып ишеккә атканнар, ә ишек артында Марат торган, – диде. – Ул хәзер больницада...
Бу хәбәрдән Вәсимә авып китә язды. Берникадәр вакыт үткәч, үзен-үзе кулга алып, тизрәк больницага чапты. Марат операция өстәлендә ята. Ак халатлы табиблар, шәфкать туташлары аның терсәге янында казыналар.
– Бу ядрәләрнең барысын чүпләп бетереп булмый, калганнары кулында калачак, – диде табибларның берсе маңгай тирләрен сөртә-сөртә.
Вәсимә хәлнең ул уйлаганнан да начаррак икәнлеген аңлады.
– Улыгызның кигән киеменә кадәр теткәләнеп терсәгенә тулган, ә тәнендәге вак ядрәләрнең исәбе-хисабы юк, – диде баш табиб баланың бу ярадан гомере буе интегәчәгенә басым ясап.
Бу минутта Вәсимәнең йөрәге ярылырдай булып тибә иде. Ул бер улына, бер "безне төрмәгә утыртмагыз инде" дип ялваручы туганнарына карады. Әлбәттә, гариза язсаң, балалар кул астында корылган мылтык саклаган кардәшләренең башларыннан сыйпамаган булырлар иде ул вакытта. Шул чакта да бер авыр сүз әйтә алмады Вәсимә, түзде.
Еллар үтә торды. Алар кабат Минзәләгә әйләнеп кайттылар. Шөкер, инде Маратка да алты яшь тулды. Яз-көз көннәр бозылганда улын жәлләп, йөрәгендә ядрәләр кузгалгандай була иде.
Балалыгы беләнме, кулым авырта дип зарланмады Марат. Авылдагы әби-бабалары да бик ярата иде үзен. Минзәләдән кайтып йөрергә дә уңай, ара-тирә авылга да кайткалыйлар.
Бер кайтканда Вәсимә әнисен авылга килгән спектакльгә алып чыгарга уйлады. Кайтышлый клубтан ике билет сатып алды. Әнисе дә, үзе дә бераз күңел ачып, авылдашларын, сабакташларын күреп кайтырлар. Менә кич җитте. Киенеп-ясанып, инде чыгып китәбез дигәндә, ни гаҗәп, морҗа буендагы билетлар юк иде... Кайдан гына эзләп бетермәделәр, чишенеп аттылар, кызып, тирләп беттеләр, җир тишегенә кереп киткән диярсең... Сукыр әтиләреннән: "Әллә соң син алдыңмы?" дип тә сорадылар.
Шулчак әтиләре:
– Кара әле, мин ике календарь битен бәдрәфкә алып чыгып киткән идем, шулар түгелме икән? – димәсенме?
Соң, күрмәгән кешегә синең билетың ни дә, кәгазең ни... Кыскасы, бу көнне өйдә бушка комедия булды. Ә шулай да чыктылар алар ул көнне клубка. Билетны табып, юып, ислемай сөртеп чыктылар...
– Иренен кып-кызылга буяган билет ертучыга тоттырдык та кереп киттек, – дип, кызык итеп көлеп сөйләп искә ала торган булды алар бу вакыйганы.
Әтисе көчле ихтыярлы, зыялы кеше иде аның, күзләрем күрми дип сыкрап, зарланып утырмады, күзле кешедән дә ныграк күрә иде аның күңел күзләре. Югалткан әйберне гел шуннан сорап таба торганнар иде.
– Ходай күрсәтмәсен инде ул сукыраюны. Авыру кеше янында яшәү дә авыр сынау, аның интегүен күреп җаннарың сыза, тик булыша алмыйсың, бер чара юк. Бер мәртәбә әтиегез, юына торган умывальник янындагы идәннән теш пастасы таптым дип, аның белән тешләрен чистарткан, ул аяк киеме кремы булып чыккан, –дип сөйли торган иде әниләре.
Бер карасаң кызык, бер карасаң кызганыч инде бу тормыш.
Көннәрдән беркөнне Дамирга прокуратурадан повестка китереп тоттырдылар. Вәсимә аптырашта калды.
– Ә, мин бит беркөнне прорабны кыйнаган идем, шуның өчендер әле. Үзе аркасында эләкте, акчаны аз язган, – диде ир бер дә гаҗәпләнмичә генә.
Әтисе Мәхмүтнең шәһәр милицияләре арасында таныш-белешләре күп булса да, ярдәм итә алмадылар. Дамирга суд булды, дүрт елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр һәм Түбән Кама шәһәрендәге төзәтү колониясенә җибәрделәр.
Шин заводы белән дан тоткан әлеге шәһәр Вәсимәнең туган авылыннан ерак түгел. Анда гаилә белән дә яшәргә мөмкин икәнлеген белгәч, Вәсимә сөенә-сөенә төенчекләрен төйнәде. Ир бирмәк – җан бирмәк. Ялгызлыктан бик тә курка шул ул. Малай кешегә бигрәк тә әти кирәк. Әтисе дә улын бик ярата. Дүрт ел гомер күп түгел, ничек тә бергә-бергә җиңәрләр.
Чынлап та, беренче карашка барысы да җайланды кебек. Маратка балалар бакчасында урын булды. Ире көннәр буе колониядә эштә. Күп тә үтмәде, аларга шин заводы кырыендагы бер аланлыкта, кирәк вакытта тарттырып китәрлек итеп, вакытлыча йорт төзеп керергә рөхсәт бирделәр.
– Мин сине бик яхшы аңлыйм, Дамир. Бөтен көчеңне куеп эшләсәң дә, гомер буе хезмәтеңә тиешле хак ала алмадың, шуңа күрә бөтен дөньясына үчле булдың. Җир шарын әйләнеп чыксак да, таба алмабыз инде ул дөреслекне, – диде аңа беркөнне Вәсимә, тагын йорт кадәр йорт төзергә җыенуын белгәч.
Көн артыннан көн үтте. Алар яши торган бу урманлыкта җәй көннәре бигрәк тә матур, күңелле иде. Тирә-юне куралык, ак келәмдәй ромашкалар, саф һава, сандугачлар моңы. Аерым бер патшалыкта яшәгән кебек, үзләренә күрә бер гүзәл дөньяда яшәделәр алар монда. Ә беркөнне Вәсимә Дамирына зур сөенеч әйтте. Ул икенче тапкыр әни булачак!
– Улыбызга тиздән 7 яшь тула, әнисе, табасың! – диде бу шатлыклы хәбәрдән таулар күчерергә әзер булган Дамир.
Димәк, тагын җиде айдан гаиләгә зур шатлык киләчәк – сабыйлары туачак! Я Раббым, бәхете белән генә тусын!
Әти кешегә канатлар куйдылармыни?! "Ул булса да, кыз булса да ярый. Бер-берсенә туган булырлар", – дип уйлады ул. Дамирдан да юмарт әти бар идеме икән бу дөнья йөзендә? Үзе утырып йөри торган машинага кадәр алып кайтты ул улына. Инде бала тууга да ике ай чамасы вакыт калып бара. Көннәр кыскарып көзгә авышкан, сентябрь ахыры.
Бу төн йолдызлы булса да, әллә нинди шомлы төн иде. Вәсимәнең күзенә йокы кермәде. Авылга дип кайтып киткән иренең бу кадәр озак торуы күңелен борчыды, үз-үзенә урын тапмады ул. Машина юлына чыгып ярты төнгә кадәр көтеп торды. Юк, күренмәде ире. Караңгы урман эчендәге өенә кереп, улын кочып ятканда, таң атып килә иде инде.
...Иртән яман хәбәр китерделәр. Дамир юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган...
– Әй нарасыем, әле бит син карында гына. Беләсеңме икән туганчы ук ятим калганыңны? – дип такмаклый-такмаклый елады Вәсимә. Иртәгәсен аңа моргка ирен танырга барырга кирәк, ничекләр түзәргә?..
– Балага зыяны булмасмы? – дип курыкты әнисе кызының моргка барырга тиешлеген белгәч.
Инде иренең тома сукыр булып утыруына да күнгән иде Сания. Әле бит ул ярты ел элек кенә җирләгән олы улы Саматны югалту кайгысыннан да айнып җитмәде. Тормыш корып, дүрт елга якын гына яшәп калдылар бит. Хатыны – тол, ике яшь тә сигез айлык кызы Сәрия ятим калды. "Инде менә тагын ике ятим", – дип, бөтен дөньясына рәнҗеп елады ана.
Вәсимәгә барыбер иде бу минутларда. Аның бөтен уй-хыяллары челпәрәмә килде. Ул бернәрсә дә уйлый алмас дәрәҗәгә җитте.
Ирен Минзәләгә алып кайтып тормадылар, Җирекледә җирләделәр. Улы белән Вәсимәне әти-әниләре үз канаты астына сыендырды. Ә ике айдан Вәсимә бәби тапты. Энҗе бөртегедәй матур, зәп-зәңгәр күзле кыз бала иде ул. Аңа мулла чакыртып, Динара дип исем куштылар. Баланы беренче көннән үк әнисе үстереште. Декрет ялында утырырга да җае булмады Вәсимәнең. Үз вакытым белән йөрергә дә уңайлы булыр дип, бик тә тынгысыз һәм җаваплы эшкә – Росгосстрахка страховой агент булып эшкә урнашты. Планны һәрчак арттырып үтәде, акчаны умырып алды, ничек тә яшәргә, балаларын кеше итеп үстерергә тырышты. Ул элеккеге тыйнак, басынкы Вәсимә түгел иде инде. Язмыш елар вакытта да көләргә өйрәтте аны. Эше дә кеше белән бәйле, аралашуны, киң күңелле, ачык булуны сорый. Ә чибәр, ялгыз ханымнарга нинди генә яман атлар такмыйлар?.. Тора-тора Вәсимә дә туйды бу сүзләрдән. Аның өстәвенә, авылга заготовщик булып килгән Илфат исемле бер мишәр егете гел бәйләнеп йөри. Озын, төз гәүдәле, төскә-биткә чибәр үзе, сөйләшә башласа, теле-телгә йокмый. Кызык сүзле, аның белән сөйләшкәндә дөньяларың онытыла. Бер генә тапкыр да чынлап сөеп карамаган Вәсимәнең күңеле әллә нигә алгысап куйды.
– Балаларыма әти дип эндәшер кеше булыр, үземнең дә гайбәт сүзләрдән колагым тынар, – дип, Илфат белән гаилә корырга ният кылды ул. Бар шартын туры китереп никах укыттылар.
Гомер дигәнең бик тиз үтә икән. Инде кечкенәдән урам буйлап җырлап йөри торган төпчек сеңлесе Таңсылу дә үсеп буйга җитте. Җырлаган өчен учы-учы белән конфет җыеп йөри торгач, яшьтән үк тешләре коелеп бетте үзенең, гел теш табибы юлында булды. Ә шулай да тешсез дип тормадылар, Вәсимәне сайлаган кебек, иң беренче егетләрнең әти-әниләре күреп алды кызны.
Беркөнне аларга авылның иң бай кешеләре исәбендә йөрүче Мөнир абый белән аның хатыны Әнүзә апа килеп керделәр. Кыз сорарга дип килүләре икән. Шул вакытта Вәсимә зур ялгышлык эшләде. Ул егетнең Таңсылуга ошыймы-юкмы икәнлеген дә белештермичә, яучыларга зур табын әзерләде, шампан шәрабе утыртты, үтереп кыстады.
Кунаклар бик хәйләкәр булып чыктылар.
– Кызның ризалыгын алмыйча эчмибез, – диделәр алар кистереп.
Ә Вәсимә шар да шор:
– Эчегез инде, әйдә, эчегез! Риза булыр, риза булыр, сездәй кешеләргә дә риза булмагач, – дип кунакларны кыставын дәвам итте.
Бу вакытта Таңсылуның чаршау артында күз яшьләренә буылып үксеп елап ятканын белми иде әле ул.
Төн уртасы җитте. Егетнең ата-аналары:
– Рәхмәт, Вәсимә, сыйладың, булды бу, кыз безнеке, – дип күңелләре булып кайтып киттеләр.
Таңсылуның иртәнгә кадәр елап күзләре шешенеп бетте. "Мине дә яратмаган кешегә көчләп бирсәләр", – дип куркып елады ул.
Сукыр әтисе аның мышык-мышык елаганын сизеп:
– Кызым, нигә елыйсың, сине бит көчләп кияүгә бирүче юк, –димәсенме...
Икенче көнне иртән иртүк Вәсимә сеңлесенең риза түгеллеген әйтергә дип Мөнир абыйларга төшеп китте. Сеңлесен бай кешеләргә биреп, бәхетле итәсе килгән иде дә бит аның. Бәхет байлыкта гына түгел шул, ярый шул вакытта аны да ашыгып кияүгә бирмәгәннәр. Таңсылу да үз бәхетен, яраткан тиң ярын тапты, гади колхозчы баласына чыгып, менә дигән итеп тормыш көтә, балалар үстереп яши. "Ярый әле ул чакта әти туктатып калды", – дип бу вакыйгага кат-кат әйләнеп кайтты Вәсимә.
Йортта үтә дә коры холыклы булып, гаиләдәгеләрнең үзәгенә үтеп яшәсә дә, әтисенең сугыш елларында бригадир булып эшләүдә бу кырыс холкы ярап куйды. Колхоз эшенә чыгарга кеше булмаганда да ул эшләгән бригада һәрчак алдынгы булды. Ялкауларны, хәйләкәрләрне кызганып тормады ул. Сүзе бер булыр иде: "Бүген үзең өчен генә түгел, сугыштагылар өчен дә эшләргә кирәк. Үз эшемә чакырмыйм, җиңү өчен бергә-бергә тырышыйк!" Ул вакытта бригадирлар җиккән атта йөри торган иделәр. Ул эштән кайтканда, көнме ул, төнме, балалары чыгып капканы ачарга тиеш иделәр.
Аның дөньялыктан китүенә дә үтә тынгысызлыгы, үҗәтлеге сәбәпче булды.
Рәзинә Сәетгәрәева
(дәвамын иртәгә укыгыз)