Литература
10 Июля 2022, 11:00

ТӘҮБӘЛӘРЕҢ ИНДЕ СОҢАРДЫ

1 өлеш Нурзия юл чатында, берәрсе очрап утыртып алып кайтмасмы, дип шактый озак басып торды. Ара- тирә узучы машиналарның туктаганнары дә алар авылына кайтмый икән шул. Төш вакыты якынлашып, кояш та бик нык кыздыра башлады. Юл читендә күләгә ясардай бер генә куак- агач та юк.

ТӘҮБӘЛӘРЕҢ ИНДЕ СОҢАРДЫТӘҮБӘЛӘРЕҢ ИНДЕ СОҢАРДЫ
ТӘҮБӘЛӘРЕҢ ИНДЕ СОҢАРДЫ

    Нурзия юл чатында, берәрсе очрап утыртып алып кайтмасмы, дип шактый озак басып торды. Ара- тирә узучы машиналарның туктаганнары дә алар авылына кайтмый икән шул. Төш вакыты якынлашып, кояш та бик нык кыздыра башлады. Юл читендә күләгә ясардай бер генә куак- агач та юк. Аптырап болай басып торганчы әллә атлый торыйммы икән дип уйласа да, үзе һаман кузгалмады. Сумкалары да авырдан. Аларны өстерәп унике чакрымны ай-һай уза алырмынмы дигән шик күңелен кимерде. Эссе һава астында озак басып торуданмы, аягындагы туфлиләре дә кыскан кебек тоелды, җитмәсә, үтереп су эчәсе килде. Су тыгарга башыма килмәгән дип үз- үзен битәрләп алды. Тәмам аптырап, юлда кирәге чыкса дип алган ал кофтасын юл читендәге тузан басып бетергән үлән өстенә җәеп салды да, арган аякларын сузып җир өстенә утырды.

Тирә- якта иксез- чиксез иген кырлары. Сизелер- сизелмәс кенә искән җилдә башаклар шавы ишетелә. Туган якны сагыну хисе шулкадәр көчле идеме, Нурзиянең күзләре ирексездән яшьләнде, күз яшьләренә тулы ирек биреп, янындагы тузанлы үләннәрне сыйпады.

-Озак, бик озак кайта алмадым шул, туган ягым. Кичер мине, юньсез кызыңны. 

       Шыгырдап машина туктаган тавышка башын күтәрде.

Машина йөртүче яшь егет авылдашы булып чыкты. Нурзия тиз генә сумкаларын өстерәп машина янына килде. Машина хуҗасы Альберт, сумкаларны җайлап багажникка урнаштыргач, -Кунакка кайтасыз, ахрысы? Безнең авыл кешесенә ошамагансыз, дип Нурзиягә машина салонына утырырга ярдәм итте.

-Кунаккааа … Әйе.

Нурзия башка дәшмәде. Машинаның ачык тәрәзәсеннән туган як һавасын күкрәген тутырып суларга тырышты, тирә- яктагы басуларны, урман кебек биек булып үскән юл буе полосаларын күзәтте. Җиңел машинага асфальт юлдан унике чакрымны узу нәрсә ул! Авыл башындагы зират тирәкләре куренүгә Нурзиянең йөрәге ашкынып тибә башлады, күзләрен тагын  яшь пәрдәсе каплады.

-Энем, син мине шушында төшереп калдыр, яме, дип Альбертка эндәште. 

-Өегезгә кадәр илтеп куярмын. Сумкаларыгыз бик авыр бит, дип Альберт ярдәм итәргә теләсә дә, Нурзия үз сузендә торды, зират каршында машинадан төшеп калды.

-Менә кайтты сезнең зимагур кызыгыз, әткәй, әнкәй. Каберләрегезне дә белмим. Зинһар, кичерегез мине, дип, сумкаларын, зират капкасы янына терәп куйды да, әкрен генә атлап каберләр арасына атлады. -Мин авылдан чыгып киткәндә зират кечкенә иде. Хәзер арт урамның бәрәңге бакчаларын узып киткән каберстан. Яңарак җирләнгәннәрнең тактадагы исемнәрен укыса да таныш исемнәр тапмады. Язмаларны укып, күбесенең үзеннән да яшьрәкләр булуына көрсенеп, зиратның эченәрәк узды. Таныш исемнәр, кайчандыр абый- апа дип йөргән авылдашларының  чардуганнарына сөялеп белгән догаларын укыды. Кинәт аяк астында чыртлап коры агач ботагы сынган тавышка борылып караса, янында гына башына түбәтәй кигән түгәрәк ак сакаллы картны күреп куркып китте.

-Курыкма, кызым. Зират капкасын ябып кермәгәнсең икән, мал кермәсен дип, капканы ябарга дисәм, сумкаларын тора. Читтән кайткан кешедер, бәлкем якыннарын зыярат кылып, дога укырга кайткандыр дип уйлап килдем, кызым. Сине танымыйм. Безнең авылныкы түгел ахрысы син? Мин Ибраһим бабаң булам.

-Исәнмесез. Мин Нурзия. Шушы авылныкы.

Нурзиянең тавышы чак ишетелде.

-Һее, авылдаш, дисең инде алайса. Кем кызы дияргә дә белмим. Күзләрем начарланды, балам, операция көтәм күзләремә.

-Фатыйх кызы мин. Әнием Нәзифә исемле  иде. Аларны белмисездер инде.

-Фатыйх кызыыы!? И, балакай, син дә исәнмени?! Нишләп, нишләп, әти- әниеңне оныттың, бала? Көттеләр, бик озак көттеләр бит алар сине. Әтиең көн саен авыл башына чыгып сине каршы ала иде бит.

"Фатыйх, нихәл, кордаш? Кая юл тоттың?" дисәң, кызымны, Нурзиямне каршы алырга ашыгам. Кайтам дип язган хаты килде бит, ди торган иде.- Соңгы сулышын алганда да кулында синең мәктәптә укыганда язган иншаң булды. Синең хатың дип очраган саен күрсәтә иде, бичара. Сине сагынудан, акылы җиңеләйде.

   Нурзия үксүен тыя алмыйча, чит кеше чардуганына капланып сулкылдады.

-Ела, балам, ела. Йөрәгең бушанып калыр. Күз яшьләре әче, тозлы булса да, йөрәккә шифасы бар аның. Ела балам, ела. Мин бераз урап килим әле.

Бик озак елады Нурзия. Балачагын, үсмер елларын, яшьлеген, чит җирләрдә узган гомерен күз алдына китереп, әти- әнисенең бердәнбер таянычы булып та, аларны онытуын кичерә алмыйча елады. 

Зиратны урап килеп янында басып торучы Ибраһим картка елаудан шешенеп беткән йөзен борып, әткәем белән әнкәемнең каберләрен белмисезме, бабай, дип сорады.

-Беләм, балакаем. Әйләндереп бу рәттән чык, икенче якта әткәң- әнкәң. Юлдан кайтканыңны күреп торсыннар дидек, кызым. Олы юл ягында кызым аларның каберләре. Бик көттеләр бит. Туганнарыгыз да шулай риза булды. 

Икесенә бер итеп туганнары урнаштырган чардуган инде купшакланып, кугәрә башлаган. Мәрхүмнәрнең исем  такталары да яртылаш иңеп, кыйгаешкан. Исемнәре язылган тимер пластинка чардуганга нык итеп беркетелгән булса да, хәрефләре еллар узу белән тоныкланып беткән.

Нурзия  уйланып, эченнән генә әти- әнисе белән сөйләшеп бик озак басып торды.

Ибраһим карт, тамак кырып, Нурзиягә эндәште.

-Балакаем, зиратта артык озак юанырга ярамый. Әйдә, чыгыйк. Әрвахларга да бик кыен бит син монда елап торгач. Иртәгә, теләгең булса, тагын килерсең. Әйдә, балам, син кемнәргә тукталырга уйладың соң?

Нурзия, белмим, дигәндәй, җилкәсен сикертте.

-Һмм. Болай итик без. Минем карчыгым Шәмсенур апаң янына кайтыйк башта. Аның белән киңәшик әле. Ул нәрсә дияр. Сезнең икетуганнарның балалары бар инде. Алар сине белмәскә дә мөмкин. Сиңа кыен булмасын, диюем.

Нурзия, сумкаларын күтәреп, башын игән халәттә Ибраһим карт артыннан атлады. Зираттан ике- өч өй аркылы гына яшиләр икән. 

"Мин яшь вакытта монда Васил абыйлар тора иде бугай"дип уйлап куйды Нурзия.

-Авыл, кызым, синең яшь чактагы түгел хәзер. Түбән очлар югары очка, урта очлар бәләкәй урамга дигәндәй, кайда буш өй бар, алып, салып, яңартыла бетерделәр. Без дә менә ахирәт йортыбызга якынлаштык. Мәчеткә йөрергә дә бик уңайлы, якын.

Иренең ишек алдыннан юкка чыгуына аптырап Шәмсенур да инде капка төбендә эскәмиядә көтеп утыра иде. Каш өстенә кулың куеп, бик четерекләп карап торса да Ибраһим артыннан атлаучы кулына ике авыр сумка кутәргән хатынны тәки таный алмады.

-Карчык, самавырыңны гөжләт. Кунак алып кайтам әле.

-Самавырым әллә кайчаннан бирле кайнап утыра. Сине югалтып аптырап каян эзләргә белми утыра идем әле. Шәмсенур бик нык текәлеп, тагын кунакка  карады.

-Юк, танымыйм. Бетте инде күзләр. Яшьләрне бит танып була торган түгел. Кызым нихәл, дип икекуллап  курешергә Нурзиягә кулын сузды.

-Исәнмесез, Шәмсенур апа. Мин Нәзифә кызы Нурзия булам. Исегезгә төшәр микән?

-Нурзия?! Әнекәем, син исәнмени? Сине бит ни…. Ибраһим, нәрсә туктап калдыгыз? Әйдәле, балакаем, әйдә. Өйгә узыйк. Урамның колаклары бик озын аның. Өйдә сөйләшербез.

ДӘВАМЫ БАР.

Әсхия Абдуллина-Костикова.

Фото: mysekret.ru

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас