Литература
15 Июля 2022, 07:00

ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ, ТҮЗ...

1 өлеш Ул хәзер туып-үскән җиреннән читтә – Лениногорск шәһәрендә яшәп ята. Табигате гаҗәеп матур бу якларның, әмма күңел күзенә күренгәннәргә генә шул...Вәсимәнең Яңа Иштирәк авылындагы инде җимереләм дип торган иске агач йорты Бәкер курорты янында гына иде. Аны ялт итеп чистартып, аллы-гөлле төсләргә буяп куюы гүр караңгысыдай тормышыннан качуы, бу дөньядан киткәндә генә булса да кешечә китү теләгеннән булды. Тик язмыш җиле аннан да кубарып алды, ташкалага китереп урнаштырды. Бердәнбер куанычы, юанычы да - тик уйлары гына хәзер. Алар хатынны еш кына яшьлегенә, үткәннәргә алып кайта.

ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ, ТҮЗ...ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ, ТҮЗ...
ТҮЗ, ЙӨРӘГЕМ, ТҮЗ...

Ул хәзер туып-үскән җиреннән читтә – Лениногорск шәһәрендә яшәп ята. Табигате гаҗәеп матур бу якларның, әмма күңел күзенә күренгәннәргә генә шул...
Вәсимәнең Яңа Иштирәк авылындагы инде җимереләм дип торган иске агач йорты Бәкер курорты янында гына иде. Аны ялт итеп чистартып, аллы-гөлле төсләргә буяп куюы гүр караңгысыдай тормышыннан качуы, бу дөньядан киткәндә генә булса да кешечә китү теләгеннән булды. Тик язмыш җиле аннан да кубарып алды, ташкалага китереп урнаштырды. Бердәнбер куанычы, юанычы да - тик уйлары гына хәзер. Алар хатынны еш кына яшьлегенә, үткәннәргә алып кайта.
...Вәсимә туган авылы Җирекледә иң чибәр, иң абруйлы кызлар исәбендә йөрде. Нинди генә акыллы, шәп егетләр күз атмады аңа! Гаҗәеп тыйнак, бер генә кәлимә каршы сүз әйтә алмаган кызны сыйныфташлары да, авылдашлары да яратты, мондый уңган, акыллы кызны килен итеп алырга теләүчеләр дә күп иде.
Ул сугыштан соң дөньяга килгән бала. Ачлыкның, ялангачлыкның нәрсә икәнлеген яхшы белә. Әтисе Габделәхәт гомер буе колхозда бригадир булды, әнисе Сания төрле эшләрдә йөрде. Самат абыйсы да, Вәсимә дә мәктәпне тәмамлауга ук колхозда эшли башладылар. Абыйсы көтү көтте, Вәсимә фермада сарыклар карады.
Алар биш бала үстеләр: энесе Рафис, сеңелләре Айсылу һәм Таңсылу да бар әле. Өйдә исә Вәлиулла бабасы, Бәдигол әбисе белән барлыгы тугыз кеше. Тормышның очын-очка ялгарга тырышып, әтиләре эштән соң кирпеч сугып, каз, үрдәк оялары үреп сатты. Әниләре Сания яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә бик тә һәвәс иде. Тәрәз төбендә нинди генә гөлләр үсми иде аларның. Өстәвенә, оста тегүче дә әле.
Беркөнне аларга татар теле укытучысы Газизә апа килеп керде. Аңа түрдән урын бирделәр.
– Ит сатасыз икән дип ишеттем, өч килолап ит алырмын дигән идем, – диде ул.
Шул арада самовар кайнап чыкты, кунакны чәй өстәленә дәштеләр.
– Мал суйсак та, ит сатканыбыз юк, чөнки үзебезнең дә гаилә ишле, – диде әнисе укытучының йомышын үти алмаганына кыенсынып.
Чәй өстәле артында сүз балаларга килеп тоташты.
– Мин сезнең кызыгыз Вәсимәне бик яратам, тырыш, акыллы, чибәр кыз. Минзәләдә яшәүче икетуган абыемның өйләнмәгән улы бар. Ул да бик шәп егет, алышсалар-барышсалар, бик тә пар килерләр иде дим. Тормышлары да мул, йорт-җирләре дә әйбәт.
