Кайчандыр, бер гөнаһсыз яшьлегендә шушы йортка килен булып төшү хыялында йөзгән Нурзияне каршы чыгып колач җәеп каршы алучы булмады. Шакып- шакып та тавыш бирүче булмагач, тәвәккәлләп, Нурзия капканың тимер ручкасына тотынды. Һәм шул мизгелдә уйлары магнитлагандай киеренкеләнеп тартылды.
"Шушы боргычлы тимер ручкага Солтан үз гомерендә ничәмә- ничә тапкырлар тотынгандыр, шушы капка такталарына ничәмә- ничә мәртәбәләр җилкәсе белән сыенгандыр. Нурзия кояш нурларында җылынырга өлгергән капка такталарында Солтан җылылыгын сизгән кебек булды. Хәзер, шушы тимер бик шыгырдап ачылыр да, каршысында ялт итеп, кояш кебек балкып Солтан пәйда булыр кебек тоелды. Тоелды гына шул. Чынлыкта, ручкасына тотынуга кече капка шыгырдамый гына ачылып китте. Яшел хәтфә үлән баскан ишек алдында кош- корт, каз- үрдәк эзләре дә сизелми, гомумән, ишек алды, күптәннән кеше аягы басмаганга ошап тора, дип уйлап бетерүе булды, болдырга таякка таянып бер хатын чыгып басты. Яшь чагында бик яхшы белгән хатын түгел иде инде бу. Солтанның әнисе бик һавалы итеп, башын югары күтәреп, гәүдәсен төп- төз тотып, урамның уртасыннан атлар иде. Чәчләрен һәрчак ыспай итеп тарап, озын толымга үреп, аны баш очына шпилькалар белән беркетеп йөри иде. Болдырга чыгып баскан хатынның бер якка шуышкан йомарланып беткән яулыгы астыннан, сарыкның корсак астындагы йоны төсендәге чәчләре бүсәреп чыккан, кайчандыр төп- төз гәүдә алга таба бөкерәйгән. Тик күзендәге усал чаткылары һаман да шул ук икән.
Нурзия эсселе- суыклы булып китте. Эченнән генә, акырып куып чыгарганчы, әллә тизрәк чыгып йөгеримме икән, дип уйлап куйды.
-Апа, исәнмесез. Кинәт килеп кергәнгә ачуланмагыз инде. Мин хәлегезне белергә дип кенә кердем.
-Кем соң син? Бер дә таныш түгел. Районнан, собестанмы, әллә?
-Юк, собестан түгел мин. Мин…
Нурзия әйтеп бетерергә өлгермәде.
-Әә, пенсия көне җитте бугай. Онытып торам. Яңа почтальонмыни?
-Юк, апа. Мин - Нурзия. Нәзифә кызы. Фатыйх кызы. Бәлкем, хәтерлисездер.
Без Солтан белән…
Хатын, болдырдан әздән генә мәтәлеп төшмәде. Аягындагы бер чүәге болдыр тактасында ятып калды, үзе титаклый- титаклый Нурзия янына килеп тә җитте шапылдап җиргә дә ауды.
-Кичер! Кичеер! Алла хакы өчен кичеееер! Мин!! Мин генә гаепле! Мин генә җиттем бердәнберемнең башына. Кичееер!!! Солтанымны югалттыыым. Мәңгелеккә үз кулларым белән кабергә илтеп тыктым бит!! Миңа нинди кичерү булсын!!!
Үкереп елап яткан хатыннан, Нурзия, акылдан шашты ахрысы, дип куркып китте.
-Апа, торыгыз! Тынычланыгыз инде. Елап берни эшләп тә, кайтарып та булмый.
-Беләм, Нурзия, бик яхшы беләм. Терсәк бик якын да бит, тик тешләп булмый. Сезнең бәхетегезне балта белән турадым бит. Син кичер мине, зинһар. Кичерү алалмыйча үлә дә алмыйм бит мин, ичмасам. Син кичерсәң, миңа бәлкем яшәү җиңелрәк булыр.
-Их, апа, апа! Тәүбәләрегез инде соңарды шул, бик соңарды. Күпме кешене, шул исәптән үзегезне дә бәхетсез иттегез бит сез. Сез мине зимагур, көтүче калдыгы, тагын әллә ниләр әйтеп мыскыллаганда, Ходай каршында җавап тотарга кирәк буласын уйламагансыздыр. Юкса, алай эшләмәгән булыр идегез. Мин сезне күптән кичердем инде. Бер үпкәм дә, бер ачуым да юк сезгә. Тик йөрәгемдәге җәрәхәтне төзәтә алырлык дәва юк шул дөньяда.
-Нурзия, әйдә әле минем арттан. - Солтанның әнисе таягына таянып торып басты.- Әйдә өйгә керик. Ул чагында акылым белән эш иткән булсам, син шушы йортта улым Солтаным белән яшәгән, безне оныклар белән куандырган булыр идең. Ә мин горур идем, текә идем! Тирә-юнемдәге куштаннарның күсе кебек чинашуларын хөрмәт, ихтирам дип кабул иттем. Власть, имеш! Эштән китүемә, янымдагы ялагайлар бик тиз эзләрен суытты. Солтанымны да, иремне дә соңгы юлга авылның иң прастуй кешеләре- калхузчылар озатты. Шунда гына аңладым мин акның - ак, караның- чем кара икәнен.
Нурзия дәшми генә хатынның зарын тыңлады.
Кайчандыр аны эт итеп суккән, авылдан чыгып китәргә мәҗбүр иткән, улын элмәккә мендергән ана кызганыч та җирәнгеч тә иде Нурзиягә. Аркасыннан сыйпап юатасы килсә дә, кулы ярты юлда туктап тартышты, җылы сүзләр әйтеп, күңелен күтәрим дисә, тамагына тыгылган төере комачаулады.
-Нурзия, балаң зур үскәндер инде?
Нурзия куркып, урыныннан сикереп торды.
-Бала? Ә, әйе, зур инде. Бик зур.
Нурзиянең йөрәге сикерә башлады, тагын яшь вакыттагы кебек күңеле болгангандай, башы әйләнгәндәй булды.
-Улмы? Кызмы? Безнең дәвамчы бит ул. Солтанымның дәвамчысы. Белдем бит мин синең авырлы икәнеңне. Солтаннан икәнен дә белдем.
-Малай. Егет кеше. - Нурзия еракта, бик- бик еракта яшәүче, тик исәнме- түгелме икәне дә билгесез улы хакында әйтергәме- юкмы дигән сорауга җавап эзләде.
-Мин бик гөнаһлы синең, оныгым алдында,Нурзия. Мине бүлдермичә генә тыңла әле. Минем инде ашым ашалган, яшем яшәлгән, бу дөньяда яшәвемнең бер мәгьнәсен дә тапмыйм.
Солтанның әнисе никтер верандага чыгып китте һәм аннан олы гына төргәк алып кереп икесенең арасына куйды. - Фикеремне чуалтуым бар бүлдермә,яме.- Менә монысы Солтанымның фотолары. Оныгыма, сиңа истәлеккә тапшырам. Башка тапшырыр, аларны кадерләп саклар кеше юк. Ә син саклаячаксың, мин беләм. Юкка гына кермәдең бит минем бусагамны атлап. Болары минем алтын- көмеш бизәнчекләрем, муенса, беләзекләрем. Аларны сиңа тапшырам. Киленем итеп тапшырам. Кире какма, мин аларны киленемә дип җыйдым. Аллаһ каршысында Солтаным белән син ир белән хатын булгансыз. Димәк, Аллаһ каршындагы бердәнбер киленем дә син. Ә монысы. Өр- яңа ситсыга төреп, пакет эченә җеп белән бәйләп куелган төргәкне ана кулына алды. Корьән китабы. Укы, кадерләп сакла аны. Мин бик соң аңладым үземнең ялгышларымны. Соң булса да Аллаһ каршына басып, тәубә итәм, гөнаһларымны ярлыкауны сорыйм. Тагын бер үтенечемне кире какма. Солтанның әнисе өстендәге халат кесәсеннән бер төргәк бишмеңлек акчалар чыгарды.
-Бу акчалар оныгыма әтисен алыштыра алмаячак . Шулай да әтисеннән бер бүләк дип кабул итсен. Боларын оныгымның кулына тапшыр.
Нурзия акчаларны, алтын- көмешләрне читкә этәрде. Солтанның фотоларын һәм Корьән китабын күкрәгенә кысып, юк, юк, сез нәрсә! Безгә бер нәрсә дә кирәкми. Без бернинди мохтаҗлык та кичермибез дип ишеккә таба атламакчы булды.
-Нурзия, тукта! Син бит үзең дә әни! Аңла син мине! Әни кешенең йөрәге үзе өчен типми, ана йөрәге үлгәндә дә баласы өчен кайгыра. Хәтта ул инде башка дөньяда булса да. Мин сиңа боларны чын күңелемнән тапшырам. Бары тик изге ният белән. Юк, мин синнән гафу итүеңне сатып алмыйм. Болар минем улым Солтан алдындагы бурычларым.
Ана, башыннан шуып төшкән яулыгын алып битенә каплап, тыела алмый елап җибәрде.
Нурзия бер тын айный алмый басып торды да, әкрен генә Солтанның әнисен тузган чәчләреннән сыйпады, аннары тыела алмыйча үзе дә үксеп елап җибәрде.
Бик озак елап, аннары үткәннәрне искә алып, икесе генә гапләшеп чәйләр эчеп, икенче көнне зыяратка Солтанның, Нурзиянең әти- әнисенең каберләрен рәткә китерергә, буярга килешеп, Нурзия Шәмсенур карчыкларга кайтырга чыкканда ай калыккан иде инде.
***
Могҗизалар телевизорда гына була, дисезме? Каян килеп?! Чын могҗизалар чын тормышта гына була ала.
Нурзия авылда пыр тузып чардуганнар буяп, әти- әнисенә мәрмәрдән кабер ташлары куйдырып йөргән көннәрдә Нурзиянең Испаниядә яшәп ятучы ерак туганына яман шеш диагнозы куеп, дәвалап булмаслыгын аңлаталар. Урын өстенә калган хатын, ире белән сөйләшеп, гомерләре буена сакланган серне уллары Альбертога ачарга булалар.
Ана, бар көчен җыеп, Альбертоны тудырган ананың исеме татарка Нурзия икәнен, аның кайчандыр Украинада яшәгәнен аңлата ала. Бик яхшы тәрбия алган булса да Альберто башта бу яңалыкны кабул итә алмый. Ләкин әтисе белән берлектә фамилиясе дә билгесез булган татарка Нурзияне эзләүгә керешәләр. Могҗиза дигәнем, Нурзиянең халыкара самолетта башта Мәскәүгә, аннары Казанга очуы турындагы самолетлардагы пассажирлар турындагы мәгьлуматлардан табылуы. Нәкъ испаниялеләр эзләгән көннәрдә Татарстанның ерак Казанның ерак бер районындагы, тагын да ераграк авылына кунакка кайткан Нурзияне эзләп атна дигәндә авылга районнан полиция һәм миграция хезмәтләре килеп төшә. Нурзияне җирле үзидарә советына чакыралар дигәч, Ибраһим карт белән Шәмсенур карчык та, Нурзия дә аптырап калалар. Берәр кыек эш эшләгәнме, әллә элекке берәр гаебе табылганмы дип бер- берсенә сораулы караштылар.
-Аллаһ каршында Корьән тотып ант итәм, минем бер гаебем дә юк, дисә дә, Нурзия Ибраһим картны да ияртеп җирле үзидарәгә китте.
- Нурзия Фатыйховна! Сезне Испаниядә яшәүче улыгыз эзли. Сезгә кичекмәстән, Испаниягә барырга виза биргәннәр. Сез иртәгә үк юлга кузгала аласыз.
ДӘВАМЫ БАР.
+28 °С
Облачно




