Юлда шактый талчыгып, су эчәсе килеп кайтса да, моңарчы белмәгән- күрмәгән кешеләрнен өй тупсасын атлап кергәч, ятсынып китте Нурзия. Шәмсенур карчык бик ачык, әйбәт күңелле кеше булып чыкты. Нурзия артыннан кергән ире Ибраһимның кузләренә карап алу белән кунактан берни дә сораштырмаска, аның күңел кылларына кагылмаска тырышырга кирәген аңлап алды.
-Әйдә, кызым, юлда аргансыңдыр. Чәйләр эчеп алгач, арган тәнеңә ял, йөрәгеңә шифа алырсың. Хәзер картым мунча ягып җибәрер. Безнең мунча "ә" дигәнче җылына ул. Менә монда, түргә кереп утыр, Нурзия балакаем.
Шәмсенур, еллар буе тәрәзәдән күзен алмый газиз баласын көткән анадай өтәләнә- ашыга өстәлгә сыйлар ташыды, кунакка җайлырак булсын дип, әле бер савытны, әле икенчесен аңа таба шудырды.
-Ашап эч, кызым. Барысы да үзебезнеке, һич сатып алган түгел. Әле сыерны да бетермәдек. Ишек алды тулы тавык- чебешләр,Аллага шөкер. Үрдәкләрне бетердем, кызым, ашарга күп сорыйлар, гел бакылдап торалар. Хәзер бит казны да утыртып бәпкә чыгарып маташмыйбыз. Рәхмәт төшкере, пырдавислар Өйгә үк китереп бирәләр. Без дә картым белән ун бәпкә алган идек,кургәнсеңдер, капка төбендә ястык кебек яталар,Аллага шөкер.
Нурзия, Шәмсенур карчыкның бераз гына карлыгыбрак киткән тавышына мөкиббән китеп тын гына, ара- тирә чәен капкалап бер сүз дәшмичә тыңлады да тыңлады. Гүя, үз әнисе самавыр артыннан гына аңа үзенең авылдагы бүгенге тормышын сөйли, бер дә Шәмсенур карчык түгел. Аның әнисе дә һәрчак самавыр янында утырыр иде. Кемнең чәшкесендә чәе суынып киткән, кемгә тәм- том ераграк куелган, барысын да куреп- кузәтеп, җайлап шулай әкрен генә тормыш хәлләрен сөйләп, әтиләре белән көн дәвамында эшләнергә тиешле эшләрне тәгаенли иде. Нурзия Шәмсенур карчыкның сөйләгәнен әллә ишетте, әллә юк, уйлары белән ул инде, ишек алдысы келәм кебек ям-яшел чирәмле зәңгәр буяу белән буялган ерактан ук балкып торучы үз өйләрендә иде.
Әнә бит әнисе ул торганчы сипаратын аертып өстәлгә тәмле каймагын куйган, аның янына ипи салырга дип яккан мичнең авызында гына көлчәләрен дә пешереп алган. Самавыры, тизрәк өстәл янына җыелышыгыз, дигәндәй, капкачындагы кыңгыравын шалтырата. Әтисе әйтмешли, безнең өйдә бохар песие белән Нурзия генә йокы ярата. Ә әтисе белән әнисе үз гомерләрендә ничә сәгать йоклаганнардыр. Алар ятканда ярты төн җитә иде, ә алар торганда әле кояш нурларында җеп кебек кенә булып җир өстенә сузыла иде. Иркәләп, назлап кына устерделәр шул аны! Өф итмәгән җиргә дә утыртмадылар. Бик йокылары килсә дә йоклый алмаганнардыр шул, әнисе гомере буе сыер сауды, әтисе фермага ат белән азык, печәнен, саламын, фуражын ташыды. Нурзия утырган җирендә сизелер-сизелмәс елмаеп куйды. Авылда нишләптер чыршы, нарат үстергән бер гаилә дә юк иде. Дөрес югары оч тау башында ялгыз нарат үскәнне хәтерли Нурзия. Бик кечкенә чагында әтисе фермадагы бозауларга ашатырга дип ерак урманнан бер олау нарат ылысы алып кайткан. Гомерендә сораусыз бер кочак салам дә алмаган Фатыйх, чанасындагы печән астына берничә ылыс ботагын яшереп куйган. Нурзия урамда күрше- тирә балалары белән уйнап йөргән арада, ботакларны ничектер бер- берсе белән тоташтырып, бүлмә уртасына урнаштырып та куйган. Нурзия, таудан шуа- шуа бозланып каткан пәлтә-ыштанын, олтанлы итеген кайсын кая томырды да, баскан урынында сүзсез калды. -Әти бу нәрсә?
-Кызым, бу чыршы. Кыш бабай миңа урманда очрады да, карале, Фатыйх, синең бәләкәй кызың бар бит, әйеме, дип сорады.
Мин әйе, дидем. Менә шул кыш бабай сиңа чыршы җибәрде. Кич белән әнисе белән бизәсеннәр, югыйсә мин аны башка кызларга бирәм дип кисәтте.
-Әти, ә кыш бабай мине каян белә? Мине тауда күргәнмени ул?
-Һии, кызым. Кыш бабай барысын да белә, барысын да күрә ул. Әнә кара әле тәрәзәгә, кыш бабаң белән кар кызлары ничек матур итеп пыялаларга рәсем төшергәннәр. Кар бөртекләре тәрәзәгә килеп куналар да сине күзәтәләр. Нинди икән безнең дус кызыбыз Нурзия? Тәртиплеме икән? Киемнәрен , уенчыкларын җыештырамы икән дип карап торалар.
-Ә аннары кыш бабайга әләклиләрме? Әләкчеләр!
Фатыйх, кызының бу сүзләреннән көлеп җибәрде, кызының җылыда эрегән танавын сөртеп, кып- кызыл алма төсенә кергән бит очларын учына алып, юк инде, әләкләшмиләр, менә битеңне чеметәләр, маңкаңны агызалар, дип кызын кочаклап ике битеннән дә үбеп алды.
Кич Нәзифә кызы белән бергәләп төсле кәгазләрдән кар бөртекләре, флажоклар, чылбырлар ясап, чыршыны бизәп тә куйдылар.
-Кызым, чәеңне суытып бетердең бит. Кая, бир әле чәшкеңне, чәеңне яңартыйм. -Шәмсенур Нурзиянең чәшкесенә тагын чәй агызды.
-Гафу итегез инде мине, Шәмсенур апа. Бөтенләй исемнән чыгарганмын. Нурзия, торып ооы сумкасын ачып җибәрде.
-Шәмсенур апа, авылга кайткач кемгә барып керәсемне дә уйламаган идем. Мин бит күчтәнәчләремне өстәлгә куярга да оныттым.
-Куй, балакаем, без бит сине күчтәнәч, я бүләк өчен чакырмадык. Безнең тормышыбыз бик мул, Аллага шөкер. Юк, юк, бернәрсә дә кирәкми. Иртәгә туганнарыңа барырсың, хәлләрен белешерсең, күчтәнәчләрең кирәк булыр, тыгып куй.
-Алмасагыз үпкәлим. Бар туган- тумачаларыма да бүләкләрем җитәрлек,Шәмсенур апа, дигәч, карчык,кыенсынып кына күчтәнәчләрне алып куйды. Бу көнне Нурзия бер кая да бармады. Ибраһим картның бакча башында гына үскән каеныннан ясалган миллеге белән чабына- чабына озаклап мунча кереп чыкты да, Ибраһим карт белән Шәмсенур карчыкка үзенең зимагур тормышын ачты.
***
Авылдан чыгып киткәндә, болай озакка китәм дип уйламаган идем. Авылдан чыгып китүемнең сәбәбен әни генә белде. Әни ул серен үзе белән мәңгелеккә алып киткәндер, дип уйлыйм.
Иркә булып үссәм дә, эш ярата идем мин. Әниләрнең кайтуына ашарга пешереп, өйне җыештырып, малларны каршы алып, ябып куя идем. Хәер, анысы һәр авыл баласы шулай үсә инде. Сигезенче- тугызынчыда укыганда егетләргә күз төшә башлады бит. Дус кызлары белән шаулашып- гөрләшеп мәктәпкә я репетициягә, я китапханәгә дип чыгып китәбез, аннары, һәркайсыбыз үз пары белән урам әйләнә, берәр аулак урын табып, сөйләшә- серләшәбез. Ул чагында егетләребез дә шулчаклы саф, инсафлы, куллары белән беркая үрелмиләр, инде ике - өч ай узгач бит очыңнан да сорап кына "пәп" итәләр иде бит. Унынчыга күчкәч, мин дә урта оч Солтан белән дуслашып йөри башладым. Армиядән кайткан егет миңа игьтибар иткәч башым күккә тиде инде. Тик аның әнисе авыл советында, әтисе колхоз парторгы булуы турында, мин колхозчы баласы, уйлаган мени инде! Аннары без бит әле, болай гына, дуслашып кына йөри идек. Кая инде ул өйләнешү турында уйлану! Яңа елны дуслар, классташлар белән бер авылдашыбызда аулак өйдә каршыладык. Мин беренче мәртәбә шушы кичне шәмпан шәрабын авыз иттем. Әчкелтем, газы борынга бәреп керә торган шәраб миңа бик тиз тәэсир итте. Ничек итеп хуҗаларның салкын мунчасына барып кергәнемне гомерем буена исемә төшереп карасам да, булдыра алмадым. Нәтиҗәсе билгеле инде, март аенда мин йөрәк астында Солтанның баласын йөрткәнемне аңладым. Юк, Солтанның миңа карата мөнәсәбәте бер тамчы да үзгәрмәде. Ул, киресенчә, унынчыны бетерү белән өйләнешәбез. Соңгы кыңгырау яңгыраган көнгә, ягьни егерме бишенче майга дип ике ай алдан, янәсе, район үзәгенә ЗАГС ка гариза бирергә бардык без. Тик миңа уналты яшь тә тулмаган булганлыктан, әти- әниләр ризалыгы кирәк булып чыкты. Кичке якта, әти-әни эштә иде әле, безгә Солтанның әти-әнисе килеп керде. Менә шунда белдем инде мин барысын да үзем турында. Башта мине дөньядагы иң әшәке сүзләр белән сүктеләр, аннары әти белән әни турында ни генә әйтеп бетермәделәр. Мин шок хәлендә калдым, кинәт куңелем болганып коса башладым. Миңа, балама, тончыгып катсаң иде, хәерче, зимагур, дип ишекне каты итеп шапылдатып ябып чыгып киткәннәр. Әниләр кайтканда мин аңымны югалткан көе идәндә тәгәрәп ятканмын. Нишлисең бит. Бер- ике көн мәктәпкә бармадым. Тик шул көннән Солтан суга төшкәндәй, юкка чыкты. Иптәш кызларым да, Солтанның дуслары да аның тиктомалдан эзсез югалуына аптырадылар. Мин корсагым сизелмәсен дип, эчтән бик тар итеп тегеп махсус пояс киеп йөрдем. Әни белән әти дә берни сизмәде бугай, башка мин косып та, аппетитым бозылып та чирләмәдем. Теге, аңымны югалтып косып чирләвемне,ис тигән булган дип фаразладылар.
Аттестат алуга мин әти белән әнигә әтиемнең Украинада яшәүче ерак туганы янына китәргә теләвемне әйттем. СССРның болгавыр заманы иде, Украинага барып урнаштым. Тик минем инде көмәнем җиде айлык иде. Белмим, юлда барганда стресс кичердемме, андагы климат тәэсир иттеме, бер- ике атнадан мине ашыгыч ярдәм машинасы бала тудыру йортына алып китте. Эшсез, акчасыз, торыр җирсез мин бала белән кая бара ала идем. Мин зинһарлап үтенеп авылга хәбәр итмәскә куштым. Аңладылар туганнарыбыз. Тик мине авылга хәбәр итмәү бәрабәренә улымнан баш тартуымны үтенделәр. Шул туганыбызның кызы кияүгә чыгып Испаниядә бик бай тормышта яши иде. Ходай бер яктан өеп бирсә дә, икенче ягы китек була бит. Шул гаиләнең ничә ел торып та балалары булмаган. Бер бүлмәле фатир хакына мин улымнан баш тарттым.
Нурзиянең күз яшьләрне тын гына өстәл өстендәге клеенкага тамды.
Шәмсенур беравык бер сүз дә дәшмәде. Шулай да бераз торгач сорасы итте.
-Нурзия, балаң- күз нурың исәндер бит. Хәбәрләшәсезме дигәндәй …
-Исәнлеккә исән инде ул. Әмма ул үзен тудырган газиз анасын, ягьни мине белми. Әтинең туганнары күптән вафат инде. Ә баланың документларын бит сразу Испаниядәге әти- әни исеменә язып чыгардылар, бала табу йортыннан ук. Акча барысын да хәл итте бит ул елларда. Хәер, хәзер дә шулай инде ул. Берничә мәртәбә Украинага туганнарга, алар исән чагында кайтканнарын беләм. Тик миңа бу хакта белгертмәделәр.
-Ии, бала, бик аянычлысы булган икән язмышың. Аннары гаиләң булгандыр бит? Балаларың дип әйтүем.
Нурзия, юк дигәндәй, башын гына чайкады.
-Торган кешем булды, әмма башка балам булмады. Илләр үзгәрде. Россиядә дә зур буталышлар булды. Украина бөтенләй хәерчелеккә калды. Бик авыр еллар иде. Эшсезлектән, кыек юлга кереп киттем. Җиңел акчаның нәтиҗәсе биш ел төрмә булды.
-Әстәгефирулла. Кит аннан! Күргән икән, балакаем, башкайларың.
-Бар да булды инде,Шәмсенур апа. Бар инде онытылды дигән идем инде. Тик соңгы вакытта әти белән әнине көн саен төштә күрәм. Чакыралар, кырыема килеп утыралар да и сөйлиләр и сөйлиләр. Тик мин нәрсә сөйләгәннәрен аңлый алмыйм. Уянып китәм шабыр тиргә батып. Башка йөкләп булмый. Мин инде, дөресен генә әйткәндә, аларны да оныткан идем бит. Башта бала кайгысы дип юаттым үземне, аннары менә бүген, менә иртәгә язам дип кичектердем. Аннары аларның йөз- битләре әкренләп хәтеремнән җуела барды. Аннары, бөтенләй онытылдылар.
Нурзия авыр итеп сулап куйды. Менә шундый зимагур булып чыктым мин. Солтанның әнисе дөрес әйткән икән.
-Карале, кем, Нурзия, ә син Солтанның үлгәнен беләсеңме соң? Ул бит син киткәнне ишетүгә асылынган, бахыр.
ДӘВАМЫ БАР.
+28 °С
Облачно