Көтелмәгән сүздән бермәлгә бар да телсез калдылар...
Шул көннән соң әтиләре Габделәхәтне җен алмаштырып куйдымыни?! Хатыны Саниягә дә, кызы Вәсимәгә дә көн бетте.
– Чыгасың дигәч, чыгасың! Кыр пәрие кебек, бөтен егетләрне куып, куркытып бетердең инде, сиңа әнә шул бер белмәгән чит шәһәр егете генә төс. Әгәр дә чыкмыйсың икән, авыл советына барам!
Әй гарьләнеп елады да соң Вәсимә бу сүзләрдән! Соң, аңа унтугыз яшь яңа тулды, артыннан кайткан бер егет белән гыйшык-мыйшык уйный башласа, ни була инде ул? Аны бит әнисе алай тәрбияләмәде, "итагатьле, тыйнак бул, кызым", дип өйрәтте.
Бу төнне ул күз йоммады. Әнисе аңа моңа кадәр сөйләмәгән серен ачты:
– Әй, кызым, яратмаган кеше белән яшәү – тәмуг утында яну белән бер икән ул. Мин дә чит авылга килен булып төштем, әтиегезгә димләп бирделәр. Аның кырыслыгыннан, чуарлыгыннан йөрәгем ташка әйләнде инде. Кул белән сукса, ярасы бер төзәлер иде, тел ярасы төзәлми шул, төзәлми. Күреп торасыз бит, кызым, гомер буе талый, берәр гөнаһ эш эшләсәм ярар иде. Күземә гомер буе җен булып күренде, әмма сиздермим, түзәм, сез ятим булмасын дип түзәм, – диде ул.
Ничекләр сизмәсен дә ничекләр аңламасын инде ул әнисенең бәхетсезлеген?! Әле бит Вәсимә мәктәптә соңгы елын – 7 нче сыйныфта укыганда гына да әнисе, әтисенең җәберләүләренә түзә алмыйча, аерылып киткән иде. Укытучы Галия Касыймовна гел килеп йөри иде аларга. Айлар буе үзләре генә тилмергәнгәдер инде, ул: "Әйдә, Вәсимә сеңлем, син олы кыз, әниеңне алып кайтабыз", –дигәч, Әюп бабайлар авылы Куадыга тиклем җәяү бардылар. Ул чакта да: "Сезнең хакка гына кайтам", диде әнисе.
Менә хәзер өйдә тагын көн-төн җәнҗал... Әтисе бер үк сүзне кабатлый да кабатлый: "Чыгасың дигәч, чыгасың, инде үстердек, безгә артык кашык кирәк түгел, башлы-күзле булып, үз көнеңне үзең күр!"
Ул чактагы авырлыкларны Вәсимә белән әнисе үзләре генә белде. Хәтта кайгыдан әнисенең чәчләре бетләде. "Эшләп торган кызыңны артык кашык дип, күрәләтә туган нигезеннән ку инде, бу хәлне кешеләр ишетсә, нинди гарьлек!" – дип әниләре көн-төн елады.
Бу хәлләрдән соң Вәсимә, әнисен кызганып, кияүгә чыгарга ризалык бирде.
Туган нигездә соңгы төн... Ул бөтен тормышын, шушы йортта, шушы нигездә үткән балачагын күз алдыннан кичерде. Бигрәк тә әнисен кызганды, чөнки хәзер бөтен йорт эшләре – бөкрәеп су ташу да, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү дә, арба тартып печәнгә бару да, ашарга пешерү дә аның нәфис иңнәренә төшәчәк. Аның өстәвенә, колхоз эше. Бигрәкләр дә дөнья әүлиясе иде шул әниләре.
Вәсимә үзе-белән үзе сөйләшкәндәй, тагын уйларына батты: "Чит кешегә түгел, без – балаларына да беркайчан авыр сүз әйткәне, тавыш күтәргәне, ачуланганы булмады. Барыбызны да тигез күреп яратты, оекбаш-бияләйләрен бәйләп, күлмәк-ыштаннарны тегеп кидертте. Чисталыкка-пөхтәлеккә килгәндә дә әни безгә үрнәк булды: өстәлдә беркайчан пычрак савыт тотмады, буялмаган идәннәр һәрчак кырып юылган булыр иде. Ул пешергән камыр ризыклары, ит, дөге бәлешләре, тәкәләр, өчпочмаклар, төшләр, чәкчәкләр һәрчак бәйрәм табынына куярлык булып уңа торган иде. Иңнәренә үреп салган чәчләре озын, чем кара, җемелдәп тора иде әнинең. Уртадан ачып, чын татар сылуы булып, тирә-юньгә нур чәчеп йөри торган иде ул. Аның кигән оекбашлары да кешенең башына бәйләгән яулыгы кебек ап-ак иделәр. Килен булып килгәч тә әнинең матурлыгы турында авылда сүз таралып, кайбер егетләр койма башыннан аны бер генә күреп китәргә дип тә килә торган булганнар. Җыйнак кына гәүдәле әниебездә ат йөрәге булгандыр инде. Ул гомергә кешегә кош-корт, мал суйдыртмады. Хәтта сарыкларны да берүзе егып суя, тиресен туный торган иде. Кечкенә чакта чабата белән йөреп салкын тигәнгәме, әнинең бер дә сәламәтлеге булмады, ревматизм, йөрәк авыруы белән интекте. Төннәр буе сызланып, ыңгырашып чыга торган иде, яз-көз авыруы көчәйгәндә, айлар буе больницада ятты".
"Мин дә китсәм, ничек яшәрләр? Әниемнең исәнлеген генә бир инде", – дип ялварды ул чакта Вәсимә Ходайга. Әле бит олы абыйсы Самат та өйләнмәгән, аның артында энесе, сеңелләре тезелеп тора. "Алла боерса, бәхетем булса, аларны аякка бастырырга булышырмын", – диде ул үзен-үзе юатып.
Кияү егете белән очрашудан уттан курыккан кебек курыкты кыз. Белмәгән, бер тапкыр күрмәгән кеше белән ничекләр яшәр?.. Икенче көнне төшке аш әзерләп йөргәндә капкадан озын гына буйлы, 30-35 яшьләрдәге бер ир-ат күренде.
– Дамир булам, – дип таныштырды ул үзе белән. Вәсимәнең алсу йөзенә кояш баегандагы кебек кызыллык йөгерде.
– Әйдә, өстәл янына уз, мактап кына йөрисең икән, – дип аны табын янына утырттылар.
Вәсимә бер иске олы чемоданга бирнәләрен җыйнап куйган иде инде. Ата-анага рәхмәт әйтеп, алар китәр юлга кузгалдылар. Әнисе, кече сеңлесе Таңсылу басу юлына чаклы озата килде. Шул чыгып китүдән Вәсимәнең кендеге туган туфрагыннан аерылды дисәк тә була. Кайларда гына йөртмәде аны язмыш, нинди генә сынаулар бирмәде?.. Таңсылу, апасының бәхетсезлеген алдан сизенгәндәй, алар күздән югалганчы елады да елады, әнисе яулык чите белән күз яшьләрен сөртте.
Минзәләнең юллары начар икән, чакыр да чокыр. "Исеме генә шәһәр икән моның", – дип уйлады Вәсимә Минзәләгә килеп кергәч. Ул килен булып төшкән йорт та тузып, искереп беткән. Йорт эчендә дә күзгә бәрелеп торган байлык күренми.
– Әйдә, кызым, түргә уз, – дип каршы алды аны кияүнең әти-әнисе. Гомере буе авылда яшәгән кыз шәһәр тормышына тиз генә ияләшә алмады. Сынап, куе кара кашы астыннан гына карап утырган каенсеңлесе Рузалия да, иренең әти-әниләре дә ни генә эшләсәң дә гаеп итәрләр кебек иде. Төнгә керү аның өчен бигрәк тә газап. Иренең куллары тиюгә үк бала йоннарына кадәр кабара, иреннәрен канаганчы тешли торган иде. Бер генә тапкыр да егетләр кулы тимәгән бу саф гөлнең киләчәге ничек булуын бер Аллаһы Тәгалә үзе генә белә иде бу минутларда.
Көн артыннан көн үтте. Яшь киленнең үзен генә хәтта суга да чыгармадылар. Бу шулкадәр кадер-хөрмәт идеме, әллә...
Әйе, яхшыга булмады өлкәннәрнең бу кыланмышлары. Беркөнне күрше хатыны Хәлимә апа аңа җайлап кына: “Вәсимә җаным, бу матурлыкларың белән нигә хатын аерган кешегә чыктың?" – дигәч, аяз көнне яшен суккандай булды. Баксаң, Газизә апаның шәп дигән кияве Валентина исемле керәшен кызы белән дә яшәгән; аны бик яратса да, әти-әниләре, безнең милләт кешесе түгел, дип аерттырган булганнар икән. Бу минутта Вәсимәнең дөньядан югаласы, башларын ташка орасы, суларга сикерәсе, упкыннардан ташланасы килде. Инде нәрсә эшләргә? Вәсимә күз яшьләренә буылып өйгә керде. Каенатасы Мәхмүт өстәл янында утыра, ә каенанасы мич тирәсендә нидер эшли иде.
– Әти, әни, мин китәм, минем кеше гаиләсе бозарга хакым юк. Нигә мине алдадыгыз? – дип үксеп-үксеп еларга тотынды.
Аңа каршы әти кеше:
– Кызым, без аны яратмадык, ул шуңа китте. Дамирның монда бер гаебе дә юк, – диде.
Вәсимә бу хәл турында үземнекеләргә хәбәр итәргә кирәк дигән катгый фикергә килде. Бәлки кызганырлар, кире кайтырга рөхсәт итәрләр. Әле бит сафлыгы югалса да, паспортка мөһер сугылмаган... Кырау сугып, сулып, бөрешеп калган чәчәк хәлендә иде ул бу минутларда.
Барыбер ул уйлаганча булмады. Әтисенең килеп, тизрәк язылышыгыз диюе аның соңгы өметен дә өзде.
Гомер агымсудай ага торды. Дамир кешелекле, бик тә тырыш, уңган, алтын куллы кеше булып чыкты. Аның кешегә ярдәмчеллеген шушы бер вакыйга да раслый.
Сеңлесе Айсылуның Минзәлә шәһәрендә педагогик училищеда укыган чагы иде. Бер ялга кайткач:
– Беркөнне автобуска утырган идем, билетка биш тиен акчам булмады, бер белмәгән абый миңа билет алып бирде, – дип сөйләгән иде ул.
Дамир Вәсимәне алып китәргә килгәч, Айсылу апасын чаршау артына чакырып:
– Апа, теге вакытта миңа автобуста акча түләгән абый бит бу! –димәсенме...
Менә бит нинди хәлләр дә була тормышта. Булачак балдызын бушка трамвайда йөрткән булып чыга бит инде бу!!!
Тик кеше фәрештә түгел шул. Дамирның да чыгырдан чыккан чаклары була.
Дөреслекне йодрык белән генә табарга була дигән төптән ялгыш фикер ята иде аның күңелендә. Инде менә бер-берсенең холкына да төшенә, күнегә дә башладылар кебек. Юк-бар уйлап, елап утырырга вакыт та юк.
Дамир юкны бар итеп йорт салырга тотынды. Йортның бурасын сал итеп агызган бүрәнәләрдән бурадылар.
– Агып барган юан-юан бүрәнәләрне берүзем ничекләр итеп ярга чыгарганмындыр?.. Берсендә чүт кенә бүрәнәләр арасында калып, су төбенә китмәдем, – дип гаҗәпләнеп сөйләгән иде ул.
Вәсимәнең дә өлеше күп керде бу йортка. Бусы – ирләр эше, бусы – хатын-кыз эше дими, сөрә генә. Бөтен бәхетсезлегенең үчен әйтерсең лә эштән ала.
Вәсимә язмышына күнде, тормышы бер агым алды, инде менә әни булырга да әзерләнә. Кем булыр? Кызмы, малаймы?..
Туасы нарасыена юанып-куанып яшәп яткан көннәре иде аның. Беркөнне әнисе Сания шалтыратты, тавышы борчулы:
– Кызым, әтиең мунчада каз оясы үргәндә, күрә торган бердәнбер күзенең алмасын да чыбык очына төрткән, хәзер ике күзе дә тома сукырайды, бернәрсә дә күрми. Казанга күз табибына алып барырга, операция ясатып карарга иде бит. Аны синнән башка кем алып барсын, зинһар кайт! – диде.
Абау, нинди коточкыч хәбәр!.. Сугыш елларында колхозда бер күз белән бригадир булып эшләгән әтисенең карап торган бердәнбер күзе дә сукырайган... Болай да очын-очка көчкә генә ялгап баралар иде бит тормышларын. Әнисенә бик авыр булыр инде. Бер минут эшсез тора алмаган, күзле чакта да холыксыз кеше – әтиләре хәзер нәрсә эшләр? Шушы очсыз-кырыйсыз сораулар борчыды Вәсимәне.
Көн кичкә авышкан булса да, Вәсимә юлга кузгалды. Ул авылларына килеп кергәндә инде караңгы төшкән, йортлар ут алган иде. Ашыгып тупсадан атлады. Ишектән килеп керүгә борынына әнисе пешергән тәмле аш исе килеп бәрелде. Әтисе өстәл артында, әнисе аның янындагы урындыкта моңсу гына җыр көйләп, җеп эрләп утыра. Апасын күрүгә, сеңлесе Таңсылу:
–-Вәсимә апа кайтты, Вәсимә апа кайтты, – дип сөенче алды.
– Кызым, кайттыңмы? Менә бит күзләрем күрми башлады. Казанга барып карыйк инде, ни булса шул булыр, – диде өстәл яныннан торып китеп, кулларын җәеп юынгычка таба атлаучы әтисе. Ул ишек шыгырдаган якка таба карады һәм һич көтмәгәндә ишек борысына барып бәрелде.
– Габделәхәт, таяк тотып йөрергә кирәк инде, көнгә ничәләр тапкыр башыңны бәрәсең бит, – дип кызганып куйды аны Сания.
Шул минутта күбәләктәй очып, уйнаклап йөргән Таңсылу да телгә килде, ул әтисе каршысына басып:
– Әти, мин сиңа бер күземне бирәм, – дип барысын да таң калдырды.
Иртән олы юлга – Казанга кузгалдылар. Моңынчы сукыр кеше йөртмәгән Вәсимәгә дә, җитәкләшеп йөрергә күнекмәгән ата кешегә дә бик авыр сынау иде бу сәфәр.
Маңгай күзләре күрмәсә дә, күңел күзе яхшы күрә иде Габделәхәтнең. Кыюлыгы да, зирәклеге дә җитәрлек. Кешеләрдән сораша-сораша, республика дәваханәсенә килеп тә җиттеләр. Андагы чиратны, халыкны күрүгә, Вәсимә аптырап калды.
– Инде монда атналар буе ятабыз, чиратка басыгыз! – диде арада берәү, аларның югалып калганын күреп.
Вәсимә шул көнне уеннан кичерде.
"Әти аптырап тормады.
– Әйдә әле, кызым, моннан ерак түгел “обком партия” бар, шунда алып бар син мине. Калганын анда үзем сөйләшермен, – дигәч, без шунда юл тоттык.
Беркайчан да әтинең мине җитәкләп йөргәнен белмим. Без үскәндә һәрберебезнең әти кушкан атамасы бар иде. Миңа ул, ачуланганда, “яратып”, каты таракан дисә, сеңлем Айсылуга "белый дуңгыз" ди торган иде. Кызганычка каршы, башкаларныкын хәтерләмим. Булганмы, булмаганмы, үзләре беләләрдер...

Рәзинә Сәетгәрәева

Дәвамы бар.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас