Литература
14 Июля 2022, 11:00

ТӘҮБӘЛӘРЕҢ ИНДЕ СОҢАРДЫ

Ахыры  Җирле үзидарә белән янәшә урнашкан кибет янындагы бер төркем авыл халкы районнан полиция машинасы килеп туктауга, аннары үзидарә хезмәткәренең йөгерә- атлый зыярат очына киткәнен сәерсенеп  күзәтә башлады. Ул да булмады, Ибраһим карт белән зимагурдан кайткан Нурзиянең  бирегә таба килгәнен күреп бөтенләй аптырашка калдылар.

ТӘҮБӘЛӘРЕҢ ИНДЕ СОҢАРДЫТӘҮБӘЛӘРЕҢ ИНДЕ СОҢАРДЫ
ТӘҮБӘЛӘРЕҢ ИНДЕ СОҢАРДЫ

   Җирле үзидарә белән янәшә урнашкан кибет янындагы бер төркем авыл халкы районнан полиция машинасы килеп туктауга, аннары үзидарә хезмәткәренең йөгерә- атлый зыярат очына киткәнен сәерсенеп  күзәтә башлады. Ул да булмады, Ибраһим карт белән зимагурдан кайткан Нурзиянең  бирегә таба килгәнен күреп бөтенләй аптырашка калдылар. Авылда хәбәр телефонсыз да  бик тиз таралганны авылдан чыгучылар яхшы белә инде, кибет янындагы һәркем кесә телефонын кабызып, кайсы район үзәгендә, кайсы улына-кызына, кайберсе ахирәтенә яңалыкны беренче булып җиткерергә ашыкты.

-Теге, югалган Нурзия кайткан дигәнием бит, әйеме, шуны эзләп, милиция белән килгәннәр! Районнан! Малайкаем, кеше шул гомер качып ятмый инде, ата- анасын кумәргә дә кайтмады бит. Ызначит, я шпиен, я бур ул. Менә хәзер кулын богаулап алып киткәнен карап торабыз. 

Кызык күрергә теләгән авылдашлар саны бермә- бер арта торды.

Кайберләре, кыюланып, полиция машинасының руль артында утырган егеткә дә сүз катып карадылар.

-Ул хатын моннан күп еллар элек чыгып качкан иде. Зимагурлыкта йөргәндер инде, ничек артыннан бастырып килеп җиттегез. Монда авылны талап китәр иде, Аллам сакласын. Әйтегез әле, нинди җинаяте өчен кулга аласыз ул хатынны, дип кызыксынучыларга,  мин шофер, бернәрсә дә белмим, дип, кулындагы телефонына текәлде. Клуб, кибет тирәсенә җыйналган халыкны ерактан күреп, моңарчы халыктан качып дигәндәй яшәгән, Солтанның әнисе дә таягына таянып килеп җитәрәк бер кырыйда туктады. Җыелышып басып торган хатын- кызлар, аны күреп алып, башларын бора- бора аны да, җирле үзидарә ишеген дә күзәттеләр, үзара чыш- пыш килсәләр дә, дәшмәделәр.

Хәйран вакыт узгач ишек ачылып китте һәм анда полиция хезмәткәре күренде. Аю биеткәнне карарга җыелган халык түземсезлек белән Нурзияне көтте.

Ай кебек балкып ишектә Нурзия пәйда булды. Куллары богаулану түгел, бәйләнмәгән дә Нурзия полиция машинасы янына җиткәч, полиция һәм миграция хезмәткәрләрен кочаклап- кочаклап рәхмәтләр  әйтүен ишеткәч, халык янә аптырады.

Полиция машинасының ишекләре ябылды, Нурзия авыл уртасында тузан туздырып район үзәгенә юл тоткан машина күздән югалганчы кул болгап озатып калды һәм аны читтәнрәк төрле яклап уратып алган авылдашларына таба борылды.

-Кадерле авылдашларым! Туганнарым, газизләрем! Минем өчен кайгырып борчылып торасыз. Шатлыгым белән бүлешәм. Испаниядә яшәүче улым,  күңелемдә мәңге минем белән яшәуче Солтанымның улы мине эзләп табып, үзенә кунакка чакырган. Менә, туганнарым, виза кәгазьләрен хәтта авылга китереп тапшырдылар. Улыбыз бик югары эштә, Аллага шөкер. Әни, әнкәй, син нишләп бер читтә боегып басып торасың. Алла боерса, тиздән улым белән синең яныңа кунакка да кайтырбыз, дип, Нурзия Солтанның әнисен кочып алды, шатлыгы белән бүлеште.

Ибраһим карт белән  Солтанның әнисен җитәкләгән Нурзияне халык тел шартлатып озатып калды.

***

Үз гомерендә мондый җирләрне күрә алуы турында хыяллана да алмаган Нурзияне аккоштай ак лайнер Испаниянең башкаласы Мадрид шәһәренә тибрәлдереп кенә очырып алып килде. Альберто белән үстергән әтисе Алеяндро де Францисс Нурзияне зур чәчәк букетлары тотып каршы алдылар. Россиянең чит илләрдәге дипломатия үзәге аша ялланылган тылмач ике якның да һәрбер сүзен, җөмләсен җиренә җиткереп тәрҗемә итеп баргач, аңлашу бер дә авыр булмады. Эһ дигәнче, машина халыкара аэропорттан Атлантик океан җәйрап яткан якка юл алды. Иксез- чиксез океан, аның шикәр писүге кебек ак комы, юл буендагы гаҗәеп матур чәчәкләр атып утыручы агачларга таң калып, Нурзия шәхси биләмәле зур гына шәһәр бистәсенә килеп җиткәннәрен сизми дә калды.

Машина килеп туктауга, йорт эшләрен башкаручы егет йөгереп килеп, машинаның ишеген ачып, Нурзиягә бөгелеп баш иде һәм ап- ак перчаткалы кулын сузып чыгарга ярдәм итте.

-МамА,- бусы Альбертоның Нурзия янына килеп, эндәшүе булды. - Әнисен күрде , ахрысы, дип уйлап куйды Нурзия, испан телендә дә әни кешенең мамА дип, икенче иҗеккә басым ясап үзенә әйтелгәнен аңламыйча.

-МамА, мамА, дип кабатлады Альберто һәм кулы белән өйнең ишек тоткасын ачып торучы егет ягына күрсәтте. 

Улының кайнар да, җылы дә нык мускулларын үз беләгендә тоюы рәхәт булса да, эчендә ут дөрли иде аның. Ничек итеп үз кулларым белән чит кешеләргә тапшыруымны аңлатырга? Аңлармы? Тәүбәләрең инде соңарды, димәсме? Шушы җавапсыз сораулардан Нурзиянең баш мие кайнап чыгардай булды.

Җиләс һавалы холлга аяк бастылар. Нурзия аяк киемнәрен салып, ялан аяк калды. Альберто, ноу, ноу, диеп, аяк киемнәрен ки дип аңлатты һәм Нурзиягә туфлиләрен кире кигезде. Башка җиргә барабыз икән дип уйлап алды Нурзия.

Улы Нурзияне җилкәсеннән кочып алды һәм уң яктагы булмәгә таба ымлап күрсәтте.

Бераз гына иртәнге таңны хәтерләткән бүлмәдә кая гына күз салсаң да вазаларга тутырып чәчәкләр утыртылган.  Бүлмәнең уртасында диярлек, кимендә биш кеше сыярлык караватта кымшанган хәрәкәт сизелде.

Альберто, Нурзияне кулыннан җитәкләп, караватка янына алып килде һәм карават янындагы ак кәнәфигә күрсәтеп, урын өстендәге кеше янына тезләнеп, ьитеннән, чәченнән сыйпап, мамА,МамА дип саргаеп җыерчыкланып очлаеп  калган бит очларыннан үпте, одеал өстендә яткан кулын учларына алып өреп җылытты, кулны дә кат- кат үбеп, сак кына одеал белән каплап куйды.

Улының әнисенә карата булган мәхәббәтен, ихтирамын Нурзия мөкиббән китеп карап торды, улының әнисенә испан телендә тиз- тиз нидер сөйләгәнен аңларга тырышты. Тик аяусыз күз яшьләре күзен томалады. Карават өстендә гомеренең соңгы көннәрен кичерүче икетуганы Нурзиягә хәлсез кулларын сузды. 

-Мин бик гаепле синең алда, кичер мине. Альбертога синең барлыгыңны белдермичә яшәп мин гөнаһлы булдым. 

-Мин гомерем буе үземне, баламны читкә җибәргәнем өчен, каһәрләп яшәдем. Ничек кенә авыр булса да баланы әни кеше карап үстерергә тиеш икәнен аңлаганда соң иде шул инде.  Син, сез түгел гаепле, мин гаепле монда. Ә Альбертога мин сезнең кебек тәрбия, мөмкинлекләр бирә алыр идемме, анысы билгесез. Юктыр, мөгаен. Мин бик рәхмәтлемен сиңа, туганым!- Нурзия тире белән сөяккә генә калган туганын кочаклап сулкылдап елап җибәрде.

Караватның икенче янындагы кәнәфидә утырган Альберто дә күз яшьләрен тыя алмады.

Лаләдән Лаурага әйләнгән үстергән әнисе Нурзиянең бар сөйләгәнен, көченнән килгәнчә, улына тәрҗемә итте. Һәр сүзенә колак салып, баш кагып, Нурзиягә яшь тулы күзләре белән елмаеп, тагын мамА, мамА, дип икесенә дә куллары  белән күрсәтеп күз яшьләрне сөртте дә, урыныннан торып, Нурзия утырган кәнәфи янына килеп тезләнде һәм башын аның тезләренә куйды, бер кулы белән Лаура әнисенең, икенче кулы белән Нурзия әнисенең кулларын кулларына алды да, "мамА te quiero, лублу" дип кабатлады.

Лаура улына  Нурзия әниеңне, Алеяндро әтиеңне, мине яраткан кебек үк ярат. Нурзия әниең сине тудырмаган булса, без бик бәхетсез булыр идек дип аңлатты.

Авыру әнисе арып, бераз тынычлыкта калдырыгыз дигәч, барысы да ял бүлмәсенә уздылар. Нурзия өс- башын алыштырган арада аш- су хәзерләүче повар ханым төшке аш ашарга чакырды.

Күз күрмәгән, колак ишетмәгән ризыклар белән тамак туйдырганнан соң, Альберто әнисен океан янына прогулкага чакырды. Нурзия аулак урында күләгәле утыргычка утыргач,Солтанның кечкенә вакыттан алып армиядән кайтканнан соң соңгы төшкән фотосын сумкасыннан алып улына сузды. 

-Твой папа. Әтиең синең. Солтан.

Я, он , любовь,  Альберто, дип кулларын бутый бутый бер үзенә бер фотога, бер Альбертога төртеп 

күрсәтте. 

Улы, рарА, дип, аңлаганын белгертеп, көлеп җибәрде, тагын Нурзияне кочаклап алды.

Яраткан кешеңне, бигрәк тә балаңны меңләгән чакрымнар, дистәләгән еллар, бер- беренә аңлашылмый торган телләр аерса да, йөрәкләр сүзсез дә аңлаша икән. Ана белән ул шулай океанның ак кубекле дулкыннарына карап бик озак уйланып утырдылар. Көн тәмам кичкә авышкач, җитәкләшеп, әти- әнисе янына кузгалдылар.

***

 Нурзияне күреп сөйләшкәч, улы белән аңлашкач, Лаураның чире артка чигенгәндәй тоелды. Ул хәтта гаилә белән бер өстәл артына утырып ашарга теләк белдерде. Тәгәрмәчле кәнәфиенә утыртып, Альберто, саклык белән генә әнисен аш өстәле артындагы үз урынына утыртты. Барысы да шат күңел белән ашап-эчтеләр, ым, куллар ярдәмендә аңлашып көлештеләр. Кичтән, Лаураны дежур шәфкать туташы карамагына тапшырып, Нурзияне  шәхси яхталарында океан  гиздерделәр. Тик, Лаураның хәле көннән- көн начарайды. Нурзиянең ике атналык визасы төгәлләнергә берничә көн калгач, ул инде телсез калды. Кулы белән чакырып, барысын да караваты янына дәште. Бер кулы белән Нурзиягә, икенчесе белән әтисе Алеяндрога курсәтеп, мамА, папА, дип пышылдады һәм күзләрен йомды. Нурзия дә, Алеяндро да Лаураның ни әйтергә теләгәнен бик яхшы аңладылар. Әмма һәрберсе үз йөрәгендә гомерлеккә урын алган Солтанын да, Лалә-Лаурасын да башкага алыштырырга әзер һәм риза түгел иде.

*** 

Украинага кайтып эшенә чыгуга Нурзия Россия илчелегенә, үзенә Россия гражданлыгын кайтаруны сорап прошение  язды. Бик күп мәшәкатьле юллар узып, ике ел дигәндә, Украинадагы квартирасын сатып, Россиягә, үзенең туып үскән авылына, алай гына да түгел, чирек гасыр караучысыз торган, җиде буын  әби- бабасының нигезенә кайтты. Улы Альбертоның матди ярдәме  белән үзе үскән, ләкин инде шактый сирпәйгән йортны сипләтеп, заманча материаллар белән тышлатып, түбә- тәрәзәләрен  алыштырып, курчак  өе ясап куйды. Тагын бер елдан Солтанның копиясе булып үскән Альберто әнисенә, ерак әбисенә кунакка кайтты. Альберто, әбисе биргән акчаларны, Испаниядә яшәүче мөселманнар өчен төзелүче мәчет исәп- хисап счетына күчерде. Нурзия, кайнанасы биргән алтын көмешләрне, Альбертога күрсәтеп, болар синең булачак кәләшеңә. Икенче юлы кәләшеңне дә алып кайт дип, аңлатты. 

Барысының да соң булса да тәүбәләре уң булды. Татарстанның гүзәл табигатенә, салмак аккан елгаларына, күкрәп үскән очсыз- кырыйсыз иген басуларына гашыйк булып, киләсе елга папАмны да  алып кайтам әле дип, Альберто тау елгалары ургылып аккан,кыя таулары болытларга  җиткән, бер караганда тыныч кына шаулаган, икенче караганда дөньяның астын- өскә китерүче океанлы иленә Испаниягә очты .

ТӘМАМ.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас