Литература
13 Июля 2022, 11:00

ТӘҮБӘЛӘРЕҢ ИНДЕ СОҢАРДЫ

3 өлеш Әти-әнисе Нурзия янына барып аны кан елатып, сүгеп мыскыллап кайтканны турыдан- туры белмәсә- ишетмәсә дә, Солтан җилнең кай яктан искәнен бик яхшы аңлады. Калхузчы баласы булганга гына яратырга ярамаганны ул бөтенләй төшенә алмады, алай гына да түгел, үзләре дә ярлы- ябагай гаиләдә чабата киеп үскән әти- әнисенең Нәзифә апа белән Фатыйх абзыйның бердәнбер кызыннан йөз чөерүләре башка сыймаслык хәл иде.

ТӘҮБӘЛӘРЕҢ ИНДЕ СОҢАРДЫТӘҮБӘЛӘРЕҢ ИНДЕ СОҢАРДЫ
ТӘҮБӘЛӘРЕҢ ИНДЕ СОҢАРДЫ

Әти-әнисе Нурзия янына барып аны кан елатып, сүгеп мыскыллап кайтканны турыдан- туры белмәсә- ишетмәсә дә, Солтан җилнең кай яктан искәнен бик яхшы аңлады. Калхузчы баласы булганга гына яратырга ярамаганны ул бөтенләй төшенә алмады, алай гына да түгел, үзләре дә ярлы- ябагай гаиләдә чабата киеп үскән әти- әнисенең Нәзифә апа белән Фатыйх абзыйның бердәнбер кызыннан йөз чөерүләре башка сыймаслык хәл иде. Башта атасы бик яхшылап сүз белән аңлатып карады, аннары әнисе "авырып" урын өстенә ауды, Казандагы туганнарын  "эшкә җигеп" Солтан әнисен Казан больницасына озата китте. Туганнары, аны карарга безнең вакытыбыз да, мөмкинчелегебез дә юк дигән сылтау  белән Солтанны Казанда тоткарласалар, Солтанның язган хатларын, әнисе белән авыл советында бергә эшләгән куштан кушаматлы Сәвия эләктереп алып, әтисенә тапшыра барды. Менә шулай итеп бер- берсен өзелеп яраткан, булачак гаиләләре, туачак балалары хакында матур хыяллар корган егет белән кызның мәхәббәт тамырын балта белән генә түгел, усал сүз, мәкер белән турадылар.  Солтан, больницада өч ай буена ял итеп, тазарып, витамин уколлары  алып, яшәреп киткән әнисен авылга алып кайтканда Нурзия инде тиз йөрешле Мәскәү- Киев поездында  бер билгесез тарафларга юл тота иде.

Нурзиянең каядыр китеп олакканын ишеткәч, Солтанның әнисе дус- ишләрен җыеп табын корды. Аның шатлыгы йөзенә генә түгел, өйләре эченнән урамга ук ташып чыккан кебек тоелды.

-Дусларым, Аллага шөкер, исән- сау терелеп кайттым бит. Алда инде бик зур эшебез тора. Солтанымны өйләндерергә исәп. Армиядән кайтып тудый- судый булганчы башлы- күзле итәргә исәп тотабыз. Хватит, йөрмәде түгел, йөрде, кызлар куенында да иркәләнде. Өйләнергә,үз оясын булдырырга вакыт, дускайларым, әйдәгез әле шул хөрмәткә берне күтәреп куйыйк.

Сыйланмыйлармы соң, сыйландылар авылның ялагайлары белән куштаннары, Солтанның әнисенең артын үбәрдәй булып кыландылар, төкерек чәчә-чәчә, мактый торгач, өстәл астында аунаучы шешәләр саны да дистәгә якынлашты.

-Гаптериләрнең кызы бик матур. Улым булса мин шуны ал дияр идем, дип чәрелдәде берсе.

-Кит аннан, ни җаны, ни тәне! Үләксә кебек бер нәрсә! Юк, юук аны алдырта күрмәгез. Тау башы Хикми кызы менә дигән. Буе-сыны дисеңме, бер килмәгән җире юк, дип икенчесе эләктереп алды.

-Хикми кызы??? Аллам сакласын алар нәселеннән! Аның теле пычаксыз суя торган. Булганын да, булмаганын да әйтеп ярты елда кабергә кертер. Тфу, тфу, әйттем исә кайттым, дип өченчесе  каршы чыкты.

-Ярар, миңа акыл өйрәтеп утырмагыз әле. Авылда кемнең кем икәнен миннән дә яхшы берегез дә белми. Утырыш тәмам, все,  таралыштык. Мин үз улымны кемгә өйләндерергә кирәклеген әллә кайчан уйлап куйдым инде, тити башлар! 

Ялагай, куштан дус ишләре тиз генә кесә- сумкаларына өстәл өстендәге затлы тәм- томнарны, конфетларны, җиләк- җимешләрне шудырдылар да шым гына юк та булдылар.

Әнисенең пәри туен веранда яктагы тәрәзә аша Солтан башыннан ахырына кадәр тыңлап утырды. Кулында Казанда вакытта Нурзиягә язган хатлары. Әтисе, куштан Сәвия биргән хатларны , күрәсең, укып та тормаган, түр якта телевизор астындагы тумбочкага җыеп барган. Бәлкем, кайткач, Солтанга я әнисенә укытырмын дигәндер, кем белә. Солтан дөньяда яшәвенең бер мәгьнәсе дә калмаганлыгын аңлап, кулына киртәдәге, бозауны болынга илтә торган элмәкле бауны алып, сыер яба торган сарай өрлегенә ныгытып беркетте дә, башын элмәккә тыкты. ...Нурзиягә язган хатлары сарай идәненә чәчелде...

     Кич маллар көтүдән кайткач, әле бөтенләй айнып та бетмәгән әнисе, сыерның сарайга керергә теләмәвенә аптырап, аның арт санына сыек чыбык белән дә сыдырып карады, сыер гына авыр  мөгрәп, башын як- якка чайкап, алгы аякларын җиргә батырып каршы килде.

-Имансыз! Быелдан калдырмыйм, суйдырам мин сине, киребеткән сыер, дип, сукрана- сукрана сарай ишегеннән эчкә узды һәм яман ямьсез тавыш белән акырып, урамга атылды.

- Коткарыгыз! Памагите! Коткарыгыз!

Бер уңга атылды урам буйлап, бер сулга.

-Коткарыгыыыз! Кешеләәр! Сез каяяя! Күршеләәр! Памагииите! Солтаааан! Солтааан! 

Күрше- тирәсенә гомердә сәлам бирергә дә яратмаган хатынның җүнлегә акырмаганлыгын аңлап, күрше- тирәсе капкадан башын тыкты.

-Нәрсә акаештыгыз! Коткарыгыз! Солтааан! Солтаныым!

-Ни булды соң? Аңлатып әйт. 

Ул кулы белән сарай ягына төртеп күрсәтте.

-Анда...Солтан….асылынып...тора….ааааһ….

Күршеләре йөгерешеп кереп Солтанны элмәктән алганда аның җаны юк иде инде. Фельдшер белән участок милициясе килеп Солтанның вафатын раслап кына киттеләр. 

***

Авырмаган көе авырыйм дип өч ай буе больницада яткан хатын, улын күмгәннән соң бик бетеренде. Районнан җитәкчеләр килеп, аны эшеннән бушаттылар. Әледән- әле районга барып неврология булегендә дәвалана, мескен хатын. Дәрәҗәсе беткәч, дус-ишләре дә юкка чыккан инде. Капкаларын бер шакучы, бер сәлам бирүче юк ди. Менә быел мәчеткә йөри башлады. Гөнаһларым бик күп, абыстай, намазга басарга, гарәпчә укырга телим ди. Аллаһ мине кичерерме икән дип сорый миннән. Аллаһның рәхмәте бик киң, кичерер, димен дә, күңеле ышанмый бугай кичерүенә. Бик кызганам мин аны. Нурзия ,кызым, авыр булса да, кереп чык син аның янына. Аллаһ сиңа да бик рәхмәтле бит.

Шәмсенур карчыкның гозерен тыңлап, Нурзия икенче көнне туганнары белән очрашып курешкәннән соң, Солтаннарның капкасын шакыды…



ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас